9 нчы сыйныфта тарихтан дәрес планы
(План-конспект урока по истории)
Тема: Әфганстан: ялган һәм хакыйкать (Афганистан: ложь и правда).
Максат: 1. 1978-1979 елгы революцияләргә кадәр Әфганстанның тарихи үсеш дәрәҗәсе турында күзаллау булдыру. Әфган сугышы нигә һәм кемгә кирәк булган? – әлеге сорауга җавап эзләү. 1970 еллар ахырындгы вакыйгаларны тудырган сәбәпләрне ачыклау, вакыйгаларның характерын билгеләү.
2. Әфган сугышының фаҗигасые күрсәтү.
3. Дәрескә әзерләнү барышында әдәбият һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Әфган сугышы ветераннарына карата тирән ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: 1. Дөнья картасы.
2. Плакат: “Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды япь-яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һичберкем дә
Юа алмас аны, юа алмас.”
3. Рәсемле плакат.
4. Хәтер тактасы.
5. “Алар безнең авылдан” (плакат).
6. “Кичер кайта алмавымны” җырының фонограммасы.
7. “Интернационалист әфганчылар” альбомы.
8. Конвертта солдат хатлары.
9. Әдәби китаплар, “Воин России” журналы (№1, 2004 ел; №2, 2005 ел).
10. “История России. ХХ век” электрон дискы.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1. Исәнләшү.
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
II. Яңа материалны өйрәтү.
1. Тарих битләреннән... (Әфганстанның тарихи үсеше турында кыскача тарихи белешмә).
2. 1978-1979 елгы Әфган вакыйгалары нәрсә ул?
а) Югары даирәләр переворотымы?
б) Фетнәме?
в) Революцияме?
3. Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре. Нәрсә ул?
а) Интервенцияме?
б) Революцияне экспортлаумы?
в) Интарнациональ ярдәмме?
III. Белемнәрне ныгыту.
“Һәркемнең үз дөреслеге...” (С.Алексиевич)
IV. Өй эше бирү.
“Әфганстан – күңелемнең авыр ярасы” темасына сочинение-эссе язарга.
V. Йомгаклау.
1. Нәтиҗә ясау.
2. Билгеләр кую.
3. Сыйныфны озату.
Дәреснең план-конспекты.
I. Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Бүгенге дәрестә без дәреслекләрдә бик аз урын бирелгән темага – Әфганстан сугышына үз бәябезне бирергә тырышырбыз. Бу дәресебезнең максаты – 1970 еллар ахырындагы вакыйгаларны тудырган сәбәпләрне ачыклау, вакыйгаларны характерлау. Әлеге сугышның кирәксез булуын исбатлау.
Туган илне саклау – аның гражданнарының бурычы. Ил чикләрен саклаучыларга дан җырлыйбыз. Ләкин соңгы унъеллыкларда армияне дәүләт җитәкчеләре үзләренең сәяси амбицияләрен канәгат ьләндерү өчен генә кулландылар, һәм присяга белән бәйләнгән командирлар һәм рядовойлар планетаның төрле почмакларында үлемнәрен таптылар.
Шушы вакыйгаларның берсе – Әфган сугышы. Бу сугыш – безнең ил алып барган сугышларның иң озакка сузылганнарыннан.
II. Ә барысы да Әфган революциясеннән башланып китә. Бүгенге көндә тикшерүчеләр, сәясәтчеләр Әфганстанда 1978-1979 елларда булып узган вакыйгаларга төрле бәя бирәләр. Ләкин бу темага сөйләшүне башлаганчы, әлеге илнең якын үткәненә кайтырга кирәктер.
Доклад “ХХ гасырда Әфганстан”.
Димәк, Әфганстандагы хәрби конфликтка 1978 елның апрелендә этәргеч бирелә. Үзе артыннан гражданнар сугышы, кискен борылышлар, икътисадның түбән тәгәрәве һәм сәяси тотрыксызлыкны иярткән революция булып уза. Шушы шартларда революциянең вакытсыз, өлгермәгән булуы турында шик туа башлый. Бу вакыйгаларны революция дип атарга мөмкин түгел дигән карашлар барлыкка килә.Нәрсә соң ул?
1978-1979 ел вакыйгалары турында дискуссия.
Дискуссия өчен өстәмә сораулар:
1. 1973 елда монархия бәреп төшерелә. Ил белән идарә итүдә нинди үзгәрешләр күзәтелә?
2. Шул чорда демократия үсешетурында сөйләргә мөмкинме?
3. Революциянең алшартларын искә төшерегез.
