СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Нәфис сүз" оешмасы (текст)

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Нәфис  сүз” түгәрәге аша сәләтле укучыларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү һәм сәхнәләштерү  эшчәнлеген камилләштерү

Просмотр содержимого документа
«"Нәфис сүз" оешмасы (текст)»

Татарстан Республикасы
Менделеев муниципаль районының
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Ижевка урта гомуми белем бирү мәктәбе”







Проект эше

Тема: “Нәфис сүз” түгәрәге аша сәләтле укучыларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү һәм сәхнәләштерү эшчәнлеген камилләштерү









Проект эшенең җитәкчесе:

Төхбәтова Чулпан Илдар кызы,
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы









2022

Эчтәлек


  1. Кереш


Проектның актуальлеге


Проектның максат һәм бурычлары


  1. Төп өлеш


Проект нигезендә яткан принциплар


Проект эшләр тематикасы


Проект эшләрен дәресләрдә куллану


  1. Йомгаклау


Кулланылган чыганаклар исемлеге


Кушымта




Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

(Татар халык мәкале).

Кереш

Тел- ананың балага биргән иң зур бүләге, һәр баланың туган көннән туплап килгән хәзинәсе.Телне кешеләр иксез – чиксез дәрья серле,сихри ,бай, аның суында нинди генә энҗе – җәүһәрләр юк икән!Укытучыларның төп бурычы туган телнең бай мөмкинлекләреннән файдаланып, укучылар күңеленә , бала йөрәгенә матурлык, игелеклелек, инсафлык орлыклары чәчү, шушы бай мирасыбызны кулланып, ана телен танып – белү, аның байлыкларын сөйләмдә куллана белергә өйрәтү, әхлакый саф, туган телен, Ватанын сөя белүче шәхесләр тәрбияләп үстерү

Проектның актуальлеге:

Проект укытучы тарафыннан махсус оештырыла, укучылар исә мөстәкыйль рәвештә эшлиләр һәм ахырда бер гамәли нәтиҗә ясала. Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урынны алып тора.Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында фикер алышуда катнашып, укытучы да тигез хокуклы яшьтәш, ярдәмчегә әйләнә. Проектларны гамәлгә ашыру укучыларга әйләнә- тирәдәге кешеләр белән бергә эшләргә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

“Нәфис сүз” түгәрәге проектның максатлары:

1.Сөйләм вакытында дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү.

2.Сәхнәләштерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

3. Укучыларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру (мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр).




Проектның бурычлары:


  1. Укучыларны төрле текстлар белән эшләргә өйрәтү.

  2. Төрле стильләрне аера белергә өйрәтү һәм аларны оста файдалану.

  3. Әдәби әсәрләрнең жанрын тану , жанр буенча белемнәрне ныгыту.



Төп өлеш

Проект нигезендә яткан принциплар

1.Сөйлэм аша аралашу принцибы.

2.Шәхси сөйләм эшчәнлеге принцибы.

3.Сәхнәләштерү эшчәнлегенең өйрәнү принцибы.

Проект эшләр тематикасы

Уку елы башында туган телне яратучы, сәнгать белән кызыксынучы укучылар тупланды. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә,сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Түгәрәктә уен технологиясе бик еш кулланыла. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итә.

Бүгенге көн укучыларын нинди юллар белән телефон, компьютер уеннарыннан арындыру? Аларны кайсы ысуллар ярдәмендә сәнгатькә, әдәбияткә чакыру? Моның өчен укытучыга билгеле бер алгоритм кирәк , ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр.

“Нәфис сүз” түгәрәгендә укучыларга кызыклы булган темалар сайларга, милли төбәк компонентына күбрәк игътибар бирергә тырышабыз. Бу алар күңелендә туган яклары белән горурлану хисләре уята, яңа мәгълүмат белән танышырга ярдәм итә. Проектка күп темалар тәкъдим итәргә була:

- “Минем авылым”

- “Язучылар белән танышу ”

- “Минем гаиләм”

- “Дуслар белән күңелле”

- “ Без спорт яратабыз”

- “Татарстан - минем туган ягым”

- “Табигать белән бергә”

- “Минем яраткан шөгылем”.


Проект эшләрен түгәрәктә куллану

“Нәфис сүз” түгәрәгенә төрле милләт балалары йөри. Шуны исәпкә алып, башка милли телдә язылган әсәрләрдә бу түгәрәктә үз урынын таба.(Мәсәлән,рус язучыларының әсәрләре буенча эшлибез).Быелгы уку елы барышында “Әниләр көненә” багышланып, В. Осееваның “Уллар”хикәясе сәхнәләштерелде. (Кушымтада 3 нче сыйныф укучылары. Хикәядән фотолар). Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен күрсәтергә тырыштылар. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулландым,мәсәлән, баланың теләге буенча роль сайланды.

Сәнгатьле сөйләм эшчәнлеген үстерү максаты белән “Балачак илендә”дип аталган язучылар белән очрашу узды. Бу очрашуга Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова чакырылды.Балалар шагыйрьләрнең шигырьләрен ятладылар, җырларын өйрәнделәр. Кичә ахырында укучылар язучыларга үзләренең сорауларын бирделәр һәм шул сорауларга кызыклы җавап алдылар. (Кушымтагы фотоларда 2 – 5 нче сыйныф укучылары).

Барлык укучылар әкиятләр укырга һәм сөйләргә яраталар. Шуның исәбеннән чыгып,”Әкиятләр дөньясында”гы дигән чара укучылар күңеленә хуш килде. Һәрбер укучы яраткан әкиятнең өзеген сәнгатьле укыды.Аннары яраткан геройларын рәсемгә төшерде. (Кушымтадагы фотоларда 2 - 4 нче сыйныф укучылары).

Шулай ук, Минзәлә татар дәүләт драма театрында Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллык юбилеена багышланган VII Республика фестивалендә “Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа” дип аталган кичәдә катнаштык. Фестивальның истәлеге булып Гөлшат Зәйнашеваның китаплары белән укучылар бүләкләнде. Театр балалар өчен яп-якты истәлек булып калды. (Кушымтадагы фотоларда төрле яшь категорияләрендәге җиңүчеләр.)

“Нәфис сүз” түгәрәгәгендә язучыларның иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Муса Җәлил исемендәге “Минзәлә педагогик көллиятендә” VII региональ фәнни - гамәли конференция шуның нәтиҗәсе булып тора. “Нәфис сүз” түгәрәгендәге укучылар бу конференциягә бик теләп катнаштылар. (Кушымтада 3 нче сыйныф укучысы Зиганшина Камилла.)

Һәрбер кеше үзенең туган ягының тарихын белергә һәм яратырга тиеш. “Нәфис сүз” түгәрәге туган якны яратырга өйрәтә. “Татарстан - минем туган ягым” бүлеге аерым урын алып тора. Алар үзләренең туган ягы язучыларын өйрәнәләр һәм тарихы белән кызыксыналар. (Кушымтада 2 нче сыйныф укучысы Стребкова Эмилия Менделеевск шәһәрендә “Татарстан - минем кече Ватаным” бәйгесенең җиңүчесе.)

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгына багышланган “Нәфис сүз остасы” бәйгесе безнең Ижевка урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде. “Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма” темасы буенча сценарий төзедем һәм бу кичәне алып бардым. Шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 45 гариза килде. (Кушымтада фото тәкъдим ителә.)

“Туган тел –күңел көзгесе” Менделеев муниципаль районы “Нәфис сүз остасы” бәйгесендә Зиганшина Камилла I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. (Кушымтада фото тәкъдим ителә).

Туган телне яратучы балалар арасында үткәрелә торган Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган “Нәфис сүз остасы” муниципаль шигырь бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә ирештек. (Кушымтада укучыларның нәтиҗәләре).

Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Нәфис сүз” бәйгесе. Зиганшина Камилла 1 нче урын алды.

Йомгаклау


“Нәфис сүз” түгәрәгендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларның түгәрәктә яңа проектлар эшләү теләге туа. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Алга таба да проект эшләрен дәвам итү өстендә эш алып барылачак.



Кулланылган чыганаклар исемлеге



  1. Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы, “Идел-йорт” нәшрияте, 2002 ел.- 4 б.

  2. Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. “Мәгариф” журналы, 2011 №12, -3 б. 96 б.

  3. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. –Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 542 б.



















Кушымта

  1. В. Осееваның “Уллар”хикәясе.







  1. .“Балачак илендә”дип аталган язучылар белән очрашу.

  1. “Әкиятләр дөньясында”гы чара.

  1. .Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллык юбилеена багышланган 7 нче Республика фестивалендә “Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа”.













  1. Муса Җәлил исемендәге “Минзәлә педагогик көллиятендә” VII региональ фәнни - гамәли конференция.

  1. Менделеевск шәһәрендә “Татарстан - минем кече Ватаным” бәйгесе.

  1. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгына багышланган “Нәфис сүз остасы” бәйгесе.

  1. “Туган тел –күңел көзгесе” Менделеев муниципаль районы “Нәфис сүз остасы” бәйгесе.



  1. Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган “Нәфис сүз остасы” муниципаль шигырь бәйгесе.

  1. Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Нәфис сүз” бәйгесе.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!