СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поши -урман бизэге

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарстаннын ин зур хайваны -  поши турында эзлэну- тикшерену эше һәм презентация

Просмотр содержимого документа
«Поши -урман бизэге»

Поволжская научно-практическая конференция исследовательских, проектных и творческих работ имени К. А. Валиева





Юнәлеш: Секция№1” Әйләнә-тирә дөнья”


Эзләнү-тикшеренү эше:

«Поши –урман бизәге»






Башкарды:

Мамадыш районы Владимир төп

гомумбелем бирү мәктәбенең

4 класс укучысы

Малов Александр Валерьян улы

Җитәкче:

Бачкова Елена Алексеевна,

биология-химия укытучысы




Мамадыш -2017

Эчтәлек:


I. Титул бите

1. Тема сайлау.......................................................................3 бит

2. Эшнең максаты.................................................................3 бит

3. Бурычлар...........................................................................3 бит

4. Эзләнү гипотезасы ..........................................................3 бит


II. Эш планы.

1. Кереш. Тарих битләреннән ……………………………4 бит

2. Пошилар турында ............................................................4-5 бит

3.Пошиларның дошманнары...............................................6 бит

4. Минем күзәтүләрем .........................................................7-11 бит

5. Пошилардан алына торган продуктлар, куллану ....... 12-14 бит

6.Эшкә йомгак .....................................................................14-16 бит

III. Эшкә йомгак.

Кулланылган әдәбият.......................................................................17 бит

Кушымта

Дусларыма - китапчык.....................................................................18 бит






2.Эшнең максаты:

Пошиларның тормышын өйрәнү, кеше тормышында аларның әһәмиятен ачыклау.


3. Бурычлар:

  • Пошилар турында мәгълумат туплау;

  • Пошиларның төзелешен ачыклау;

  • Пошиларның ни белән туклануын өйрәнү, күзәтү;

  • Пошиларның дошманнары турында өйрәнү;

  • Пошиларның үрчүен өйрәнү, күзәтү;

  • Поши бозавының туклануын,үсүен күзәтү;

  • Пошилардан нинди продуктлар җитештерелүен ачыклау;

  • Күзәтүләр, чагыштырулар, сорашулар, әңгәмәләр нәтиҗәсендә пошилар турында җыйган материалларны берләштерү;


4. Эзләнү гипотезасы:

Минем уйлавымча, пошиларның кеше тормышында роле бик зур, ә алардан алынган продуктлар халык хуҗалыгында, медицинада, киң кулланылыш таба.


II. Эшнең планы:

а) эзләнү-тикшеренү эшенең темасын уйлау;

б) фәнни әдәбиятлардан, интернеттан пошилар турында мәгълумат туплау;

в) урманда пошиларны читтән күзәтү;

г) ярдәм итү максатыннан, укытучыга, әтигә мөрәҗәгать итү;

д) чагыштыру, анализлау, йомгаклау;

е) эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау.



Башында үсә куак -

Шуны табып куандык.

Бу җәнлек безгә ошый:

Исеме аның -? (поши)

Дөрес дусларым, сез табышмакның җавабын дөрес әйттегез. Бу бик матур һәм көчле хайван, күп вакытын усак агачлары арасында үткәрүче, сазлыклардан батмый гына чыга алучы, әйбәт йөзүче, Татарстанда иң зур хайван – ул Поши. Әтием Татарстан Республикасы буенча хайваннарны саклау җәмгыятендә эшләү сәбәпле, мин урманда еш булам, хайваннар дөньясы белән бик кызыксынам, китаплар укыйм, интернетта казынырга яратам, үзем туплаган мәгълүмат белән сезне не дә таныштырырга телим.

Тарих битләреннән

18 гасыр ахыры, 19 гасыр башында поши күпләп юк ителгән – тиресеннән яхшы замша алганнар. Замша – күннән патша заманында хәрбиләрнең киеме тегелгән. Мәскәү губернасында, Байкал артында пошилар тулысынча атып бетерелгән булган. Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң гына пошиларга ау тыелган. Аларның баш саны торгызыла башлаган.

