Кукмара муниципаль районы Югары Арбаш урта мәктәбе
Фәнни-эзләнү эшенең темасы:
Өркеш җирлеге: географик урыны, тарихы, табигате
Башкарды: Сайфуллина Айзилә, Югары Арбаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
Җитәкче: Зиятдинова Рәсимә Камиловна- география укытучысы
Кереш
Авылыбызның исеме ни аңлата, кайчан кушылган, кем кушкан, ни өчен шулай кушкан, атама нинди үзгәрешләр кичергән – барысы да кызык бит, шул ук вакытта күпме сорау, күпме сер! Авылның чал тарихы белән кызыксыну табигый бер хәлдер, бу – авылыңа, төбәгеңә, ватаныңа гамьсез булмау, биредә тамырларыңның тирән береккәнлеге билгеседер.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен
Һәрбер кеше туган авылыннан китеп, кайларда гына гомер сөрсә дә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсә дә, барыбер шул авыл баласы булып кала. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык.
Әйе, туган җиребез, туган илебез Татарстан күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә. Аларда безнең нигезебез, тамырларыбыз, өметебез. Авыл – безнең тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Авыл - безгә кендек ул, әти-әни ул. Үзебезнең нәселебезнең тарихы, язмышы, исеме авылыбызныкы белән үрелеп бара. Элек-электән шулай килгән.
Эшнең актуальлеге – туган ягыбызның географиясен, тарихын өйрәнү, саклау бүгенге көндә мөһим проблемаларның берсе.
Максат: туган авылым, төбәгем тирәсендә урнашкан авылларның атамалары, исемнәренең килеп чыгышын өйрәнү, тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау, күренекле шәхесләрен ачыклау.
Шулардан чыгып, мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым:
- авыллар эчендәге һәм тирә - яктагы тау, чокыр, болын, елга һ.б. географик объектларның атамаларын өйрәнү;
- авылларның тарихын, күренекле шәхесләрен ачыклау;
Әлеге теманы тирәнрәк ачу өчен мин үземә түбәндәге сорауларны куйдым:
1.Авыл исеме кайдан килеп чыккан ?
2.Авылның тарихи үткәне нинди ?
Фәнни –эзләнү эшчәнлегемне башлауның сәбәпләре: мәгълүмат алу өчен өлкән буын кешеләренең авылда азая баруы, киләчәк өчен төбәкнең, авылым тарихы буенча материаллар аз булуы тарихның онытылып баруына китерә.
Бу сорауларга җавап бирү өчен мин өлкән буын авылдашларым сөйләгәннәргә, архив материалларына, энциклопедияләргә, музей материалларына, эзләнү эшләренә мөрәҗәгать иттем.
1.Авылларыбызның географик урыны
1.1.Чиктәшлек
Як | Район |
Төньяк | Поч-Кучук авыл җирлеге |
Төньяк-көнчыгыш | Мамадыш районы Үрәсбаш, Танькино авыллыры |
Көнчыгыш | Мамадыш районы Оча авылы, Тәкәнеш авылы |
Көньяк | Нырты авыл җирлеге |
Көньяк-көнбатыш | Нырты авыл җирлеге |
Көнбатыш | Дусай авыл җирлеге |
Өркеш авыл җирлеге территориясе Кукмара районының коньк- көнчыгыш өлешенә урнашкан, формасы буенча төньяктан көньякка таба сузылган турыпочмакны хәтерләтә. Төньяктан көньякка кадәр озынлыгы- 15 км., ә көнчыгыштан көнбатышка кадәр киңлек -8 км. Җирлек чикләре бик нык кискәләнгән, бигрәк тә көньк өлештә. Өркеш җирлегенең мәйданы 3,5 мең.кв.км.
Өркеш авыл җирлегенең экономик-географик хәле хуҗалык эшләре өчен катлаулы, чөнки Кукмара- Нырты юлыннан 6 км читтә, тимер юлдан да ерак урнашкан, гомумән җирлекнең юллар проблемасы бар. Бу проблема җирлекнең экономикасына тискәре йогынты ясый.
1920 елга кадәр җирлек Казан губернасы Мамадыш өязенә карый. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш, 10.08.1930 елда Тәкәнеш, 01.01.1932 елдан Кукмара, 10.02.1935 елда Тәкәнеш, с 01.02.1963 елда Саба, 12.01.1965 елда Кукмара районнары составына керә.
Өркеш җирлегендәге туучылар һәм үлүчеләр саны:
ел | 1990 | 1991 | 1992 | 1993 | 1994 | 1995 | 1996 | 1997 | 1998 | 1999 |
туучылар | 11 | 9 | 10 | 11 | 12 | 9 | 14 | 9 | 10 | 7 |
улучелэр | 12 | 8 | 13 | 15 | 9 | 8 | 8 | 17 | 11 | 22 |
ел | 2000 | 2001 | 2002 | 2003 | 2004 | 2005 | 2006 | 2007 | 2008 | 2009 |
туучылар | 10 | 10 | 5 | 4 | 5 | 7 | - | 6 | 12 | 2 |
улучелэр | 11 | 12 | 12 | 21 | 15 | 12 | - | 6 | 9 | 10 |
ел | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 | 2015 | 2016 | 2017 | 2018 | 2019 |
туучылар | 5 | 6 | 7 | 5 | 7 | 8 | 5 | 5 | | |
улучелэр | 10 | 14 | 11 | 9 | 11 | 8 | 9 | 10 | | |
Өркеш җирлегендәге кеше саны:
ел | 1991 | 2005 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 | 2015 | 2016 | 2017 |
Кеше саны | 737 | 368 | 579 | 583 | 590 | 616 | 626 | 637 | 612 | 624 |
Бу җирлеккә биш авыл керә – Хасановка, Октябрино, Югары Арбаш, Түбән Арбаш һәм Өркеш авыллары.
Өркеш җирлегенең үзәге- Югары Арбаш авылы, ул Кукмара районының көньягына урнашкан, Кукмарадан ераклык-35 км, Тәкәнештән- 11км, Сабадан - 50 км.
Бөек Ватан сугышында Өркеш авыл советы территориясеннән 285 кеше китә. 215 кеше кире өйләнеп кайтмый. Авыл мәктәбендә тарихи музей бар, бу музейда күп кенә материаллар бар.
Авылларның климаты
Бу территориягә урта киңлекнең континенталь климаты хас- җылы җәй һәм уртача салкын кыш. Климатка циклоннар һәм антициклоннар йогынты ясый. Кыш һәм көз көчле җилләр белән үзенчәлекле.
Среднемесячные температуры воздуха имеют выраженный годовой ход с максимумом в июле и минимумом в январе. Среднегодовая температура составляет max +18, min – 10.
Вегетация чорына туры килүче, авыл хуҗалыгы культураларына куркыныч тудыручы язгы кыраулар июнь башларына кадәр дәвам итә, ә көзге кыраулар август ахырыннан башлана.
