I этап. Оештыру моменты. Максат –укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. | I этап. 1. Уңай психологик халәт тудыру. - Балалар елмаеп караса, Дөнья ямьләнеп китә Бүген миңа кайсыгыз Елмаю бүләк итә. Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле. Ишегебез ачык, Түрдән үтегез. Кайчан булмасын Рәхим итегез! Кемнәр килсә дә Йөзебез ачык. Кунаклар килү Үзе бер шатлык. Кунакларга карап хәерле көн теләп елмаеп алыйк. - Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресебезне башлап җибәрик. | I этап. Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора? |
II этап Актуальләштерү. Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү. | II этап. 21 нче февраль-Халыкара туган тел көне. Русмы, инглизме, чувашмы, һәрбер милләтнең үз туган теле, ана теле була. Ә безнең туган телебез татар теле.Дөньяда 600 ләп тел бар. Шулар арасыннан, галимнәр әйтүенчә, 14 телне белсәң, барлык халыклар белән аралашып була. Менә шушы 14 тел арасында рус, инглиз, француз телләре белән бер рәттән безнең туган телебез дә бар. Шуңа күрә татар телендә сөйләшүебез белән горурлана алабыз. 1.Кроссворд чишү. 1, 2 –Үткән дәрестә иҗаты белән танышкан шагыйрьнең исем-фамилиясе.(Мәҗит Гафури) 3.Тукай шигыре “Җир .....” (“Җир йокысы”) 4.Тукай шигыренең геройлары.(Гали, кәҗә) 5.М.Гафуриның үткән дәрестә укыган әкиятенең герое.(әби) 6.Тукайның исеме( Габдулла) 7.Безне хәреф танырга, укырга өйрәтүче китап(әлифба) 8.Г.Тукайның сүзләренә язылган җырның исеме (“Туган тел”) -Нинди сүз килеп чыкты? (Муса Җәлил) Димәк, бүген дәрестә кемнең иҗаты белән танышабыз икән? Укучылар, ничек уйлыйсыз, дәрестә ниләр эшләрбез икән? 2 слайд | II этап. Дәрестә кемнең иҗаты белән танышабыз? |
III этап. Яңа материал өстендә эш. Максат - укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру 2 ) Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту, уку күнекмәләрен бәйләнешле сөйләм телен үстерү. | III этап. 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. Безнең республика белән янәшә урнашкан Оренбург губернасы Мостафа авылында 1906 нчы елның февраль аеның бер көнендә(15) Муса дөньяга килә. Мусаның әтисе Мостафа исемле, әнисе-Рәхимә була. Муса абыйсы Ибраһим, апасы Хәдичә, сеңелесе Зәйнәп белән бик тату яшиләр. Муса акыллы, шаян, тәртипле бала булып үсә. Аның дуслары күп була. Җәй көннәрендә Муса дуслары белән елгада йөзеп, балык тотарга ярата, кышын чанада, тимераякта шуа. Әнисе Рәхимә апа җырларга яраткан була, Муса аларны тыңлап үсә.(3 слайд) Мәктәпкә Муса 6 яшьтән керә. Ул гел бишле билгеләренә генә укый, күп укырга, рәсем ясарга ярата. Каләм тотып язарга өйрәнгәч үк, ул шигырьләр яза башлый. Үзенең иптәшләренә “Мин Тукай кебек шагыйрь булам” дип әйтә торган була. Һәм шулай була да. Мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендә, соңрак Мәскәүдә укып белем ала, аннан чын-чынлап шигырьләр яза башлый.(4, 5 слайдлар) Муса Җәлил балаларны бик ярата һәм алар өчен күп яза. 2. ”Чәчәкләр” шигырен уку. ( 6 слайд) Бүген дәрестә балалар өчен язылган шигырьләре белән танышырбыз. Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләреннән “Кечкенә дусларга” дип аталган җыентык та чыкты. -шигырьне сәнгатьле итеп укытучының укуы; -сүзлек эше: Шигырьдә мәгънәсе аңлашылмаган сүзләр дә очрады: юансын- сөенсен, шатлансын; нәфис-гүзәл, матур; хөр илнең- ирекле, азат илнең; тәбрикләп- котлап -үзалга уку; -бергә сәнгатьле уку; -кычкырып сәнгатьле уку күнегүләре; -шигырьнең эчтәлеге өстендә эш: Шигырьгә нинди исем бирер идегез? Шагыйрь балаларга ничек эндәшә? Аларга нишләргә куша? Шагыйрь балаларга шатлыклы көннәр китерергә куша. Димәк, еллар, илләрнең тыныч булуын тели. 3.