СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Нинди һөнәр яхшырак?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Нинди һөнәр яхшырак?»

Тема: Нинди һөнәр яхшырак?



Дәрес барышы:

Укытучы: Сыйныф сәгатебезне кроссворд чишеп башлап җибәрәбез. Төп сүзнең (ключевое слово- ачкыч сүзнең) беренче хәрефе билгеле. Җавапларын тапканнан соң, вертикаль баганада темабызга бәйле сүз чыгар. Кроссворд сезнең алларыгызда, тәртип буенча, бирелгән сорауларга җаваплар яза барыгыз.

  1. Йортлар төзи. Ул кем?

  2. Иген үстерә.

  3. Балалар тәрбияли.

  4. Сәхнәдә җырлый.

  5. Балык тота.

  6. Рәсем ясый.

  7. Машина йөртә.







һ










т

ө

з

ү

ч

е




и

г

е

н

ч

е








т

ә

р

б

и

я

ч

е



җ

ы

р

ч

ы







б

а

л

ы

к

ч

ы






р

ә

с

с

а

м



ш

о

ф

е

р











Укытучы: Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән?

К.җ.: һөнәр турында сөйләшәбез.

-Дөрес, безнең сыйныф сәгатебез "һөнәр " сүзе белән бәйле булачак.

-Ә нәрсә соң ул һөнәр?

К.җ: ул кешенең эше; һөнәр сүзенең тәрҗемәсе профессия.

Укытучы: Әйдәгез әле татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итик. Һөнәр сүзенә бирелгән билгеләмәне укып китик. (бер бала укый)

К.җ: 1.Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, профессия, шөгыль. 2.Үзенә хас алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

Укытучы: һөнәрле кешенең генә киләчәге матур була. Бүген без “Нинди һөнәр яхшырак?” дигән телдән журналыбызны чыгарачакбыз. Беренче бите  "һөнәрләр турында халык", — дип атала. Сезнең алдыгызда хезмәт турында мәкальләр язылган карточкалар. Ләкин мәкальнең башы бер карточкада, ахыры икенче карточкада. Парларын табып, сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.Төркемнәрдә эшлисез һәм мәгънәләрен аңлатасыз.

Егет кешегә җитмеш төрле ...                һөнәр дә аз. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез …                   көн күрмәс. Эш сөйгәнне ... ил сөйгән.
Агач җимеше белән,... кеше эше белән.

(Эшләр тикшерелә)

Укытучы: Мәкальләрдән күренгәнчә, халкыбыз һөнәрле кешегә нинди карашта булган?

К.җ,: Һөнәрле кешене хөрмәт иткәннәр. Эш белгән, эш сөйгән кешеләрне башкалар да яраткан.

Укытучы: Сез нинди һөнәр ияләрен беләсез?

Укучылар: Тегүче, игенче, пешекче, фотограф, янгын сүндерүче, төзүче, почтальон, укытучы

Укытучы:Димәк, укучылар, нәрсәләр белдек?

К.җ. Төрле һөнәрләрне белдек. Эш яратырга кирәклеген аңладык. Мәкальләрне искә төшердек.

Укытучы: Кемнәр хаталарсыз эшләде? Хатасыз эшләүчеләр яки бер хатасы булучылар үзбәя кәгазенә кояш янына, хаталары күбрәк булучылар болыт янына тамга куя.



Укытучы: Журналыбызның икенче битен ачабыз. Аның бу битенә "һөнәрләр турында җырлар" дигән исем бирелгән. Әйдәгез, һөнәрләр турында язылган җырларны тыңлыйк.

Игътибар итегез, җырлар кемнәр турында?



Укытучы: Төрле һөнәр ияләренә багышлап бик матур җырлар язылган. Журналыбызның өченче битен дә ачыйк. Бу бите  "Һөнәри уен” дип исемләнә. Шәһәребездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды инде.Төрле һөнәр ияләре дә бу күркәм бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. Без дә алардан калышмыйча, әзерлекне башлыйк әле.

(Һөнәри уен “Яңа елга әзерлек”)

1 төркем –Сез кондитерлар . Яңа елга бәйрәм торты  ясыйсыз, бизисез.

2 төркем-Сез дизайнерлар  Яңа ел чыршысын бизисез

3 төркем-парикмахер. Яңа ел прическасы ясыйсыз.

4 төркем-Сез модельерлар. Кыш бабайны яңа елга әзерлисез.


Соңрак үзегезнең һөнәр ияләренә хас сыйфатларны әйтерсез. Сезнең өстәлләрдә ярдәмлекләр бар, куллана аласыз.

(төрле һөнәр ияләренә хас сыйфатлар язылган ярдәмлек парталарга куела)



К.җ.: Кондитер – пөхтә, иҗади кеше, ризыкның составын белергә тиеш.

Дизайнер –матурлыкны күрә белергә, рәсем ясый, төсләрнең бер-берсенә туры килүен, сызымны яхшы белергә тиеш.

Парикмахер – кайчы белән яхшы эш итәргә, кемгә нинди прическа килешәсен белергә тиеш.

Укытучы: Үзегезнең эшегезне бәяләгез

-Яңа ел бәйрәмнәрен матур гына каршы алып, исән-сау яшәргә язсын.