Явым –төшемнәр янгыр һәм кар булып ява, иң күп яңгыр октябрь аена, иң күп кар февраль аена туры килә.
Беренче карлар 25 октябрьда төшә, кыш иртә килгән елда сентябрь ахырында булырга мөмкин. Ноябрь уртасында даими кар катлавы урнаша.
2.Тарих чылбыры буйлап
2.1. Түбән Арбаш авылы
Кыйблага карап ага,солтан тавы чишмәсе
Шул чишмәнең суын эчә, юлаучының һәммәсе.
Инешенең сул ягыннан. тезелеп киткән тау сырты
Бик күп ятимнәр үстерде, Ильяс байның таш йорты.
Тау битендә үсә аның, кара чыршы ак чыршы.
Үзенә күрә бар бит аның, гармунчысы, җырчысы.
Тәкәнеш тавы ягыннан. кызарып чыга кояш.
Табигатьнең матур җире- ул була Түбән Арбаш
Җиләкле һәм чикләвекле, ул калкулык”Сөлби”лә
Авылны сагынып кайткан халык,бар да шунда сибелә.
Кукмара районына керүче Түбән Арбаш авылы 16 нчы гасырның ахырында барлыкка килгән Баш Арбаш дигән елга ярында урнашкан авылның килеп чыгышында мондый риваять йөри: башта бу авыл буласы җиргә 3 ар килеп урнашкан һәм алардан арырак татарлар килгән. Иң элек арлар килеп урнашкач, янәсе арлар баш була, шуңа авылга Арбаш дип исем биргәннәр. Арбаш исемле авыл икәү булган, берсе Түбән Арбаш, икенчесе Югары Арбаш. Халык телендә Түбән Арбаш авылы Ак Арбаш дип тә йөртелгән, чөнки безнең авыл бик матур җиргә урнашкан, урманнар, таулар, болыннар янәшәсендә утырган һәм авыл да, кешеләре дә бик чиста булган. Бу авылда кешеләр әллә ни кәсепчелек итмәгәннәр, күпчелек кырчылык белән шогыльләнгәннәр.
20 гасыр башында авылда мәчет, су тегермәне, 2 кибет булган.
Яшәүчеләр саны: 1782 ел - 54 ир-ат, 1859 ел – 240 кеше, 1897 ел - 451, 1908 ел - 556, 1920 ел - 515, 1926 ел - 514, 1949 ел - 493, 1958 ел - 307, 1970 ел - 348, 1979 ел - 287, 1989 ел – 145, 2017 ел - 51 кеше.
2002 елгы перепись вакытында авылда 137 кеше яши. Бөтенесе дә татарлар. Ул вакытта авылда урта мәктәп, клуб, библиотека, фельдшерлык пункты, кибет бар. Бүгенге көндә клуб һәм библиотека гына калды.
2.2. Түбән Арбаш авылындагы җирле атамалар
Ильяс бай йорты.
Авылда хәллерәк, арурак тормышлы Ильяс бай яшәгән, аның бабасы Яхья исемле булган. Бу Яхья бабай хаҗга барырга чыккан һәм Завод Нырты дигән авылга җиткәч,аның артыннан туганнары куып җитеп өең яна дип хәбәр итәләр, әмма бу бабай кире борылмаган, янса-янар кайткач таштан салырмын дигән. Ләкин Яхья бабай кире әйләнеп кайта алмаган, шул хаҗ юлында үлеп калган. Ә өйне аның оныгы Ильяс -18 нче гасыр ахырында 1885 елларда кирпечтән сала.Аның кирпечен авылдан ерак түгел Солтан тавы җирендә известен, балчыгын шушыннан алып авыл картлары суга
Һәм шул кирпечтән ике катлы итеп зур өй салалар. Ильяс бай бик саран булмый, аның ярдәме кешеләргә дә тия, аның өенең аскы катында халыкка кирәк булган товар сатарга кибете дә була..Бу кибеттә халыкка күмәч пешереп саталар.Аны авылдан кумыйлар, ә шулай да йортын алалар һәм балалар йорты ясыйлар, авыл балалары да шунда укырга йөри. Ә Ильяс бай эш белән Кукмара ягына чыгып китә, шуннан кайтканда Астан Елга исемле керәшен авылы янында хәлсезләнеп егыла һәм үлә. Бу авылда чукындырылган татарлар яши, алар качып урман эченә кереп качкан булалар, аларны табып чукындырып китәләр.
Соңыннан бу йорт ярдәмче мәктәп була.ә хәзер бу йортны үзгәртеп клуб һәм китапханә иттеләр.
Авылда бер мәчет була, шуның янында мәдрәсәседә була, мәчетнең манарасын кисеп төшерәләр, кемнәр икәне мәгьлүм түгел һәм аны мәктәп итәләр, соңыннан 1950 елларга кадәр клуб булып тора. 1954 елларда Туктамыш дигән авылга дуңгыз абзары итеп күчерәләр. Авылда мәчет каршында избач (китапханә) та була. Мәчет манарасын кискәч авыл мулласы Гасим абзый өендә укый,ә азанны өенең чормасына менеп әйтә торган була, аның атасы да мулла булган, хатыны Галия абыстай ул да мулла кызы була. Гасим абзыйны мулла булып йөргән өчен Омутинск шәһәренә төрмәгә озаталар, ә өйләрен авыл рәисе булган Гали абзыйлар һәм башкалар талап чыгалар. Аларның олы стена сәгатьләре, шкафлары хәзерге көндә дә кешеләрдә хезмәт итә. Мулла абзый 5 ел төрмәдә утыра һәм кире авылга әйләнеп кайтып 92 яшькә кадәр яши. Абыстай үзләренең сәгатьләрен чит кешеләрдә күреп өйгә кайткач елый торган булаган, ичмасам мин кергәч тә алып куймыйлар дип. Мулла абзый урманда умарта тота һәм шунда чишмә казып чыгара, халык бу чишмәгә Гасим чишмәсе дип исем бирә. Авылда Мирза исемле кеше чит илгә тиреләр алып чыгып сата торган булган.
Авылда Ильяс бай нәселеннән булган бер куллы Шәйхулла абый үзенең кызы белән кабык арба тартып кешеләрдән сөяк, йон җыеп йөргәннәр.
1917 елда әбиләр сөйләве буенча аклар атка атланып авылдан узып киткән була, бу әбиләрнең кыз чаклары була, ак самавыр агартырга инеш буена төшкәч күрдек тә качып калдык диләр.
Колхозлашу чорында авыл халкы колхоз төзегән Ул “Яңа көч” исемле була.
“Каравыл тавы асты”
Авылыбыздан ерак түгел тау битендә “Каравыл тавы асты” дигән җир бар, анда чикләвек куаклыклары күп, җир җиләкләре, гөмбә күп була. Бу атама шулай килеп чыга Түбән Чәбия авылы барлыкка килгәч бу җир ике авыл арасында кала,Чәбияләр үзләренә алмакчы була, безнең авыл халкы төннәрен саклап, каравылда торып бу җирне Чәбия халкына бирмәгәннәр.
