Просмотр содержимого документа
«Олимпиада биремнәре 4нчы сыйныф өчен»
Мәктәп туры
Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының
татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен олимпиада биремнәре
(2016/2017 нче уку елы)
Үткәрү вакыты - 60 минут
Максималь балл - 46
4 нче сыйныф
I. Шигырьдә җибәрелгән хаталарны төзәтегез. (7 балл)
Агачларда шаулый яфрак,
Төсе – ап-ак.
Өстәлендә сөт һәм кымыз,
Алар – кызыл.
Ике карга очып бара:
Кызгылт сары.
Басу тулып дулкынлана
Зәңгәр тары.
Күктә йөзә күксел кояш,
Яшел болыт.
Яр башында алсу үрдәк
Тора оеп.
(Гөлфия Юнысова)
II. Шигырь буенча биремнәргә җаваплар языгыз. (15 балл)
1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзләрне күрсәтегез.
2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзләрне язып алыгыз.
3. Шигырьдән күчерелмә мәгънәле сүзләрне табыгыз.
III. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап языгыз. .(12 балл)
Кечкенә, белемле, уңган, буран, көч, ватан, өй, дәрәҗә, ашамлык, кеше, әһәмиятле, дус.
IV. Сүзләрнең татар теленә тәрҗемәләре шакмаклар эченә яшеренгән. Аларны табыгыз. Сызылмый калган хәрефләрдән килеп чыккан сүзне русчага тәрҗемә итегез. (12 балл)
Лиса, верблюд, жеребёнок, тигр, обезьяна, кенгуру, заяц, слон, ёж, леопард, лев.
| м | а | й | м | ы | л | ю | л |
| к | җ | т | ө | л | к | е | б |
| ө | н | и | к | у | я | н | а |
| к | г | е | ң | д | ө | я | р |
| е | к | р | ә | ү | ф | и | ы |
| р | а | л | а | н | ч | л | с |
| п | п | с | ы | р | а | е | к |
| е | л | а | н | н | ы | л | о |