Статистика нигезендә пошиларның саны

1929 ел

1950 ел

1954 ел

1956 ел

1960 ел

2016 ел

83

1318

310 мең

353 мең

480 мең

800 мең


Поши турында

Поши партояклылар отрядындагы боланнар гаиләсеннән булган бүгенге көндә яшәүче иң эре имезүче. Соры төстә, аяклары ак, тоягы кара була. Отрядның исеме хайваннарда очлары калын мөгез тояк белән капланган, яхшы үсеш алган өченче һәм дүртенче бармаклары булганга күрә бирелгән. Икенче һәм бишенче бармаклар үсеш алмаган , ә беренчесе бөтенләй редуцияләнгән.

Евразия һәм Төньяк урманнарында, урмантундраның каенлыкларында, елга тамакларында, тау урманнарында, дала елгалары яр буйларында, үзәнлекләрдә, күбрәк дымлы урманда, кисентекләрдә, куаклыкларда, биек үләнле урыннарда киң таралган. Гәүдә озынлыгы 3 м га, сырт биеклеге 2,3 м га кадәр, авырлыгы 500-570 кг җитә. Гәүдәсе кыска, төз, тиресендә төрле куелыктагы озын көрән яки кара диярлек йоннар үсә. Тире астында май катламы барлыкка килми диярлек. Башы зур, муены кыска, кәкре танаулы. Ата пошиның муен астында тире үсентесе – “алка”асылынып тора. Өске ирене кабарынкы һәм аскысы өстеннән салынып төшә. Шуның нәтиҗәсендә поши агач, куак,үсемлек яфракларын, бәбәкләрне, кайрыны, кәүсәләрдәге мүкләр һәм лишайникларны ансат ялмап ала икән. Колаклары озын, киң, хәрәкәтчел 25 см озынлыкта, ул колакларын тырпайтып, урман шавын да, куаклар кыштырдавын да, кисәк яфрак лепердәвен дә - бик тиз ишетә, тын калып тыңлап тора да, куркыныч килүен сизсә, тиз арада куе урманлыкка кача.

Урман сазлыкларында исә пошилар алгы аякларын алга горизонталь сузып, корсаклары, түшләре белән җиргә яталар һәм арт аяклары белән көчле итеп этенәләр. Ерактан күзәткәндә бу күренеш пошиларның сазлыкта шууын хәтерләтә. Кыш көне өсте каты тирән карда гәүдәсе авыр булу сәбәпле,аларга йөрү кыенлаша, шуңа куе урман чытырманлыгына керәләр һәм үзләрен тыныч хис итәләр: гәүдәләре соры төсле – ботаклар сыман, ә ак аяклары яшь усак кәүсәләре кебек күренәләр. Поши тирән карда Поши кышкы урманда

Пошиларга дошманнары һөҗүм иткәндә алар алгы аяклары белән каты итеп тибәләр, бер сугуда егалар. Поши башта уңайлы позицияне сайлый, арт аяклары белән агач кәүсәсенә терәлә һәм дошманы ташланганын көтә, ул якынайгач көчле итеп суга, нәтиҗәдә бурене генә түгел, хәтта аюларны да җиңеп чыга. Моннан котылу өчен, бүреләр көтүләре белән пошины эзәрлекләгәндә ачык урынга куып алып чыгалар. Төп дошманнары – аю, бүре,селәүсен, комагай, ә ерак көнчыгышта юлбарыслар да куркыныч тудыра.

Владимир урманнарында кигәвеннәр, бөгәлчәннәр, урман талпаннары, хэтта кечкенә генә озынборыннар, сукыр черки дә җәфалый аларны, шуңа күрә пошилар сәгатьләр буе бу канэчкечләрдән качып, корсакларына кадәр суга кереп, башларын да суга тыгып торырга мәҗбүр булалар.