Тәмәнтәй зираты. Арларның теләү итә(табына) торган урыны.Шунда корбан чалгннар, тиресен агачка элеп киптергәннәр. Үзләре теләкләр теләп итеннән аш пешерәләр, агачка табыналар. !6 гасырга кадәр шул тирәдә чирмеш авылы булган “черемисы” дип йөрткәннәр, безнеңчә “чирмеш” була инде. Ә алар татарларны “суйес” дип атаганнар, бу сугшчы дигән сүз.Авыллары янгач күченгәннәр, шул ук урыннарга йортлар салмаганнар, янган урынга йорт салу килешми дип исәпләгәннәр. Тәмәнтәй агачлыгы шул чирмеш зираты агачлары. Тәмәнтәй тирәсендә хәзер дә сукалаган , җирне эшкәрткән вакытта көлсу туфрак чыга, бу авыл янган урын , ди авыл халкы. 90 елларда бу урыннардан бизәнү һәм көнкүреш әйберләре табылган. Малың чирләсә Тәмәнтәй исемле чирмеш зираты тирәсеннән әйләндереп чыгарга кирәк, терелә дигән уйдырма яши авыл халкы арасында, теләкләрең тормышка ашсын дисәң дә Тәмәнтәйне 7 тапкыр әйләнерг кирәк, диләр. Ә чирмеш халкы каян безнең төбәккә килеп урнашкан соң? Монсы алдагы кызыклы тарих.
Шахта урыннары. Чирмеш халкын бакыр чыгару өчен эшкә китергәннәр. Мамадыш районының Чәкчә авылы,Түбән Чәбия, Түбән Арбаш авыллары тирәсендә зур чокырлар булып бакыр шахталары күренә. Бу авыллар тирәсендә бакыр чыгарганнар. Эшче көчләрне яллап читтән китергәннәр, алар авыл ясап шушы тирәгә урнашкан булган.Башта чыгарылган бакырны авыл тирәсендә эреткәннәр.Ләкин производство технологияләре җитешмәгәнлектәнзаводка илткәннәр. Бакыр эретү заводы Саба районының Нырты авылы тирәсендә урнашкан.
Шахтадан кул белән казып чыгарганнар, чаналарга-арбаларга төяп заводка озатканнар. Ачык шахта ысулы белән чыгарганда күп кешеләр кмелеп үлеп калган.
“Керәшен чирәме”
Урман арасында “Астан Елга” дигән керәшен авылы булган. Халык телендә “Көек” дип йөрткәннәр. Башта аыл татар авылы булган. Бу авыл аркылы Әби- патша юлы үткән. Юл буендагы авылларга кагылышлы җил астан Елга авылына да кагылган. Казан ханлыгын басып алу елларында бу авылның халкын чукындырганнар. Керәшен халкы үзләренең бәйрәмнәрен авыл янындагы чирәмлетә уздырган, елга буенда тегермәннәре булган.Халык теленә Керәшен чирәмлеге дип кергән. Бу авылда кибет, башлангыч мәктәп, янгын сүндерү каланчасы, клуб булган. Халык чабата үргән, итек баскан, кәсепчелек иткән. Танькино базарына йөргән. Мамадыш районыны кергән бу авыл район үзәгеннән читтә, район үзәгенә бару, кибеткә товар алып килү проблемалы булган, әкренләп авыл татарлган. 1989 елларда авылның ахыргы кешеләре, өлкәннәр дә күрше авылга елый-елый күченепкиткеннәр.
“Алмалы елга” тирәсендә дә авыл булган. Чукындыру башлангач авыл халкы кайберләре урманга качкан, христиан динен кабул итәргә теләмәгән. Каршылык күрсәткән авылны яндырганнар. Халык читкә таралган. Бу авыл урынында алмагачлар 70 елларга кадәр чәчәк атып җимеш биргәннәр. Бу авылдан калган 3 каен басу уртасында хәзерге көндә дә үсә.
Күл чишмәсе, Сөлби чишмәсе, Солтан чишмәсе, Үтәш чишмәсе.
Чишмәләр, кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш биручелэр. Идел, Чулман, Агыйдел, Сөн кебек мәхабәт елгалар да кечкенә чишмәләрдән башлана. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга кушылдыклары белән туклана-туклана, алар зур елгаларга әвереләләр.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре исә җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.
Авылның иң газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан.
«Сөлби чишмәсе» Түбән Арбаш авылы янындагы артык зур булмаган тау астыннан агып чыга. Чишмә тирәсе табигатьнең гажәеп бер матур урыны. Аның тирә ягында матур агачлар шаулый. Елганың икенче ярында яшь наратлык- авыл халкы гөмбә җыя.
“Солтан чишмәсе”- Солтан елгасы ярыннан тау итәгеннән агып чыга.Ерак түгел көтү яткылыгы, шуның өчен кызу җәйге челләләрдә көтүчеләр чишмәнең суын эчеп сусавын баса.Чишмә тирәсендәге тау буенда җиләклек- авыл халкы һәм килгән кунаклар рәхәләнеп җиләк җыя.
Сөлби чишмәсе авылдан 600 метр, Солтан чишмәсе 400 метр ераклыкта урнашкан.
Кукмарага концерт белән кайткач, танылган композитор Тәслимә Низами безнең авылда булып китте.Ул табигатьнең матурлыгына, чишмәләребезгә сокланып җыр иҗат итте, Анда түбәндәге юллар бар:
Сөлби чишмәсенең суы
Юктыр аның юшкыны.
Шул суларны эчәр өчен
Кайтам әле ашкынып.
Солтан елгасы балыклы
Күрдем кызылканатны.
Сабый чак, яшьлек капмасмы
Салып карыйк кармакны...
2.3. Югары Арбаш авылындагы җирле атамалар
Тарих битләренә күз салсак, табигатьнең иң гүзәл почмагы- урманнар, андагыкуз явын алырдайямь-яшел күлмәге, умырзая.хуш исле ландышлары, ромшкалары, аланнардагы кызарып пшкән җиләкләре кешене үзенә җәлеп иткән.Беренче йорталар калкып чыккан, анда удмуртлар-арлар урнашкан була.Ләкин күп еллардан ар зиратлары гына сакланып кала.әкренләп бирегә безнең әби-бабайларыбыз төпләнә һәм яши башлый.
Авылның истәлекле урыннары күп. Колхозлашу елларында басуларны җилләрдән саклау өчен урман полосалары утырта башлыйлар. Авыл тирәсенә утыртылган һәр агачлыкның үз атамалары барлыкка килә. Шуныйларның берсе- Хаҗи агачлыгы.
Бу агачлык хәзер дә авылыбызның иген- басуларын җил- бураннардан саклый. Агач утыртуны оештырган Хаҗи бабай истәлегенә шундый атама бирелә.