4. Революциянең төп хәл ителергә тиешле мәсьәләсе нәрсә була?
5. 1978 елның апрелендә хакимият кем кулына эләгә?
Төрле фаразлар әйтелә, нәтиҗә чыгарыла.
Менә 1979 ел килеп җитә. Кабул урамнарында совет танклары пәйда була. Ни сәбәптән Әфганстанга совет гаскәрләре кертелә? СССР нинди максат белән эш итә? Бу сорауларга җавап эзлик.
Доклад “Әфганстан сугышы (1979-1989)”.
Компьютердан информация алу.
Укучылар, әйдәгез уйланыйк әле: безнең солдатларыбыз бу сугышта кемне саклыйлар соң? Әфган вакыйгаларында безнең ил нинди урын тота? Нәрсә бу?
Интервенцияме?
Революцияне экспортлаумы?
Интернациональ ярдәмме?
Әңгәмә ярдәмендә нәтиҗә чыгару.
Әйе, без чикләрнең куркынычсызлыгын кайгырттык, союздаш күршеләргә ия булу мөмкинлеге кызыктырды. Ләкин ни өчен соң беркем дә аның нәрсәгә бәрабәр булачагын исәпкә алмады?
III. Без хәзер дөреслек эзлибез. Дәүләт турында, үткән сугыш турында. Ләкин “дөреслек” төшенчәсе төгәл була алмый. Бу очракта һәркемнең үз дөреслеге: солдатның, ананың, солдат хатыннарының.
Харрас Әюп “Интернациональ бурыч”.
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барсына да бу ил булышты...
Тик беләсе иде –
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме бурычлы?
“Интернациональ бурыч”, дидек.
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы?.. –
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип –
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?!
Илдә нигә кадерсезләнделәр,
Бурыч түләде бит алар да?
Ахыр чиктә йөрәкләре нигә
Граната булып ярыла?!
“Интернациональ бурыч” имеш,
Табалмадык шуннан башканы.
Ил “бурыч” булып,
Әсирлектә
Газап чигә кемнең башлары?!
Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,
Нигә белми халык?
Бүгенге
Яңа буын егетләре үсә –
“Бурыч” түләр өчен түгелме?!
Җыр. “Кичер кайта алмавымны”.
Кешеләр җирне аршинлап үлчи. Өч аршин җир дисеңме, - бу инде кабер дигән сүз. Кешенең соңгы йорты, табыныр урыны...
Ә минем уемда 771 аршин җир. Шуны өч аршинга бүлсәң, 257 килеп чыга. Татарстан Республикасы Әфган сугышында 257 егетен югалтты. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында “ике йөзенче йөк” булып, кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалакла”. Әфган кызалаклары...
Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын. Аларга дөрестән дә җиңел инде. Исәннәргә авыррак. Татарстанда да күп алар. Безнең авылыбызда гына да алар 10 кеше. Яраланып, инвалид булганнар өйләрендә, штфаханәләрдә ята. Исән-саулары арабызда йөри. Бер яклары белән дә аерылып тормыйлар шикелле. Алар эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә орден-медальләрен тагып, урам буйлап йөрми. Алр бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрендә һаман ышаныч юк.
Ә төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була. Әфган сугышы алар тормышына әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Әлеге күренешнең үз исеме бар – сугыш синдромы.
Теләсә кайсы җәмгыять үзенең җәрәхәтле урынын, гаепле ягын яшерергә омтыла. “Әфганнар” мәсьәләсенә күз йомарга тырышу, битараф булу аларның синдромын, хәтер шогын арттыра гына.
Әфган сугышының кайтавазы халык күңелендә, аңында хәтерендә озак вакытлар таралмас әле. Ә күпләр өчен Әфганстан белән бәйле хатирәләр һич төзәлмәс җәрәхәт рәвешендә торыр.
Ничә ел үтте, һәм башка сугыш турында сүз алып бара башладык. Бу – чечен сугышы. Әмма бу инде башка дәрес темасы. Ник соң беркем дә тарихта булган хаталарны кабатламаска өйрәнми? Картадагы кайнар нокталар булмас өчен нишләргә соң? Бу сорауларга җавап табу – безнең гражданлык бурычыбыз.
Балалар, безнең дәресебез ахырына якынлашты. Шушы сөйләшүнең нәтиҗәсе итеп, “Әфганстан – күңелемнең авыр ярасы” дигән исем астында сочинение-эссе язуыгызны сорыйм. Өй эшен көндәлекләргә язып куйыйк.
Өй эше языла.
Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.