Һөҗүмгә әзерләнү Поши канэчкеч бөҗәкләрдән кача

Мөгезләре як-якка тырпайган, авырлыгы 20-30 кг, колачы ике метр. Мөгез ата пошида гына, ул кыска кәүсәдән һәм киң яссыланган “көрәктән” тора, аннан исә берничә үсенте китә.Үсентеләр саны мөгез ничә ел үсүгә карап билгеләнә. Пошида беренче мөгезләр бер яшь ахырына үсә, икенче елында икегә аерылган мөгезләр үсеп чыга, өченче елда - ике, дүртенче елда 3-үсентеле була, ә җиденче елдан соң үсентеләр башкача үсә: я арта, я үсенте саны кими. Иң күп үсенте саны 18 гә җитәргә мөмкин икән, ә 11 декабрь көнне әтием белән мин тапкан мөгезнең 8 үсентесе бар иде.

Кышын ата поши мөгезләрен сала. Яңалары апрель – май айларында үсә башлый, көзгә сөякләнеп бетә.



Әтием белән тапкан поши мөгезе

Кышын ата поши мөгезләрен сала. Яңалары апрель – май айларында үсә башлый, көзгә сөякләнеп бетә.

Әтием белән пошиның аякларын да фотога төшердек:алар астан өскә таба аксыл соры яки ак. Озын, нык аякларындагы киң тояклары аңа давыл еккан агачлар аша 1,5 - 3 м биеклеккә сикерергә, кар өстеннән җиңелчә атларга, чытырманлык һәм сазлыкларда җиңел йөрергә мөмкинлек бирә.Очлы тирән уелган тояклары як-якка киңчел җәелергә сәләтле, тояк эчендәге бармаклар арасындагы тиречел яры сазлыкларда егылтмый.

Поши аяклары

Поши - күшәүче хайван. Күшәү ул – эшкәртеп бетерү өчен үсемлек азыкны кире авыз куышлыгына кикереп чыгарып чәйнәү. Аның ашказаны катлаулы төзелешле, 4 бүлектән тора: карта, түбәтәй карта, кырыккарта һәм төп ашказаны. Беренче бүлек - картада азык микроорганизмнар ярдәмендә әчи, түбәтәй картага кертелә, аннан авызга кикереп чыгарыла һәм селәгәй белән чылатыла, изелә. Бу өлешчә кайнатылган азык – күшәм дип атала. Ярымсыек хәлгә килгән масса кабат өченче бүлек – кырыккартага эләгә, анда сусызландырыла һәм төп ашказанына килә, соңгы бүлектә азык боткасы ашказаны согы белән эшкәртелә.

Мин пошиларның тыныч кына көйшәп ятуларын күзәтергә бик яратам.Үземчә, пошилар үсемлек, кайры, ылыс, түгел, ә микроорганизмнар ашый икән бит, дип фикер йөртәм.

Пошиларның тукланулары

Пошилар ел фасылына карап, төрле үсемлек азык ашыйлар – барлыгы 200 гә якын төр. Җәен, нигездә наратбаш, үләнчел үсемлекләр – кырлык, тузганак, тукранбаш, шулай ук агач-куак яфраклары һәм яшь ботаклар, көзен коелган яфраклар, кышын усак, тал, миләш, карагай һәм башка агачларның кайрысы, ботаклары, бөреләре , нарат, чыршының ботак очындагы сусыл ылысы, мүкләр, лишайниклар белән тукланалар. Күзәтүләремнән күренгәнчә, ашау өчен пошилар гадәттә иртән яки кичкә генә ачыклыкка чыгалар һәм бер тәүлеккә 30-36 кг үсемлекне юк итәләр. Питомникларда ылыслы агач кәлшәләренә зыян да салырга мөмкиннәр. Нарат, имәннәрне зарарлый, яшь үсентеләрнең очларын ашыйлар. Пошиның кыш эчендә 3 т азык ашавын искә алып, 1000 гектар урман мәйданында бары 3-4 заттан торган көтүлек кенә булырга тиешлеге билгеләнгән. Шунлыктан пошиларның санын бүгенге көндә аучылык җәмгыяте исәптә тота.