Гата бабай утырткан агачлыкны Гата куаклыгы дип йөртә башлыйлар.
Авылның арты башында бик матур җир бар.Кечкенә генә куаклыкта биш каен үсеп утыра.аның як-ягында таулар. Тауга менгәч сузылып киткән урман полосасы. Бу урында элек бушлык булган. Авылның Ярми исемле кешесе агачлар утырта. Койма белән әйләндереп ала. Буш урын бакчага әверелә.Ярми бабай бакчага умырталар да китерә. Бирегә килгән егетләр-кызларны Ярми бабай кәрәзле бал белән сыйлый. Кешеләр аны “пчулник” дип йөртәләр. Соңыннан “чунник” дип әйтә башлыйлар. Ярми бабай хөрмәтенә бу урынга Ярми чунниге дигән исем бирелә. Авыл каршында биек тау, тау итәгеннән кечкенә генә инеш ага. Ул шул кадәр чиста, әйтерсең, көзге куеп киткәннәр. Ярларындагы зифа каеннар, сылу юкәләр суны пычратучыларны кисәтеп торалар сыман. Ә инешләр чишмәләрдән башлана. Чишмәләрнең үзләренә генә хас исемнәре бар. Изгеләр чишмәсе, Салкын чишмә, Бакыр чишмәсе...
Бу чишмәләр сусаган кешеләрне тәмле сулары белән сыйлый, тәнгә сихәт бирә.
Төрле табигать тәэсире нәтиҗәсендә бик күп елгалар барлыкка килгән. Аларның һәрберсенең исемнәре бар. Озын елга, Кече елга, Аюлы елга, Аракы еласы... Аюлы елганың тарихы мондый. Бу урында урман булган, анда күп аюлар яшәгән. Кешеләр өйләр сала башлаган, аюлар куркып качканнар. Хәзер бу урында җиләклек.
Аракы елгасының да тарихы бар. Бер атлы кеше мичкә белән аракы алып кайтканда арбасы ватылган, мичкәсе тәгәрәп җимерелгән. Аракы елгага аккан. Шул көннән башлап бу елганы Аракы елгасы дип йөртә башлаганнар.
Авылыбызны күрше төркәш авылы белән тоташтыручы юл бар.Элек безнең авыл кибетендә тәмәке сатылмаган. Авылның ир- атлары шул юлдан Төркәшкә кибеткә тәмәке алырга барганнар. Бу юл Тәмәке юлы булып халык телендә сакланып калган.
2.4. Өркеш авылындагы җирле атамалар
Авылыбыз олы түгел,
Урамнары тар гына.
Җыелабыз җәй көне без
Саф чишмәбез янына.
Урыны серле аның,
Тартып тора үзенә.
Уйнарга да,җырларга да
Өйрәнәбез без анда.
“Авылыма кайту”
Бу авылның тарихы Явыз Иван патша чорларыннан ук килә.Әйе,Иван Грозный вакытында Өркеш авылының килеп чыгу тарихыннан бер легенда. Рус патшасы Явыз Иван Казан ханлыгын басып ала. Шул чорда бер төркем кешеләр Иван Грозныйдан куркып, хззер Өркеш урнашкан якларга юл алалар.Урманнарны кисеп,басу-кырлар ясыйлар.Шуннан бу якларда тормыш башлана.Патшадан куркып, күчеп килгәнчә,бу авылны Өркеш дип атаганнар. Анлагансыздыр инде”Өр+Кеш,моннан Өреккән кеше дигән сүзләр килеп чыга.Өркешнең каян килеп чыкканлыгы турында легендалар бик күп.
Яшь буенча Өркеш авылы – иң өлкәне. Өркештә бик күп марилар яшәгән. Аларның зиратлары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Күпмедер вакыттан соң марилар бу урыннан күченеп китәләр, ә авылда бары тик татарлар гына кала.
Вакыт узган, авыл зурайганнан-зурая барган. Авылда мулла барлыкка килгән. Аның карамагында бер тегермән булган. Авыл уртасында матур гына мәчет балкып торган. Анда Гарифҗан исемле мулла дәресләр бирә торган булган. Ул вакытта авыл тагы да зурайган һәм урамнарга исемнәр биргәннәр: Янбай, Себер(Сибирская), Каравыл. Өркештән читтә бер тау булган һәм аны Атау дип атап йөрткәннәр. Монда да кешеләр яшәгән, тик аларның үлеменнән соң анда беркем дә яшәргә батырчылык итмәгән. Хәзерге вакытта монда алмалар, чияләр, шомыртлар күкрәп үсә. Каравыл урамында янгын башнясы(кайда янгын барын менеп карар өчен) торган һәм Гыйләҗетдин исемле янгын сүндерүче яшәгән. Янбай урамы елга агымына параллель урнашкан. Аның буенча кешеләр чишмәгә чиста суга төшә торган булганнар. Шул ук урында гөрләтеп Сабан туйлары да уздырганнар. Совхоз һәм колхоз оештырылганнан соң Өркеш совхозның уртасына әверелә...
Советлар союзы вакыты алга атлаган. Мулла өен авыл советы һәм ашхәнә итеп бүлгәннәр. Моннан ерак түгел ике этажлы өй төзегәннәр һәм шуның бер этажын клуб, ә икенчесен кибет иткәннәр. Амбар янында агач мәктәп тә төзегәннәр. Тик ул мәктәпнең гомере озын булмый, мәктәп янып бетә. Шушы аяныч хәлдән соң балалар Үрәсбашка барып укый башлаганнар. Соңыннан мәчетне сүтеп, башлангыч белем бирү мәктәбе төзиләр.
Өркеш авылының чишмәләре дә бик күп.
Менә алар: Фәйзи чишмәсе, Муллаәхмәт чишмәсе, Батма чишмәсе, Яппар чишмәсе, Чүп чишмәсе,”Изгеләр чишмәсе”, Ташкичү чишмәсе. Болаларыннан башка тауда яр араларында чылтрап агып ятучылары да куп әле аның. Фәйзи, Муллахмәт, Яппар чишмәләре әлегә исемдәге кешеләр казыган, шунлыктан чишмәне ачкан кешеләр исеме белән аталганнар.
Батма чишмәсенен тарихы бик кызыклы.
Куп еллар элек бу чишмә урынында зур күл булган, исеме- Батман булган. Еллар үткәч, әлеге күл хөрмәтенә батма чишмәсе дип атаганнар.
Шунысын да әйтеп китик,бу чишмәнен суы башка чишмәләрнекенә караганда йомшак һәм саф.
Болында “Изгеләр чишмәсе”бар. Монысының да бик матур. Җирдә тугыз изге кеше булган. Алар төрлесе-төрле җирдә вафат булганнар. Берсе- Өркештә, икенчесе- Дусайда, өченчесе- Сабада һәм башкалар.
