СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Очерк "Төзәлмәслек яра"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 "Туры барсаң, баш бәрелә", - диләр. Бәрелгән чаклар күп булды, түздем барысына да. Җил-давылларга баш имичә, Ватаныма, халкыма  тугры калып, гомер юлын горур уздым мин", -дип әйтә алырлык гомер кичергән минем язмам герое.

 

Просмотр содержимого документа
«Очерк "Төзәлмәслек яра"»

Төзәлмәслек яра

Табигатьтә яз исе... . Саф һавага таралган сирень чәчәкләренең хуш исе башны әйләндерә. Ерак түгел куаклыкта, өздереп-өздереп сайраган кошлар тавышы ишетелә...

Табигать матурлыгына хозурланып әкрен генә атлый торгач, чак кына соңга калмаганмын, инде кузгалып китәм дигән автобуска йөгереп кердем дә, күзләрем белән буш урын эзләдем. Җитез генә атлап, буш урынга барып утырдым. Каршымда олы апа утыра. Ә аның янында... минем туган тел укытучым. Бераз уңайсызланып киттем. Исәнләштем, Сания апа миннән, хәлләремне, кая ашыгуымны сорады. Минем дәү әниемә кайтырга җыенуымны белгәч, каршымдагы апа җанланып китте. Ул апа укытучымның әнисе булып чыкты. Миңа, дәү әниемне онытмавыма, кайтып йөрүемә рәхмәтләр укыды һәм үзләренең дә авылга кайтуы турында хәбәр итте. Аларның төп йортта туганнары калмаган икән, шуңа йортны бакча итеп кенә тоталар. Менә хәзер дә алар кайтып, әни-әтисенең, җизнәсе белән апасының каберләренә барырга җыеналар икән. “Тиздән бөек Җиңү бәйрәме бит, онытканнар безне дип ятмасыннар,”- дип тә өстәде Сания апа. “Алар ветераннармыни?”-дип сорадым мин. “Әйе, Фәттах җизни сугышта булган; әти-әни, Өммегелсем апа да шул рәхимсез сугыш аркасында күп хәсрәтләр, хокуксызлык, ачлык-ялангачлыкны күп татыганнар.” Минем игътибар белән тыңлап торуымны күргәч, апа, тагын да сүзен дәвам итте: “Шул каһәр суккан сугыш аркасында, туганнарым кеше янына чыгып сөйләшмәс булдылар бит. Җизни һәр тавыштан сискәнеп китә, төннәрен йоклый алмыйча азаплана торган иде. Мин кечкенә идем әле ул вакытта, миңа барысын да әйтеп бетермиләр иде...”. Кызганычка каршы, апаның сүзен ахыргача тыңлап бетереп булмады, үз тукталышымда миңа чыгарга туры килде.

Сугыш темасы мине күптән кызыксындыра иде. Бу очраклы очрашу да миңа тәэсир итми калмады. Минем күңелемдә ниндидер кызыксыну уянды, төрле сораулар туды... Минем Сания апаның җизнәсенең язмышын беләсем килде. Ил язмышында кеше язмышы бит. Бәлки, Фәттах абыйның язмышы аркылы илем тарихының тагын бер битенә ачыклык кертермен.

Түземсезлек белән ял көннәре үткәнен көттем. Мәктәпкә килү белән укытучым янына йөгердем. Сания апа да минем кызыксынуымны сизеп алган булса кирәк, миңа бер бәйләм саргаеп беткән кәгазь тоттырды. Минем  сораулы карашымны күреп: “Мин үзем дә җизни турында бик аз беләм, - диде. – Җизнәмнең язмышын ачыклармын дип, шушы кәгазьләрне авылдан алып килгән идем, ләкин кул җитмәде. Бәлки син миңа булышырсың?” Искереп, таушалым беткән шушы документларны тотып, мин класс бүлмәсеннән чыгып киттем.