Поши үлән ашый Поши кимергән усак

Минем тикшерү – эзләнү эшемнең максаты да пошиларның тормыш-көнкүрешен күзәтү, нәрсә ашавын өйрәнү иде. Урманда пошиларга җил капма-каршы искәндә генә 7-8 м якын килү мөмкин, шунлыктан махсус утарда гына күзәттек. Пошиларны җәен үзем җыйган тәмле, эре җир һәм хуш исле каен җиләге белән сыйлап карадым, тик алар кызыл җиләкләрне хәтта күрергә дә теләмичә, кырлык, кузгалак ашауларын дәвам иттеләр. Пошилар эле эшләпәле гөмбәләрне дә ярата икән, хәтта авырганда чебен гөмбәсен дә ашыйлар икән,- дип укыгач, мин көзен урмандагы утлыкка җирән, ак гөмбә һәм гөреҗдәләр салдым,тик алар гөмбәне бер дә үз итмәделәр, җиләк кебек иснәп тә карамадылар. Юкка тырышканмын, пошилар бөтенләй дә гөмбә, җиләк яратмыйлар икән, белми идем, әтием көлгәч кенә аңлап алдым. Өйдән күчтәнәчкә дип урман дусларыма алып менгән бодай бөртегенә дә, чи бәрәңгегә дә исләре китмәде, ахырысы тук булдылар, бары кишерне генә татып карадылар.

Ә менә солы, арпа, усак һәм тал кайрысын, нарат ылысын бик тә яратып ашадылар, тозны да ялап бетерделәр.

Мишә Дәүләт аучылык заказнигының Владимир авылы урманында 2016 елда пошиларның туклануын күзәтү

Вакыт

Һава торышы

Пошиларга бирелгән азык төре

Азыкны ошату, ошатмаулары

7,8 апрель

Кояшлы көн, t=5C

Нарат ылысы

Чыршы ылысы

Тоз

2 поши – ана һәм 1 яшьлек бозавы - бар азыкны ашап бетерделәр,тозны да ялап куйдылар, урман куелыгына юнәлделәр.

6,7 август

t= +18 C

Җир җиләге

Җирән, ак гөмбә

Солы – 4 кг

Тоз

2 поши – ана һәм 1 яшьлек бозавы солыны бик яраттылар.Утлыкта җиләк һәм гөмбәләр калды.

Тозны ялап бетерделәр.

5,6 октябрь

t= +5C

Коелган яфраклар

Тоз

2 поши – ана һәм 1 яшьлек бозавы азыкны ашап, тозны ялап бетерделәр.

7,8 декабрь

Урамда бик салкын

t= -26C, ә урманда +4С җылырак

Усак,тал кайрысы

Арпа

Солы

Бәрәңге кабыгы

Кишер

Тоз

Бәрәңге кабыгыннан кала, бар нәрсәне ашадылар, тозны ялап бетерделәр, кар ашадылар ,аннан

безгә карап, рәхмәт әйткәндәй башларын селкеделәр.

Пошилар көтү белән яшәмиләр, төркемләшеп 3-5 зат яки берәрләп яши, еш кына ана поши баласын иятреп йөри, бары бик салкын вакытта гына 15- 20 поши затын бергә күрергә мөмкин икән.

Пошиларның үрчүе

Әтием сөйләвенчә, 3 яшьтә август - октябрьдә куышу, яки ата пошиның ана пошины үзенә җэлеп итү чоры башлана икән. Бу вакытта ата пошилар бик агрессив булалар ди, сөзешәләр, яннарына якын килү мөмкин түгел икән.

Ата пошилар парлашу чорында Көчле затның җиңүе

Поши бозаулагач, аларны күзәтә алу бәхете тиде миңа. Поши 1 бозау китерде. Баштагы 2 тәүлектә ул ятып кына торды, хәлсез иде, аннан аягына дерелдәп кенә, бик зәгыйфь кенә басты, күтәрелергә әнисе булышты. Ләкин сөт имеп, бераздан яшел үлән,агач яфрагы да ашап, яхшы туклану нәтиҗәсендә , көч туплады, 26 көн эчендә әнисе артыннан җиңел чабып йөри башлады. Пошиның сөте сыерныкыннан 3-4 тапкыр майлырак һәм аксымнары да 5 тапкырга күбрәк икән, шуңа поши бозавы тиз үсте, бер тәүлеккә 2 кг кадәр артты. Нәни бозауга салкын да, корылык та, коеп яуган яңгыр да, хәтта вакытлыча ашарга булмау да куркыныч түгел! Июнь аенда туган поши бозавы октябрь аена 147 кг авырлыкка үсеп җитте.



