СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Педагоги и наставники моего села»

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проектная работа ученика, которая разработана под моим руководством. Работа  об учительской династии. Можно использовать во время уроков истории, так же во время классных часов.

Просмотр содержимого документа
««Педагоги и наставники моего села»»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Каенлинская средняя общеобразовательная школа»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан


V муниципальный конкурс

краеведческих работ обучающихся и молодежи

«История моего села»


Номинация «Педагоги и наставники моего села»


Тема работы «Мин укытучылар нәселеннән»


Подготовил :

Ильясов Рифат

обучающийся 8 класса

МБОУ “Каенлинская СОШ”

Нижнекамского муниципального района

Руководитель:

Гарипов Расим Фаизович

учитель истории и обществознания

первой категории

МБОУ “Каенлинская СОШ”

Нижнекамского муниципального района







Нижнекамск 2023


Эчтәлек

Кереш

Төп өлеш

Беренче бүлек Гыйлем дөньясына күз салсак.

Икенче бүлек. Мин данлыклы укытучылар нәселеннән!

Йомгаклау.

Әдәбият исемлеге.
























КЕРЕШ

Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Бу чынлап та дөрес. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра.
Бөтен кеше дә мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә исендә тота. Чөнки бу көн шатлыклы да, моңсу да. Бу көнне укучы үзенең балачагы белән хушлаша дисәң дә була. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш.
Әлбәтта, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар, кемнәрнедер иптәшләре дә, мөгаен, кыерсытканнардыр. Бала үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.
Минем дә мәктәбем, анда белем диңгезендә йөздерүче бер династия турында сөйлисем килде. Монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлап кергәч, мөгаллимнәре белән танышкач та сине урап алалар.

Эшемнең темасы – Мин укытучылар нәселеннән..”

Теманың актуальлеге: Соңгы елларда Россия белем бирү системасының төрле баскычларында зур үзгәрешләр бара. Ә укучыларга нигез белем бирүче мәктәпләргә аеруча зур бурыч йөкләнеп, укыту-тәрбия эшенең барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлау таләп ителә. Мәктәпләргә укучыларда гражданлык хисләре формалаштыру, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен үзләштерүгә мөмкинлек тудыру мирасын һәм мәдәни төрлелеген саклау һәм үстерү кебек җаваплы бурычлар да йөкләнә. [http://минобрнауки.рф] Һәр укучы үзенең туган мәктәбен белем алып читкә чыгып киткәч тә онытмаска тиеш. Мәктәбе, аның укытучылары турында гомер буе җылы истәлекләр генә булырга тиеш аның күңелендә.

Хезмәтемнең максаты – Каенлы мәктәбендә белем алган, данын еракларга таратучы данлыклы укытучылар династиясе тарихы белән таныштыру.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычлар куйдым:

*Каенлы авылында белем тарату учаклары барлыкка килүне барлау;

* укытучылар династиясе турында мәгълүматлар җыюны дәвам итү.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе: Каенлы мәктәбе тарихы турында авылдашларыбыз Ф. Шәрәфиев, С. Сөләйманова тарафыннан тикшерелгән, анда укып укытучылык һөнәрен сайлаган нәсел турында өйрәнү дәвам ителә.

Теманы ачу юлында мин эзләнү, тикшерү, анализлау алымнары кулландым.

Проект эше кереш, ике бүлек, йомгаклау, әдәбият исемлегеннән тора. Кереш үз эченә проект эшебезнең актуальлеген, өйрәнелү дәрәҗәсен, максатын һәм бурычларын ала. Беренче бүлектә Каенлыда мәктәп- мәдрәсәләр барлыкка килү тарихы сөйләнелә. Икенче бүлектә укытучылар династиясеннән булуымны исбатлап бирү күздә тотыла.

Йомгакта нәтиҗәләр ясала, ачыш-табышлар бәяләнә. Әдәбият исемлегендә хезмәтне язу барышында файдаланылган әдәби, фәнни-тәнкыйди, методик әдәбиятка мөрәҗәгать итү дәлилләнде.













ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ГЫЙЛЕМ ДӨНЬЯСЫНА КҮЗ САЛСАК.

Каенлы авылы 17нче гасыр урталарында барлыкка килә. Халык ислам динен тоткан, авылдагы мәгърифәт турында авыл тарихыннан укып мәдрәсә булганын, анда төрле мулла- мөгаллимнәр белем биргән.

1792 нче елда Каенлыга шагыйрь, табиб, педагог Таҗетдин Ялчыгол күченеп килә һәм җиде ел дәвамында авылдашларының сәламәтлеге һәм белеме өчен кайгырта.

1860 нчы елда авылда яңа мәктәп ачыла. Мөгаллиме Мөхәммәтсадыйк хәзрәт була.

XX йөз башында Каенлыда икенче мәктәп салына. Анда махсус белемле мулла Шамбазов укыта.

1928нче елда типовой мәктәп бинасы салына. Бу мәктәпне “Үрнәк эш мәктәбе” дип исемлиләр. Мәктәп мөдире итеп Хәбибуллин Фатих билгеләнә. Укучылар бик күп авыллардан килеп укыганнар.

1931нче елда Каенлыда районда татар балалары өчен бердәнбер ШКМ - җидееллык мәктәп оештырыла, ә 1935-36 нчы уку елына урта мәктәп дип үзгәртелә.

1941 нче елда ТБУМ (Тулы булмаган урта мәктәп) итеп үзгәртелә..

1971 нче елга кадәр мәктәп җидееллык һәм сигезьеллык мәктәп исемнәрендә йөри.

1971 нче елның 1 сентябрендә 320 урынлы, ике катлы мәктәп төзелә.

1984-85 уку елыннан Каенлы сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп исемен ала.

Мәктәптә шушы еллар эчендә җитмешләп укытучы белем биргән.

Хәзер Каенлы урта мәктәбендә 60 укучы укый, аларга 14 укытучы белем бирә.

Укытучыларның барысы да югары белемле. Укытучыларыбыз арасында “Мәгариф отличнигы”, “Мәгарифтәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, төрле грамоталар белән бүләкләнүчеләр бар.

Менә шушы мәктәптә белем алып, туган мәктәбендә һәм Түбән Кама районында гына түгел, Татарстанның күп районнарында мәгърифәтчелек орлыкларын таратучы укытучылар нәселе турында сөйлим сезгә.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. МИН ДАНЛЫКЛЫ УКЫТУЧЫЛАР НӘСЕЛЕННӘН!

Кешегә яхшылык, гаделлек, иманлы әхлаклылык күрсәтүчеләр җир йөзендә, әлбәттә, аз түгел. Әхлаклылык дигәч, күз алдына мәгърифәтчеләр килеп баса. Мәгърифәт белән әхлаклылык тыгыз бәйләнештә. “Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле балалар тәрбияләргә тиеш, дип уйлыйм мин. Әниемнең шундый гаиләдән, үземнең укытучылар династиясеннән булуым турында да сөйлисе килә.

Сүземне башлыйм әниемнең әтисе-Гакиф бабаем турында. Гыйлаев Гакиф Гыйлай улы кызыклы да, гыйбрәтле дә тормыш юлы үтә. Ул 1939 нчы елның 2 нче гыйнварында Тоба авылында ишле гаиләдә туа. Тоба башлангыч, Каенлы сигезьеллык мәктәбен, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын 1957нче елда физика-математика укытучысы булып башлый.

1958 нче елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Анда өч ел хезмәт итә, капитан дәрәҗәсенә ирешә.Армиядән соң комсомол оешмасы секретаре, укытучы,совхозда партком секретаре булып эшли. 1977 нче елдан Каенлы сигезьеллык мәктәбен җитәкли. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән, тынгысыз хезмәт көннәре башлана. Ул мәктәпне яшәтә, мәктәпкә барлык көчен, энергиясен, мәхәббәтен бирә.

