СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Праздник букваря для 1-х классов

Нажмите, чтобы узнать подробности

Представляю для вашего внимания сценарий праздника букваря для 1 го класса.?лифба б?йр?ме

Просмотр содержимого документа
«Праздник букваря для 1-х классов»

Әлифба бәйрәме

Бәйрәм барышы.


Бәйрәмне укытучы ача:

- Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче класс укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме!


«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын җырлап, укучылар кереп тезелә.


-Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

- Мин Инзилә-тырыш кыз,

Барысына өлгерәм.

Җырлыйм,биим,дәресемне

Бик оста сөйләп бирәм.

-Минем исемем- Азат

Мин гаиләдә өлкән малай

Булышам бөтен эштә.

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга теләп.

- Минем исемем Ильяс,

Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Максат куйдым үземә.

-Минем исеме – Ислам.

Гаиләдә мин бер генә

Яратам күп укырга

Башваткычлар чишәргә

Чиста,пөхтә язарга.

БЕРГӘ:

Әгәр ничәү дисәгез ?

Бер класста дүртәү без.

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәрбез.



Күңелсез генә «Әлифба» китабы керә.


- Карагыз әле, дуслар, бәйрәмгә кунак килә. Нишләптер безнең кунак күңелсез. Ни булды икән?

- Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

- Без аңа булышырбызмы, балалар?

- Булышырбыз!

- Дусларым, мин сезгә табышмаклар бирәм. Аларны сезгә укырга, җавабын табарга кирәк, беренче хәрефләреннән сүз төзесәгез, минем исемем килеп чыгар.

-Сары булгач, тәмледер дип,

Капкан идем мин аны.

Әче булса да, файдалы,

Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

-Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул кеше – безнең … (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

-Ул бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик төшемдә. ( «фил», «ф» хәрефе чыга

-Иртән дә, кич тә кирәк,

Ул кирәк әйбер - … ( «икмәк», «и» хәрефе чыга.)

- Эз салып кара тактага

Ап-ак куян әйләнә.

Әйләнгәләп йөри- йөри

Үзе бәләкәйләнә. («акбур», «а» хәрефе чыга.)

- Без-без безелдәп,

Кортлар җыялар мине.

Салкын тиеп авыртканда

Дәвалыймын мин сине. ( «бал», «б» хәрефе чыга.)

Килеп чыккан хәрефләрдән балалар сүз төзиләр (Әлифба)


«Әлифба»: - Нинди сүз килеп чыкты? Менә беренче китабыгызның исеме. Исемемне таптык! Нинди зур шатлык! Рәхмәт сезгә, балалар!

- Балалар, әйдәгез, «Әлифба» китабына бер җыр җырлап күрсәтик әле.

Җыр: «Мәктәп – ул ямьле»


Тәбрикләү өчен сүз мәктәбебез директоры Гөлнара Даниловнага бирелә.


1 бала: Бөтен хәрефләрне беләм.

Алардан сүзләр тезәм.

Тукталып уйлап куям:

«Мин бит өйрәндем!» - диям.

2 бала: Алфавитта булган

Барлык хәрефләр таныш безгә

Хәзер инде жөмләләп тә

Укый беләбез без дә.

3 бала: Матур язарга өйрәндек,

Сөйләргә дә без оста

Мәсьәләләрне чишәбез

Аз гына уйлыйбыз да.

4 бала: - Тәртип безнең парталар да

Чиста пөхтә киемнәр.

Чын укучы син балам дип

Әйтә безгә әниләр.

- Дусларым, карагыз әле. Безнең бәйрәмгә БЕЛМӘМЕШ тә килгән. Менә ул нәрсәләр сөйләр икән. Тыңлап китик әле.

Белмәмеш: - Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттем , шуңа күрә тикшереп карыйсым килә.

- «Әлифба»ның сез өйрәнгән икенче хәрефе нинди? (Ә)

- «Әлифба»ның соңгы хәрефе нинди? (ь һәм ъ)

- Ф битендә нинди хайван рәсеме ясалган? (фил)

- Кайсы хәрефләрнең баш хәрефе юк? (ң, ь һәм ъ)

- Кайсы хәрефләр ике аваздан тора? (я, ю, е, ё)

- Нинди хәрефләр тавышсыз хәрефләр? (ь һәм ъ)

- Татар алфавитында ничә хәреф? (39)

- Татар телендә ничә сузык аваз бар? (9)

- Татар телендә генә булган хәрефләр? ( ң, ә, һ, ө, җ, ү)

- Молодцы! Булдырдыгыз! Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Ул – «Дәвам ит»уены. Мин сүзнең беренче иҗеген әйтәм. Ә сез сүзне әйтеп бетерегез. Ки…(тап), өс…(тәл)…, дәф...(тәр), а...(ваз), хә...(реф), и...(җек), тар...(тык), су...(зык).



