СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Музыкальная композиция "Шурале"

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Музыкальная композиция "Шурале" посвящена 100 летию рождения великого татарского композитора Фарида яруллина

Просмотр содержимого документа
«Музыкальная композиция "Шурале"»


Бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның

тууына 100 ел тулуга багышланган

кичә



Вакыйга Мамадыш районы Кече Сон авылы урман аланында бара

Катнашалар:

Хуҗа шүрәле, әни шүрәле, кулы бүрәнәгә кысылган шүрәле, бала шүрәлеләр.

Сәхнә урман аланына ошатып бизәлә. Пәрдә ачылганда сәхнә ярым караңгы. Ерактан микрофоннан Хуҗа шүрәленең көчле, боеручан тавыш белән сөйләгәне ишетелә.



Хуҗа шүрәле :

Галиҗәнәп шүрәлеләр,

Җыйналыгыз бер җиргә!

Боерамын hәммәгезгә

Кече Сонга килергә!

Төс-кыяфәт, килеш-килбәт-

Бар да тәртиптә булсын.

Йоннарыгыз ай нурында

Җем-җем җемелдәп торсын !



Як-яктан йөгерешеп, скергәләп шүрәлеләр керә башлый. Тирә -якны шомланып күзәтәләр, иснәнәләр. Иң ахырдан бүрәнәсен сөйрәп, ухылдап кулын бүрәнәгә кыскан шүрәле кереп җитә.





1 шүрәле:

Нәрсә булган, нинди җыен?

Ник чакырды хуҗабыз?

Монда адәм исе килә,

Әйдә, тизрәк сызабыз.





Кулы бүрәнәгә кысылган шүрәле :



Ни хәл итим, үтте гомер,

Бүрәнәне кочаклап,

Төннәр буе төшкә керә,

Саташтыра шул чаклар.

Әле hаман сызлый кулым,

Хәлләремне белмисез.

Тагын Былтыр килеп чыкса,

Ни буласы - билгесез.







2 шүрәле :



Чү, хуҗабыз килә бугай,

Шаулашмагыз, куркаклар!

Җыелганбыз икән инде,

Димәк, җитди сәбәп бар!



Фәрит Яруллинның “Шүрәле ” балеттыннан музыка ишетелә. Шүрәлеләр бии башлыйлар, Хуҗа шүрәле күренүгә төрле торышта катып калалар. Хуҗа шүрәле бии. Музыка туктый. Сәхнәне “ай” яктырта.



Хуҗа шүрәле :

Хәерле төн, шүрәлеләр,

Тәртиптәме, урманнар?

Сынап карыйк, кайсыгызда

Зиhен дигән нәрсә бар:

Бездәй урман сарыкларын

Кем сәхнәгә менгезде ?

Карурманннар карачкысы

Дөнья буйлап ил гизде.

Кем исемле бу бөек зат?

Кайчан туган, кем улы?

Инде моны белмәсәгез,

Гафу итмәм бу юлы!





Кулын бүрәнәгә кыскан шүрәле :



Тукаевның улы Былтыр,

Минем кулымны кысты.

Кешеләрне мактау сүзен

Әйтмәгез, пожалуйста!





3 шүрәле :

Туйдырды шул зарлануың!

Туктачы, бераз тыел.

Акыллы, тәртипле булсаң

Ычкындырыбыз быел!

.

4 шүрәле (Җавап бирергә теләп кулын күтәрә) :

Дөрес булса, әйтеп карыйм:

Фәрит аның исеме.

Туган ягы-Сөн яклары,

Кече Сондыр шикелле.



5 шүрәле :



Әтисе- көйләр язучы

Заhидулла карт аның.

Энекәше-композитор

Мирсәет тә бар тагын.



6 шүрәле :

Туган елы кайчан икән?

Истә түгел саннары.(Бармкларын бөгә, бөгә санап карый)

Исәпләргә җитеп бетми

Шүрәле бармаклары.





Хужа шурэле:

Әй, молодцы, беләсез бит!

Рәхмәт, шүрәлеләрем!

Болай булгач ачам инде

Җыелуның серләрен.

Тарих мең дә тугыз йөз дә

Ундүртенче ел, кышын,

Бу җиhанга Фәрит килгән,

Гүя- төньяк балкышы.

Җырлый-җырлый үскән Фәрит,

Көй артыннан көй язган,

“Шүрәле” балеты белән

Дөньяга дан казанган.



7 шүрәле

Карасана, ул көннән соң

Йөз ел үткән дә киткән.

Димәк , без бит юбилейга

Диеп килгәнбез икән!



Хуҗа шүрәле :

Хак сөйлисең, сүзең- китап.

Фәритне хөрмәт итеп,

Юбилее уңаеннан

Без Кече Сонга килдек.



Йөгерә-йөгерә, торт күтәреп әни шүрәле керә

Әни шүрәле:

Менә кайда җыелганнар

Минем балакайларым.

Берсеннән берсе сөйкемле

Кара-каракайларым.

Фәрит оланны хөрмәтләп

Зурлап бәйрәм итегез.

Фәритнең туган ягына,

Миннән сәлам илтегез.

Уйнап, җырлап, биеп туйгач

Миңа куна килерсез.



Хуҗа шүрәле :



Маэстро, уйнап җибәр,(Музыка яңгырый)

Шүрәле бию көен,

Бөтен дөнья гөрләп торсын:

Фәритнең туган көне !

Шүрәлеләр кулы кысылган шүрәлене тарткалап ычкындыралар, бии-бии чыгып китәләр, әни шүрәле кул болгап озатып кала.