СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Остазым-якты маягым

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эссе об учителе, которая научила меня многому в моём профессиональном пути, о наставнике с большой буквы.

Просмотр содержимого документа
«Остазым-якты маягым»

Абзалиева Алсу Галимулла кызы, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбе,башлангыч сыйныфлар укытучысы

Остазым-якты маягым

Гобәйдуллина Резидә Гаян кызы «Укытучыларның укытучысы» дигән исемгә иң лаеклы шәхесләрнең берсе.

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән мөгаллим хезмәттәшләренә дә , әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кереп укытучы хезмәтенең асылына төшенә башлаган яшь буынга да ышанычлы киңәшче, гадел остаз. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәрнә чиксез бирелгән игелеклелек иясе.

1979 нчы елда Минзәлә педагогия училищесын (2010 нчы елдан Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте) тәмамлаган яшь укытучы Резидә Гаян кызын Кукмара районының бер авылына эшкә җибәрәләр. Әгерҗе районының Көчек авылында туып үсеп, үзенең районына эшкә кайтырга хыялланган яшь кызчык, бу бүленешне бик үк теләп кабул итмәсә дә, яхшы гына эшләп китә. «Иптәшләрем дә, коллектив та яхшы иде. Профессиягә ныклы адым ясар өчен яхшы практика булды бу еллар» ,-дип искә ала өлкән остазым. Шулай да туган як үзенә тарта. 1982 нче елда, эш сорап Резидә Гаян кызы Әгерҗе районы мәгариф бүлегенә килә.Якын- тирә авыл мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучылары белән комплектланган булып чыга. Бик нык борчылган Резидә, Иж-Бубый авылына туганнарына кунакка килә һәм авыл мәктәбендә пионервожатый вазифасы буш булуын ишетә. Икенче көнне үк район үзәгенә барып эшкә урнашып кайта. Өч ел вакыт пионерлар арасында шау-гөр килеп узып китә.Мәктәптә балалар арасында булса да, сабыйларга белем бирү хыялы тынгы бирми.Мөмкинлек килеп чыгу белән, Резидә Гаян кызы башлангыч сыйныфларны укытуга күчә.

Һәрвакыт яңалыкка омтылып, һәр яңаны тормышка ашырып, 2000нче еллар башыннан Г.Рәхимовның “Үстерешле укыту” технологиясен нәтиҗәле кулланып,лаеклы ялга киткәнче үз кыйбласына тугры калып, нәни күңелләргә белем орлыклары салып, җимешләренә куанып, күпме язмышларга маяк булды Гобәйдуллина Резидә Гаян кызы!

Язучыбыз Г.Ибрагимовның «Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү-мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр»,- дигән сүзләрен, Резидә Гаян кызы еш кабатлый иде безгә. Ә күренекле педагог, тарихчы, дин эшлеклесе,әдип, бөек шәхесебез Р.Фәхретдиннең «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгән», - дигән өйрәтүе Резидә Гаяновнаның төп хезмәт девизы булып кала бирде.Аның һәр дәресе- яңалык ачу, тормышка әзерләү, күзәтүчәнлек һәм игътибарлылык, логик фикер йөртү тәрбияләүгә юнәлгән булды.

Моннан тыш, балаларга кызык түгел кебек тоелган фәннән дә мавыктыргыч, гадәти булмаган дәрес эшләргә сәләтле кеше Резида апа. Ул беренче чиратта, үз укучысының ихтыяҗын күрә белүче һәм һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләүче.
Киләчәк бездән нәкъ шуны таләп итә түгелме? Киләчәк укытучысы мобиль булырга тиеш, чөнки көннән-көн мәгълүмат күбәя, тиз генә җавап таләп ителә торган мәсьәләләр арта бара. Нәкъ менә шуңа күрә укытучы тормышта яхшы ориентлаша белергә тиеш, чөнки укытучы – ул үрнәк, ул үз фәненә генә түгел, тормыш юлына, тормыш позициясенә дә, яхшылыкка да өйрәтә. Киләчәк укытучысы заман белән бергә атларга түгел, ә бер адым алга барырга тиеш. Резидә Гаяновна,заман укытучысы буларак,бу өлгеләргә туры килә.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кабул итү һәм гамәлгә кертү педагогларга белем бирү процессында ИКТ кулланырга һәм аны укучылар тарафыннан дөрес һәм нәтиҗәле кулланырга өйрәтүне таләп итә.

Укытучыга электрон белем бирү ресурсларын куллану, дәрестә вакытны экономияле куллану,материалны тирәнтен үзләштерү,уку мотивациясен арттыру,аудио, видео, мультимедиа материалларын берьюлы куллану мөмкинлеге бирә.

Электрон белем бирү ресурслары укучыларның предмет буенча өлгерешенең артуына ярдәм итә, үзләрен яңа рольдә күрсәтергә мөмкинлек бирә, мөстәкыйль продуктив эшчәнлек күнекмәләрен формалаштыра,һәр укучы өчен уңыш ситуациясен булдырырга ярдәм итә,дәресләрне кызыклы итә һәм мотивацияне үстерә, балалар иҗади эшли башлыйлар һәм үз-үзләренә ышаналар.Моны Резидә апа күз алдында тотып эшләде һәм башкалардан да шуны тәләп итте.

Гаян кызы Резидә апа, мәгълүматлаштыру да белем бирү процессына зур йогынты ясавын төшенеп, белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә белә иде. Мультимедия технологияләре бик зур эмоциональ һәм мотивацион мәгънәгә ия, тәкъдим ителә торган мәгълүматның күләме исәбенә дәреснең белем бирү эффектын арттыра, уку-укыту процессы белән идарә итүнең яңа мөмкинлекләрен ача.

Информацион белем бирү ресурслары белем бирү процессына тирәнтен үтеп керде. Белем бирүдә процесында социаль челтәрләр- В Контакте, Ватсап киң кулланыла. Аксиома, Сферум, еду.татар һ.б. бик күп системаларда эшли педагог. Конкурс, олимпиадалар, төрле дәрәҗәдәге тикшерү эшләрен дә цифрлы технологияләр кулланып үткәрергә өйрәндек без аның белән.

Информацион технологияләрне   куллану, баланың   иҗади   мөмкинлеген,   укуга   кызыксынуын,мөстәкыйльлеген үстерә,   күзаллауларын   киңәйтә,   кул   чукларын   камилләштерә,   пространствода   ориентлашуны ныгыта.  

Мин, өлкән дустым өйрәтүләренә нигезләнеп, укыту өлкәсендә булган яңалыклар белән танышып барам, аларны үз эшемдә кулланам. Әмма, һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып кына үткәреп булмый, анысын да истә тотарга кирәк.«Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый»,- дигән сүзне дә еш ишетергә туры килә иде укытучымнан. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган, компьютер белән эшләү,укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле күнегүләр, чаралар белән үрелеп барырга тиеш.

Мин бай тарихи хәзинәсе булган авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим - нәни күңелләргә белем орлыклары салам. Мин кайчандыр күп илләргә даны таралган Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгаллимнәренең дәвамчысы һәм шунын белән горурланам.Остазым, Гобәйдуллина Резидә Гаян кызы- минем хезмәт юлымда якты маягым.