СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Нәкый Исәнбәт - үзе бер дәүләт

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Нәкый Исәнбәт - үзе бер дәүләт»



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БИЕКТАУ БЕРЕНЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

















НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ – ҮЗЕ БЕР ДӘҮЛӘТ

( УКУЧЫЛАР ҺӘМ АТА-АНАЛАР ӨЧЕН МӘКТӘПКҮЛӘМ ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ )











Эшне башкардылар:1 нче категорияле

татар теле һәм әдәбияы укытучылары

Галиәхмәтова Резедә Илгиз кызы

Садикова Дания Солтан кызы













Аңлатма язуы

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары дәүләт , этнос һәм шәхес мәнфәгатьләрен аерым-аерым һәм барысын берьюлы тәэмин итү максатын күздә тота.

Шушы максатны тормышка ашыруда нәтиҗәле катнашу, ягъни тиешле, саллы өлеш кертергә сәләтлелек – татар теле һәм әдәбиятының кулланылышын гына түгел, ә укыту-тәрбия процессының татар телендә алып барылу даирәсен, яшәргә хокукын билгеләүдә мөһим фактор.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы - милли, билингваль мәктәп шартларында укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту, этномәдәни компетентлыкны үстерү.

Бу бурыч дәрестә генә түгел, ә дәрестән тыш үткәрелә торган чаралар аша да тормышка ашырыла. Бүген татар әдәбиятын рус телле мәктәп укучылары 1 сәгать күләмендә үзләштерә. 1 сәгать эчендә халыкның күп гасырлык бай мирасын укучыга ничек җиткерергә? Күз уңаеннан күп кенә күренекле әдипләребез иҗаты төшеп кала, я булмаса өстән-өстән генә әйтеп кителә.

Күренекле әдип, галим Нәкый Исәнбәт иҗатыннан үрнәкләр”Халык авыз иҗаты” бүлеген өйрәнгәндә китерелә, “Илкәем” шигыре 5 нче сыйныфта өйрәнелә... һәм шуның белән тәмам.

Журналист Мөршидә Кыямова үзенең Нәкый Исәнбәтнең 120 еллык юбилее уңаеннан “Нәкый Исәнбәт – үзе зур дәүләт” дигән мәкаләсендә: “Фундаменталь фәнни хезмәтләр ав­торы, күпләргә иҗат юлы ачкан Нә­кый Исәнбәткә тиешенчә игътибар күрсәтелә, дип әйтеп булмый. Гасыр­ны гасыр белән тоташтырып, мирас күпере булдырган, гомер буе милләт өчен янган әдипкә юбилей елында булса да, ихтирам белдерергә кирәк­тер. Гомумтөрки «Идегәй» дастанын мөкәммәл шигъри формага китергән, халыкның үзенә һәйкәл салган әдип­нең үзенә дә игътибар күрсәтер вакыт җиткәндер,”- дип яза.

Чараның максаты - укучыларны һәм ата-аналарны Нәкый Исәнбәтнең бай иҗат мирасы белән тирәнрәк таныштыру һәм аны пропагандалау; яшь буынны шушы олуг шәхес иҗаты үрнәгендә тәрбияләү; укучыларны матур әдәбият әсәрләрен укырга һәм яратырга өйрәтү; укучыларда милли үзаң формалаштыру, халкыбызның бай иҗат мирасына карата ихтирам һәм сакчыл караш тәрбияләү.


Чараны әзерләгән вакытта түбәндәгеләр исәпкә алынды:

  • чара барлык яшьтәге укучылар, ата-аналар өчен оештырыла. Ул мәктәпкүләм кичә буларак һәм ата-аналар җыелышларында күрсәтү өчен дә дип төзелде;

  • кичә берничә өлештән тора: “Халык авыз иҗаты”, “Н.Исәнбәт тормышында Г.Тукайның урыны”, Н.Исәнбәт поэзиясе”, “Драматург Нәкый Исәнбәт”, “Йомгак”;

  • эшкәртмәгә дәреслекләрдә бирелгән “Халык авыз иҗаты” бүлегендәге әсәрләр кертелде;

  • уйнаучылар(төрле яшьтәге укучылар) һәм тамашачылар арасында бәйләнеш, аларны да чарага тарту күздә тотылды;

  • фольклор, поэзия, драматургия бәйләнеше Н.Исәнбәт иҗатын чагылдыруны бербөтен итә;

  • Н.Исәнбәтнең безнең район белән бәйләнешен әйтеп китү, укучыларда әдипкә карта тагын да кызыксыну уята;












































