Сәламәт булыйм дисәң…
Сәламәтлек – нәрсә ул? Еш кына бу сорауга: «Бер җирең дә авыртмаса, кәефең яхшы булса, син – сәламәт», – диләр. «Зур медицина энциклопедиясе»ндә исә сәламәтлек төшенчәсенә «Кеше организмындагы барлык органнар һәм системалар үз функцияләрен тышкы тирәлек белән яраклаштырып алып барган һәм нинди дә булса авыру үзгәрешләре күзәтелмәгән халәт», дигән аңлатма бирелә.
Халыкта сәламәтлекнең әһәмиятенә кагылышлы мәкальләр дә байтак. Мәсәлән, «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», «Саф һава – тәнгә дәва», «Сәламәтлек – тәнгә дәва», «Сәламәтлек – җәүһәр, әмма бик тиз югала», «Сакланган – саулыкка туенган » һ.б.
Кеше сәламәтлеге нәрсәгә бәйле соң? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сәламәтлек дәрәҗәсен 100 процент дип алсак, аның 20 проценты – нәселдәнлек билгеләренә, 20 проценты – яшәү шартларына, 10 проценты – сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә, ә инде 50 проценты һәр кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә бәйле.

Әхлакый сәламәтлек.
Кешенең үз-үзен тотышы аңлы һәм эчкерсез әхлаклы булырга тиеш. Бу җәһәттән, Порфирий Иванов өйрәтмәләре кызыклы:
• үзеңне чолгап алган табигатьне ярат;
• булдыра алган кадәр кешеләргә, бигрәк тә авыруларга, фәкыйрьләргә, кыерсытылганнарга, мохтаҗларга булыш;
• боларны ихлас күңелдән сөенеп һәм хозурлык кичереп башкар;
• бар җаның-тәнең белән кеше хәленә керә бел;
• үзеңне комсызлык, ялкаулык, кәпрәю, куркаклык, икейөзлелек, байлыкка табыну, тәкәбберлек кебек начар гадәтләрдән арындыр;
• кешеләргә ышан һәм аларны ярат;
• башкалар хакында яман сүз-хәбәрне йөрәгеңә якын кабул итмә;
• тыйнак бул;
• тирә-юнеңдәге кешеләрнең табигатьнең мөһим өлеше булуын онытма;
Рациональ туклану.
Без дөрес тукланабызмы соң?
Хәзерге заман ашамлыклары, башлыча, технологик юл белән эшкәртелгән, чистартылган, концентрацияләндерелгән, татлыландырылган, тоз өстәлгән була.
Клетчатка азрак булган ризык тыгыз төерләр рәвешендә ашказаны-эчәклек буйлап 3-5 көн, ә вак-вак тишекле, көпшәк хәлдәге азык массасы шушы ук юлны көн-көн ярымда үтә. Эчәклек буйлап азык тизрәк үткән саен черетү бактерияләре тәэсиренә дә азрак дучар була. Димәк, эчәкләр азрак тынычсызлана, җәрәхәт тә тизрәк төзәлә. Клетчатка шулай ук туклыклы матдәләрнең канга акрынлап кына бертөрле сеңүен тәэмин итә. Бу исә канда шикәр микъдарының тотрыклылыгын булдыра. Клетчатка ниндирәк ризыкларда бар соң? Болар – яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле һәм кузаклы культуралар.
Ә хәзер кешегә җенес гормоннарының барлыкка килүе, сөяк тукымасының ныгуы, организмның төрле стрессларга каршы җавап реакциясен булдыру өчен кирәк булган матдә хакында сүз алып барыйк. Әмма шул ук матдә кешенең дошманына да әверелергә мөмкин. Ник дисәң, әлеге матдә органнарны һәм тукымаларны кислородтан мәхрүм итә, аларга зыян китерә. Бу – холестерин. Ул артерияләрнең эчке өслеген боза. Моңа җавап итеп, организм зыян килгән урыннарны өстәмә күзәнәкләр белән каплый. Май һәм холестерин катнашында берсеннән-берсе зуррак «ямаулыклар» хасил була, тора-бара алар төп артерияләрне томалый. Шуның нәтиҗәсендә кеше инфарктка яки инсультка юлыга.
Шунысын да искәртик: холестерин бары тик терлекләрдән алынган азык-төлектә генә була. Шуңа да киңәш шул: майлы ит, сосиска, казылык, сөт, йомырка сарысы кебек ризыклар белән артык мавыкмагыз.

Эмоцияләр.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, курку һәм нәфрәт хисе озак вакытлар дәвам итсә, кеше организмында тискәре якка тайпылышлар күзәтелә. Кайгы-хәсрәт, нәфрәт, рәнҗеш, гадәттән тыш зур ризасызлык та озакка сузыла калса, организмны бик нык ябыктырырга һәм хәлсезләндерергә мөмкин.
Уңай эмоцияләр сәламәтлекне ныгыта, ә тискәреләр астма, баш өянәге, ашказаны җәрәхәте, стенокардия, инфаркт, яман шеш авырулары китереп чыгара.

Физик активлык.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт», диләр. Бу турыда барыбыз да белә кебек, әмма физик активлык турында онытырга һич ярамый. Иртән йөгереп керергә тырышыгыз, саф һавада йөрергә омтылыгыз.

Кояш, һава һәм су.
Кеше гомере табигатькә бәйле. Туганнан бирле ул судан, һавадан, кояштан аерылгысыз.

Суны юкка гына суперсыеклык, димиләр. Ни гаҗәп: хәзер күпләр, саф чишмә суына караганда, пепси, кока-кола кебек эчемлекләрне эчеп хозурлана. Нәрсә эчсәм дә бер түгелмени, барыбер су бит, дип фикер йөртә алар. Һәм бик нык ялгыша. Әлеге эчемлекләр ашкайнату процессын акрынайта, кандагы шикәр микъдарын үзгәртә. Кока-кола эчемлегендә исә кальций запасын һәм сөякләрнең сыгылмалылыгын бик нык киметергә сәләтле фосфор матдәсе бар.
Саф су исә мондый химикатлардан азат. Нәкъ менә саф су организмга барлык химик әверелешләрне башкару өчен мөмкинлек бирә. Нәкъ менә саф су – кеше һәм хайваннарның сусавын басу өчен идеаль эчемлек.
Суны, эчүдән тыш, юыну һәм чыныгу өчен дә файдаланалар. Гадәттә, кайнар, салкын, контраст су кулланыла. Бигрәк тә салкыны сәламәтлек өчен файдалы: талчыкканлыкны бетерә, организмга көч өсти, авырулардан арындыра. Беренче яшенле яңгыр вакытында коену, яңгырдан соң яланаяк йөрү бигрәк тә файдалы санала. 
Сәламәтлегебез без сулаган һаваның нинди булуына нык бәйле. Төрле газлар һәм катнашмалар кушылган һава сулап яшәргә мәҗбүр булган шәһәр халкына киңәшебез шул: буш вакытыгыз булдымы, шәһәр читендә – табигать кочагында, бигрәк тә урманнарда булырга тырышыгыз. Урман үзенең аэроионнары белән генә файдалы түгел. Табигатьнең хозурлыгы, яфракларның җанга тынычлык иңдерүче яшел төсе дә кәефне күтәрә, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Табигать белән күзгә-күз очрашу тәнгә сихәтлек бирә, яшәү көче өсти. Андагы авазлар симфониясе дә күңелдә шулай ук үзгә хис-тойгылар уята, хатирәләрне яңарта. Әйдәгез, без дә бер моңнар дулкынында тирбәлеп алыйк әле.
5