Изгеләр үлгән җирдә чишмәләр агып чыккан. Моннан күп еллар элек Өркештә,”Изгеләр чишмәсе”янында әлеге изге кешенең кабере дә булган. Аңа бабайлар чардуганнар куйганнар. Ләкин бүгенге көндә бу каберлекләр юк инде. Җиргә иңеп, юк булган. Кешеләр бу чишмәгә дога укырга һәм суын дәвага алып китәргә киләләр.Ул чишмәдән су эчкэч, берәр киемендәге җебеңне калдырырга кирәк.
-Минем дә бар үзем өчен
Шундый ук җир-туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
Чишмәләр чыга аның!
-Ераклардан сагынып кайтам
Туган авылым сине
Киң кырларың, басуларың,
Каршы алалар мине.
Авылым урманнарында
Үсә бик матур таллар
Берсеннән-берсе яктырак
Ата бездә ал таңнар.
3.Авылларыбызның күренекле шәхесләре
Мәгмүрә Мәрдәнова
1956 елның 1 июненьдә Югары Арбаш авылында туа.Күп шигырьләр авторы, “Мизгел” дигән шигырьләр җыентыгы авторы.
Рафыйк Таһиров
1966 елның 9 маенда туа, 1987 елдан Әлмәт театрында эшли.
1995елда ТАССР ның атказанган артисты, 2011елдан ТР ның халык артисты.
Ахмадулла Газизуллин
1931 елның 20 мартында Тәкәнеш районы Түбән Арбаш авылында туа.
Ул профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Халыкара фәннәр акдемиясе академигы,РФ һәм РТ ның атказанган урманчысы; күп премияләр лауреаты, «Почетный работник высшего профессионального образования России», «Ветеран труда» медальләре белән бүләкләнүче, «За сбережение и преумножение лесных богатств РСФСР», «За отличные успехи в работе» загы иясе.2012 елдан Югары Арбаш урта мәктәбе аның исемен йөртә.
4.Мәктәп тарихы
4.1. Укучылар саны
Түбән Арбаш мәктәбендә укучылар саны
| 1999-00 | 2000-01 | 2001-02 | 2002-03 | 2003-04 |
Укучы саны | 86 | 95 | 91 | 97 | |
Без укыган мәктәптә укучылар саны…
| 2004-05 | 2005-06 | 2006-07 | 2007-08 | 2008-09 | 2009-10 | 2010-11 | 2011-12 | 2012-13 | 2013-14 | 2014-15 | 2015-16 | 2016-17 | 2017-18 |
Укучы саны | 121 | | 104 | 100 | 93 | 89 | 78 | 80 | 65 | 65 | 57 | 53 | 43 | 41 |
Бирелгән мәгълүматлардан укучылар санының кимүе күзәтелә.
Югары Арбаш мәктәбе ачылгач, бу мәктәпкә Өркеш һәм Югары Арбаш авылларнындагы башлангыч мәктәп укучылары кушыла, укучылар саны арта.Ләкин балалар саны елдан-ел кими.
Тарихи мәгълүматларга караганда, Түбән Арбаш урта мәктәбенең тарихы ерак дәвергә 20 гасыр башына барып тоташа.
1919 нчы елның 26 декабрендэ В.И. Ленин тарафыннан кабул ителгән наданлыкны бетерү декреты безнең авыл халкы өчен дә куанычлы вакыйга булган. Шул чорда ук инде җирле халык мәгърифәткә, дингә тартыла. Мәдрәсәдә балалар дин нигезләре белән бергә дөньяви фәннәрне дә өйрәнәләр. Мәдрәсә авыл уртасында яшәүче Гыйльмтдинов Мөдәрис абыйлар йорты урынында урнашкан була. Ильяс байны сөргенгә җибәргәннән соң , аның ике катлы таш йорты хөкемәткә бирелә, берничә елдан ул башлангыч мәктәп буларак кулланыла башлый.Мәктәпне Колхоз яшьләре мәктәбе дип йөртәләр . Анда төрле яшьтәге кешеләр укый. Укулар “тизләтелгән программа нигезендә” укытыла.
Тәкәнеш, Олыяз, Ишки, Түбән Арбаш, Югары Арбаш, Өркеш, Октябрино, Хасановка, Дусай, Шепшеңәр, Нырты, Югары Чәбия, Түбән Чәбия, Төркәш, Көек, Күкчә авылларыннан Түбән Арбаш мәктәбенә килеп белем алганнар.
Укучылар шушы башлангыч мәктәпне генә бетерә, укуын алга таба дәвам итми. Ул вакытта Өркеш авылында җидееллык мәктәп ачылган була, ләкин ул яна, ә яңа мәктәп Түбән Арбаш авылында салына. Башлангыч мәктәптән башта җиде, аннан сигезъеллык укуга күчәләр.
1925 нче елда безнең мәктәптә пионерга алулар башланган. Пионерга керүчеләргә пионер билеты һәм кызыл галстуклар тапшырылган. 1931 елда Төркәштән Гыйлманов Гилфан абый, Хаффазова Мамдуха апа, Түбән Арбаштан Магруфа апа, Югары Арбаштан Ярмөхәмәтов Әхмәтвәли абый беренчеләрән булып пионерлар сафына алына.
1934 елда Түбән Арбаш авылында җидееллык мәктәпнең төп бинасы ачыла, читтәрәк авыл йорты зурлыгында гына пионер йорты төзелә.
Анда дәрестән соң, кичләрен бәйрәм кичәләре уза. Авыл кешеләре дә шунда бәйрәм карарга килә.
“ Ул вакытта ук инде күчеп йөри торган, "аяклы" итеп эшләнгән, кара такталар булган. Ак акбур белән тактага язганнар.Укытучы балаларга табаклы битләр тараткан. Алар аннан дәфтәр ясаганнар. Язу өчен перо, кара һәм кара савыты кулланылган. Мәктәптә Ленин һәм политбюро членнарының портретлары эленеп торган.
Башлангычта арифметика, әлифба, табигать фәннәре укытылган. 34 елга кадәр мәктәптә гарәпчә укытылган булса,аннан соң укыту “Сталин латинчасына” күчә. 1939 нчы елда хәзергечә укытыла башлый. Аны элек “русча” дип атаганнар. Түбән Арбаш авылында җидееллык мәктәпнең төп бинасының төзелеше артыннан бу мәктәпнең беренче директоры Әһлиев Гыйльметдин Әһли улы башлап йөри.Укучылар саны бик күп була. “Класслар җитмәгәч, таш бинада да дәресләр үтә иде,”- дип искә ала мәктәпнең беренче укучыларыннан Мәгрүфа апа Гайнанова. Сугыш елларында таш бинага эвакуациягә эләккән балаларны китерәләр. Балалар йорты булып тора.
1933-1940 елларда Әглиев Г.Ә., Ахунов З.Ф., Зайниев К.З., Саматов М.С. директор булып эшлиләр.