Чараның исеме: “Нәкый Исәнбәт – үзе бер дәүләт”

Максат һәм бурычлар:

1. Укучыларны һәм ата-аналарны Нәкый Исәнбәтнең бай иҗат мирасы белән тирәнрәк таныштыру һәм аны пропагандалау;

2. Укучыларда китап укуга кызыксыну уяту, сәнгатьле сөйләмгә , сәхнә зәвыгына өйрәтү

3. Әдәби мираска сакчыл караш, бөек шәхесләребез белән горурлану хисләре тәрбияләү


Чараның тибы : әдәби-музыкаль кичә

Җиһазлау: Н.Исәнбәтнең җыентыкларыннан күргәзмә, презентация, видео һәм аудиоязмалар.

(Сәхнә артыннан музыка ишетелә. Бер төркем башлангыч сыйныф укучылары, уйнаша-көлешә , санамышлар әйтә-әйтә, сәхнәгә чыгалар.)

-Зәй, зәй, Зәйнәбем,

Атны кайда бәйләдең?

-Алмагачка бәйләдең.

Алма төште “шап” итеп,

Зәйнәп чыкты “ялт” итеп.

  1. нче бала. Әйдәгез, “Кап-коп, Якуп” уенын уйныйк әле. Мин санаучы булам. “Без, без, без идек

Без унике кыз идек....

(уен берничә мәртәбә кабатлана, кем көлмичә иң соңгы кала, шул җиңүче була.)

  1. нче бала. Әйдәгез, табышмак әйтешәбез. Кем зирәгрәк, зиһенлерәк икән безнең арабызда? (табышмак әйтешәләр)

Уйнаклап сикерә-сикерә,

Тәгрәпме тәгәри.

Типсәләр дә еламый,

Коткаруны сорамый (туп)

  1. нче бала.

Нинди хәл инде бу:

Үзе әле бик нәни;

Тик бер дә еламый

Һәм мәми дә сорамый.

Яткызсаң – ята,

Торгызсаң-утыра. (курчак)

  1. нче бала.

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?(чәчәкләр)

5 нче бала. Җитәр, инде җиңүчене билгелик.

Балалар (бергә). Иң күп җавапларны Кәрим белде, ул - җиңүче. Аңа бүләккә – җәза. (көлешәләр)

  1. нчы бала. Шигырь сөйләсен, ул бик матур сөйли.

Кәрим. Яхшы, сөйлим. Бу шигырьне миңа әбием өйрәткән иде. Ә сез бу шигырьне кем язганны әйтеп карагыз.

(Нәкый Исәнбәтнең “Өч матур сүз” шигырен сөйли.

– Әйт миңа син өч матур сүз,

Уйлап әйт син, бәбкәем!

– Мин яраткан иң матур сүз,

Иң якын сүз: әнкәем!

 

Калмый аннан бер матур сүз,

Һәрвакыт син әйткәнең.

– Бергә әйткән ул матур сүз:

– Әткәем дә әнкәем!

 

Бар өченче бер матур сүз.

Ул матур сүз – илкәем.

Анда бу йорт, төп бабамнар,

Илкәем – үз җиркәем.


(Балалар төрле җаваплар бирәләр)

- Минем ишеткәнем юк иде бу шигырьне

- Габдулла Тукай язгандыр

- Юк, Шәүкәт Галиев шигыре бу.


(Музыка яңгырый башлый, алып баручылар чыга)

1нче алып баручы. Юк, балалар, җавапларыгыз дөрес түгел. Беләсезме, бу шигырь бик зур әдибебез Нәкый Исәнбәт шигыре.

  1. нче бала. Әәәә, ул шагыйрьмени?

2 нче алып баручы. (чыга-чыга) Юк, ул шагыйрь генә түгел. Ул сез әле генә уйнаган уеннарны, сез әйтешкән табышмакларны җыючы, ягъни фольклорчы.

1 нче сыйныф укучысы. Ә нәрсә ул фольклор?

1нче алып баручы. (балалар чирәмгә тезелешеп утыралар һәм кызыксынып тыңлыйлар) Халкыбызның бик матур әкиятләре, җырлары, мәкаль-табышмаклары, такмак-такмазалары һәм тагын бик күп иҗат җимешләре бар. Аларның авторлары билгесез. Бик борынгыдан, әле язу булмаган вакыттан ук телдән-телгә сөйләнеп килеп җиткән алар безгә.