Физминутка ( 7 слайд) Куян күзен ачуы, төпкә менеп басуы. Ул ботакка тотына, аннан таган атына. Алан саен төп тә төп, сикергәли дөп тә дөп. Кинәт читкә тартыла һәм урынына утыра. 4. Шагыйрьнең эчтәлекле матур шигырьләрен композиторлар да игътибарсыз калдырмый. Аның “Күке”, “Әтәч”, “Сәгать”, “Чишмә”, “Карак песи” шигырьләренә көйләр дә язганнар. Шуның берсен тыңлап китәбез. (“ Сәгать” җырын тыңлау)( 8 слайд) Кем бу шигырьне укыды? Малай ни өчен дәрескә соңга калган? Аны сәгать туктап көтеп торганмы? Дөрес, балалар, вакыт безнең йоклап калганны, ялкауланганны көтеп тормый. Ул алга бара. Шуңа күрә һәр нәрсәне вакытында эшләргә кирәк. 4.”Беренче дәрес” шигырен уку.(9 слайд) Шәгыйрьнең тагын бер шигыре белән танышабыз- “Беренче дәрес” -укытучының укуы; -үзалга уку (10 слайд) Шулай матур гына яшәп , иҗат итеп ятканда, илебезгә кайгы килә. Бөек Ватан сугышы башлана. Җәлил сугышның беренче көннәрендә үк илебезне дошманнардан яклар өчен, саклар өчен сугышка китә. Ул дошманга каршы куркусыз, геройларча сугыша. Сугыш туктап торган араларда шигырьләр яза. Хәзер инде аның шигырьләре солдатларның кыюлыгын, батырлыгын күрсәтә. Көчле сугышларның берсендә Муса бик каты яралана һәм фашист тоткынлыгына- пленга эләгә. Германиягә концлагерьга озаталар. Тоткынлыкта да шагыйрь тик ятмый.Бәләкәй кәгазь кисәкләрен берләштереп ясаган дәфтәрләргә шигырьләр яза.Тоткынлыкта язган шигырләрен соңыннан сугыш беткәч, 2 дәфтәр булып туган илгә кайта. Шагыйрь Муса Җәлилне җәзалап үтерәләр.Тоткынлыкта язган шигырьләр арасыннан берсен-“Себерке әкиятен” уйнап күрсәтәбез. 5.”Себерке әкиятен” сәхнәләштерү. Бу әкиятне кемнәр укыды? Бу әкият безгә нинди булырга куша, безне нәрсәгә өйрәтә? (бердәм, дус, тату булырга) -Дөрес, укучылар, бердәм, дус, тату булганда гына безне беркем дә җиңә алмый. Моңа шагыйрь үзе сугышта, тоткында булганда нык ышана. | III этап. 1.Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган икән? 2. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу 4.Шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар тыңлау. Кем бу шигырьне укыды? Малай ни өчен дәрескә соңга калган? Аны сәгать туктап көтеп торганмы? Шагыйрьнең тоткынлыкта язган шигырьләре белән танышу. Укучылар рольләргә бүлеп уйнап күрсәтәләр |
IV этап. Дәрескә йомгак. Рефлексия. Максат –укучыларның игътибарлыгын үстерү. | IV этап. 1.Укучылар, дәрестә нинди язучы иҗаты белән таныштык? Аның нинди шигырьләрен укыдык? Шигырьләр сезгә ошадымы? - Нәрсә аңлашылып җитмәде? .Укучылар, кем игътибарлы икән, бүген бездә тагын бер вакыйга, кем белә? Ә хәзер бирелгән сүзләрдән парлашып җөмләләр төзеп карагыз әле. Нинди җөмләләр килеп чыгар икән? (Рәхмәт сиңа, Әлифба!, Сау бул, Әлифба! Саумы, Туган тел! Мин яратам сине , Туган тел!) Дөрес, Әлифба дәреслеген укып бетердек.Киләсе дәрестә без Туган тел дәреслеге белән укый башлыйбыз. Ә хәзер Әлифба дәреслеге белән хушлашыйк, аңа рәхмәт әйтик. (11 слайд) Бергәләшеп Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән дәресне тәмамлыйк. Дәрес сезгә ошадымы? Бигрәк тә сиңа дәрестә нәрсә ошады?Үзеңә нинди бәя куярсың? | 2.Сүзләрдән җөмләләр төзү (парлы эш) 3.”Туган тел” җырын искә төшерү |