СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Открытый урок "Будущее определённое время глагола изъявительного наклонения"

Категория: Русский язык

Нажмите, чтобы узнать подробности

Открытый урок по татарскому языку в 6 классе (русскоязычная группа) по теме: "Будущее определённое время глагола изъявительного наклонения"

Просмотр содержимого документа
«Открытый урок "Будущее определённое время глагола изъявительного наклонения"»

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

(Рус төркеме 6сыйныф)

Гөлсирень ГАРИФУЛЛИНА,

Лениногорск шәһәренең 1нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1) билгеле киләчәк заман фигыль белән таныштыру; фигыльнең юклык һәм барлык формаларын сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану;

2) игътибарлыкларын, фикерләү сәләтен, сөйләм эшчәнлеген үстерү;

3) татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, төркемнәрдә бергә эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, мультимедия проекторы.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт булдыру.

-Исәнмесез, укучылар. 

- Хәерле иртә!

-Хәерле иртә,безгә!

-Хәерле иртә, сезгә!

-Хәерле иртә, барыбызга да!

II.Актуальләштерү. Дәресебезне шигырь укудан башлыйбыз. 1 укучы шигырьне укый, игътибар белән тыңлагаз, төп фикерне бер җөмлә белән әйтегез.

Каникулда рәхәт иде;

Ял итәсең, уйныйсың.

Узең уйныйсың, ә үзең

Мәктәбеңне уйлыйсың.

Дуслар җыела – һәркайсы

Олырак, белемлерәк.

Каникулда рәхәтрәк тә,

Мәктәптә күңеллерәк.

(Роберт Миңнуллин)

Җавап:Ял итү рәхәт булса да, мәктәптә күңеллерәк.

Сорау(укытучы): Ни өчен мәктәптә күңеллерәк?

Мәктәптә нишлибез? Бер сүз белән генә җавап бирик әле.

Җаваплар: -белем алабыз,

-дуслашабыз,

-укыйбыз,

- сөйлибез, Һ.б.

Укытучы:Укучылар, сорауларга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек?

( Фигыль сүз төркеме белән.)

Укытучы: (Төркемнәрдә эшләү) Партадан 1нче номерлы карточкаларны алабыз һәм җавап бирәбез.

1.Фигыль нәрсәне белдерә? ( фигыль эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә)

2.Фигыль нәрсә белән төрләнә?(зат-сан, заман)

3.Фигыль нинди формаларда килә ала?(барлыкта, юклыкта)

4.Фигыльнең нинди заман формалары бар?(үткән, хәзерге, киләчәк)

Укытучы: Тагын шигырьгә әйләнеп кайтсак, каникулда рәхәт тә, мәктәпкә килгәч без нишләячәкбез?

(Укыячакбыз, язачакбыз, өйрәнәчәкбез, һ.б.)

Укытучы: нинди заманда без җавап бирдек?(киләчәк заман)

Сез ничек уйлыйсыз, хәзер без нинди тема өйрәнәчәкбез? (киләчәк заман)

III. Яңа тема белән ташышу.

Укытучы:Хәзер партадан 2нче номерлы карточкаларны аласыз һәм игътибар белән кагыйдәне укып чыгасыз, җилкәдәш партнерыгыз белән бер- берегезгә аңлатасыз.

Сорауларга җавап бирәсез?

Укытучы:-Фигыль тартык авазга бетсә нинди кушымчалар кушыла? (-ачак, -әчәк).

  • Фигыль сузык авазга бетсә нинди кушымчалар кушыла? (-ячак, -ячәк).

  • Юклык формасында нинди кушымчалар кушыла? (-ма, - мә).

IV.Белемнәрен ныгыту.

Укытучы: Укучылар, фигыль турында алган белемнәребезне искә төшердек, фигыльнең моделен төзедек. Ә хәзер белемнәребезне күнегүләр өстендә ныгытыйк.

Дәфтәрләргә бүгенге числоны, теманы язу

  1. Бирелгән мәкальдәге фигыльләрне киләчәк заманга куеп язасыз.

Үрнәк тактада:Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.(Эшләячәк, ашаячак)

Аз сөйлә, күп эшлә. (Сөйләячәк, эшләячәк)

Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.(Булачак)

Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.(мактамаячак, мактаячак)

Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт. (күрсәтәчәк)

2)КОНЭРС – “ почмаклар” ( “углы”- обучающая структура, в которой ученики распределяются по разным углам в зависимости от выбранного ими варианта ответа) укучылар,3нче номерлы карточкаларны алабыз, бирелгән фигыльләргә кирәкле кушымчаларны ялгыйлар һәм үзләренә кирәкле урынга басалар. Тикшерәбез, иң озын укучы башлый.

-ачак -әчәк -ячак -ячәк


Бар Кит Җырла Сөйлә

- Бу фигылләр юклык формасында ничек була?

3)Ял итеп алу. МИКС – ФРИЗ – ГРУП. (ученики смешиваются под музыку, ЗАМИРАЮТ, когда музыка прекращается, и объединяются в группы, количество участников в которых зависит от ответа на какой-либо вопрос.

-Хикәя фигылнең ничә заманы бар?

- Киләчәк заман хикәя фигыльнең барлык формасына ничә кушымча кушыла?

- Киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасына ничә кушымча кушыла?

4)”Киләчәктә сез кем булачаксыз?” . Рәсемнәргә карап, җөмләләр төзегез.

1)Төркемнәрдә эшләү. Һәр өстәлгә бер җөмлә бирелә, тәрҗемә итәргә.

Ничек әйтерсез:

  • Завтра будете участвовать на соревнованиях;

  • Сегодня не будет урока математики;

  • На день рождения мне подарят компьютер.

  • Света будет петь на концерте.

Өстәмә биремнәр:

Уен . Карточкаларда фигыль язылган, төркемнән 1 укучы чыга һәм хәрәкәт, мимика белән күрсәтә.Укучылар нинди фигыль икәнен әйтергә тиешләр.(Йөри, җырлый, сикерә, йөгерә).

V.Өй эше: 1. ”Мин кышны яратам” темасына хикәя төзү.(7-8җөмлә)

2. Киләчәк заман хикәя фигыль белән 5җөмлә төзергә.

3. 106нчы бит, 3күнегү. Җөмләләрдәге фигыльләрне киләчәк заманга куеп язарга.

VI. Рефлексия. (Нәтиҗә ясау.Билгеләр кую)

Дәресебезне шигырь юллары белән тәмамлыйбыз!

Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы, күпме

Булуын да беләбез.

Кирәк икән боерабыз

Кирәк икән тыябыз.

Җөмләләрдә төрле – төрле

Заманнарда киләбез.

Исемнәр белән бергәләп

Җөмләләр дә төзибез,

Кирәк икән кушылабыз,

Шулай актив йөрибез.

  • Димәк, укучылар , бүгенге дәрестә без фигыльләрнең нинди заманы белән таныштык? Теманы аңладыгызмы? Хәзер үзегезгә билгеләр куясыз, “5” ле билгесенә кызыл карточка, “4” ле билгесенә яшел карточка, “3” ле билгесенә – зәңгәр карточка күрсәтәсез, һәм ни өчен шундый билге алуыгызны аңлатып бирәсез. Рәхмәт. Сау булыгыз!








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!