Зональная научно-практическая конференция школьников
«Камаевские чтения»
Научно-исследовательская работа на татарском языке
“Буам тарихы - халкым язмышы”
Работу выполнил: ученик 5-а класса
МБОУ «Лицей-интернат
(школа для одаренных детей)
г.Буинска РТ»
Самерханов Раян
Руководитель: учитель татарского языка и
литературы
Галимова Гулия Вакиловна
Буинск – 2013
Фәнни-тикшеренү эшемнең темасы: “ Буам тарихы - халкым язмышы”
Теманың актуальлелеге: Тарих күпмедер мәгънәсендә халыкның изге китабы: аларның көнкүреш һәм эшчәнлек көзгесе, ата-бабаларның мирасы, бүгенге көнгә өстәмәләр, аңлатмалар һәм киләчәккә сабак. Үз Ватаныңның тарихын гына белү җитми, үзеңнең туган төбәгеңнең килеп чыгышын, аның тарихын белү шарт. Бу мәсьәләне хәл итүдә туган якны өйрәнү аеруча әһәмияткә ия.
Туган як, тарихи төбәкне безнең укучылар, гомумән, Буа халкы беләме соң? Кызганычка каршы, бу мәсьәләгә якын килсәк, туган төбәк тарихын бик аз кешеләр генә белә. Шуңа күрә, мин фәнни-тикшеренү эшемнең максаты итеп туган ягым — Буа шәһәренең килеп чыгышы, аның тарихын өйрәнүне алдым. Буа төбәгеннән күп санлы мәдәният әһелләре, язучылар, шагыйрьләр чыккан, бу як күп кенә әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан. Шуңа күрә мин аерым шәхесләргә дә тукталып китәргә уйлыйм. Максатыма ирешү өчен Буа районы турында мәгьлүмат табуны һәм материал җыюны, Буа районында туып — үскән күренекле шәхесләрне мәктәптә һәм, гомумән, халык арасында өйрәнелү торышын тикшерүне үземә бурыч итеп куйдым.
Өйрәнү материалы: “Буа ягым – тау ягым” китабы, газета-журналлар мәгълүматы, интернет челтәреннән алган материал, Буа районының күренекле кешеләре.
Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.
КЕРЕШ
Чал тарыхың, данлы Буа,
Яңа үргә- алга чакыра.
Зур йөрәкле синең кешеләрең
Тугрыклы туган халкыңа.
Туган як! Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең.
Туган җир! Туган төбәк! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр!
Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.
Бүгенге көндә тарихи — мәдәни мирасны туплау, ул мираста аерым төбәкләрнең өлешен, урынын барлау проблемасы актуаль яңгыраш алды. Чөнки без уку — укыту һәм тәрбия эшендә абстракт төшенчәләрнең, гомуми матур сүзләрнең тәэсир көче түбән булуын аңладык. Шундый төшенчәләрнең берсе — туган ил. Ләкин әлеге төшенчәнең сүзләр арасында конкрет мәгьнәсе күмелеп кала язды. Туган ил — ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим.
ТӨП ӨЛЕШ
2011 елны безнең Буа шәһәренә 230 ел тулды. Мин аның тарихын ныклап өйрәнергә булдым. Тарихны язу − ул энә белән кое казу.
Тарихи төбәкне өйрәнгәнгә аның микротопонимиясенә (атамалары) зур игътибар бирдем. Ономастик мирас − милли мирасыбыз, безнең тарихи-лингвистик байлыгыбыз. Халкыбыз аны яхшы белергә, кадерләп сакларга һәм буыннан-буынга тапшырып, өзлексез яшәтергә тиеш. Исемнәрне өйрәнү, теге яки бу географик атаманың килеп чыгуы белән кызыксыну укучылар арасында бигрәк тә көчле. Әйе, чыннан да газета укыйбызмы, радио тыңлыйбызмы, телевизор карыйбызмы, без барыбыз да җир йөзендәге вакыйгаларны, ил, җәмгыять тормышындагы үзгәрешләрне географик атамалар яки топонимнар аша кабул итәбез. Алардан башка цивилизация, халыклар һәм илләр арасында аралашу юк. Ләкин топонимнарның әһәмияте әлеге вазифа белән генә чикләнми. Географик атамалар, аларның тулаем җыелмасы − халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Аның чыганаклары бик еракларга, борынгы тарихка барып тоташа.
Туган ягым Буаның тарихын өйрәнгә вакытта китапханәләрдә китаплар актарып утыра торгач, мин шактый гына кызыклы мәгълүматларга юлыктым. Ә хәзер үземнең эшемдә Буа ягы турындагы риваятьләрнең кайберләренә тукталырга булдым.
Безнең Буабыз урынында борынгы заманнарда Идел буе Болгарының бай сәүдә шәһәре чәчәк атып утырган. Әмма аның язмышы фаҗигале булган, шәһәрне күчмә халык талап таркаткан. Кешеләр хәтерендә дуамаллыгы сеңеп калган һәм бу буа шәһәре атамасында чагылыш тапкан. Буа – буян, юлбасар сүзеннән алынган. Шәһәребезнең исеме татар сүзе “буа”дан барлыкка килгән дигән фараз да бар.
Дәүләт чикләрен дала нугайларыннан саклау өчен 1640нчы елда Тәтештән Алатырьга кадәр сак линияләре төзү башлана. Бу корылманың 45 чакрымы Карлы елгасы буйлап Сембер губернасы аша да үтә. Елга ярлары буйлап буалар төзелә. Тузан туздырып килүче дошман атлылары күренүгә сакчы-укчылар буаны җибәрәләр. Су зур мәйданга җәелә һәм атлылар өчен үтеп чыкмаслыкка әйләнә.
