СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Папка передвижка "Әминә Бикчәнтәева"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әминә Бикчәнтәеваның тормыш юлы һәм балаларга язган шигырьләре турында мәгълүмат.

Просмотр содержимого документа
«Папка передвижка "Әминә Бикчәнтәева"»

Балалар әдәбиятенең дәү әнисе



Әминә Бикчәнтәева

1913 – 1986



Тормыш юлы

Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26 январенда Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туган.

Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен һәм иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучы. Ул 1938 елда яза башлый. Кече яшьтәге балаларга адресланган «Бүләк» исемле беренче шигъри китабы 1940 елда басылып чыга. Хәзер ул — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы.

Шигырьләрендә ул, күбесенчә, нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буын тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә.

Аның шигырьләре балаларны үзара һәм өлкәннәргә карата әдәпле, итагатьле булырга өйрәтәләр, әйләнә-тирә табигатьне кадерли һәм саклый белергә өндиләр.

Ә. Бикчәнтәева — «Ана йөрәге» һәм «Мин аңлыйм сине» исемле повестьлар авторы. Яшүсмерләр тормышы материалына нигезләп язылган һәм шул ук балалар тәрбиясе проблемаларын үзәккә алган бу әсәрләрендә язучы кызыклы гына язмышлар үрнәгендә кеше шәхесе формалашуына хезмәт һәм эшчеләр коллективының хәлиткеч йогынтысы турында сөйли.

Ә. Бикчәнтәеваның балалар өчен кыска-кыска кызыклы хикәяләре дә бар. Бу жанрда аның «Хужа Насретдин балалар янында» дигән хикәяләр циклы аеруча яратып укыла. Фольклор герое Хужа Насретдинның мәзәклеген, тапкырлыгын, изге күңеллелеген автор балалар тормышы материалында шактый уңышлы итеп ачуга ирешә.

Ә. Бикчәнтәева татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1983 елда КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.







Балаларга язган шигырьләре.

Салкын, саф һава
Салкын, саф һава, Кар бөртекләре
Йомшак кар ява. Өстеңә куна,
Урамга чыксаң, Үзләре матур
Битләр кызара. Һәм салкын була.



Дәү әнием
Әниемнең әнисе Мин бакчага киткәндә
Әбием була минем, Озатып кала мине,
Әби генә түгел әле Кайтканда каршы ала,
Ул — минем дәү әнием. Бигрәк тә әйбәт инде!

Туп
Әминә елый үкереп,
— Тубым суга төште, — дип.
— Чү, Әминә, елама:
Туп батмый ул елгада.



Әтием белән бергә
Әтием белән икәү Әгәр барсак урманга,
Без гел бергә йөрибез, Бергә җырлап алабыз,
Бергә утын кисәбез, Яшеренгән гөмбәне
Бергә карлар көрибез. Икәү эзләп табабыз.
Язлар җиткәч, балыкка Бергә ишкәк ишәбез
Таң аткач ук барабыз, Бергә кәрзин үрәбез.
Тота алсак, әнигә дип Бик күңелле яшибез
Сатып кына алабыз. Менә шуңа күрә без.



Әлифбам
Китап кибетенә без Сумкага салып аны,
Әтием белән барып, Мин мәктәпкә барырмын.
Матур тышлы өр-яңа Дөрес итеп сүзләрен
Әлифба сатып алдык. Тезеп укый алырмын.
Ачып карагач аны, Рәсеме дә күп икән,
Мин шатландым тагын да, Шундый кызык карарга.
Андагы хәрефләрнең Саклап кына тотармын,
Өйрәнермен барын да. Яңа торыр һаман да.
Күп нәрсәләр белермен
Туган илем турында.
Мин бит инде зур булдым,
Әлифбам бар кулымда.