СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Неоганик матдәләрнең төп класслары"

Категория: Химия

Нажмите, чтобы узнать подробности

конспект урока химии для 8 класса на татарском языке

Просмотр содержимого документа
«"Неоганик матдәләрнең төп класслары"»

Тема: Неорганик матдәләрнең төп класслары.



Дәреснең максаты: неорганик матдәләрнең төп класслары турында белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: неорганик матдәләрнең төп классларына билгеләмә бирергә,химик матдәләрнең классларын танып белергә, матдәләргә исем бирергә;классификацияләрен белергә;формулалар төзергә

Укыту методлары: индивидуаль, парлап, төркемдә, фронталь.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

-Укучылар,бүген бездә ачык дәрес.Дәрестә кунаклар бар.Бу-читтән килгән кунаклар түгел,ә сезнең укытучыларыгыз.Дәрестә каушамассыз, актив эшләрсез дип уйлыйм.

II. Мотивация. Проблемага керү этабы.

-Укучылар,карагыз әле, минем өстәлдә төрле пыяла савытлар бар.Һәр савытның эчендә нәрсәдер бар.Нәрсә икән?(химик матдәләр)

-Без сезнең белән,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча,һәр савытта матдәнең исеме язылган булырга тиешлеген беләбез.Савытларның этикеткаларына игътибар итегез.Нинди нәтиҗә ясый аласыз Бу матдәләрне ничек аерырга була?Төркемләп куя алабызмы?

-Матдәләрне ничә класска бүлербез? Ниндиләргә?

-Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр? (неорг.матдәләрнең төп класслары)

Без инде һәр классны аерым өйрәндек.Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләргә тиеш?

  • Максатыбызга ирешү өчен, без нинди сорауларны тикшерербез,нинди сорауларга җавап бирербез?

  • (нәрсә ул оксид,кислота,нигезләр,тозлар?Алар нинди булалар. Төрле класс матдәләренә дөрес итеп ничек исем бирергә? Ничек матдәләрнең формулаларын төзергә? Ничек аларны танып белергә).



III. Эшчәнлекне оештыру этабы.

  • Укучылар,мин сезгә карточкалар тәкъдим итәм.Анда неорг.матдәләрнең 1 классы исеме язылган.(оксидлар,нигезләр)Сезгә шул биремнәрне эшләргә туры килер.Сезнең алдыгызда таблицалар. Аларны куллана аласыз.Сорауларыгыз туса,миннән сорый аласыз.

IV.Эшчәнлек этабы.

1). Индивидуаль эш.

-Укучылар,биремнәрне үзлектән башкарасыз,нәтиҗәләрне теркәгез.Сезгә минут бирелә.Аннары эшне бергәләп тикшерербез.

2)Яклау.

Һәр укучы үзенең эше белән таныштыра.Укучылар бер-берсен тыңлыйлар,сораулар бирәләр.

Дәрес башында куелган сорауларга нигезләнеп,әңгәмә коралар.Җавапларның дөреслеген презентация буенча тикшерәләр.

-Нәрсә ул-оксид?нигезләр?

-Нинди төркемнәргә бүленәләр?

-Формулаларны ничек язалар.

-Исемнәрен атыйлар.

- Оксидларны ,нигезләрне ничек танып белергә була?

Физминутка.

3)Парда эш. Укучылар,без карамаган класс калдымы?(әйе,кислоталар һәм тозлар)

-Кислота классына караган биремнәрне бергә,парда эшләрсез.

4)Биремнең үтәлешен тикшерү.

5) фронталь эш.

-Неорганик матдәләрнең тагын нинди классы калды? (тозлар)

-Нинди матдәләр тозлар дип атала?Алар нинди төркемнәргә бүленәләр?

-Таблица буенча тактада тозларның формулаларын язырга.(язалар,бер-берләрен тикшерәләр)

Аларны ничек танып белергә була?

Кислоты

Металлы

К (+1)

Mg(+2)

Al (+3)

HNO3




H2SO4




H3PO4






V. Ныгыту.

-Укучылар,әйдәгез карыйк әле, дәрестә игътибарлы булдыгызмы икән? Бирелгән формулаларны 4 төркемгә бүлеп, таблицаны тутырырга:

H2S, K2SO4, NaOH, CO2, Fe(OH)3, Al2O3, Mg3(PO4)2, HNO3, CuCl2, Ba(OH)2, Na2O, H2CO3

оксидлар

нигезләр

кислоталар

тозлар







VI.Рефлексия

  • Бүген без нинди тема өстендә эшләдек?

Дәресебез ахырына якынлаша. Бүген барыгыз да яхшы эшләдегез

  • Укучылар,сезнең дәрес турындагы фикерегезне ишетәсем килә.Үз эшегезне ничек бәялисез?


“Мин үземнең эшемнән кәнәгать.Дәрес тиз узып китте.”

«Миңа өйрәнгән белемнәр киләчәктә кирәк булыр дип уйлыйм»;

“Дәрес барышында туган сорауларга җаваплар алдым”.

“Дәрестә мин яхшы эшләдем һәм куйган максатларга ирештем”

-Дәрестәге эшегезне ничек бәяләр идегез?