1683нче елда ясаклы крәстиян Белобородов Буа бушлыгыннан җир бүлеп бирелү турында махсус грамота ала. Ул авыл “Буаныкы” дип атала.
Император Указына кадәр Буа шәһәре зур авыл булганмы, әллә кечкенәме?Сембер губернасының 1861нче елда басылган истәлек китабында Буа 1780нче елда 752 кеше яшәгән авыл булган дип күрсәтелгән. Ул Екатерина IIнең 1780нче елның 15 сентыбрендәге Указы нигезендә шәһәргә әверелә, ә 22нче декабрьдә аның гербы яшел басудагы көмеш сарык сурәте раслана.
Тикшеренүче Лебединский Буа турында шундый сүзләр язып калдырган:
“Буаның тышкы йөзе яхшы якка үзгәрер дигән өмет юк... Буа үзенең урнашуы белән анда яшәүчеләргә бернинди дә файда китерми. Шул рәвешле Буаның йөзе беркайчан да зур авылдан артык булмаячак”.
Бәхеткә, аның сүзләре рас килмәде. Хәзер безнең Буа – республиканың иң зур шәһәрләреннән берсе, көннән-көн матурлана, төзекләнә, үсә, киңәя бара.
Туган җир! Бик якын шул ул. Якташыбыз,күренекле халык шагыйре Ренат Харис та үз иҗатында бу темага мөрәҗәгать итеп, “Буа ягым- тау ягым” шигырен язган.
Буа ягым- тау ягым,
Җиребезгә ямь өсти
Якты янсын маягың, ашлыкның алтын төсе.
Күркәм эшкә, кайнар хискә,
Хезмәт җыры булып яңгырый
Тапкыр сүзгә бай ягым!
Кырларның гөрелтесе.
Безнең Буа ягы табигате буенча бик бай урынга урнашкан, кырлары мул уңыш бирә, урманнары җиләккә бай, ә шәһәр матур архитектура үрнәге булып тора.
Шәһәрдә һәм районыбызда берничә милләт вәкиле дус һәм тату гомер итә. 2000 нче елда Буа районы һәм шәһәренә ЮНЕСКО ның “Тынычлыкның пальма ботагы” алтын медале тапшырыла.
Күн киемнәр сату иткән
Гаярь сәүдәгәре Буаның.
Ничә гасыр бер сыныкны бүлә
Рус,чуашы,татар туганым.
Әйткәнемчә, шәһәребез Татарстан Республикасының көньяк – көнбатышына урнашкан. Мәйданын түбәнлекләр алып тора. Ул сулыкларга бик бай, аның аша Зөя, Карлы, Бола елгалары ага. Районыбыз урман – дала табигый далазонасына урнашкан. Урман участоклары аз мәйданны били. Анда күбрәк киң яфраклы агачлар үсә. Табигать һәйкәлләреннән Утинка һәм Яңа Тинчәле байбак колонияләрен атап булыр иде.
Без- бер илнең балалары,
Барыбызда дуслар без.
Татарлар, чуваш, марилар,
Башкорт, керәшен, руслар без.
Буабыз данлыклы кешеләргә дә бай.
Җырчылар да,шагыйрьләр дә
Бик күп безнең Буада
Шәһәребезнең талантлары
Таң калдыра барын да...
Буа ягы –бик бәхетле төбәк. Бу төбәктән татар халкының мәшһүр әдипләре, шагыйрьләре, галимнәре һәм хезмәт сөйгән талантлы башка бик күп вәкилләре чыккан. Менә алар: язучы-драматург Шәриф Хөсәенов, язучы Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев, шагыйрьләр Ренат Харис, Йолдыз Йосыпова, Әхмәт Рәшит, сынчы, рәссам Бакый Урманчы, рәссам Шамил Нигъмәт, Нурислам Кадыйров композитор, җырчы Фирзәр Мортазин, гармунчы, композитор Илдар Нуруллин, мәшһүр артистларыбыз Ринат Рәхмәтуллин һәм Әминә Шәрәфетдинова, Раил Садриев һ.б.
ЙОМГАКЛАУ
Рәхмәт сиңа, Буам! Буалылар үсеш һәм яңарыш юлыннан нык адымнар белән баралар. Без районыбызның якты киләчәгенә ышанабыз, аның перспективаларын һәм ирешелгәннәрен таныйбыз, туган ягыбызны яратабыз һәм аның белән горурланабыз. Барлык буалыларны да уртак бурычлар берләштерә - күркәм хезмәтебез белән шәһәребезне һәм районыбызны чәчәк аттырырга. Бу бердәмлек төрле милләт вәкилләрен тагын да якынайта. Шәһәребез һәрчак яшь булсын,матурайсын, һәр гаиләнең тормышы җылылык, шатлык белән тулылансын!
Туган ягымның үткәне тарих булып кәгазьгә язылды, ә тарих дәвам итә. Аның яңа битләрен без - киләчәк буын, тарихны дәвам итәчәк буын язар. Буа шәһәренең бай тарихлы икәнлеген һәр кешегә дә аңлатасы иде.
Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Мин Буада яшәвем белән горурланам. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратам.
Сезгә дә ямьле Буамның тарихи битләре буенча сәяхәт итү ошагандыр дип уйлыйм.
Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә!
Кояшлы көн телим барыбызга,
Һәм иминлек телим илемә!