Дәһшәтле сугыш еллары җитә. Ачлык-ялангачлык. Ир укытучылар фронтта, ә хатын-кыз укытучылар, яшүсмер балалар, уку белән бергә, колхозга да ярдәм итәләр. Бу елларда мәктәптә укучы балалар саны, бигрәк тә ир балалар саны, бик нык кими. Чөнки алар сугышка китүче әтиләре, абыйлары урынына колхозда төп эшләүчеләр булып калалар.
Бөтен авырлык алар өстенә һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Фронтка киткән укытучылар зур батырлык, кыюлык, туган илгә бирелгәнлек күрсәтәләр, күпләре сугыш кырында ятып калалар. Сугыш елларында директор булып эшләп, мәктәп белән генә түгел, ә хәттә авыл хуҗылыгы эшләрен оештыруда үз өлешен кертәләр.
1941елда директор булып Даутов М.Г. 2 ай гына эшләп кала, аны сугышка алалар. Аннан соң җитәкчелек штурвалын түбәндәге җитәкчеләр уз кулына ала:
Шарафутдинов Ш.К.
Салахиев И.И.
Сәярова М. С.
Әюпов Ә.Ә.
Захриев Ә.З.
Ильясов С.И.
Сафин Ф.К.
Гайфетдинов М.Г.
Газимов Ә.Г.
Бөек Ватан сугышы башлангач, “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!“ дигән Коммунистлар партиясе чакыруына өлкәннәр белән беррәттән балалар да кушыла. 1941 елның сентябреннән тимурчылык хәрәкәте башланып китә. Пионерлар фронтовикларның гаиләләрен шефлыкка алалар. 1941 елның салкын кышында кулларына балта, пычкы тотып, урман кисәргә хатын-кызлар белән бергә балалар да китә. Балалар фронтка йон бияләйләр, носкиләр җыялар, шарфлар, шлемнар бәйлиләр, тәмәке капчыклары тегәләр, фронтка күп посылкалар җибәрелә. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр госпитальләргә озатыла. Балалар әтиләрен алмаштырып әниләре, абый-апалары белән берлектә авыл хуҗалыгының барлык авыр эшләрен үз җилкәләренә алалар. Күбесе басуларда, ындыр табакларында, фермаларда эшли. Көл җыю, тирес чыгару, кар тоту кебек эшләр балаларга кала. Урып-җыю чорларында балалар агитбригадалар оештырып басуларда, ындыр табакларында концертлар куялар.
Сугыштан соң укучыларга дәфтәрләр һәм башка әсбаплар бирелә башлый. Өлгермәгән укучылар 1 нче класстан ук күчерелмәгәннәр, утырып калганнар. Җәй ахырында, урып-җыюдан соң, укучылар һәм укытучылар басуга башак җыярга чыга торган булганнар.
Балаларның өс-башлары әйбәтләнә башлый.
Укытучы – агитаторларның да эше күбәя. Укытучылар яңалыклар белән таныштырган, агитация эшләре алып барган. Ә үзләре күрсәтмәне партоешма секретаре вазыйфасыннан алган. Укытучылар үзешчән сәнгатьтә катнашалар, хор оештыралар.
Сугыштан соңгы авыр елларда классларда салкын һәм караңгы була. Чөнки ягулык юк дәрәҗәсендә, класста бер яки ике лампа эленеп куела. Балалар ач. Авыр булса да, халык түзә, алгы көнгә өметен өзми. Ә укытучылар укучыларны елмаеп каршы алалар, үзләренең йөрәк җылысын бирәләр. Сугыштан соң балалар ишәя. Яшьтәшләре белән укый алмый калган сугыш елы балаларына да укуларын дәвам итәргә туры килә.
“1954 елдан мәктәптә җыештыручы булып эшләдем”,- дип искә ала Сөембикә апа. “Мәктәптә 450 ләп бала укый иде, балалар чабатадан өйри, ул вакытта башка аяк киеме юк. Кемнеңдер чабата эченнән киерлек оекбаш, чолгаулары да юк. Шуңа күрә чабатаны салып кермиләр. Күз алдына китерегез әле, 450 баланың мәктәптә йөрүен. Идәннәрне көрәк белән кырып балчыгын себереп түгәбез, кичтән үк күтәреп утын ташып куябыз. Иртәнге якта сәгать 3 тә килеп мичләргә яга башлыйбыз. Укучылар килүенә мәктәп әзме-күпме җылына. Укучылар саны күп булгач, мәктәп көн дәвамында да суынмый иде,”-ди ул.1957-58 уку елында мәктәп сигезеллыкка әйләнә , мәктәп директоры итеп Исмәгыйлев Хәй Исмәгыйль улы билгеләнә.
1959-61 уку елларында директор булып Газизуллин Акрам Һади улы эшли.
Шушы елларда мәктәптә хезмәт дәресләре үткәрү өчен остаханә булдырыла.
Анда агач, тимер эшкәртү станоклары куела, "Оста куллар" түгәрәге эшли башлый. Үзенең пөхтәлеге, осталыгы белән дан тоткан укытучы Кәрамов Рөстәм абый анда укучыларга хезмәт күнекмәләре бирә, агач-тимер эшкәртергә өйрәтә. Оста рәссам буларак, ул рәсем дәресләрен дә алып бара, укучыларның рәсемнәреннән, ясаган әйберләреннән күргәзмәләр оештыра.
1961-64 елларда мәктәп белән Хаҗиев Йосыф Хаҗи улы идарә итә.
Ул көчле укытучылар коллективы туплый. Бу елларда бик күп үзгәрешләр була, мәктәп үз вазыйфаларын тагын да уңышлырак үтәргә омтыла: балаларны белем дөньясына алып керә, аларны уйларга һәм фикерләргә, яшәргә һәм хезмәт итәргә өйрәтә. Үзе эшләгән елларда мәктәп түбәсен яңарта, мәктәпне тышлата, мастерскойны, физика кабинетын җиһазландыра, яңа кадрлар туплый. Ике бүлмә җиткертә, соңыннан ул бүлмәләр интернатка биреләләр.
1965 елның 1 январеннан Мирзин Әхәт Мирза улы директор булып эшләгән чор.
Коллегалары һәм укучылар аны шат күңелле, тормыш сөючән, оста оештыручы, шул ук вакытта таләпчән, принципиаль, тәртип яратучы җитәкче диләр. Ул укыту-тәрбия эшенә аеруча зур игътибар бирә, педагогларны иҗади коллективка туплауга ирешә. 1966 елдан күрше авыллардан йөреп укучылар өчен интернат эшли.
Ул мәктәп бакчасында эшчәнлекне җәелдерә. Тиздән бакчада күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә башлый, аның мәктәпкә дә, укучыларга файдасы зур була, гөлләр, чәчәкләр, җимеш куаклары, агачлар утыртыла. Мәктәп яны рәшәткә белән әйләндереп алына. Җәй буе укучылар бакчада эшлиләр: су сибәләр, чүбен утыйлар.