Кем соң син, илебез тарихында аянычлы язмышка дучар булган Мифтахов Фәттах Мифтах улы? Сугыштан соң къп еллар үтүгә карамастан, сине нәрсә калтыранырга, сискәнергә мәҗбүр итте? Канкойгыч һәм мәрхәмәтсез сугыш синең тормышыңа нинди төзәлми торган яра салды икән?

Каршымда рәсми кәгазьләр, фотографияләр. Әкрен генә укый башлыйм... . Алдыма арыган-алҗыган, таякка таянган бер карт килеп басты. Йөзендә гаепле елмаю балкый. “Исәнме, Фәттах абый!” Карт каушап, тагын да бөгелеп төште. “Фәттах абый, курыкмагыз, сезне гаепләргә минем хакым юк...” Карт ветеран, тирән сулап, әкрен генә үзе турында бик ерактан башлады.

Мифтахов Фәттах Мифтах улы 1899 нчы елда Арча районы Наласа авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенәдән гаиләдә эш яратырга, җаваплылыкка тәрбияләгәннәр. Җитлеккәч, хисапчы һөнәрен үзләштереп, район үзәге булган Арчага барып МТСка эшкә урнашкан. Эшен бик яратып, тырышып башкарганга аны райондагы колхозларга исәп-хисап буенча инструктор итеп тә бик еш җибәргәннәр. Коммунистлар партиясе сафына алганнар. Соңрак үзен баш хисапчы итеп куйганнар. Хатыны Өммегөлсем апа белән матур итеп тормыш корганнар, илдәге бөтен халык белән, коммунизмга омтылып яшәгәннәр. Әйе, хыяллар, өметләр ..., ләкин сугыш тормышка үзенең төзәтмәләрен кертә.

Көтмәгәндә ил өстен кара болыт каплый - каһәр суккан Бөек Ватан сугышы башлана.  Һәм тормыш бер мизгелдә туктап кала... Барлык хыяллар челпәрәмә килә, акланмаган өметләр буш куык кебек күккә оча да китә.

Фәттах абый Арчада 1942 нче елның 2 маена кадәр бронь буенча кала. Аннан соң авылдашлары белән фронтка китә. Туган авыл белән ерак җир арасында сәлам хатлары йөри башлый. Кыска гына ял вакытында Фәттах абый окопта яки блиндажда, кәгазен тез башына куеп, тизрәк җиңү, туган илгә кайту теләге белән сугарылган хатлар яза, ә солдат күңелен исә туган илдән килгән хатлар җылыта.

Шулай итеп җан тынычлыгын югалтмыйча, күрешү өмете белән яшәп ятканда, аяз көнне күк күкрәгәндәй, Наласа авылына кара мөһерле хат килеп төшә. Анда Мифтахов Фәттах Мифтах улының 1943 елның 14 августында батырларча һәлак булуы һәм Смоленск өлкәсендә күмелүе турында хәбәр ителә.

Әйе, авыр, бик авыр була бу хәбәр!   Ләкин иренең “һәлак булды” дигән хәбәрен алып та өметен өзми, тормыш арбасын  тагын да ныграк җигелеп тарта Өммегөлсем апа. Сынмый-сыгылмый ничек яшәде дә, ничек кичерде ул бу авыр елларны... Бу гади татар хатыны алда үзен тагын да авыррак сынауар көтәсен сизендеме икән? Ләкин болар барысы да алда иде, ә хәзер ул кайгысын кочаклап,  көнне төнгә ялгап, колхоз кырында эшләде. 1944 елда, “сугыш кырында батырларча һәлак булган” ирен орден белән бүләклиләр.

Смоленск өлкәсен дошманнардан азат итү операциясендә ике як та зур югалтулар кичерә. Безнең яктан 107645 үлгән, әсирлеккә төшкән, хәбәрсез югалган, һәм 343821 яраланган сугышчы.