Укытучы.: Журналыбызның дүртенче битен ачабыз. Аның бу битенә: "Һөнәр аланы" дигән исем бирелгән. Без “Һөнәр” сүзенә интеллектуаль карта төзербез. Экранда бирелгән схема сезнең алдыгызда да бар.

  1. Интеллектуаль картаның үзәгендә безнең темабыз белән бәйле сүзне язабыз: ҺӨНӘР

  2. Безнең картада да һөнәр сүзеннән 4 тармак чыккан.Һөнәрләр бик күп, һәр төркем үзенә ошаганнарын шул тармакларга язып куйсын.

  3. Карагыз әле, тармактан тагын линияләр чыга.Шул линияләрнең сорауларына игътибар итеп, җаваплар языгыз.

  4. Интеллектуаль карта исегездә калсын өчен, төрле төстәге карандашлар, ручкалар куллана аласыз, рәсемнәр ясасагыз да була.

Укытучы: 1 төркем интеллектуаль картасы белән таныштыра. (һәр төркемнең җаваплары тыңлана)


Нәтиҗә ясыйк:


К,җ. Без бик күп һөнәрләр барлыгын белдек.Аларның нәрсә эшләүләрен искә төшердек.

(Ничек белдек?) Проект ясадык, индивидуаль карта төзедек....

(Ни өчен белдек?) Тормышта һөнәрләрне белү кирәк.

Укытучы:Үзегезнең эшегезне бәяләгез әле.

Укытучы: Бик күп һөнәрләрне искә төшердек, ә иң кирәкле һөнәр кайсысы соң?

К.җ.:Барлык һөнәрләр дә кирәкле.

Укытучы: Презентациядәге шигырь юлларына күз салыйк.

Шигырьне бер укучы укый

Һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.

Укытучы: Бу матур шигырь юлларына кушылып, һәрберегезгә уңышлар теләп, Нинди һөнәр яхшырак? дигән темага телдән журналны шушының белән тәмамлыйбыз.Сыйныф сәгатебез Сезгә алга таба үзегезгә кирәкле һөнәрне сайларга ярдәм итәр дип өметләнәм. Уңышлар Сезгә, тырышып укып, киләчәк юлларыгызның һәрчак ак, якты булуын телим.






























Егет кешегә җитмеш төрле ...             

... һөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез ...

... көн күрмәс.

Эш сөйгәнне ...

...ил сөйгән.

Агач җимеше белән,...

... адәм эше белән.






Тема: Хезмәт бизи кешене.

Максат: 1. Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

2. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.

3. Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Һөнәр, белгечлек төшенчәләрен аңлау һәм аларны аера белү; эшче квалификациясе төшенчәсе белән танышу һәм һөнәри осталыкны күтәрү юлларын аңлату; хезмәт хакына йогынты ясый торган факторларны билгеләү.

2. Һөнәр һәм белгечлек төшенчәләрен аңлауларын ныгыту, мөстәкыйль тормыш тәҗрибәләрен һәм белемнәрен анализлау; факторлар буенча нәтиҗә ясау.

3. Актив танып-белү эшчәнлегенә тарту; техник грамоталылык тәрбияләү; белемнең, үзүсешеңнең, тәҗрибә һәм эш сыйфатының кирәклеген күрсәтү.

Җиһазлау: презентация, аңлатмалы сүзлек, 2 төркемгә карточкалар

Сыйныф: 6в, 9в

Укытучы: Хатыйпова А.Р., Усманова Р.Р.

Үткәр вакыты: 16.11.2016

Дәрес барышы:

  1. Кереш өлеш (1 слайд)

Сыйныф сәгатенең девизы:

Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул” ( К.Ушинский ) дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел.

- Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән? (хезмәт)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Бүгенге көндә сезнең төп хезмәт нәрсә ул? (уку)

- Ә мәктәпне тәмамлагач, безнең алда нинди бурыч тора? ( дөрес профессия сайлап, белем алуны дәвам итү).

- Безнең бүгенге класс сәгатенең темасы: “ Хезмәт бизи кешене” (2 слайд)

  • Безнең алда түбәндәге сораулар тора. Дәрес ахырына без әлеге сорауларга җавап бирергә тиеш.

  1. Нинди һөнәрләр беләм һәм белдем?

  2. Профессияне ничек сайларга?

  3. Үскәч кем булырга хыялланам?

- Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта хәзердән үк уйлана башларга кирәк. Без бүген түбәндәге сорауларга җавап табарбыз. Без төркемнәргә бүленеп утырдык. Димәк, сорауларга җавап биргәндә сез киңәшләшеп, бер-берегезнең фикеренә колак салып, җавап бирергә тиеш буласыз. Сыйныф сәгатенең ахырында үзанализ ясау өчен сезгә һәр этапта үз эшчәнлегегезне бәяләп барырга туры киләчәк. ( карточкалар таратыла)

Бирем №

Сорауга тиз җавап таптык

Җавап биргәндә икеләндек

Җавап бирә алмадык

1 бирем




2 бирем




3 бирем




4 бирем






III Уку мәсьәләсен чишү.

Мәкальне дәвам ит” уены (3 слайд)

- Ә сез хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез, иптәшегез мәкальнең башын укый, ә сез дәвам итәсез.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

Агач җимеше белән, адәм эше белән.