Яңа туган поши бозавы Бозау 2 тәүлектән соң



Мишә Дәүләт аучылык заказнигының Владимир авылы урманында

поши бозавының үсүен күзәттем



Айлар, көннәр

Минем күзәтүләрем

Массасы

4 июнь 2016 ел

Кичкә таба сәгать 7 дә бер нәни бозау туды. Аягына басмады, юеш иде, әнисе ялап кына торды.

Әнисе якын китерми

5 июнь 2016 ел

Кичен, сәгать 7 дә күзәтергә урманга мендек, без килгәндә әнисе дә, бозау да ята иде, әнисе безне күргәч, торып басты, нәни бозау ята бирдеинде тиресе кипшергән.

Әнисе якын китерми

6 июнь 2016 ел

Иртән сәгать 8 дә күзәттек: әнисе ирене белән төртеп, торырга булышты, аяклары биек, үзе хәлсез иде, әнисенең имиләрен эзләп тапты, сөт имде.

17 кг

30 июнь 2016 ел

Сөт тә имде, әнисе артыннан йөгереп йөри, үрелеп агач яфрагы ашады.

32 кг

31 июль 2016 ел

Агач яфрагы ашады, әнисе белән ятып торды.

54 кг

16 октябрь 2016 ел

Нарат ылысы ашый, әнисеннән бер адым да калмый, яхшы йөгерә.

147 кг

Ана пошилар балаларын ашатып кына калмый, бәлки азык эзләргә, дошманнардан саклана белергә дә өйрәтә.Алар балаларын үзләренең әти – әниләреннән өйрәнгән, көндәлек тормыштан үзләштергән нәрсәләргә өйрәтәләр. Бу исә поши бозауларына тәҗрибә тупларга, аны буыннан – буынга тапшырырга мөмкинлек бирә. Димәк, пошиларның да баш миләре көннән- көн камилләшә. Шуда күрә, кырыс табигать шартларында иң көчле, сәләтле, гади итеп әйткәндә, акыллы “укучылар” гына исән кала.

Су кичәргә өйрәтү Үлән белән таныштыру

Пошилардан алынган продуктлар, куллану

Пошиларның саны кимү катгый саклау чаралары күрүне таләп итә. Аларга ау тыелу үзенең нәтиҗэлелеген бирми калмады. Хәзерге вакытта поши төп промысел хайваннары исемлегенә кертелде.

1.Поши кыйммәтле, сыер итенә караганда йомшак һәм хуш исле ите өчен промысел әһәмияткә ия. Аларның күп күләмдәге ите тәмле, туклыклы матдәләргә бай.

2.Поши сөтен ай дәвамында көнгә 100-150 грамм кулланганда кешенең иммун системасы тулысынча торгызыла, чөнки поши сөтенең бактерияләргә каршы тору үзлеге бик югары; ашказанында язва авыруы, 12-илле эчәк авырулары тулысынча бетә; аллергияне яхшы дәвалый; акканлылык белән авыручыларның хәлен , эчәкләр эшчәнлеген яхшырта; Аның сөте организм тарафыннан яхшы үзләштерелә; Көнгә ана пошиның 1,5 -5 л га кадәр сөт бирүен, майлылыгы 6-13% булуын исәпкә алганда, поши асрау буенча хуҗалыклар ачу бүгенге көндә отышлы булачак! Мондый хуҗалыклар Россия буенча икәү : Кострома һәм Печоро – Ильич өлкәсендә. Мәскәү өлкәсендә пошиларның биостанциясе эшләп килә.

Костромада поши хуҗалыгы Мәскәү биостанциясендә

3.Пошиның беренче сортлы тиресеннән яхшы сыйфатлы күн – замша җитештерәләр, ә калганы аяк киемнәренә аслыклар, каешлар тегү өчен китә. Поши күненән тегеләгән чалбарлар нәфислеге, ныклыгы, матур булуы белән яшьләр өчен дәрәҗәле исәпләнә.

