СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әниләр көненә багышланган бәйрәм өчен төзелгән сценарий

Просмотр содержимого документа
«Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе»

Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Кояш булып миңа

Мәңге – мәңге яшә бу җирдә!

Исәнмесез диеп башлыйк әле,

Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

Сезнең белән бүген очрашуга,

Күңелебез шундый шатлана.

Без телибез сезгә имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр.

Гаиләләрдә бәхет, муллык булсын,

Кабул булсын әйткән теләкләр.

Хөрмәтле әниләребез! Сезне чын йөрәктән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, алдагы көннәрегез бары шатлык-куанычлар гына китерсен дигән теләктә калабыз. Сезнең өчен бәйрәм кичәбезне ачып җибәрә Гайнуллина Вәсилә “ “

Әни... Әнкәй...
Изге куңел!
Бернәрсә дә аналардан
Өстен тугел...
Йөрэген ул кысып
Купкә түзә,
"Балам" диеп
Куңел кылын өзә-өзә...
Кузләреңдә тирән мәгънә -
Тормыш сере...
Утта янып, судан чыккан
Аның сузе...
Сөенсәк тә, көенсәк тә
Әни кирәк!
Һэр эштә дә баласына
Ана терәк...
Әни... Әнкәй...
Һәрчак җылы кочак...
Кайгырасың, ут йотасың
Шуңа да син
Сунмәс учак...
Әни... Әнкәй...
Сөюемнең ин олысы
Сиңа гына!
Шөкер укыйм
Булганыңа Ходаема...

Сезне котлап чыгыш ясый (фортепиано)

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүчеләр – әниләр. Без авырып ятканда, күкрәгенә кысып, “җан бимешем”, “балам” диеп чын күңелдән борчылучы, кирәк икән, гомерен дә бирергә әзер торучы әниләр! Сез булмасагыз, без – оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач. Сездән башка тормышның тәме дә, яме дә юк.

Сезнең өчен башкорт халык биюе.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңеленә сеңдергән. Әниләрнең кылган изгелекләрен санап бетерү мөмкин түгел. Әниләребезнең кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре гомер буена безне озата килә, җанга рәхәтлек бирә.

Сезнең өчен җырлый Алсу Сәләхова “ “

Кадерле әниләребез! Сезне бәйрәм белән котларга 2 нче сыйныф укучылары да теләк белдерде. Сүзне аларга бирик әле.

Шигырь сөйлиләр.

Әни теле – туган телем,

Туган телдә җырлыйк әйдә.

Сүз берләшеп, бергәләшеп,

Яшик фәкать җылы җәйдә.

Азан моңы, иман нуры,

Сеңсен зиһен – җаныбызга.

Җырлы бәйрәм булсын гомер,

Кушылыгыз барыгыз да!

Җырлыйлар (4 нче сыйныф)

Хөрмәтле, газиз әниләребез! Иңнәрегездәге шәфкать фәрештәләре сезне беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларыгыз дога булып безгә ирешсеннәр. Балаларыгызның хәсрәтен күрмичә яшәгез. Шуның белән безнең бәйрәм кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!