СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

План конспект урока "Исем фигыль"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларга җөмләдә исем фигыльне табарга ярдәм итүче күнекмәләр белән таныштыру.

Просмотр содержимого документа
«План конспект урока "Исем фигыль"»

ИСЕМ ФИГЫЛЬ.


Дәреснең максаты. Укучының фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;исем фигыль,аның ясалышы , кулланылышы,узенчәлекләре турында мәгълүмат бирү ,аларны тексттан табарга өйрәтү;балаларның фикерләү сәләтен үстерү (дәлилләргә,аналогия буенча эш итәргә өйрәтү) яшь буенча әхләкый тәрбия бирү.

Дәрес карточкалар(актуальләштерү өчен),текст,такта,язма такта,терәк схемалар,дәреслекләр һ.б. белән җиһазлана.

Дәреснең тибы:Яңа теманы өйрәтү дәресе.VI сыйныф.

Дәрес төре:катнаш.

Дәрес барышы:

Iнче Оештыру.

Укытучы.Укучылар без бер-беребезнең хәлен сорашканда,таныш белешкә теләк теләгәндә,эш кушканда,нинди сүз төркемнәрен кулланабыз?(Фигыльләрне)

-Әлбәттә.Фигыль-безнең сөйләмебездә бик еш кулланыла торган сүз төркеме.Без инде сезнең белән берничә,фигыль төркемчәсен ,аларга хас булган билгеләрне өйрәндек.Бугенге дәрестә аны тагын бер төркемгә “баетырбыз”,аңа хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз.

II нче. Өй эшен тикшерү.

Укытучы:Әти-әниләрегез багышлап яңа ел белән котлау открыткалары язып килергә кушылган иде.Күрәм барыгызда биремне үтәгәнсез.Әйдәгез бер-ике эшне тыңлап узарбыз.

(язып килгән текстларның эчтәлегенә игътибар ителә,өстәмәләр кертелә,стиль хаталары төртелә)

III нче Aктуальләштерү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.Бирелгән җыр тестыннан фигыльләрне табыгыз,төркемчәсен өстенә язып күрсәтегез.

1.

2.

3.

Укытучы.Укучылар бу юлларның авторы кем?(Р.Миңнуллин,”Әнкәйнең догалары”, “Әнкәй безне Сөннән алып кайткач” һ.б. шигырьләренә И.Закиров көй язган)

Хәзер башкарган эшләрегезне тикшереп чыгабыз.Барлык фигыльләрне күрсәтеп ,төркемчәләрнен билгели алганнарга – “5”ле

фигыльләрне дөрес күрсәтүчеләргә - “4” ле,хаталары булганнарга түбәнрәк билгеләр куела.

Димәк, укучылар,без фигыльнең нинди төркемчәләрен беләбез (Боерык фигыль,хикәя фигыль,шарт фигыль,хәл фигыль,сыйфат фигыль).


IV Яңа белемнәр формалаштыру.

Ә бүген без фигыльнең яңа төркемчәсен өйрәнә башлыйбыз. Игътибар итегез,исем+фигыль.Моңа хәтле сыйфат фигыль,хәл фигыль төркемчәләрен өйрәндек .Искә төшерик:сыйфат фигыльгә без нинди билгеләмә бирдек(ул сыйфат һәм фигыль билгеләренә ия)

- Сыйфатка охшаш билгеләрен әйтегез(эш-хәлне,предметның билгесе итеп күрсәтә ,сыйфатланмышы була,исемләшә ала нинди? дигән сорауга җавап бирә)

-Ә фигыльгә хас билгеләре ?(нигезе эш-хәлне белдерә,барлык-юклык,юнәлеш заман кушымчалары ала,алдагы сүзнең билгеле бер килештә килүен сорый)

- Яхшы.Ә хәзер хәл фигыльне искә төширик(сыйфат фигыль кебек аналогия үткәрә )

-Димәк,сыйфат фигыль сыйфат һәм фигыль ,хәл фигыль рәвеш һәм фигыль билгеләренә йөрткәч исем фигыль нинди билгеләрне йөртер?(исем+фигыль билгеләре).

