СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Онытылмаслык бишек җырлары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары - бала өчен иң әһәмиятле, иң беренче, иң ягымлы көй ул. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән  син аһәңле  - бишек җырлары" дип исемләнгән музыкаль кичә. 

Просмотр содержимого документа
«"Онытылмаслык бишек җырлары»


Онытылмаслык бишек җырлары.”

Бәхет кайтты, бәхет кайтты.

Мәшәкать һәм шатлык артты.

Ак биләүдә сабый бала,

Бәхетләрен бирсен аңа.


Бала дөньяга килү – ул гаиләгә шатлык китерү дигән сүз. Бала елый, борчыла башлау белән әниләребез бишек җырларын көйләп, җырлап йоклаталар, юаталар.

Әлбәттә, халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Балалар шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Хәзерге көндә дә бу күренешләрне күпчелек йортларда күзәтергә мөмкин.

Әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары – бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй ул.

Без, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы коллективы, балаларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан  җәүһәрләре – бишек җырлары белән  таныштырудан читтә калышмаска тырышабыз. Балалар белән бергә эчтәлеген, тәрбияви үзенчәлеген ачыклыйбыз. Бишек җырлары аша әти-әниләренә, әби-бабайларына һәм моңлы бишек җырларына карата мәхәббәт хисе уятабыз.

Моның өчен бакчабызда “Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле – бишек җырлары” дип исемләнгән музыкаль бәйрәм үтте. Без, тәрбиячеләр, балаларга җырланган бишек җырларын җырладык. Әниләр, әби-апалар башкарган җырларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булганлыгына төшендердек. Баланы туган йортка алып кайту, аны бишеккә салып тирбәтү, бишекнең табигый материаллардан эшләнгәнлеге, бала карарга кунаклар килү, аңа такмаклар әйтеп җырлау, сабыйга күчтәнәчләр алып килү, елап уянгач, бишек җырлары җырлау – болар барысы да бер-бер артлы үрелеп барылды.

Балаларның күңелләре тулып, җырларны, такмакларны игътибар белән тыңлап утырдылар.

Бишек җырлары беркайчан да онытылмасын, хаман да җырлансын иде.

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы.

Тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы