НӘҮРҮЗ бәйрәме
Максат:
1.Балаларны язгы табигать һәм язгы бәйрәм йолаларының берсе булган “НӘҮРҮЗ” бәйрәме белән таныштыру.
2.Халык авыз иҗаты, матур әдәбият үрнәкләре аша сөйләм телен үстерү.
3.Бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына, туган табигатенә сак караш, хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- балаларны проблемалы ситуациягә кую, яз, язгы бәйрәмнәр, кошлар тормышы турында белемнәрен ачыклау;
- балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;
- балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;
- үткәрелгән чаралар аша балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә, табигатенә, аның кош-кортларына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Бәйрәм барышы:
Вед: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, газиз балалар. Без бүген Язны – Нәүрүзбикәне каршыларга җыелдык.
Сегодня у нас большой праздник – Навруз. Это праздник дружбы и весны.
“Килде яз” җыры (Ә. Ерикәй сүзләре, С. Сәйдәшев көе ) башкарыла
Вед: Балалар, Нәүрүзбикәне чакырыр вакыт җитте.
Дети: (барысы бергә). Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!
(Кошлар тавышы ишетелә.Залга башына чәчәк - такыя, өстенә яшел күлмәк кигән, кулына кәрҗин тоткан Нәүрүзбикә керә)
Нәүрүзбикә: Исәнмесез, кадерле балалар !Здравствуйте дорогие гости. Вот и я, Нәүрүзбикә.
Дети: Исәнмесез Нәүрүзбикә!
Нәүрүзбикә:
Теплыми шагами по земле прошла
Привела я солнышко, жаркое, лучистое.
И оно гуляет по небу чистому.
Рады мне ребята, рады или нет?
Я хочу услышать, дети, ваш ответ.
Вед. Мы очень рады тебе Нәүрүзбикә. Наши дети приготовили для тебя весёлую песню о дружбе.
Вед . Дружно мы Навруз встречаем,
Праздник наш мы продолжаем.
Дети хотят порадовать нас своим веселым танцем.
Танец: «Весенние цветочки»
Вед: Нәүрүзбикә, а что это у тебя в корзиночке?
Нәүрүзбикә. В моей волшебной корзиночке принесла я вам загадки .
Загадки про птиц.
Спереди у птички шильце,
Позади у птички вильце!
Сама птичка мала,
А за морем была. (ласточка)
Җәй тукылдый бу чүкеч.
Кыш тукылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)
Чёрный, проворный,
Кричит: «Кряк»,
Червякам враг. (грач)
Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,
Кызыл тәпи – кемдер бу? (күгәрчен)
На шесте – дворец,
Во дворце – певец. (скворец)
Чырык-чырык чыркылдый,
Бер җиргә дә ул китми,
Безнең белән дус яши,
Әйтегез. Ул ни? (чыпчык)
Вед: Спасибо за загадки Нәүрүзбикә. А мы знаем весёлую игру про птиц.
Ты тоже с нами поиграй.
1.“ Очты-очты ” уены.
2. “Чыпчык” уены.
Уен тәмамланганнан сон, урман авызыннан кулына зур гөмбә тоткан Шурәле килеп керә.
Шүрәле: Туктагыз әле, нишләп мине Нәүрүз бәйрәменә чакырмадыгыз .
Вед: Нәрсә бар, Шүрәле, нишләп болай ямьсез тавыш белән кычкырасың?
Шүрәле: Мин бер үзем урманда калганмын, барлык урман җәнлекләре Нәүрүз бәйрәменә киткәннәр. Нәүрүз минем турында бөтенләй оныткан .
(Упкәләп, әйләнеп баса).
Нәүрүзбикә : (Шүрәлене сыйпап) Ярый, Шүрәле, гафу ит мине. Әйдә
әле үпкәләп торма, син бит бик матур итеп бии беләсең, безнең белән бие әле.
«Матур уен» җыры башкарыла
Вед: Әй, булдырдың да инде, Шүрәле.
Шүрәле: Красиво поёте, а играть вы умеете?
Дети: Умеем!
« Түбәтәйле» уены
« Ачык авыз » уены
Шүрәле: Карале, онытып торам икән, минем әбием - өлкән Шүрәле, бүген сезнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме икәнен әйтте. Шушы, серле гөмбәне балаларга илтеп бирергә кушты.
Шүрәле: Яз бәйрәме белән котлыйм сезне, балалар. Менә сезгә күчтәнәч.
( гөмбәне бирә)
Вед: Ай, рәхмәт сиңа, Шүрәле.
Нәүрүзбикә: Ә хәзер безгә китәргә вакыт. Безне башка балалар да көтә торганнардыр. Киттек, Шүрәле, Сау булыгыз! (чыгып китәләр)
Вед: Балалар, әйдәгез әле, без серле гөмбәне ачып карыйк. Нәрсә бар икән аның эчендә ? Менә нинди тәмле кәнфитлар икән.
(балаларга кәнфит өләшә)
Вед: Язлар, җәйләр имин килсен,
Кук йөзе аяз булсын .
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен !
Вед: Сау булыгыз балалар. Нәүрүз мөбарәк булсын!