VII. Өй эше

Контроль эшкә әзерләнергә.Теманы кабатларга. Карточкалардагы биремнәрне үтәргә.

VIII. Йогаклау.

  • Дәрес тәмам. Билгеләр кую







































1.



Кислоты

Металлы

Названия солей, содержащих атомы алюминия

К (+1)

Mg(+2)

Al (+3)

HNO3





H2SO4





H3PO4









2.H2S, K2SO4, NaOH, CO2, Fe(OH)3, Al2O3, Mg3(PO4)2, HNO3, CuCl2, Ba(OH)2, Na2O, H2CO3



оксиды

основания

кислоты

соли









































1.

Кислоты

Металлы

Названия солей, содержащих атомы алюминия

К (+1)

Mg(+2)

Al (+3)

HNO3





H2SO4





H3PO4













2. H2S, K2SO4, NaOH, CO2, Fe(OH)3, Al2O3, Mg3(PO4)2, HNO3, CuCl2, Ba(OH)2, Na2O, H2CO3



оксиды

основания

кислоты

соли



































































Оксидлар

  1. Матдәләрнең формулаларын карагыз,төшеп калган сүзләрне өстәп,кагыйдәләрне язып бетерегез.

Оксидлар - ... элементтан торган һәм аларның берсе ... булган ... матдәләр.

Формулалар: Na2O, CaO, SO2, P2O5, Al2O3.

2. Формулалар һәм аларның исемнәрен туры китерегез.

1.P2O5

2.MgO

3.Al2O3

4.SO3

5.Na2O

А.күкерт(VI) оксиды

Б.Натрий оксиды

В. фосфор (V) оксиды

Г. магний оксиды

Д. алюминий оксиды

Исемнәр ничек бирелә?

3. Формулалар төзегез.

1) тимер(III) оксиды

2) күкерт (IV) оксиды

3) углерод (II) оксиды

4. 2 пробиркада бакыр (2) оксиды һәм корым бар.

Кайсында оксид булуын ничек белерсез?



















Нигезләр



1.Нигезләр- составына бер яки берничә ... белән тоташкан ... атомнары кергән ... матдәләр.

Формулалар: NaOH, Fe(OH)2, Ca(OH)2, KOH, Al(OH)3, Fe(OH)3

  1. 3 рәт формулалар бирелгән. Һәр рәттән 1 артык нигезне табыгыз, җавабыгызны дәлилләгез.

А. NaOH, Ba(OH)2, Cu(OH)2, KOH (таблица растворимости)

Б. Fe(OH)2, Pb(OH)2, LiOH, Ba(OH)2

В. LiOH, KOH, Al(OH)3, NaOH

3. Беренче биремдәге формулаларны исемнәре янына языгыз.

А. кальций гидроксиды - …

Б. тимер (III) гидроксиды - …

В. натрий гидроксиды - …

Г. алюминий гидроксиды - …

Д. тимер (II) гидроксиды - …

Е. калий гидроксиды - …

4. Эрүчәнлек таблицасына нигезләнеп 3 эремәүчән нигез формуласын һәм исемнәрен әйтегез.



















Кислоталар



1.Формулалар: HCl, H2SO4, HNO3, H2CO3, H3PO4.

Аларны карап, төшеп калган сүзләрне куеп.кагыйдәне язып бетерегез.

Кислоталар - ... атомына алмаштырыла ала торган ... атомнарыннан һәм ... торучы ...матдәләр.

2.Раслаулар дөресме?

А. Нитрат кислотасы формуласы HNO3

Б. хлорид кислотасы H2S

В. H3PO4 – фосфат кислотасы.

Г. H2SO3 сульфат кислотасы.

Д. H2CO3 – карбонат кислотасы.

Е. Силикат кислотасы формуласы H2SiO3

Ж. Хлорид кислотасы формуласы HCl

З. H2SO4 сульфид кислотасы дип атала.

3.Формулаларны һәм аларның исемнәрен туры китерегез

Формула

Кислоталарның исеме

1. HNO3

2. H2SO4

3. HCl

4. H3PO4

5. H2SiO3

6. H2CO3

А. Фосфат кислотасы

Б. Силикат кислотасы

В. Сульфат кислотасы

Г. Нитрат кислотасы

Д. Карбонат кислотасы

Е. Хлорид кислотасы

4. Этикеткасыз 3 пробиркада төссез эремәләр бар.

№1.сульфат кислотасы

№2 калий гидроксиды

№3 су.

Кайсында кислота булуын ничек белеп була?







Тозлар



1.Формулалар: NaCl, K2CO3, BaSO4, Li3PO4



Формулаларны анализлагыз һәм төшеп калган сүзләрне куеп,кагыйдәне язып бетерегез.

Тозлар - ... атомнарыннан һәм .... барлыкка килгән ... матдәләр.



  1. А. Тозларның формулалары бирелгән : K2SO4, KHSO4, CuCl2, NaHCO3, CuOHCl, FeS, Al(NO3)3, Fe(OH)2CL, BaSO4.

Аларны төркемнәргә бүлегез.

Б.Эрүчән һәм эремәүчән тозларга 2 шәр мисал китерегез.

3. Таблица буенча тозларның формулаларын языгыз.

4 Тозларны ничек танып була?