Гакиф бабай укытучыларның иҗади эшчәнлеген оста оештыра, коллективның тырышлыгын иң актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерә. Ул җитәкчелек иткән елларда коллективта бер-берсенә таләпчәнлек, үзара ихтирам һәм ярдәмләшү, иҗади атмосфера хөкем сөрә.

Бабайның 44 ел гомере үз туган ягында игелекле эшләр кылып узган,

җаны – тәне белән хезмәтен сөеп, гомерен мәктәпкә багышлаган кеше ул. Бабаем балаларны ярата һәм аларның яхшы кешеләр булып үсүенә чын күңелдән ышана.

22 ел мәктәп белән җитәкчелек итүче Гакиф Гыйлай улы оста хуҗалыкчы да була. Ул елларда мастерской, тир, кече спортзал салына, район мәктәпләре арасында беренче булып Каенлы мәктәбе табигый газга тоташтырыла.

Мәктәп яңа уку елына әзерлек, укыту-тәрбия эшләре торышы буенча күп санлы мактау кәгазьләре, күчмә байраклар белән бүләкләнә.

Аның турында укучылары, хезмәттәшләре: “Ул тумыштан итагатьле, акыллы кеше, безнең өчен тормышның зур бүләге булды. Авыр чакта ярдәм кулы сузды, тормышта күпләргә үз юлларын табарга ярдәм итте,”- дип искә ала мәгариф ветераны Саимә апа.[ 2-16]

Үткән гомерендә шатлык, борчу-хәсрәтләр дә аз булмый. Күтәрә алмаслык авыр йөкне күтәреп, тезләр бөгелсә дә егылмыйча, һәммәсен йөрәк аша үткәреп яши.

Гакиф бабайның хезмәт уңышлары бәяләнмичә калмый. Ул күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, “В.И.Ленинның 100 еллыгы” медаленә, 1985нче елда ”Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә лаек була.

Бабай оста математик, яхшы җитәкче генә түгел ,ул шигырьләр дә укырга яраткан, күңелендә булган хисләрне сәйлән итеп үзе дә шигырь юлларына салган.

Шигырьләрем минем юлдашларым

Шигырьләрем – кайнар хисләрем.

Тарата кайгыларны шигырьләрем,

Шигырьләрем – минем яшьлегем.[ 1-11]

Шигырьләрен туплап, үзе вафат булганнан соң, 2012 нче елда “Гакыйф Гыйлаев шигырьләре” исемле китабы дөнья күрде.

Кеше дигән илаһи зат ялгыз яшәү өчен яратылмаган. Бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе, мөгаен, үз парыңны табып, тормыш кадерен белеп яшәүдә һәм яшәешнең дәвамы булган – балалар үстерүдәдер. Бабай да авылның иң чибәр, уңган-булган Рәмзия исемле кыз белән тормыш корып җибәрәләр.

Әбием Заһретдинова Рәмзия Заһретдин кызы 1947 нче елда Тоба авылында ишле гаиләдә туа. Рәмзия әби Казанда укытучы һөнәре буенча белем ала. Пионервожатый булып эшли башлый, аннары балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнә.Ул шулай ук Каенлы мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе, Үчкә башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Әбием хәзер лаеклы ялда.

Гадел, түземле, тыныч, ягымлы, гүзәл, сабыр… Әбием дә бөтен уңай сыйфатларны үзенә җыйган. Ул балаларны бик ярата, яхшы, белемле булуларын тели.Үзенең моңлы тавышы белән дә хәйран калдыра. Хәзер дә әле аның укучылары: “Рәмзия апа җырлаган кебек беркем дә булдыра алмый,”- дип куялар.[3-42] Ул яшь чагында сәхнәдән дә төшми. Үзешчәннәр әзерләгән бер генә концертта да җырламыйча калмый. Мәктәп эшендә генә түгел, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Әбием тырыш хезмәте өчен “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була.

Бабаем һәм әбиемнең кызлары Алсу апам белән әнием Илсөяр дә әти-әнисе сукмагыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган.

