СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочный план “Кол Гали – бөек шагыйрь"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кол Гали – бөек шагыйрь    

Просмотр содержимого документа
«Поурочный план “Кол Гали – бөек шагыйрь"»

Кол Гали – бөек шагыйрь.

Кол Гали – бөек шагыйрь. Ул фикер иясе дә, заманының иң укымышлы кешеләренең берсе дә. Аның атаклы “Кыйссаи Йосыф” поэмасы дөнья әдәбиятының бөек җәүһәрләреннән санала. “Бу әсәрне йөз еллар буе безнең бабаларыбыз укып килгән, әти-әниләребез укып үскән”-, дип язган күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов. Поэманың татар әдәбияты өчен әһәмияте бик зур: Кол Гали әдәбиятка әхлак кануннарын кертә. “Кыйссаи Йосыф” әсәре саф мәхәббәт, Йагъкуб пәйгамбәр хәлләре һәм аның угылы Йосыфның үз туганнары көнчелеге аркасында җәфа чигүе, авырлыкларны җиңә алуы, үч сакламавы темаларын яктыртып язылган әсәр. Әсәрдә бирелгән төп образлар- Йосыф, Зөләйха, Йагъкуб, Кыйтфир, Ибне Ямин, Йосыфның туганнары, Аллаһ. Кол Гали үзенең үлемсез әсәрендә кешелек җәмгыятенең иң мөһим проблемаларын күтәреп чыга: мәхәббәт, көнчелек, тугрылык, сабырлык,ата белән бала мөнәсәбәте, кешелеклелек, кеше бәхете, байлыкка кызыгу, ил белән гадел идарә итү. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең сюжеты түбәндәгечә:Йосыфның төш күрүе, Йосыф коесының сыйфатлары, агаларының Йосыф яныннан кайтуы, Дугыр улы Маликның төш күргәне, Зөләйха турында бәян итү,Даянең Зөләйхадан әхвал соравы, Зөләйханың гайбәтен сөйләгән хатыннар турында, Кәнгъән гъәрәбе кыйссасы,Йосыфның зинданнан чыгуы,Йосыф вәзире кыйссасы,Зөләйханы никях кылу, Йагъкуб угъланнарының Мисырга баруы,Йосыфның сарай салдыруы, Йосыфның Йагъкубка күлмәген җибәрүе, Мәлик Рәййанның Йагъкуб нәбине сараена чакыруы, Йагъкубның Мисырдан китүе, Йосыфның вафаты. Әсәрнең төп геройлары булган Йосыф һәм Зөләйха образлары поэманы укыган һәр кеше күңелендә соклану, шуларга охшарга тырышу хисләре тудыра. Зөләйха чын татар хатын-кызларына хас булырга тиешле бөтен сыйфатларны үзенә туплаган, гүзәл дә ул, сабыр да, тугрылыклы да, уңган да. Ул үзенең мәхәббәте өчен ахыргача көрәшә.Өметен өзми көтә белүе, шундый зур сабырлыкка ия булуы бушка китми, аңа сөйгәне Йосыф белән бәхетле яшәү насыйп була. Йосыф образы исә үзенә көчлелек, киң күңеллелек, гадел булу, мәрхәмәтлелек, акыллылык сыйфатларын туплаган. Ничек инде аларга сокланмыйсың! Кол Гали моннан сигез гасыр элек яшәп, якты дөньдан киткән. Әмма аның хис-фикерләргә бай әсәре үлмәгән: ул халкыбыз белән бергә яшәгән, яши һәм яшәячәк. Халкыбыз үзенең бөек шагыйрен онытмый. ЮНЕСКО карары белән 1983нче елда дөнья күләмендә Кол Галинең тууына 800 ел, әсәре язылуга 750 ел тулу билгеләп үтелгән. Аны бүгенге көн каләм ияләре дә үзләренең олуг остазы итеп саныйлар.Казан шәһәренең “Казанның 1000 еллыгы паркы”нда бөек шагыйрь Кол Гали хөрмәтенә куелган һәйкәл бар, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән башкалабызның бер урамына да Кол Гали исеме бирелгән