6 нчы сыйныф.
Тема: Морфология бүлеген кабатлау.
Максат:
1) дидактик – укучыларның белемнәрен ныгыту;
2) белем-күнекмәләрне камилләштерү (үстерү) – исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш сүз төркемнәрен тану, белү ысулларын билгеләү ;
бәйләнешле сөйләм һәм фикерләү сәләтен устерү юнәлешендә эшне дәвам итү;
3) тәрбияви – теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, кешелеклек сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: төрле сүз төркемнәрен таный, куллана һәм аларга морфологик анализ ясый белү.
Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле
Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар
Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.
Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты.
- Исәнмесез, укучылар
- Хәерле булсын безнең дәресебез,
Хәерле булсын безнең һәр эшебез.
2. Актуальләштерү.
- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле 1 әйтеме бар.
Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе – мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Барыгыз да әзерме?
- Өйрәнергә тиешле дәрьяның хәрефләре урыннары белән алмашкан. Укып карагыз әле, нинди сүз килеп чыкты. (сүз төркемнәре)
Зсү нетркөмәре
3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.
- Нинди сүз төркемнәрен беләсез? (исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш,алмашлык)
- Бүген без сезнең белән үтелгән сүз төркемнәрен кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз.
- Дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны, сыйныф эше, сүз төркемнәрен кабатлау дип язып куегыз.
4. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
1) акыл штурмы.
- Ә хәзер акыл штурмы (мозговой штурм) ярдәмендә сүз төркемнәрен искә төшерәбез.
1. Исем нәрсәне белдерә? (предметны)
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә?)
3. Исем нәрсәләр белән төрләнә? (килеш, тартым,сан)
4. Дәреслек – бу нинди исем? (уртаклык, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә)
5. Укучыларыбызга – бу исем (күплек санда, 1 зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә)
6. Кешеләр сүзен килеш белән төрләндерегез.
(б.к. кешеләр
и.к. кешеләрнең
ю.к. кешеләргә
т.к. кешеләрне
ч.к. кешеләрдән
у-в.к. кешеләрдә)
7. Кеше сүзен тартым белән төрләндерегез.
(1 зат кешем, кешебез
2 зат кешең, кешегез
3 зат кешесе, кешеләре)
8. Сыйфат нәрсәне белдерә? (предметның билгесен)
9. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы?)
10. Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар? (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек)
11. Матур, ямьсез,зәңгәр сыйфатларын дәрәҗәләргә куегыз.
(матур, матуррак, бик матур.
Ямьсез, ямьсезрәк, бик ямьсез)
12. Фигыль нәрсәне белдерә? (предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен)
13. Нинди сорауларга җавап бирә? (Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр)
14. Рәвеш нәрсәне белдерә? (эш,хәрәкәт,хәлнең билгесен)
15. Нинди сорауларга җавап бирә? (Ничек? Кая? Кайда? Кайдан? Кайчан? Күпме? Никадәр?)
16. Сан нәрсәне белдерә?
18. Санның төркемчәләрен санагыз.Мисаллар белән дәлилләгез.
19.Алмашлык нинди сүз төркеме?
- Рәхмәт,мин сезнең җавапларыгыздан кәнәгать.
2.) Текст буенча эш.
- Ә хәзер Ф.Яруллинның “Кешеләр турында без” шигырен игътибар белән тыңлагыз.
Кешеләр турында без Я булмаса бүләбез
Беләбез бөтенесен: Галимгә һәм наданга.
Саныйбыз да китәбез Кешелекле дибез кайсын,
Холкын, фигылен, төсен. Эшлекле дибез кайсын,
Матур я ямьсез дибез, Кайсын вәгъдәсез дибез,
Кайнар я гамьсез дибез. Кайсын мәгънәсез дибез.
Батыр я куркак дибез, Әйе, кеше турында
Саран я юмарт дибез. Фикер йөртәбез ансат.
Аерабыз яхшыга, Ә үзебез кем соң без? –
Аерабыз начарга; Шуны белмибез кайчак.
- Шигырьдәге төп фикер нинди?
(һәркемнең нинди дә булса кимчелеге булмый калмый, шуңа күрә кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Читтән караганда җитешмәгән яклар әйбәт күренә, ә үзебезнеке сизелми. Без үзебез дә шундый ук кеше, ләбаса.)
3) таблицаны тутыру
- Шигырьне тагын 1 кат укыгыз һәм сүз төркемнәрен таблицага урнаштырыгыз.
- Ә хәзер эшегезне тикшерәбез.
| Исем | Сыйфат | Фигыль | Алмашлык | Рәвеш |
| кешеләр холкын фигылен төсен галимгә наданга фикер кеше | матур ямьсез кайнар гамьсез батыр куркак саран юмарт кешелекле эшлекле вәгъдәсез мәгънәсез яхшы начар ансат | беләбез саныйбыз китәбез дибез аерабыз булмаса бүләбез йөртәбез белмибез | без бөтенесен кайсын үзебез кем шуны | кайчак |
- Таблицада нинди сүз төркеме юк?