Аз сөйлә дә күп эшлә.

Акыл башта түгел, эштә.

Башлаган эшне ташлама.

Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын.

Калган эшкә кар ява.

Карама тешкә, кара эшкә.

Үз эшеңә иренмә, кеше эшенә тыгылма.

Хезмәте барның хөрмәте бар.

Эш кешене кеше итәр.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Эш — кешенең көзгесе.

- Без нинди һөнәрләр беләбез? Сезнең өйдә нинди һәнәр ияләре бар? Төркемнәрдә языгыз, аннары 1 укучы укып күрсәтер.

Игътибарлылыкка уен. ( 4 слайд)

1 төркем. Карточкалар белэн эш

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

3 төркем

  1. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

  2. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белә, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

  3. Күп белә, матур сөйләшә, китаплар ярата ( китапханәче)


(Эшләр тикшерелә, үзанализ ясала)

- Балалар, без бик күп һөнәрләр санадык, ә аларның нинди эшләр башкарганын беләсезме икән? ( Тактага һөнәр исемнәре язылган карточкалар куела, икенче баганада алар башкарган эшләр бирелгән. Һөнәрләрне башкарылган эшләр белән дөрес итеп тоташтырасы.) (5 слайд)

Табиб иген үстерә

Рәссам машина йөртә

Укытучы сыер сава

Шофёр рәсем ясый

Игенче балалар укыта

Очучы әсәрләр яза

Язучы киемнәр тегә

Артист кешеләрне дәвалый

Тегүче самолёт йөртә

Терлекче рольләр башкара

(Эшләр тикшерелә, үзанализ ясала)

- Соңгы еллардагы статистик мәгълүматлар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Бүген бездә кунакта 9 сыйныф укучылары. Алар инде кем булырга теләүләрен беләләр, әйдәгез аларны тыңлап китик әле. Сорауларыгыз булса бирерсез.

Бу кызыклы! Нинди һөнәр яхшырак? (6-8 слайд)

Хезмәт базарындагы яңалыклар (9 сыйныф укучылары чыгышы)

1.Чыгыш. (Фәнзил) Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Шуңа күрә мин әтием кебек аппаратчы булырга хыялланам. Безнең шәһәребездә аппаратчылар әзерли торган уку йортлары бар. Без һәр сишәмбе көнне Түбән Кама шәһәре колледжларына йөрибез. Һөнәрләр белән якыннан танышабыз.

2 Чыгыш. Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр? (Равиль)

– Бүгенге көндә яңа – IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр. Мин видеооператор булырга хыялланам. Хыялымны тормышка ашыру өчен, кечкенәдән видероликлар, мультфильмнар ясарга өйрәндем,төрле компьютер программалары белән кызыксынам. Мәктәпне тәмамлагач, укуымны __________________ дәвам итәргә телим.

  1. Чыгыш . (Салават)

Республикага кайсы һөнәр ияләре кирәк?

Республика күләмендә бүгенге көндә түбәндәге белгечләр кирәк: технолог, конструктор, төзүче, сварщик, тегүче , табиб, шофёр, энергетик, механик, программалаучы. Шуңа күрә мин табиб булырга хыялланам. Минем кешеләрне дәвалыйсым, авыруларны савыктырасым килә. Табиблар турында күп әсәрләр укыдым. Бүгенге көндә химия, биология фәннәреннән имтиханнарга әзерләнәм. Бу фәннәр табиб булу өчен бик кирәк. Киләчәктә үземне Казан медицина уневерситеты студенты, соңрак яхшы табиб итеп күрәм.

  • Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

  • хезмәт шартлары; эш хакының күләме;

  • профессиянең популярлыгы; әһәмиятлеге;

  • күңелгә ятуы;

  • әти-әни, туганнар, дуслар киңәше;

  • синең һөнәреңә ихтыяҗ булу.

- Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:
ТЕЛИМ - БУЛДЫРА АЛАМ - КИРӘК

- Ә сез үскәч кем булырга хыялланасыз, ни өчен?

Тест.

  • Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз (8 слайд)

Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.

Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.

IV Рефлекция

- Димәк без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Нәрсәләр белдек?

- Үзебезгә нинди нәтиҗәләр ясадык?

- Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш кил­гән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без на­муслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак ка­гар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын. (9 слайд)

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.




























Синквейн ничек языла?

     Беренче юлга бер сүз – исем языла. Бу синквейнның темасы.

     Икенче юлга синквейнның темасын ачучы ике сыйфат языла.

     Өченче юлга синквейн темасына карата өч фигыль.

     Дүртенче юлга темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза-афоризм языла.  Бу темага карата әйтелгән канатлы әйтем, цитата, мәкаль яки укучы үзе төзегән фраза булырга мөмкин.

     Бишенче юлга темага карата синоним сүз – исем (бер сүз) языла.



     Отпуск.

     Якты, күңелле.

     Йоклыйбыз, ашыйбыз, ял итәбез.

     Ял-эш түгел!

     Бәхет.



Синквейн төзүнең үз кагыйдәләре бар:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл.  Темага туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.       

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.













Нәтиҗә: бәхетле булу, матур яшәү өчен тырышып хезмәт итәргә, Һөнәрле булырга кирәк!