2 нче сыйныф укучысы. Ә алар китапка язылган ич, без аларны дәреслектән укыйбыз.

2 нче алып баручы. Укучылар, бу халык иҗаты – көзге уңыш кебек, ә уңышны без җыеп алырга тиешбез. Күренекле әдипләребез бу зур байлык чәчелеп югалмасын өчен , аларны җыйганнар, өйрәнгәннәр һәм аннары бастырып чыгарганнар.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, әти-әниләребез, хөрмәтле кунаклар! Шагыйрь, драматург, публицист, үткен телле тәнкыйтьче, тәрҗемәче, текстолог һәм фольклорчы галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулды. 92 ел гомеренең 80 елы дәвамында халкына хезмәт иткән тирән фикерле әдип һәм галимнең иҗаты, шәхси тормышы гаять үзенчәлекле. Әдәбият я фән мәйданында аның кебек киң колач җәеп, җигелеп эшләгән башка берәүне замандашлары арасыннан атавы да кыен. Ил, милләт өчен катлаулы елларда да ул үз кыйбласын саклап кала алган шәхес. Төрле яктан кысу, эзәрлекләү, гаепләү-мәсхәрәләргә дучар ителгән булса да, татар халкына бай мәдәни мирас калдыра алган Нәкый Исәнбәт. Нәкый Исәнбәт үзе бер дәүләт

(Балалар акрын гына залга төшеп утыралар)

(Нәкый Исәнбәт сүзләренә халык көе “Илкәем” җыры башкарыла)

2 нче алып баручы. Кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган өч томлы «Татар халык мәкальләре» (1968 елда Г. Тукай пре­миясенә лаек була), илле мең берәм­лектән гыйбарәт ике томлы «Татар те­ленең фразеологик сүзлеге», һәркайсы бишәр-алтышар йөз битле «Татар ха­лык табышмаклары», «Балалар фольк­лоры» китаплары – болар үзләре генә дә тулы бер гыйльми институт­ның күпьеллык тырыш хезмәтенә торырлык. Дәреслекләр төзүдә бу хезмәтләр әйтеп бетергесез ярдәмчеләр. Ул җыеп туплаган халык авыз иҗаты әсәрләре без укый торган дәреслекләргә кертелгән. Алар дәреслекләребезнең беренче битләрендә урын алган. Уку елын без халык иҗатын өйрәнү белән башлап җибәрәбез.

1 нче алып баручы. (зал белән уйнала) Ә хәзер “Мәкаль әйтәм –дәвам ит” дигән уенны уйнап, сезнең татар халык авыз иҗаты белән ни дәрәҗәдә таныш икәнлегегезне сынап карыйк. ( Экранга Н.Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» ннән биремнәр чыгарыла)

2 нче алып баручы. Нәкый Исәнбәтнең гомумтөрки әдәбияты ядкарьләренең берсе булган “Идегәй” дастанын халыкка кайтаруга керткән хезмәтен бәяләми мөмкин түгел. 1941 елның июнендә Мәскәүдә узасы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы программасына Татар дәүләт академия театры Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй» спектакльләре премьерасын әзерли. «Идегәй» трагедиясе Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының 1944 елда Татарстанда идеология эшенең торышына, әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган махсус карарында бу әсәргә «зарарлы» дигән мөһер сугыла, һәм ул куярга да, бастырып чыгаруга да яраксыз табыла. Тик иҗади мирасны халык хәтереннән җуеп ташлап булмый. Татарстан китап нәшрияты 1988 нче елда “Идегәй” дастанын китап итеп бастырып чыгарды, шуның белән аны халыкка кире кайтарды.

(Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор Музыкасы Дәүләт Ансамбле башкаруында “Әй Идел-йорт, Идел-йорт...” видеоязмасын күрсәтү 4.40 мин.)

(Н.Исәнбәтнең “Бормалы су” шигыренә язылган җырының көе яңгырый. Бер укучы “Җәйге төн” шигырен сөйли)

Нинди салкын, җанга рәхәт,
Нинди ямьле җәйге төн;
Таулар, урманнар, болыннар
Нинди серле, нинди тын.


Ай йөзә күк гөмбәзендә,
Тын, бәхетле елмаеп,
Күк йөзен күксел көмештәй
Бер гаҗәп нурга манып.


Шәүлә төшкән күк битеңдә,
Су кереп, ай ялтырый.
Тибрәнә җем-җем күл өсте —
Нур эчендә калтырый.


