Хор «Бер кыз бала җыр чыгарган»
Ралия Тузаннарны сөртеп чыктым,
Коедан су китердем,
Әни эштән кайтканчы дип,
Бөтен эшне бетердем,
Бүлмәләрне җыештырдым.
Бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер
Әни дә ял итсен әле.
Алып баручы:Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме - 8 нче Март белән белән сезне. Кадерлик без хатын-кызны, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Ямалиев: Кадерле энилэребез
Чал чэчле эбилэребез,
Бэйрэм белэн котлый буген
Сезне ул кызларыгыз!
Айгуль:Март аенда , кар эстендэ
Кояш нурлар уйната.
Яз килэ, каршы алыгыз,-
Динэн хэбэр тарата.
/Без белэбез, жылы язнын
Ин беренче бэйрэме-
Энилэр, эби-апалар,
Хатын-кызлар бэйрэме
Хэким:Бик зур устем инде мин
Эниемэ булышам.
Уз ботинкамны узем
Кияргэ тырышам.
Эни пэрэмэч пешерэ
Вак итеп, тэмле итеп.
Без табында чэй эчэбез
Берглэп , ямьле итеп
Алып баручы: Хөрмәтле әниләр, дэу-энилэр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә бүген матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрбез. Уеннар уйнарбыз. Сез дә безнең белән уеннарга катнашып, күңел ачыгыз.
Айзилэ:Дэньяда ин акыллы
Ин унган безнен эни.
Менэ шуна синен яннан
Бер дэ китэсе килми.
Зэнгэр куктэ ал кояш
Сунмэсен, балкып торсын
Энилэрнен нурлы йэзе
Гел кэлеп кенэ торсын.
Халиков:Курэсезме, буген кояш
Ничек назлы елмая?
Эниемнен бэйрэмен
Ул да бит кетеп ала
Безне назлап устергэнгэ
Энилэр рэхмэт сезгэ
Хэрвакыт эшчэн булганга
Хэрвакыт тырыш булганга
Энилэр рэхмэт сезгэ!
Бию «Без яулыклар юабыз»
Булат: Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап, әбием
Раниль: Өйгә кайтсам, өй балкыган,
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп
Дәү әнием килгән!
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
«Күрим әле улымны!» - дип
Әбием килгән.
Ямалиев:Кугэрченнэр гэрлэшэлэр
Язгы кояш нурында
Алар жырлый ин матур жыр
Минем эни турында
Йэрэгемнен ин турендэ
Ин кадерлем энием
Яхшылыкта, матурлыкта
Урнэк мина энием.
Ралия: Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
Халиков: Бәйрәм киче бетеп килә,
Әниләргә әйтик шуны:
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәсеннәр борчуны.
Раяз: Бәйрәмегез котлы булсын,
Языгыз шаулы булсын,
Йөзләрегез нурга тулсын,
Кояштай балкып торсын.
Жыр «Энилэрнен бэйрэме»
Алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Бүгенге әниләр бәйрәмен бәйге-уен рәвешендә үткәрербез.
Хәзер була КВН –
Гаҗәп күңелле уен.
Менә безнең әниләр
Үзара көч сынаша,
Менә булыр тамаша.
Менә өстәл артында жюри әгъзалары утыра (таныштыра). Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул - әниләрнең берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.
Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне чакырыйк. Алар:
Ахмадеева Айгел Габделнур кызы,
Абдуллина Ландыш
Гатауллина Эльвира
Идрисова Рузилэ Илгиз кызы
Нурлыхакова Алия Альберт кызы
Халикова Гелнур Галимжан кызы
Хэснетдинова Дилэрэ
Сафина Инга
Фахрутдинова Гелназ Эмир кызы
Ямалиева Дилэ Нариман кызы
Нурлыхакова Лэйсэн Сэмигулла кызы
Алып баручы: Күрәсезме, дуслар, буген бездэ әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.
Һәр очрашу танышудан башлана.
I бәйге. Ул “Таныш булыйк!” дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш булыйк!” (Әниләр үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)
II бәйге. Сезгә шарлар тәкъдим итәбез. Шул шар эчендә ничә шар бар икән? Санагыз. Дөрес җавап булганчы 3 попытка әйтергә мөмкин.
III бәйге. Шушы шарларга 1 минутта кеше башы рәсеме ясагыз. Кемнең матуррак һәм күбрәк килеп чыгар икән.
IV бәйге. Сез кытай, япон, чуваш, якут, мари телләрен яхшы беләсез дип ишеттек. Тикшереп карыйк әле. Сезгә татар халык җыры “Әпипә”не тәкъдим итәбез. Астына сызылган сузык авазларның урынына а хәрефен – беренче әни, о хәрефен – икенче әни, и хәрефен - өченче әни, ү хәрефен - дүртенче әни, ө хәрефен - бишенче әни куеп җырларга кирәк.
V бәйге. “Тәм-том рекламасы”. Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә әзерләгән ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.
Алып баручы: Хөрмәтле әниләребез, ! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз, тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен. Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Сау булыгыз!
Ә хәзер әниләрне чәй табынына чакырабыз.