Мәктәп янында спорт мәйданчыгы ясала. Район күләмендә киңәшмә үткәрелә, мәктәпкә югары бәя бирелә. Мәктәпнең даны башка яхшы эшләр белән дә районга тарала. 1973 елны мәктәп район мәктәпләре арасында беренче урын ала.
Ул эшләгән дәвердә мәктәпкә бик күп яңалыклар кертә- кабинет системасы оештырыла, радиофикация ясала, капиталь ремонт ясала, чит авыллардан килеп укучылар өчен торак төзелә, интернат эшли башлый, укучыларны гомуми ашату системасы булдырыла, тәҗрибә участогын оештырыла, Казаннан уку кабинетлары өчен приборлар алып кайтыла, Әхәт Мирзич Мамадышта яңа парталар ясатуга ирешә.
1982-1989 елларда директор булып Кәрамова Рәйсә Ниязи кызы эшли.
Мәктәптә хуҗалыкның хезмәт алдынгылары: төзүчеләр, сыер савучылар, механизаторлар белән очрашулар үткәрелә. Аларның эш урыннарына экскурсияләр оештырыла. Төрле фәннәрдән чаралар, укучылар өчен төрле түгәрәкләр үткәрелә башлый. “Яшь натуралист”, “Яшь техник”, “Я турист”, “Моделизм”, “Спорт” түгәрәкләренә балалар бик теләп йөриләр. Яшь натуралист эше киң җәелә.
Мәктәп балалары табигатькә чыгып бик күп агачлар утырталар, тәҗрибәләр үткәрәләр.
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә зур игътибар бирелә. Укучылар бәрәңге утырту, терлекләрне шефка алу, һ.б. эшләрдә теләп катнашалар. Мәктәп укытучылары коллективы белемле, практик күнекмәләргә ия укучылар әзерләп чыгару максатын тормышка ашыра.
Мәктәптә балаларга ныклы тәрбия бирүдә комсомол, пионер оешмаларының роле зур була. 1968 еллардан пионервожатый булып Гыйльметдинова Минзифа апа эшли. Аның җитәкчелегендә мәктәп укучылары олылырга ярдәм итү, металлолом, көл җыю, фермага шефлык итү эшләре алып барыла.Шул ук вакытта отряд сборлары, күңелле кичәләр уздырыла, авылларда җыелма отрядлар эшли. Мәктәпнең пионер дружинасы Олег Кошевой исемен йөртә.
1989 елдан укытучылар коллективының җитәкчесе итеп Гаянов Мөнир Нурулла улы билгеләнә. 1990 елдан мәктәп - урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мөнир Нуруллович үзебезнең кадрларны әзерләүгә өлеш кертә. Аерым бина булып торган кабинетлар, янкорма итеп төп бинага төрттерелә. Кабинетларга лабораториялар ясала, укытучылар бүлмәсе, директор кабинеты, кайбер классларда ремонт үткәрелә.
1995-2001 елларда Гыйниятов Әлфир Хаким улы директорлык вазифасын үз өстенә ала.
Мәктәпнең түбәсе яңартыла, җылылык уздырыла.
1997 елда элекке медпункт бинасында мәктәп музее ачыла, Мөдәрис абый җитәкчелегендә укучылар көче белән экспонатлар туплана.
Шул көннәрдән бирле музейдагы эшчәнлекне Гыйльметдинов Райнур Мөдәрис улы дәвам итә.
2001-2008 елларда директор Баймиев Гаптельнур Идият улы эшли башлый.
Үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында күренекле якташларыбыз профессор – академик Газизуллин Ахмадулла Хади улы, экология буенча Татарстанның бүлек җитәкчесе өлкән инспекторы Хузиев Рифгать Фоат улы белән очрашу чаралары уздырыла.
Мәктәптә урманчылык, якын -тирә мөһитне саклау буенча экологик отрядлар төзелә.
2001 нче елда яңа мәктәп салдыру буенча актив эш алып бара. 2004 нче елда Югары Арбаш авылында яңа мәктәп ачылды. Мәктәп яны участогында яңарту эшләре алып барылды, яшь үсентеләр, истәлекле агачлар утыртылды.
Мәктәпне “Кукмара төзелеш сервис” генераль директоры мәктәбебез укучысы Гәрәев Ясәви Тимершович җитәкчелегендәге оешма төзи. Әлеге бина һәркемне сокландырырлык.
2008-2010 елда директор итеп Әгламшин Ильнар Мәҗит улы билгеләнә.
Ул мәктәпне яшелләндерү буена күп көч куя. Агачлар, куаклар ,чәчәкләр утыртыла.
2010 елдан Исламов Радик Ибрагим улы эшли.
Бу чорда мәктәптә башкарылган эшләр:
2010 нчы елда информацион- техник база яңартыла, информатика кабинетына 8 компьютер, һәр укытучыга ноутбуклар кайтартыла, мәктәп каршындагы бакчалар тәртипкә китерелә, газон үләне чәчелә.
2011 нче ел- мәктәпкә җир документлары эшләнә, укыту эшчәнлегенә лицензия алына.
2012 нче ел- мәктәпкә якташыбыз, профессор Әхмадулла Һади улы Газизуллин исеме бирелә.
Беренче тапкыр “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
2013 нче - 2025 нче елга кадәр аккредитация документлары эшләнә.
Мәктәп коллективы Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендәге контроль һәм надзор департаменты тикшерүен уңышлы уза.
2014нче елның 6 декабрендә Югары Арбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 80 еллык юбилее билгеләп үтелә. Юбилейга кадерле кунаклар, мәктәбебездә укыткан барлык укытучылар, хезмәткәрләр һәм әлеге мәктәпне тәмамлаган барлык чыгарылыш укучылары чакырыла. Кунаклар хөрмәтенә зур концерт һәм бәйрәм табыны әзерләнә. Концерт мәктәп тарихы, мәктәп директорлары, ветеран укытучылар темасына багышланган презентацияләр, мәгариф ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның хатирә- истәлекләре белән үрелеп бара.
Тормыш дәвам итә. Мәктәпнең бер гасыр эшчәнлеге чорында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нинди генә укытучы һәм җитәкчеләр эшләмәгән. Алар авырлыклар алдында сынып-сыгылып төшмәгәннәр. Авыр шартларда да яшь буынга тәрбия бирүнең, аны белемле итүнең асылын аңлап, үз алларында торган мактаулы бурычны намус белән үтәп барганнар. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән әйтем бар бездә. Күп кенә укытучыларыбыз арабыздан китсә дә, аларның якты истәлеге авыл халкы һәм укучылары күңелендә һәрвакыт саклана.
1 Мөхәммәтова Асия Саид кызы
2 Шамсетдинова Талия Юныс кызы
3 Мирзаянова Хәят Дәүли кызы
4 Васильев Алексей Василий улы
5 Мияссәрова Мәүҗидә
6 Ганиева Мөкәррәмә
7 Талипов Габделхай Талип улы
8 Пантелеев Пантилей
9 Лаврентьева Анна Петровна
10 Игушев Иван Петр улы
11 Хаҗиева Зөлейха Гыйләҗ кызы
12 Ильсова Фатыйма
13 Мөлеков Кәрим Мөлек улы
14 Салихова Майсуфа Салих кызы
15 Зиганшина Фәүзия Галимҗан кызы
16 Нуриева Рәүфә Фазыл кызы
17 Зарипова Р.З.