Уенның кагыйдәсе:  дөрес булса – басабыз, юк икән – утырабыз.

Төзүче фермада эшли.

Табиб авыруларны дәвалый.

Очучы  ипи пешерә.

Сатучы кибеттә эшли.

Укытучы чәч кисә.

Тракторчы кырда сукалый.

Бакчачы бакчада чәчәкләр үстерә.

Архитектор күмәч пешерә.



Һөнәр

1) Нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык,күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

2) Белгечлек, профессия.

(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005 ел, 793 бит)

  1. Физкультминутка.  “Миңлебай”  көенә.  (Магнитофон кабызыла)

         Күрсәт  әле,  үскәнем

Ничек  сыер  савалар?

Менә шулай,  менә  шүлай

Шулай  сыер  савалар.  (ничек печән  чабалар,  ничек  машина  йөртәләр, ничек утын яралар?)





  1. Төзүче йортлар төзи

Тегүче киемнәр тегә

Табиб кешеләрне дәвалый

Язучы әкиятләр, әсәрләр яза

Рәссам рәсем ясый

Укытучы балалар укыта

Сатучы әйберләр сата



  1.  Телдән генә кроссворд чишәбез.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

5.Юл билгеләрен яхшы белә, кешеләрне кирәкле җиргә илтеп куя(шофер)

6. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

7. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

  1. 8. Урман-кыр белән бәйле һөнәр иясе (аучы)

  2. 9. Кибеттә эшли (сатучы)

10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы)

11. Кәгазь – каләм белән бәйле һөнәр иясе. (язучы)



















Тема: Хезмәт бизи кешене.

Максат: 1. Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

2. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.

3. Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Һөнәр, белгечлек төшенчәләрен аңлау һәм аларны аера белү; эшче квалификациясе төшенчәсе белән танышу һәм һөнәри осталыкны күтәрү юлларын аңлату; хезмәт хакына йогынты ясый торган факторларны билгеләү.

2. Һөнәр һәм белгечлек төшенчәләрен аңлауларын ныгыту, мөстәкыйль тормыш тәҗрибәләрен һәм белемнәрен анализлау; факторлар буенча нәтиҗә ясау.

3. Актив танып-белү эшчәнлегенә тарту; техник грамоталылык тәрбияләү; белемнең, үзүсешеңнең, тәҗрибә һәм эш сыйфатының кирәклеген күрсәтү.



Җиһазлау: презентация, аңлатмалы сүзлек, 2 төркемгә карточкалар

Дәрес барышы:

  1. Кереш өлеш (Слайд1)

Сыйныф сәгатенең девизы:

Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул “ дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский )

- Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән? (хезмәт)

- Ә сез хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез, иптәшегез мәкальнең башын укый, ә сез дәвам итәсез.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

Агач җимеше белән, адәм эше белән.

Аз сөйлә дә күп эшлә.

Акыл башта түгел, эштә.

Башлаган эшне ташлама.

Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын.

Калган эшкә кар ява.

Карама тешкә, кара эшкә.

Үз эшеңә иренмә, кеше эшенә тыгылма.

Хезмәте барның хөрмәте бар.

Эш кешене кеше итәр.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Эш — кешенең көзгесе.

- Бүгенге көндә сезнең төп хезмәт нәрсә ул? (уку)

- Ә мәктәпне тәмамлагач, безнең алда нинди бурыч тора? ( дөрес профессия сайлап, белем алуны дәвам итү).

- Безнең бүгенге класс сәгатенең темасы: “ Хезмәт бизи кешене”

- Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта хәзердән үк уйлана башларга кирәк. Без бүген түбәндәге сорауларга җавап табарбыз

  1. Уку мәсьәләсен кую.

1нче бирем.

Безнең алда ике төшенчә: һөнәр, профессия
-Нәрсә ул һөнәр? (Кул көче белән башкарылган эш.)

- Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?
Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче.
2 нче бирем.
- Нәрсә ул профессия?
- Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?
- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

- Ә сезнең өйдә нинди һәнәр ияләре бар? Төркемнәрдә языгыз, аннары 1 укучы укып күрсәтер.

–Уйлап карагыз әле, безнең мәктәптә кайсы профессия ияләре эшли икән?(Укучылар санап чыга: укытучы, шәфкать туташы, китапханәче, пешекче һ. б.)

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем. Карточкалар белэн эш

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белә, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

(Эшләр тикшерелә, үзанализ ясала)

- Балалар, без бик күп һөнәрләр санадык, ә аларның нинди эшләр башкарганын беләсезме икән? Күзләрне йомып торыгыз әле. ( Тактага һөнәр исемнәре язылган карточкалар куела, икенче баганада алар башкарган эшләр бирелгән. Һөнәрләрне башкарылган эшләр белән дөрес итеп тоташтырасы.)

Табиб иген үстерә

Рәссам машина йөртә

Укытучы сыер сава

Шофёр рәсем ясый

Игенче балалар укыта

Очучы әсәрләр яза

Язучы киемнәр тегә

Артист кешеләрне дәвалый

Тегүче самолёт йөртә

Терлекче рольләр башкара

(Эшләр тикшерелә, үзанализ ясала)

  • Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

  • хезмәт шартлары; эш хакының күләме;

  • профессиянең популярлыгы; әһәмиятлеге;

  • сәләт; күңелгә ятуы;

  • әти-әни, туганнар, дуслар киңәше;

  • синең һөнәреңә ихтыяҗ булу, сәламәтлеккә зыяны булмавы.

- Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк:
ТЕЛИМ - БУЛДЫРА АЛАМ - КИРӘК

- Соңгы еллардагы статистик мәгълүматлар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Бүген бездә кунакта 9 сыйныф укучылары. Алар инде кем булырга теләүләрен беләләр, әйдәгез аларны тыңлап китик әле. Сорауларыгыз булса бирерсез.

Бу кызыклы! Нинди һөнәр яхшырак?

Хезмәт базарындагы яңалыклар (9 сыйныф укучылары чыгышы)

1.Чыгыш. (Фәнзил) Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Шуңа күрә мин ___________булырга хыялланам. ______________________________________________________________________________________________________________________________________________.

2 Чыгыш. Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр? (Равиль)

– Бүгенге көндә яңа – IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр. Шуңа күрә мин ___________булырга хыялланам. ______________________________________________________________________________________________________________________________________________.

  1. Чыгыш . (Салават)

Республикага кайсы һөнәр ияләре кирәк?

Республика күләмендә бүгенге көндә түбәндәге белгечләр кирәк: технолог, конструктор, төзүче, сварщик, тегүче , табиб, шофёр, энергетик, механик, программалаучы. Шуңа күрә мин ___________булырга хыялланам. _____________________________________________________________________________________________________________________________________________.

Тест.

  • Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз

Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.

Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.

  1. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

- Димәк без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Нәрсәләр белдек?

- Үзебезгә нинди нәтиҗәләр ясадык?

- Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш кил­гән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без на­муслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак ка­гар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.











































 Тема : “Һөнәрләр дөньясы : теләгәнен сайлап ал!”

         Максат : 1. Укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; теләк – омтылышларын ачыклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә эшләү;

       2. Укучыларны алдынгы хезмәткәрләр үрнәгендә тәрбияләү;

       3. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;

       4. Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү;

       5. Илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый – талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту;

        6. Яңа һөнәр – шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү;

 

          Җиһазлау :” Авылымның алдынгы кешеләре” – альбом.

          Дәрес барышы : 

             Укытучы:

-         Укучылар, сезгә билгеле булганча, сыйныф сәгатебез “Минем яраткан һөнәрем” дип атала.

-         Һөнәрләр... Катлаулы да, мактаулы да алар. Теләгәнеңне сайла! Һәркайсыгызның үзенә генә хас исе бар. Икмәк пешерүчедән хуш исле икмәк исе аңкый, табибтан дару исе, остаханәдә эшләүче балта остасыннан йомычка исе килә.

-         Укучылар сез шушы һөнәрләрнең кайсын сайларга уйладыгыз икән? Ягез әле, тыңлап узыйк.

1 нче укучы – тәрбияче.

             Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Минем хыялым – балалар тәрбиячесе булу. Мин бик тә балалар яратам. Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр.

              Тәрбиячегә бала җанлы булырга кирәк, сабыйның хәлен аңларга, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына син аларның күңелен яулый аласың һәм үз эшеңнең остасы буласың. Мин тәрбиячегә кирәкле сыйфатларны үземдә булдырырмын. һәм киләчәктә хыялым тормышка ашар дип уйлыйм.

            2 нче укучы – сатучы.

             Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу – мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу – ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш. Аның бурычы кешеләргә теге яки бу товарны тәкъдим итү генә түгел, ә бу төр товар турында төгәл мәгълүмат та бирү.

Ул ихтирамлы, игелекле, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Сатучылар арасында да төрле кеше очрый. Кешелекле, игътибарлы, түзем, сабыр холыклыбулырга кирәк.Мин үземдә бу сыйфатлар бар дип уйлыйм. Киләчәктә мактаулы, ихтирамга лаек сатучы булырмын.

           3 нче укучы – умартачы.

         Мин киләчәктә “татлы һөнәр иясе” булырга телим. Кем соң ул  татлы һөнәр иясе? Ул – умартачы. Минем абыем тирә-юньдә умартачы буларак дан тота, мин киләчәктә үзебезнең умартачылар нәселен дәвам итәрмен.

         Күңелем балыклы күле, ямҗле табигате, җәнлекле урманнары бәлән дан тоткан авылыма  тартыла.

         Бу хезмәт кешесеннән нәрсә сорала  соң? Беренчедән – хезмәтеңне ярату. Икенчедән – бал кортларын яшь баланы тәрбияләгән  кебек карарга  кирәк. Ояларны урыннан – урынга  күчерү дә бал мул булсын бик әһәмиятле.Бал кортлары карабодай басуларын серкәләндерүдә зур файда китерәләр.Умартачыга ярдәм,киңәш сорап та күп киләләр.Бал-кешене дәвалый,күп авырулар балдан җаннарына-тәннәренә сихәт табалар.Мин һәркемгә хәлемнән килгәнчә прополис белән дә,киңәшләрем белән дә булышырмын.Киләчәктә кәрәзле бал җитештереп,карт-карчыкларны шатландырырга уйлыйм.Киләсе елдан аабыем бал корты агуын һәм ана кортларның”сөт”ен җитештерүне дә үайга салырга тели.Чөнки аларга дәвалау һәм косметика өлкәләрендә ихтыяҗ зур.Ә моңа умарта башы саннарын арттырып кына ирешергә мөмкин.