Балкый йолдызлар бәхетле
Киң, ерак күктән торып;
Котлый бар да җәйге төнне
Бер тонып, бер яктырып!

(“Бормалы су” җыры яңгырый һәм “Казан арты” бию төркеме башкаруында татар халык биюе башкарыла.)

2 нче алып баручы. Сүзнең тәмен, аһәңен тоеп иҗат иткән язучының балаларга атап языл­ган әкиятләре, фольклор үрнәкләре шулай ук бүгенге көн битарафлыгы шаукымында югалып калырга тиеш түгел. Аның фольклористикага караган һәр китабы исә тел белән эш итүченең генә түгел,ә бала тәрбияләүче һәр ата-ананың өстәл китабы булырга тиеш.

1 нче алып баручы. Ә син беләсеңме соң, безнең Биектау районы Тимерче авылы да Нәкый ага Исәнбәт эзләрен саклый бит. Бу авылның аксакаллары сөйләве буенча ул бирегә халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю өчен килгән булган. Шулай ук Тимерчедә Габдулла Тукай да кунак булган, күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев та туганнарында еш булган.

2 нче алып баручы. Аның автобиографик язмасында мондый юллар бар: «…Хәтеремдә: безнең өйдә хатын-кызлар мәҗле­се бара иде. Габдрахман абый: «Алар җыен юк‑бар сүз сөйләшеп утыралар, бар әле, «Шүрәле»не кереп укы әле шу­ларга!» – ди. Ә минем өчен шигырь укудан да рәхәт эш юк. Кердем дә, укый да башладым. Апалар, җиңгиләр тәмам аптырап утыралар, китап тыңлагандай тыңлыйлар. Мин аның саен дәртлә­небрәк укыйм. Җиңгиләр чынаякларын да оныттылар хәтта. Онытылмаслык­мыни: үзебезнең телдә бит! Мин укып бетергәч, беравык таң калып тын гына утырдылар. Шуннан берсе торды да:

– Мә, шәкерт, дога кылып ал! – дип, миңа унбиш тиенлек көмеш бирде. Беләсегез килсә, әнә шул булды минем беренче гонорарым!»

1 нче алып баручы. Нәкый ага Исәнбәт бер вакытта да татар халкының хезмәт сөючән , җырга – моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле икәнен онытмый. Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,  моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән сүзләрен ул үзенең олы хезмәтләре белән раслый.

(Бер укучы Н.Исәнбәтнең «Тукай остаз» шигырен укый)

Зур шагыйрьләр дөньясына күзне салганда туры,

Анда оҗмах төсле татлы көн күрүләр ялтырый.

Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына,

Гомерың, Байроннарың йөзгән шигырь дөньясына.

Тик җыен көндәш белән тулган минем арт-алларым,

Шул теләгемнән көлә барча минем дошманнарым.

Барча азгын, барча дошман булса ни дә торса – чурт!

Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин – шәкерт!

(Аудиоязмада Н.Исәнбәт башкаруында Г.Тукайның «Сөй гомерне...”шигыре яңгырый)

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.


Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.


( Слайдларда театр бинасы һәм драматург Н.Исәнбәт әсәрләренә куелган спектакльләрнең афишалары музыка астында) Сәхнәгә ишәккә атланган Хуҗа Насретдин,Ахун, Колый, Хан, Мырау Батыр керә.)

Сәхнә артынннан 2 нче алып баручының сүзләре яңгырый.

Нәкый Исәнбәт драматургиянең төр­ле жанрларында үзен остаз итеп таны­та. Аның 30 дан артык драма әсәре бар. «Исәнбәт мәктәбе» дистәләгән яшь ар­тистка югары күтәрелү өчен канат бирде. Аның әсәрләре хәзер дә татар театрлары репертуарын баетып тора. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Ака­демия театрында гына да төрле еллар­да аның «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу», «Һиҗрәт», «Зифа», «Рәйхан», «Портфель», «Мулланур Ва­хитов», «Муса Җәлил», «Гөлҗамал» һ.б әсәрләре сәхнәләштерелгән.

Хуҗа.( аның кулында табаклы су) Берәүнең куесы, берәүнең сыегы, хәзрәт. Кунак үзе өмет иткәнен ашамас, алдына китергәнне ашар. Хуш, син бик күп сөйлисең, сүзгә алданып аштан калма. Әүвәл тәгам, соңыннан каләм.

Ахун. Мин инде ашап кына килгән идем килүен...

Хуҗа. Аш ашка, урыны башка. Күктәге фирештәләр генә ашамый торалар, хәзрәт. Җитешегез, тәкъсир.