- Белмәмеш, безнең әниләр дә бик тырышып «Әлифба» укыдылар. Аларны да бераз сынап карагыз әле.

- Универсиада авылы Казанның кайсы районында урнашкан? (Идел буе)

- Ни өчен балаларның башлары телевизор булган? (киноны күп карагач)

- Ни өчен малайны баһадир дип атаганнар? (батыр булганы өчен)

- Тукайга да. Җәлилгә дә, Сәйдәшкә дә куйганнар, нәрсә соң ул, туганнар? (һәйкәл)

- Ни өчен Куян Ташбакадан артта калган? (Юлда ятып йоклаган)

Әлифба”:-Кая, әле, дуслар, мин сезне сынап карыйм.(Уеннар уйнау).

  1. Миңа тизәйткечләр әйтеп күрсәтегез әле.

  2. Бик матур җөмлә алып килермен дигән идем, җил чыкты да сүзләрне таратып ташлады. Иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзү. (Китап-белем чишмәсе).


Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.

Кызыл калфак: Здравствуйте, дети.

Укучылар: Здравствуйте,Красная шапочка.

Кызыл калфак: Откуда вы меня знаете?

Укучылар: Мы про тебя сказку читали.

Кызыл калфак: А знаете,куда я иду?

Укучылар: К бабушке идешь.

Кызыл калфак: Да,ребята,я иду к бабушке. Вот для неё хотела собрать ягоды, грибы. Они не простые, с заданиями. Поэтому я не могу их положить в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста. ( Балалар гөмбә,җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган).

  1. Назовите названия дней недели на русском языке.

  2. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.

  3. Сколько букв в русском алфавите? (33)

  4. Сколько глас ных? (6) Какие они? (а,о,у, и, э, ы)

  5. Какие птицы вы знаете?

  6. Что в народе говорят? Много воды- ..... (много травы). Увидел скворца - .... (весна у крыльца). Хочешь есть калачи, .... (так не лежи на печи).

  7. Отгадайте загадки: Идут, идут, а с места не сойдут (часы). Сам алый, сахарный, кафтан зелёный, бархатный (арбуз). Днём молчит, ночью кричит, по лесу летает, зверят пугает (филин, сова).

  8. Расскажите мне скороговорки.

Кызыл калфак: Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.

Укучылар: До свидания!

Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә.

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сарае керергә ачып

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Нәни дусларым, шуны белегез:

Фәкать әлифба белемгә нигез.

1 бала:-Җир йөзендә төрле телдә

Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

2 бала:-Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы.

3 бала:- Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче.

4 бала: - Рәхмәт сиңа , Әлифбабыз

Син ачтың уку серен

Яңалыкларны ачарбыз.

Тырышып алсак белем.

Әлифба” җыры

Әлифба:

Китәм сездән, балалар,

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем дип.

Минем белән алмашка

Ике дәреслек килер.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.

1 бала:-Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

2 бала:-Шатлык балкый бүген йөзебездә:

Моңсулык бар күңелдә.

Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр

Зур юл үттек үзебез дә.

3 бала:-Бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

4 бала:-Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез,

Үсик кенә тизрәк.


-Хөрмәтле әти-әниләр. Хәзер сүзне сезгә бирик.


- Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә бе лемнәребезне тагын да баетырбыз. Һәрберегезгә уңышлар телим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез. Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыла рым!

Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен,

Һәм үсегез гөлләр шикелле!


Концерт номерлары күрсәтелә



Татар тале – туган тел

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң, әби – бабаң

Сине сөя торган тел.


Туган телем – татар телем,

Һәр сүзең олы бүләк;

Милләтемне яшәтергә -

Син бик кирәк, син кирәк


Үз телемдә сәлам юллыйм

Сезгә болын, кырларым.

Телемне саклар каләмем –

Шигырьләрем – җырларым.


Туган тел – иң әйбәт шигырь.

Туган тел – иң әйбәт җыр

Туган тел – иң әйбәт китап.

Туган тел – иң якын тел.


Син минем күңелем көзгесе,

И, минем, газиз телем,

Язар җырым, сөйләр сүзем

Җаныңа иңгән синең.

Барыбызда бергәләп “Туган тел” җырын башкарып китик.


Кадерле кунаклар, хөрмәтле әти-әниләр, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Алдагы көннәрдә дә балаларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар. Аларны иң беренче зур җиңүләре – «Әлифба» китабын тәмамлаулары белән тагын бер тапкыр тәбрик итик һәм бергәләп бәйрәмне чәй өстәле артында дәвам итик.
















\































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!