4.Поши ялыннан матраслар тегәләр, йорт җиһазлары ясаганда кулланалар.

Пошиның тояклары һәм мөгезләреннән бик кыйммәтле җилем, җитештерәләр, ә баш сөяге, тешләре һәм мөгезләре сувенирлар ясауда мөһим чыганак.

Поши мөгезе, тоягы, баш сөягеннән ясалган эшләнмәләр

Ишек бизәге медальон элгеч

5.Поши аягы тиресеннән камус алалар. Камус-юка итеп эшкәртелгән аяк тиресе кисәкләре ул.

Поши аягы тиресеннән алынучы камус

Камус төньякта яшәүчеләр, себер халкы арасында популяр. Аны аучылар тирән, йомшак карда батмау өчен чаңгы таякларына чаңгы астына кадаклап, яки ябыштырып куялар.Мондый чаңгылар шыгырдамый, алга таба яхшы шуа, артка бирми, тауга менгәндә бигрәк тә уңайлы. Бүгенге көндә камусны чаңгы туризмы белән шөгыльләнүчеләр дә үз итә.

Чаңгы астындагы камус Өзәңге астындагы камус

Камустан шулай ук тышкы бияләй – рукавицалар тегәләр, киемнәргә бизәкләр ясыйлар.

Нык, җиңел, бик җылы, уңайлы, җил үткәрмәүче, кояшта матур ялтыраучы итекләр – унтыны да нәкъ менә камустан тегәләр. Камусның җылыүткәрүчәнлегенең түбән булуы, тиредәге йон һәм мамык арасында һава булу белән бәйле. Унты – термос кебек, анда аяклар 70 градуслы салкында да туңмый. Поши тиресенең калган өлешеннән тегелгән унтылар чыдамсыз, карда тиз ашалучан.

Эскимосларның унтылары, өс киеме

6.Пошиның медицина өлкәсендә дә әһәмияте бик зур.Аның мөгезләре һәм тоягыннан – калкансыман биз авыруларына каршы тирозин матдәсе алалар, ә ул үз чиратында тироксин дигән гормон эшләнеп чыгуга ярдәм итә, кретинизм һәм миксидемадан дәва булып тора.

7. Поши төньякта йөк ташучы. Кулга һәм йөгәнгә тиз ияләшәләр.Алар йөк күтәрү үзлеге буенча аттан аз калыша. Юлсыз тайгада поши 50 кг йөкне аттан да тиз чабып, күчерә ала.

Мин пошиларның файдаларын искә алып, киләчәктә алла боерса, поши асраучылык буенча фермер булырга хыялланам. Аларны тагын да күбрәк үрчетеп, пошилардан алынган продукт белән авыруларга ярдәм итергә, терелтергә телим.

Мин бит авыл баласы-

Шәһәрдә булам сирәк,

Мин бит табигать баласы-

Шуңа авыл бик кирәк!


Мин “Пионер аланы”нда пошиның аяк эзләрен, калдыкларын да күзәттем, фотога төшердем. Хәзер аларны ансат таныйм.

Быел урманнан ерак түгел авылыбызның Өй елгасы ерганагында җиләк җыйганда, мин әнием белән поши яткан урынга тап булдым. Кызыл, берсеннән- берсе эре җиләкләрне үлән арасыннан җыеп йөри идем, кисәк үләннәр ауган, тапталган җиргә килеп чыктым. Монда авыл көтүе йөрми, нәрсә булыр икән дип, әниемне чакырган идем, ул көлеп, янәшәдә генә ятучы поши кәкәйләрен күрсәтте. Шуннан аңлап алдым инде эшнең нидә икәнен. Димәк кичтән монда урман кунагы килеп кунган.