Алсу апам – гаиләдәге иң олы бала була. Ул мәктәпне тәмамлагач, бер ел Каенлы мәктәбендә пионервожатый булып эшли. 1986-1991 нче елларда Алабуга педагогия институтында математика һәм физика укытучысы белгечлеге ала. Башта Кече Җирекле мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Аннан Түбән Кама шәһәрендәге 25 нче гимназиягә эшкә урнаша. Ул шат күңелле, гадел, бик сабыр, рухи яктан нык була. Тормышны ярата.

“Гармун тавышын ишетсә, Алсуның күбәләктәй очып биеп киткәне бүгенгедәй күз алдымда,” – дип искә ала апаның дусты Лида апам.

Алсу апа кечкенәдән йөрәк авырулы була. Ул үзенең авырганлыгын да, арыганлыгын да балаларга күрсәтмәскә тырышып, сабырлык белән дәресен үткәрә торган була. Укучыларын да бик ярата һәм үзен дә яраттыра белә. Кайгыга тарсаң да, ул һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Чын мәгънәсендә, укучыларында укуга мәхәббәт уята. Табигатьне яратырга, матурлыкны, яшәү ямен тоярга да өйрәтә ул.

Һәр кеше бу җиһанга бәхетле булу өчен туа. Ләкин Аллаһы Тәгалә бәхетне бар кешегә дә тигез бүлмәгән шул. Алсу апа да бу дөньядан 29 яшендә китеп бара...

Башлангыч сыйныф укучылары әле ныгып та җитмәгән яшь үсентеләр кебек. Тамырлар ныгып, агач зур булып үсеп китсен дисәң, аңа су һәм яктылык кирәк. Әйе, агачны яңгыр белән кояш үстерсә, балага белем орлыкларын укытучы сала. Әби-бабаемның өченче балалары әнием Илсөяр 1976 нче елда Каенлы авылында туа. 1992 нче елда Каенлы урта мәктәбен тәмамлап, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1996 нчы елда тәмамлап, туган авылына эшкә кайта. Бүгенге көндә ул Каенлы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

Әнием ягымлы карашы, көләч йөзе, кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләре белән балаларны үзенә тартып тора. Балаларның кечкенә кулларыннан тотып, хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтә. Һәрберебез белән уртак тел таба. Елмаеп кына, ипле генә сөйләшеп ала. Үзенең җылы сүзе, игътибарлылыгы, безне якын итүе белән күңелебезне күтәреп, белемгә омтылыш бирә.

Югары сыйныфларда укысалар да, мәктәпне тәмамлап чыгып китсәләр дә, әнием белән укучылары һәрдаим аралашып, очрашып торалар. Ул һаман да алар өчен борчыла. “Авыр вакытта эч серләребезне бушатырга да аның янына керәбез. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга торган бу апаны ничек хөрмәтләмисең?” – диләр аның турында укучылары.

Тамырымның тирәнлеген, гаиләмнең серләрен беләсе килеп, әбием янына еш киләм. Әбием күңел дәфтәрләрен кабат-кабат актара,моннан йөз еллар элек булган хәтирәләрне дә искә ала. Кайчандыр Гакиф бабаемның Шәмсетдин исемле бер туганы авылдашларын укырга, язарга өйрәтә. Ә сеңлесе Таһирәне укытучылар курсына җибәрә. Берничә елдан соң Таһирә әби әйләнеп кайта һәм авылдашларын яңача алфавит буенча укыта башлый (аңа кадәр латин алфавиты кулланылган). Таһирә әбинең укучылары зур галимнәр, табиблар, очучылар, хәрбиләр булалар.

Бабаемның бертуганнары Сафа белән Фәрвәз Гыйлаевлар да балаларга белем орлыклары таратучылар.