Нәрсә ул исем,ул ниләр белән төрләнә ?

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

Ә фигыль?

(Фигыль эшне хәлне хәрәкәтне белдерә,нишли?нишләр?һ.б сорауларына җавап бирә, барлыкта-юклыкта юнәлеш формаларында була ала,зат-сан б/н төрләнә .)

-Ә хәзер шушы белемнәр нигезендә ,исем фигыльгә билгеләмә биреп карагыз.

(Укучылар ис.фигыльнең исем һәм фигыльгә охшаш булырга нәрсә? һәм нишли?нишләр?сорауларына җавап бирергә;исем шикелле килеш;тартым сан белән төрләнергә тиешлеген,ләкин нигездә фигыль булырлык билгеләрен дә әйтәләр .Аларның игътибары алдыгыздагы текстка юнәлтәбез һәм исем фигыльләрне табагыз.Исем фигыльләрне таптык.Әйдәгез,шушы сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатып языйк(телдән һәм тактада гомуми эш ):әйт-ү-гә,ту-у-ың,яшә-ү(в)-ең,алу-лар-ың,сөй(ю)-ү,олы-ла-ма-у.

-Нинди кушымча исем фигыль ясый?

- У-ү.

- Ә хәзер бу сүзгә ялганган кушымчаларга игътибар итик: әйтү-гә(килеш ),туу-ның(тартым) ,олылау- ма-у(юклык)түк-тер-ү (юнәлеш).

-Димәк,исем фигыль исем кебек килеш ,тартым,сан,фигыль кебек юнәлеш һәм юклык кушылулары ала икән.

Хәзер яңадан текстка карыйбыз.Исем фигыль алдында торган сүзләргә игътибар итик.Сүзне (т.к)әйтүгә;көнгә (ю.к)сөенә алуың һ.б.

-Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

(Фигыльгә хас булганга,исем фигыль алдагы сүзнең нинди дә булса килештә килүен сорыйлар)

-Хәзер бергәләп исем фигыльләрнең нинди җөмлә кисәге булуын карап узыйк.

-Әйтүгә килеп баса(кайчан?);тууың белән бурычлы (нәрсә белән?) хөрмәт итү кебек төшенчәләр (нинди?)олыламау-җинаять(нәрсә?) һ.б.

-Ә кайсы сүз төркеме турында ия дә,хәбәр дә,хәл дә,аергыч һәм тәмамлык та була ала дигән идек (исем)

- Димәк бу ягы белән исем фигыль исемгә охшый икән.


V. Ныгыту. Ә хәзер алган белемнәрегезне, хәтердә ныгытып калдыру өчен (1) таблицага күз салыйк.

Исем өчен хас билгеләр.

Фигыль өчен хас билгеләр

1.Килеш,тартым,сан белән төрләнә.

2.Аергыч,тәмамлык,хәл,ия була ала.

1.Барлыкта-юклыкта була юнәлеш кушымчасы була.

2.Үзенә бәйләнгән исемнең нинди булса килештә килүен сорый.


VI.Йомгаклау.

-Димәк без бүген 6 нчы фигыль төркемчәсен өйрәндек.Аның турында ниләр белдек?

-Исем фигыльисем hәм фигыль билгеләренә ия була.

-Исем кебек килеш,тартым,сан белән төрләнә; аергыч ,тәмамлык , хәл ,ия була ала:нәрсә? дигән сорауга җавап бирә;

-Фигыль кебек алдагы сүзнең нинди дә булса килештә килүен сорый ,барлык-юклыкта була,юнәлеш кушымчасы ала,тик зат сан белән төрләнми.

VII өйгә эш:

1.Иҗади:сыйныфташларыбызга исем фигыльне кабатлау өчен;исем фигыль турында төгәл әзлекле сораулар әзерлибез.

2.Гамәли эш:172 нче күнегү(исем фигыль ясап язарга)