Йомгаклау

Мин пошилар турында күп укыдым, урманда әтием белән берлектә аларны күзәттем, видеога да төшердек, интернетта алар турында белемемне ныгыттым, аңламаганнарны укытучым белән кабат өйрәндек, бик күп кызыклы мәгълумат тупладык:

Мишә Дәүләт аучылык заказнигының Владимир авылы урманында әти ярдәме белән пошиларның очравын күзәтү


Күзәтү вакыты

Кайда очрадылар

Поши саны

7 апрель

Ачык урын - аланлыкта

2

7 август

Яшь усаклыкта

2

6 октябрь

Куе чытырманлыкта

1

8 декабрь

Яшь наратлыкта

7


Тик шунысы кызганыч, пошилар бары 20-25 ел, уңайлы шартларда гына 30-40 ел яшиләр икән, күбесе авырулардан, ерткыч җәнлекләр тарафыннан, браконьерлар мылтыгыннан иртә һәлак була. Эх, саклыйсы иде үзләрен картайганчы!

Аларга багышлап төрле шәһәрләрдә куелган Һәйкәлләр дә пошиларның санын киметергә ярамаганлыгын, сакларга кирәклеген искәртеп, кисәтеп тора!

Ижевск, Манчигорск шәһәрләренендә пошига куелган һәйкәлләр


Минем уйлавымча, пошиларның кеше тормышында роле бик зур, ә алардан алынган продуктлар халык хуҗалыгында, медицинада, киң кулланылыш таба.

Ә пошиларның үзләрен якыннан күргәч, эчке бер рәхәтлек тоясың, алар бит безгә кыйммәтле продуктлар гына түгел, шатлык, ял да бүләк итәләр. Бигрәк тә балалары тугач, алар белән аралашу, ашаганнарын, йөгергәннәрен күзәтү, сыйпау рәхәт була, булган бөтен күңелсезлекләр онытыла.

Поши -ул урман бизәге!














Кулланылган әдәбият:

1.И.И.Рәхимов, К.К.Ибраһимова “Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы” Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2007.

2.Б.Сергеев “Кызыклы физиология” Казан,татарстан китап нәшрияты,1981.

3.В.П.Герасимов “Животный мир нашей Родины”Москва, Просвещение,1985.

4. Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 б

5. «Проблемы охраны природы Татарии», г. Казань, 1985.

6.А.А.Яхонтов «зоология для учителя» Москва, Просвещение, 1985.

7.Интернет-сайт https://edu.tatar.ru






















Кушымта

Минем дусларым да пошилар турында күбрәк белсеннәр өчен, мин кечкенә китапчык эшләдем, ул “Поши сәламәтлек сагында!” дип атала.

Пошиның мөгезләре һәм тоягыннан

калкансыман биз авыруларына каршы тирозин матдәсе алалар, ә ул үз чира тында тироксин дигән гормон эшләнеп чыгуга ярдәм итә, кретинизм һәм миксидемадан дәва булып тора.


«Поши сәламәтлек сагында!»

Поши сөтен ай буе көнгә 100 гр.куллану кешенең:

1.Иммун системасы тулысынча торгызыла, чөнки поши сөтенең бактерияләргә каршы тору үзлеге бик югары;

2.Ашказанында язва авыруы, 12-илле эчәк авыруларын тулысынча бетерә; 3.Аллергияне яхшы дәвалый; 4.Акканлылык белән авыручыларның хәлен , эчәкләр эшчәнлеген яхшырта;

Поши итен куллану файдалы. Ул диетик ит, калориялелеге түбән, 100 г иткә 50 г калория туры килә.Поши ите аксымга бик бай, ә май һәм углеводлар анда юк дәрәҗәсендә. Иттә кан ясалуны, баш мие, нервлар эшчәнлеген арттыручы В – төркемендәге витаминнар бик күп. Йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы калий, цинк һәм магний бихисап.



Поши каймагы – составында антибактериаль матдә – лизоцим булу сәбәпле, нурланыш авыруларын дәвалый!

Онытма!

Поши итендәге тимер кандагы гемоглобинны тиз күтәрә, акканлылыкка каршы яхшы дәва!

Китапчык барлыкка килсен өчен сызыклар буенча кисәргә кирәк. Аннан соң битләрне берсе артына икенчесен тәртип буенча куеп, степлер белән беркетәсең.


























14