Гыйлаев Сафа Гыйлай улы Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1928 нче елда Ширәмәт районы (хәзерге Түбән Кама районы) Тоба авылында туа. Яше җитеп сугышка алына, аннан исән - имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Сугыштан соң ФЗУда укый. Аннан Алабуга педагогия институтында укып, шунда ук профком рәисе була, лаеклы ялга киткәнче математика укыта. Сафа бабайга максатка ирешүдә гаҗәеп ныклылык, эшчәнлек һәм намуслылык кебек матур сыйфатлар хас булган һәм бу сыйфатлар аңа авыр сугыш елларын кичереп, төрле кыенлыкларны җиңәргә, хезмәттә югары уңышларга ирешергә, хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек булырга ярдәм иткән.

Гыйлаева Фәрвәз Гыйлай кызы Ширәмәт районы (хәзерге Түбән Кама районы) Тоба авылында туа. Башта Мамадышта укый. Казан педагогия институтының химия һәм биология факультетын тәмамлый. Эшен Балык Бистәсе районында типографиядә башлап җибәрә. Соңыннан лаеклы ялга киткәнче химия һәм биология укыта. Ул үз һөнәренең остасы, киң күңелле, таләпчән укытучы була. Мәктәптә уңай, җылы эш атмосферасы тудыру, үзара аңлашып эшләү, һәрбер укучыга ихтирамлы булу, аларны шәхес итеп күрә белү – Фәрвәз Гыйлай кызының эш алымы. Кешеләргә мәгьрифәт нуры чәчүдә үзеннән зур өлеш керткән өчен, мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен дипломнар, грамоталар иясе була. Фәрвәз әби Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны.

Рәмзия әбиемнең гаиләсе дә бабайлардан калышмый, аның да ике апасы мөгаллимнәр.

Ахметханова (Заһретдинова) Сәвия Заһретдин кызы 1935 нче елда Ширәмәт районы Тоба авылында туа. Каенлы җидееллык мәктәбеннән соң укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә. Алабуга педагогия институтының филология факультетын бетергәч, Актаныш районы Сәфәр авылына җибәрелә. Туган ягы аны үзенә тарта, шуңа күрә ул Кызыл Чапчак урта мәктәбенә балаларга рус теле һәм әдәбияты гыйлеменең асылына төшенергә ярдәм итүче мөгаллимә булып кайта. Тормышка чыккач, Түбән Кама шәһәренә күчеп китә һәм бик озак еллар шунда балалар укыта. Бүгенге көндә Сәвия әби лаеклы ялда, хезмәт ветераны.

Әбиемнең икенче апасы Мошарапова (Заһретдинова) Рәсимә Заһретдин кызы 1941 нче елда Ширәмәт районы Тоба авылында туа. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары өч кенә яшь була. Башта - Каенлы җидееллык, аннан Кызыл Чапчак урта мәктәбен тәмамлый. Дүрт ел пионервожатый булып эшләргә туры килә аңа.Ул мәктәп тормышын тагын да җанландырып җибәрә. Нинди генә кичәләр оештырмый ул! Кызыклы чаралар, кичләрен үзешчән сәнгатьтә катнашып спектакль, концертлар кую дисеңме?!

Аннан авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, ул Кама Тамагы районында эшли. Лаеклы ялга киткәнче Түбән Кама шәһәрендә химия һәм биология укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Ул да Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны.

Алда санап киткән туганнарым үзләрен һәрвакыт бәхетле санаган һәм саный. Санаган, дип әйтәм, чөнки аларның кайберләре, кызганычка каршы, безнең арада юк инде. Алар укыткан укучыларның һәммәсе тормышта үз урынын тапкан икән, чын Кеше булган икән, димәк, тырышлыклары бушка китмәгән. Укучыларының уңышлары – аларның күпьеллык хезмәт җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлауларына алар һич тә үкенмиләр. Киресенчә, гомеребезне бушка уздырмадык, дип сөенәләр.