Әсирлеккә эләккән менә шул сугышчылар белән Фәттах абыйны ерак Польшаның Хоенштайн шәһәре янында урнашкан хәрби әсирләр өчен Германия Шталаг 1В лагерена алып китәләр. Ачлыктан, хәлсезлектән әлсерәгән әсирләргә көненә 50-60 чакрым юл үтәргә туры килә. Фашист дошманнары солдатларны ничек кенә мыскыл итмиләр. Бик күпләр юлда үлә, ә аннан да күбрәген немец конвоирлары атып үтерә... Лагерьга килеп җиткәч, үлгәннәрнең исәннәргә караганда күпкә бәхетлерәк булуы аңлашыла.

Түзгән солдат, бирешмәгән үлемгә. Туган авылына кайту, туганнары белән күрешү теләге көчле булган, күрәсең. 1945 нче елда азатлык җиле исә. Шатланулар, күз яшьләре, шашынып типкән йөрәк туган якка омтыла, ләкин иртә шатланган икән...

«Фильтрация»... Көн дә сорау алып, җелегенә төштеләр. Халык дошманы... Нигә? Нинди гаебе бар аның? Ул яшәргә, әти-әнисе янына кайтырга теләде! Мифтахов Фәттах Мифтах улы - хыянәтче... . Юк, моның булуы мөмкин түгел, аның туган иле каршында йөзе ак. Ә күршеләр, туганнар нәрсә әйтер, ышанырлармы аңа? Юк, юк, кайтмый туган ягына. Алар өчен ул- үлгән...

Фәттах абый “әсирлеккә төшкән өчен җәзасын” алып, шахта якларына китеп бара. Ул Красноярск шәһәрендә Енисейск металлургия заводына кочегар булып урнаша.

Яңа урында да фронтовик әсирлектә булу фактын яшерә алмый. Фәттах абыйны монда да җиз иләктән үткәрәләр, НКВДга чакырып, сорау алып җәзалыйлар. Аның өстенә күрше-күләннең кырын караулары, «Гитлер тегермәненә су коючы», «сатлык җан» дип көн күрсәтмәгәннәре дә була. Җыелышып «халык дошманын үч алучылар да» табыла. Исән калганына, һәлак булмавына үкенгән чаклары күп була Фәттах абыйның.

Көннәрдән бер көнне Фәттах абыйны эштән кайткада бик нык кыйныйлар. Ветеран хастаханәгә эләгә. Табибләр туганнарына хәбәр итәләр.

Ә туган ягында намуслы хезмәтчене онытмаганнар икән. Арча МТС җитәкчеләре, кадрлар җитмәү сәбәпле, Мифтахов Фәттах Мифтаховичны эштән азат итү һәм Арчага кайтырга рөхсәт сорап үтенеч хаты язалар. Шулай итеп фронтовик кабат туган якларына кайтып төшә. Төп нигездәге бушап калган йортның ишеге, әйтерсең лә, ыңгырашып, "Менә кайттың, ниһаять. Озак йөрдең, бала, бик озак. Ләкин, таушалса да, йортың исән. Тик менә әти-әниең генә сине көтеп ала алмадылар,”- дигән сыман әкрен генә ачыла.

Күңелендә ниләр булганына карамастан, фронтовик тормышы әкренләп җайга салына, чи яралар авырлык белән булса да җөйләнә.

Фәттах абзыйның сәламәтлеге инде шактый какшалган булса да, җиң сызганып кабат яраткан эшендә озак еллар көч куя. Ул бик күпләрне хисапчы һөнәренә өйрәтә.

Язмышының авыр сынауларга бай булуына карамастан, Мифтахов Фәттах Мифтах улының гомере шактый озын була. Ул фани дөньядан бакыйлыкка  84-85 яшьләрендә китә.

"Туры барсаң, баш бәрелә", - диләр. Бәрелгән чаклар күп булды, түздем барысына да. Җил-давылларга баш имичә, Ватаныма, халкыма тугры калып, гомер юлын горур уздым мин", -дип әйтә алырлык гомер кичергән минем язмам герое.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!