             4 нче укучы – огроном.

        Минем алтын үстерүче буласым килә.Сез гаҗәпләнерсез:алтын үстерүче дә буламы?Әйе,була икән.Ул-агроном,ягъни авыл хуҗалыгы белгече,кыр хуҗасы.Авыл

хуҗалыгы белгече хезмэте бик тынгысыз .Мин кечкенәдән үк бабайдан “чәчү”,”урак”,”җир” дигән сүзләрне ишетәм.Җиргә,ипекәйгә хөрмәте зур аның.Шулай булмый мөмкин түгел,чөнки бабай Бөек Ватан сугышында да катнаша,тормышның ачысын-төчесен дә күп татый.Бабам җирнең уңдырышлылыгын арттыру,һәр гектардан мул уңыш алу өчен алдынгы тәҗрибәне киң куллана.

         Бервакыт бабай Мәскәүдән ярты капчык яңа сорт бодай күтәреп кайтты. Ишек төбендә басып тора, шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан, йөзе дә кояш кебек балкый. “Бабай, әллә алтын биреп җибәрделәрме?” – дип шаяртуыма ул: “Улым, бу алтынга алмаштыра торган әйбер түгел, бодай бу, бодай, - диде. Аннан ул дәртләнеп бу сорт хакында, аның гектардан күпме уңыш бирәчәге, киләсе елда уңышның күпме киләчәге хакында сөйләде.

         Икмәк үстерергә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк бабам белән горурланам мин. Ул алтынны үзе үстәрә.

         Шул ук вакытта безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә авыл хуҗалыгы белгече. Аны зирәк акылы шул югары баскычка – президент дәрәҗәсенә күтәргән.

         Мин алардан – туган туфракка, җиргә гашыйк кешеләрдән үрнәк алам, алар кебек булырга тырышам. Өстәлебездә һәрвакыт хуш исле икмәк булсын өчен мин көчемне кызганмам.

        5 нче укучы – китап басучы.

Бүгенге тормышыбызны китап, гәзит, журналдан башка күз алдында китерүче дә читен. Һәркем үзенең беренче укытучысын,  беренче китабы - әлифбаны, укыган беренче шигырен яхшы хәтерлидер. Ә алар китап басучыларның оста куллары белән эшләнгән бит. Китап басучы һөнәре бик борынгылардан саналмый, әмма җәмгыять өчен бик кирәкле һөнәр. Кино, трамвай, поезд билетлары, төрле эш кәгазьләреннән файдалану безгә зур уңайлык туйдыра, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Мин балаларны матур – матур китаплар белән шатландырырга телим. Китаплар зурлар өчен дә, гомүмән, һәркем өчен кирәк. Китап – безнең дустыбыз ярдәмчебез, киңәшчебез.

       “Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә”дип юкка гына әйтмәгәннәр.Китаптан башка белем юк.Китап булмагач бик кыен.Мәсәлән,хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучыларга дәреслекләр җитми.Мин күп итеп дәреслекләр бастырыр идем,бер укучы да дәреслеккә аптырап утырмасын,рәхәтләнеп укысын һәм шул ук вакытта алар китапларга сакчыл булсыннар иде.Мин бу һөнәр турында туганыбыздан белдем.Бу белгечлекне алу өчен Казандагы 4 нче һөнәри-техник училищеда белем алырга кирәк,ә аннан соң Мәскәү полиграфия институтына конкурссыз (ярышсыз)керү хокукы бирелә.

         Минем теләгем тормышка ашар дип уйлыйм.

       7 нче укучы – укытучы.

      Дөньяда бик күп һөнәрләр бар.Мәсәлән,шофёр,йөк ташучы,өй төзүче,шәфкать туташы һәм башкалар.Шофёр йөк ташый,төзүче өйләр төзи,йортлар сала,шәфкать туташы кешеләрне дәвалый.Ә мин үзем өчен һөнәр таптым.Укытучы!Нинди бөек исем!Ничек горур яңгырый!Укытучыдан башка шагыйь дә,язучы да,төзүче дә,табиб та юк.Нәни бала күңеленә изгелек орлыгы салучы ул-укытучы.

         Укытучы!Сине яратсыннар,тыңласыннар өчен синең йөрәгеңдә күпме ялкын,җылылык булырга тиеш.

         Укытучы эшен ювелир хезмәте белән чагыштырып карыйк әле. Аз гына төгәлсезлек җибәрдеңме асылташ яраксызга әйләнә.Тик кеше җаны таш түгел.Аны зиннәтле түш бизәгеннән алып ташлап булмый.Менә шуңа укытычыга кеше рухының һәр кисәкчеге ахактай саф булсын,аңа бер тап та төшмәсен өчен тырышырга туры килә.

          Мин кечкенә балалар яратам,аларга төрле уеннар өйрәтәм,укытучы-укучы булып уйныйбыз.Телевизордан балалар чыгышларын кызыксынып карыйм.

          Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга,фән нигезләрен үзләштерергә,көндәлек үз өстеңдә эшләргәң,белемеңне баетырга кирәк.Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың.Юкка гына әйтмиләр бит:

           Хезмәт аша туа чын батырлык,

           Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә

           Хыялым тормышка ашса,

           Мин үземне бәхетле санар идем.

           Укытучы:

     --Әйе,укучылар,бәхет төшенчәсенә яраткан һөнәреңне үзләштерү,үз максатыңа ирешү дә керә.

      Бәхет нәрсә?Ничек табыла ул?Син яшь кеше сорау бирәсең.Менә болай кыска гына итеп килә сиңа җавап бирәсем:

        -Гади хезмәт белән дус бул да син,

         Җиң сызганып каршы ал гына!

         Шул чагында  бәхет кулын сузып,

         Үзе килер синең алдыңа.

                                       (З.Туфайлова.)

           Бөек татар шагыйре Г.Тукай да “Зур бәхетләр җиң сызганып эшкә бирелгәннән килә”, - дигән.

           Сезнең һәркайсыгызның  олы максаты булырга тиеш. Ә олы максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәләр.

          Укытучы:

-         “Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!”- дип атадык сыйныф сәгатен. Хәзере тормышта бөтен теләкләреңне дә тормышка ашырып була. Әгәр тарихыбызга күз салсак, әби – бабаларыбызның бала чакларын бәхетле булган дип әйтеп булмый. Алар бик күп югалтулар да кичергән. Югалтуларның иң авыры сугыш елларына туры килгән. Бу темага мин, укучылар, юкка гына мөрәҗәгать итмәдем. 2010нчы ел нинди дата белән истә калачак?

Укучы:

-         Бөтен дөнья халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Укытучы:

-         Сугыш кешеләрне зур сынау алдына куйган. Тыл фронтны киендерергә һәм ашатырга тиеш булган. Сугыш беркемне дә аямаган. Барлык көндәлек мәшәкать хатын – кыз һәм үсмер балалар җилкәсенә төшкән. Барлык кешелек сугыш законнарына буйсынырга тиеш булган. Хәзерге көндә алар безнең өлкән яшьтәге әби – бабалаларыбыз.

          Һәр ел саен , салкын кыш үтеп, табигатькә гүзәл яз аяк баскач,күркәм гадәт буенча, бөтен дөнья халкы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә.

          Җиңү... Бөек Җиңү, дибез. Аны яулау өчен нинди озын юллар үтәргә, нинди зур авырлыкларга, сынауларга түзәргә туры килгән бит. Йокысыз төннәр, куркыныч көннәр... Туган иле өчен, Ватаны өчен күпме кеше яу кырында ятып калган... Күпме гөнаһсыз сабыйларның, аналарның чәчәктәй гомерләре өзелгән... Әйе, шатлыклы кән булу белән беррәттән, моңсу, ямансу көн дә әле ул – Җиңү көне. Күп кеше аны шатлыклы елмаю һәм, шул ук вакытта, күз яшьләре белән каршы ала...

          Мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар һәрчак булып тора. Без укучылар бу очрашуларны гел көтеп алабыз, ветераннарга үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирәбез. Алар да безнең янга теләп киләләр.

-         Сез, балалар, чәчәкләр төсле. Сез – безнең киләчәгебез. Бәхетле булыгыз! Сугыш зур афәт ул. Без күрдек инде аны, ә сезгә күрергә язмасын, - диләр алар. Кешелекле ветераннарыбызның изге теләкләре, Ходай кушып, чынга ашсын иде.

                  Аллага шөкер, без тыныч һәм бәхетле тормышта яшибез. Без моның өчен ветераннарга, тол әбиләргә рәхмәтле булырга тиеш. Аларның саны елдан – ел кими. Димәк, безнең “җанлы тарихыбыз” юкка чыга дигән сүз! Ләкин, бернәрсәгә дә карамастан, без аларның берсен дә онытмаска тиешбез. Ветераннар – зур хөрмәткә лаек кешеләр алар. Чын күңелдән рәхмәт аларга!

                Рәхмәт сезгә! Сез бит безнең өчен

                Авыр, озын юллар үттегез.

                Сез бит безгә матур һәм бәхетле,

                Якты тормыш бүләк иттегез!

                Еллар узар, буыннан – буынга

                Таралачак сезнең даныгыз.

                 Ә сез һаман якты йолдыз булып

                 Зәңгәр күктә балкып яныгыз!

                 Күңелемнән чыккан саф теләкләр

                 Яңгырыйлар сезнең хөрмәткә.

                  Сәламәт һәм бәхетле булыгыз,

                  Сез һәрвакыт безнең йөрәктә.

 

                 Бу шигырь юлларын үзебезнең мәктәп укучыбыз Ләйсән Гәйнетдинова ветераннарыбызга багышлап язган. Без дә аның белән бер теләктә булып дәресебезне төгәллибез.

                 Барыгызга да зур рәхмәт!

           





Сыйныф сәгате 3-4 сыйныфларда

Тема:  Һөнәрләр илендә

Максат:

 Һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын ачыкларга өйрәтү.

Чагыштырулар аша укучыларда һөнәрләр турында белемнәрне  үстерү

Укучыларда төрле һөнәрләргә карата кызыксыну уяту.

Кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

-Бер-беребезгә елмаеп уңышлар телик.

II. Уку максаты кую

Тактада бирелгән җөмләләрне укыйбыз.Төркемнәрдә чиратлашып сүз нәрсә турында барачагын әйтәбез.Шулай итеп без сыйныф сәгатенең темасын билгелибез.

-Хәзер Казанда 10 сәгать 30 минут

-Авызыгызны ачыгыз һәм “А-а-а” диегез

-Мин сезгә 10 сум акча кайтарып бирәм.

-Бүгенге дәресебезнең темасы”Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе”

-Кемгә өстәп салырга?

-Миңа пейзаж ясауга альбом һәм буяу кирәк

-Хөрмәтле пассажирлар! Ишекләр ябыла, сак булыгыз!

Нәтиҗә: Без һөнәрләр турында сөйләшербез. “Һөнәрләр илендә” дип атасак дөресрәк булыр.

III. Белемнәрне актуальләштерү

- Нәрсә ул һөнәр? (укучылар җавабы) 

- Аңлатмалы сүзлектән һөнәр сүзенең мәгънәсен табу.

Дөньядагы һөнәрләрне санап бетереп булмый. Алар көннән-көн арта бара. Чагыштыру өчен саннарга игътибар итегез. 17 гасырда Рәсәйдә 200 төрле һөнәр булса, хәзерге көндә 50 меңнән артык һөнәр һәм белгечлек бар икән.Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзнә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аңы гомер буена озата барыр. Һәрбер кешенең һөнәр сайлаугакызыксынуы балачактан ук уяна икән.Мәктәптә күбрәк һөнәрләр турында сөйләшсәк сезгә аларны  сайларга җиңелрәк булыр.

-Укучылар, сезнең үскәч нинди һөнәр иясе  булырга дигән хыялыгыз бар.Менә сыйныф бүлмәсенең 4 почмагында төркем исемнәре язып куелган. Сез сайлаячак һөнәр кайсы почмакта икән, шуны беләсе килә.

Ә син беләсеңме?

Пешекче-көнчыгыш славян сүзе.”кайный торган су” һәм “кызу” дигәнне аңлата.Пешекчеләр Борынгы Римда һәм Грециядә үк булганнар.Рәсәйдә 17-19 гасырларда чит ил поварлары рестораннарда һәм байларда   эшләгәннәр.

Кок-диңгездәге повар

 Кашевар –хәрбиләр өчен

Педагог-балаларны озатып йөрүче мәгънәсендә борынгы грек теленнән кергән

Артист –француз теленнән кергән сүз. Үзенең осталыгын сәхнәдә күрсәтүче мәгънәсендә

Табиб(врач) –врать сүзеннән ясалган. Борынгы вакытта авыруларны төрле догалар , әйтүләр, Бормотать - значило "врать"

Чәчтараш –Парихмахер бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Борынгы кешеләрнең киемнәре дә булмаган заманнарда алар чәчләрен тәрбияләгәннәр.

Безнең гасырга кадәр V нче гасырда кешеләрнең прическа ясау очраклары тарихка кергән.Борынгы Египетта чәчтарашханәләр булганы билгеле.

Полиция хезмәткәре борынгы грек сүзе.

2.

Укучылар хыяллары буенча төркемгә җыелалар.

 Кешеләр белән эшләрмен

-  Хайваннар белән эшләрмен

- Техника белән эшләрмен

- Иҗат кешесе булырмын

Үзегезнең яныгыздагы иптәшегездән ни өчен бу төркемне сайлавың сорагыз.Сезнең төркемгә эләгү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

3.Иҗади эшләрне карау.

4 сыйныф укучыларының хикәяләрен уку. 3 сыйныф укуыларының рәсемнәрен карау.

4.

-

5. Игра «Нинди ис?»

-  Итальян шагыйре  Джанни Родари һәр һөнәрнең үзенең исе бар дип  уйлаган һәм  шул хакта балаларга шигырь  язган.

Укучылар сез сайлаган һөнәрдән нинди ис килә икән

Как  вы думаете, ваша будущая профессия имеет запах? ( ответы учащихся)

Программист -

Укытучы  – акбур

Табиб-дару

Рәссам-буяу, кәгазь

Шофер – бензин исе

Пешекче – котлет, аш, ботка

Кулинар – торт, пирог

Летчик - свежим воздухом

Лесник - грибами, свежим воздухом, лесом

Продавец – конфетами, стиральным  порошком

Җырчы- чәчәк исе

-  Кемнән бернинди ис тә килмәс? Ни өчен?



IV Рефлексия.

Без сезнең белән һөнәрләр илендә булып кайттык.Нинди генә һөнәрне сайдасагыз да тырышлык кирәк. Әлегә сез укучылар, сезнең төп эшегез-тырышып уку.Ә менә әти-әниләрегез сайлаган һөнәрне сез хөрмәт итәргә тиеш, чөнки алар эшләп сезне тәрбиялиләр, гаилә тормышын алып баралар.

V.Йомгаклау

-Әйдәгез, сыйныф сәгате буенча нәтиҗә чыгарыйк.

Мин ..........белдем

Мин ........өйрәндем.

Миңа    .....кызык  булды.














































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!