18 Кәрамов Рәис Таһирҗан улы
19 Саматова Ленара Мөнир кызы
20 Хабибуллина Зәкия Хаммат кызы
21 Файзрахманова Галия Ибраһим улы
22 Шөгаипов Шамил Шөгаип улы
23 Моратов Нәҗип Морат улы
24 Саляхова Сания Гали кызы
25 Заһриев Әхмәт Заһри улы
26 Хәсанова Мөзәйнә Хөснетдин кызы
27 Хабибуллина Сания Гали кызы
28 Нуриева Мәрьям Вали кызы
29 Закиева Өмми Заки кызы
30 Димиев МөхәмәтханДими улы
31 Шөгаепова Хөсниямал Мөхәммади кызы
32 Госманова Зәйтүнә Госман кызы
33 Халиуллин Әхмадулла Халиулла улы
34 Халиуллина Тәскирә Арслан кызы
35 Хабибуллина Мәсхүдә Нигъматҗан кызы
36 Кәрамов Рөстәм Таһирҗан улы- ничә буын малайларын хезмәткә өйрәтуче
37 Газизуллин Акрам Һади улы- математика, физика, укытучысы
38 Гыиләҗева Рашидә Гыйләҗ кызы- башлангыч класс укытучысы
39 Габитов Мәхмүт Тимергали улы- тарих укытучысы
40 Фасхиева Дамира Гайси кызы –рус теле укытучысы
41 Гыйльметдинова Минзифа Гәбделхай кызы- күп еллар дәрестән тыш эшне оештыручы, пионер тормышын җанландыручы
42 Димиева Нурания Динмөхәммәт- башлангыч класс укытучысы
43 Моратов Илдус Наҗип улы- физика укытучысы
44 Саляхова Миннекамал Сәләх- башлангыч класс укытучысы
45 Шириева Илсөяр Мәсгут кызы- рус теле укытучысы
Мәктәп ачылган көннән алып Түбән Арбаш мәктәбендә эшләгән мәгариф ветераннарыбыз, бүгенге көндә дә үзләренең киңәшләрен бирүче өлкәннәребез:
1. Кәрамова Рәйсә Нияз кызы -математика, татар теле укытучысы
2. Мирзин Әхәт Мирза улы - география укытучысы
3. Мурзина Мәймүнә Магъсүм кызы -башлангыч класс укытучысы
4. Габитова Нурания Гыйляҗ кызы –татар теле укытучысы
5. Гыйльмутдинов Мөдәрис Гыйльметдин улы- физкультура укытучысы
6. Зиятдинова Каймә Бадык кызы –биология, химия, укытучысы, кызларга тегү серләрен өйрәтүче
7. Зиннәтова Нүрзидә Зиннәт кызы- башлангыч сыйныф укытучысы.
8. Разакова Саймә Разак кызы- рәсем, хезмәт укытучысы
9. Шакирова Нүрзия Хәкимҗан кызы- башлангыч класс укытучысы
10. Бариева Люция Хаҗип кызы - башлангыч класс укытучысы
11. Латыйпова Закирә Шаһи кызы- башлангыч класс укытучысы
12. Котдусова Ләлә Заһидулла кызы- математика укытучысы
13. Котдусов Альберт Котдус улы- тарих укытучысы
14. Ракипова Рәйсә Ракип кызы- рус теле укытучысы
15. Хуҗиева Кәүсәрия Фоат кызы- рус теле укытучысы
16. Гасимова Сәүнәрия Гасим кызы
17. Саяхова Әлфия Каюм кызы-физика укытучысы
18. Халиуллина Саҗидә Хайрулла кызы математика укытучысы
19. Садриева Розалия Галим кызы башлангыч класс укытучысы
20. Вәлиева Сәкинә Саеткарый кызы рус теле укытучысы
21. Әхмәтова Орфага Саеткарый кызы -рус теле укытучысы
22. Кәримова Роза Заки кызы- рус теле укытучысы
23. Хисамутдинов Наил Хәйретдин улы
Мәктәп турындагы хатирәләребезнең иң түрендә - әлбәттә инде - укытучылар!
Мәктәбебез коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Безнең төп максат – укучыларга белем һәм тәрбия бирү, заман шартларына яраклашкан шәхес тәрбияләү.
Максатыбызны тормышка ашыру өчен без берничә юнәлештә эш алып барабыз:
· үз сәламәтлеген кайгыртучы, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы бала тәрбияләүгә омтылабыз;
· зыялы, иҗади фикерләү сәләтенә ия, тапкыр, кызыксынучан, белемгә омтылучы кыю шәхес үстерегә тырышабыз;
· үз илен, үз җирен яратучы, аның белән горурланучы, милләтебезнең киләчәген кайгыртуы кеше тәрбияләү өстендә эшлибез;
· тәрбия эшен гаилә белән берлектә алып барырга тырышабыз;
· рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган, гуманлы, зәвыклы, культуралы шәхес тәрбияләргә омтылабыз.
Хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучылар:
Исламов Радик Ибрагимович
Зиятдинова Расима Камиловна
Гаязетдинова Ильсояр Наиловна
Сайфуллина Зульфия Ринатовна
Гибадуллина Ленара Гильмутдиновна
Гильмутдинов Райнур Мударисович
Гильмутдинова Саджида Сулеймановна
Гилязетдинова Лилия Ильдаровна
Баймиев Гаптельнур Идиятович
Зиятдинов Марат Миннегалиевич
Камалова Гульфина Муниповна
Исламова Гульшат Ильфатовна
Ханов Салават Ханифович
Шарипов Зульфат Фаритович
Ярмухаметова Дания Ильдусовна
Агламшин Ильнар Мазитович
Фасхиева Лилия Рафаэловна
Бүгенге көндә дә мәктәп үз күәтендә эшли, укытучылар коллективы яңа үрләр яулый, камилеккә омтыла.Элекке традицияләрен онытмыйча төрле конференцияләр, семинарлар,спорт чаралары даими уздырыла, тормыш дәвам итә.....
ЙОМГАКЛАУ
Авыллар, авыллар… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы - шатлыгы, куанычлары һәм сагышы. Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче шәхесләр бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.
Источник информации:
1. http://dusai2007.narod.ru/
2. http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-79/109243/
3. http://foto-planeta.com/photo/124535.html
4. «Хезмәт даны», 25 0ктябрь 2006
5. «Татарстан яшьләре» №26, 3март 2007
6. «Курәзә» №4, апрель2008
7. «История Татарии в материалах и документах». Г.Москва.изд. 1937 г. стр. 295