- Сез сан турында нәрсәләр беләсез?.
4.) Физминутка.
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
1,2,3- бездә күпме көч.
Күзләрне йомып алыйк
Яңадан эшкә тотыныйк
5.) Кроссворд чишү.
- Ә хәзер кроссворд чишәргә кирәк.
1 И С Е М
2 Я Ф Р А К
1) Кем? Нәрсә? Сорауларына нинди сүз төркеме җавап бирә?
2) Язын дөньга килә, көзен саргаеп үлә.
1 Х А Т
2 Ә Т Ә Ч
3 Б А Л Ы К
4 Ә К И Я Т
5 Р Ә Х М Ә Т
1)Конвертка салып нәрсә җибәрәләр?
2)Башы – тарак, койрыгы – урак. Кычкыртып быргысын, уята барысын.
3). Суда туа һәм яши, ә җирдә үлә.
4). Г.Тукай Шүрәле, Су анасы турында нәрсә язган?
5). Тылсымлы сүз.
- Нинди сүзләр килеп чыкты? (ия, хәбәр)
6). Әкият тыңлау 5 минут
- Укучылар, мин сезгә хәзер бик кызыклы әкият укып китәм. Ул “Ия белән Хәбәр мәхәббәте” дип атала. Борын-борын заманда Ия белән Хәбәр патшалыклары булган. Ия патшалыгында ханның иң яраткан кызы Иябикә яшәгән. Ул һәрвакыт баш килештә булып, кем? яки нәрсә? сорауларына җавап булып килгән.
Ерак түгел Хәбәр патшалыгы да бар икән. Хәбәр патшаның улы – Хәбәр – егет эш сөючән булган, беркайчан да тик тормаган. Ул нишли? Нишләгән? Нишләячәк? дигән сорауларга җавап биргән.
Бервакыт Җөмлә патшалыгы барлык җөмлә кисәкләрен үзенә кунакка чакырган. Бу зур мәҗлестә Хәбәр-егет Иябикәне күреп, 1 күрүдә гашыйк булган. Шуннан бирле Хәбәр – егет Иябикә артыннан ияреп йөри башлаган. Иябикә Хәбәр – егеттән качар өчен, төрле сүз төркемнәре кыяфәтенә дә кереп караган. Шулай дә Хәбәр – егет Иябикә артыннан калмаган.Хәбәр – егет җәенке җөмләләрне яратмаган. Чөнки җөмлә ахырында торган егеткә сөйгәнен җөмлә кисәкләре арасыннан муенын суза-суза эзләргә туры килгән. Ул хәтта җөмлә кисәкләрен куркытып та караган, аларны куып чыгарырга теләгән. Ләкин булмаган, җөмлә тәртибен бозарга ярамаган.
Хәбәр – егет өчен җыйнак җөмләләр якынрак икән. Ул аларны бик тә яраткан. Чөнки монда Иябикә белән Хәбәр – егет җөмлә эчендә икәү генә
булып, рәхәтләнеп сөйләшәләр, аңлашалар икән. Бу егетнең һәрчак ярдәм итәргә әзер булуы кызның күңеленә хуш килгән.
Шулай борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр сакланган көчле мәхәббәт чагылышын без җыйнак җөмлә эчендә хәзер дә күрә алабыз.
7.)Диктант. Морфологик-синтаксик анализ. 7 минут
- Ә хәзер кечкенә генә диктант язабыз, сүз төркемнәрен билгелибез. Морфологик- синтаксик анализ ясыйбыз
Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгырта. Әдәпле кеше начар сүзләр кулланмый. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.
5. Өй эше.
_ Дәресебез ахырына якынлаша. Укучылар, гомер кешегә 1 генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә кирәк, чын Кеше булып калырга кирәк. Мин сезгә шуны телим.
- Өй эше:
1“Кеше булып кал” дигән темага хикәя язып кил;
2. “Чын кеше нинди булырга тиеш?”соравына җавап бир.
6. Йомгаклау. .Билгеләр кую. Укучылар эшчәнлегенә анализ ясау.
- Без бүген тел дәрьясының бер бүлеге булган “Сүз төркемнәре” темасын кабатладык.
- Сез барлык сорауларга да җавап бирә алдыгызмы?
- Кем үз эшеннән канәгать калды?
- Үзегезгә нинди билгеләр куйдыгыз?
- Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән эшләү миңа бик күңелле булды.
7. Рефлексия.
Җир шарының күгендә
Гел кояш балкып торсын.
Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез,
Без сездән тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез.
-Дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?
(әгәр файдалы булса, тактага кояш,
файдалы булмаса – болыт ябыштырырга)