Һөнәри осталыклары, хезмәткә бирелгәнлекләре, балаларны яратулары, тыйнаклыклары нәтиҗәсендә, алар хезмәттәшләренең, укучыларының, ата-аналарның хөрмәтен казанганнар һәм педагогик эшчәнлекләрендә ирешкән уңышлары өчен Мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан күп санлы мактау кәгазьләре һәм почет грамоталары белән бүләкләнгәннәр, мактаулы исемнәргә лаек булганнар. Кем инде шундый шәхесләргә охшарга тырышмасын да, алар белән горурланмасын?!

Бик кызык икән бу тормыш дигән дәрья. Әйе, алда санап киткән туганнарымның кайберләре безнең арабызда юк инде. Ләкин алар үзләреннән соң тирән эз калдырган. Аларны туганлык җепләре генә түгел, укытучы хезмәте дә берләштергән. Мөгаллимлек һөнәре каныбызга сеңгән, диярсең. Ходай язса, нәселебездә укытучылар чылбыры өзелмәс, мөгаллимнәр династиясе үз һөнәрен дәвам итәр, дигән өметтә калам.

Менә мин үземнең укытучылар династиясе, әби-бабаемның үткәне белән таныштырдым. Аларны барлаганда, зур горурлык хисләре кичердем. Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бу эшкә мәхәббәт уяткан әби-бабаларыбызның, абый-апаларыбызның тормыш юллары миндә соклану һәм кызыксыну уятты. Мин шундый затлы нәселдән булуым белән чын күңелдән горурланам.

“Бар нәрсәнең башлангычы - Укытучы кулында. Укытучы хезмәтен башка хезмәт белән тиңләп булмый. Укытучы - төзүче дә, чөнки ул белемгә нигез сала. Шәфкать туташы да, назлы сүзләре, ягымлы карашы белән дәвалый. Милиция хезмәткәре дә, чөнки ул тәртип саклый. Адвокат шикелле гадел хөкем итә белә. Язучының илһам чишмәсе саекмаган кебек һәрвакыт иҗатта.Туган җирен, милләтен, туган телне саклаучы да, җир шарына аларны танытучы да бит ул - Укытучы!”[ 2 ]

Укытучыга да, атаклы галимгә дә, төзүчегә дә белемне Укытучы бирә. Кешелек барында бу һөнәр яшәячәк. Мин дә нәселебезнең алтын җебе булып сузылган укытучы һөнәренә гашыйк. Киләчәктә армый-талмый балаларга белем һәм тәрбия бирүче мөгаллим булачакмын. Минем дә укучыларымтуган илебезне еракларда танытучы, милләтебезне үстерүдә күп көч куючы, алдынгы карашлы, сәләтлеукучыларым булыр дип ышанам. Хыялларымның тормышка ашарына мин бик тә ышанам.










ЙОМГАК

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, кайсы гына төбәктә булма, һәрберсендә “безнең мәктәп”, “безнең авыл” дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Туган ягын чиксез яраткан, аның белән горурланып йөри торган, аны үз хезмәте белән ямьләргә тырышкан кешеләр генә шулай әйтә.

Менә мин үземнең укытучылар династиясе, әби-бабаемның үткәне белән таныштырдым. Аларны барлаганда, зур горурлык хисләре кичердем. Гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган, бу эшкә мәхәббәт уяткан әби-бабаларыбызның, абый-апаларыбызның тормыш юллары миндә соклану һәм кызыксыну уятты. Мин шундый затлы нәселдән булуым белән чын күңелдән горурланам.




















ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Г.Гыйлаев “Гакиф Гыйлаев шигырьләре”, Түбән Кама, 2012, 11 б.

2.Саимә Сөләйманова “Зәй сулары ага тора”, Түбән Кама, 2013,18б

3.Саимә Сөләйманова “Әй, Каенлым, Каенлым”, Түбән Кама, 2010

4.Фәхри Шәрәфиев “Каенлы авылы тарихы”, Казан, “Сүз”, 2009, 42б.

Интернет- ресурс

1.http://минобрнауки.рф

2.https://nsportal.ru/shkola/inostrannye-yazyki/drugie-

Сөйләнгән хатирәләр: Поликарпова Лида, Гыйлаева Рәмзия әби, Кәлимуллина Илсөяр.