Колый. Бу ни булды?

Ахун. Бу- су булды бу!

Хуҗа. Ашыйсы җирдә аш бар, эчәсе җирдә су бар, дип шуны әйткәннәр, тархан. Сыйлаганда су эч! (Табагын күтәреп, Колыйның авызына илтә.) Үтмиме әллә?... Алай булса, хуш иттек! (кулын күтәрә) Амин, амин алманды; авызы-борыны ялманды: сакалдан акты, авызга тимәде, аллаһ-әкбәр! Килдең- хуш, киттең- юлың буш!(Хуҗа һәм геройлар чыгып китәләр)


Хан. (“Җирән чичән белән Карачәч сылу” комедиясеннән). Җирәнме? Чичәнме? Дөньяда бармы ул, кайда ул? Булса ишетсен: аның өендә мин ай-һай салдым. Монда мин кешним бүген! Карачәч минеке, ил минеке, син минеке! И-һа-һа-һа-һа!


Мырау Батыр.

-Безнең хуҗа-Фәрхетдин,

Түбәтәе бәрхетдин,

Шундый түбәтәйләр кигәч,

Ник булмам мин Фәрхетдин?..

Мырр-мырый, мырр-мырый!

Әй унбер кош, унбер кош,

Акылы буш, муены буш,

Сез булсагыз унбер кош,

Миндә дә бар унбер теш,

Сез торыгыз бер карап,

Мин күрсәтим маскарад!

Мырр-мырый, мыр-мырый!

Озак эшме киенү?


2 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, Сез Нәкый Исәнбәт әсәрләре буенча куелган спектакльләрдәге геройлар белән очраштыгыз. Бу персонажлар кемнәр һәм алар кайсы драма әсәрләренең геройлары? (зал белән уен)

( “Син сазыңны уйнадың” җырының көе яңгырый , 1 нче алып баручы чыга)

1 нче алып баручы. Г.Камал театрында атаклы драма­тургның байтак әсәрен куйган ре­жиссер Марсель Сәлимҗановның «халык академигы»на карата әйткән сүзе иң гадел һәм төгәл бәя булыр кебек: «Аның исеме Кол Гали, Тукай­лар исеме белән янәшә торырга тиеш. Ул – гасырга бер туа торган талант. Аның татар әдәбиятына керткән өле­ше тиңдәшсез!»

2 нче алып баручы.

– Нәкый ага, юлында нинди киртәләр очраса да, аларны Тукай ке­бек җимереп барды. Бер чакта да үзе­нең мәсләгенә хыянәт итмәде. Ул үзе утырткан эш агачына гел су сибеп торды һәм аның агачы төрләдән-төр­ле җимеш бирде. Нәкый ага безнең буынны тәрбияләде. Тиңдәшсез кыю­лыгы, милләтне яратуы белән алдагы буыннарны да тәрбияләр,- диде Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев

1 нче алып баручы.

Кадерле тамашачылар, әдәби-музыкаль кичәбез ахырына якынлашты. Барлык катнашучыларны сәхнәгә чакырам. Тагын бер мәртәбә олы талант иясе, бөек шәхесебез Нәкый ага Исәнбәт алдында баш иик. Аның иҗади мирасы җуелмасын, әнә шул күренекле әдипләребезнең бай хәзинәсен туган телебезне саклауда, милләтебезгә тугры хезмәт итүдә үзебезгә өлге итеп алыйк. Туган телебезнең киләчәге безнең кулларда. Әдәбиятны яраткан бала гына зыялы, укымышлы, киләчәкнең тоткасы була алачак. Әйдәгез, татар китабын өстәл китабына әйләндерик!


“Син сазыңны уйнадың” җыры белән әдәби - музыкаль кичә тәмамлана.









































Кулланылган әдәбият

  1. Н.Исәнбәт. Татар халык табышмаклары. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1970.

  2. Н.Исәнбәт. Балалар фольклоры. – Казан: Татарстан китап нәшрияты.,

  3. Н.Исәнбәт. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988–1989.

  4. Н.Исәнбәт. Татар халык мәкальләре: 3 томда. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959–1967.

  5. М. Кыямова. ” Исәнбәт – үзе бер дәүләт” Нәкый Исәнбәткә – 120 яшь. Олуг әдипнең юбилеен каршылап “ Казан, Татарстан” журналы 10.03.2020,

  6. Интернет-ресурслар, аудио, видеоязмалар.

12