СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Праздник золотой осени

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Праздник золотой осени»

Көзге бал” бәйрәме


1 алып баручы: Хәерле кич, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Көз – бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык булса да, алтын ул!Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.

2 а.б. Көз! Син – мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хазинәләрең – төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга.


2 а.б.

Табигать тын,җәй моңайган

Болыт шәленә төренеп Көз килә.

Карт имән дә Көз-кунакка

Яфрак коеп, баш ия.

1 а.б. Көз матур ул

Яңгыр чәчле

Толымнарын җиргә төшерә

Төшерә дә, батыр булып ашлык суга...

Ындырларга барып үкерә.


2 а.б.

Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем.

Кыш,яз, җәй аша көтеп алдык.

Безнең язмыш килер язмышларга

Шундый көзләр аша тоташа.


Көз кызы керә.

Мин Көз кызы, киләм сезгә

Көзге байлык кулымдда

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш, бодайларым

Тау-тау булып өелгән

Алмалы авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.


Бергэ: Көз бәйрәмен башлап жибэрэбез!



Көз җыры


1 алып баручы:

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.



Балалар бүген без сезнең белән елдагыча үтә торган көз бәйрәменә җыелдык, ләкин бүген без бу көнне сезгә таныш булган бер бик файдалы яшелчә хөрмәтенә багышларбыз, нинди яшелчә икәнен хәзер белерсез.

2 алып баручы.

Балалар, менә сезгә бакчадан чудо яшелчә алып килдем.

1 А.Б - Нинди яшелчә икән ул балалар?

(Балаларның җаваплары (шалкан, кишер...)

Табышмак тыңлагыз эле.

1. Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

2. Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек.  (Кабак)

Укучы (Кабак): Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Без буген “Кабак” бәйрәмен билгеләп үтәрбез. Кабак белән якыннан танышырбыз

  • Кабак нинди яшелчә икән,кайда үсә?

  • Нинди сортлары була?

  • Ничек үстерергә аны?

  • Файдасы нәрсәдә?


Боларның барысы турында безгә укучылар сөйләрләр.

(укучылар кабак турында сөйлиләр,презентаөия курсәтәләр)



Кабак: минем дә сезнең көз турында белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә , беләсезме икән? Мин көз билгеләрен әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Мин көз билгеләрен әйткәч кул чабыгыз, ә башка ел фасылының билгеләрен әйтсәм тыпырдагыз. Уен”Көз билгеләре” (Боз эри, кошлар җылы якка китә, яңгыр ява, яфраклар коела, кояш кыздыра, эссе, кошлар кайта, буран котыра, яшелчәләр уңышы җыела)


Кабак: булдырдыгыз балалар сез көз турында бик күп шигырьләр, җырлар беләсез икән, ә кабактан нәрсәләр пешерәләр, ясыйлар икәнен беләсезме?

(укучылар сөйлиләр през-өия күрсәтәләр,ризыклар тәкъдим итәләр.)


2 алып баручы: Бәйрәмебез дәвам итә, кадерле дуслар!


Көз кызы Бүген -көз бәйрәме

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр... (яфраклар сибә)

1.а.б. Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең , туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.


2 а.б. Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлы к өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килде,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.




1 алып баручы: Көзнең төп символы булган бәрәңге җыю ярышы үткәрәбез. Күзләр бәйләгән килеш кем тизрәк һәм күбрәк бәрәңге җыяр? Һәр класстан берәр укучы катнаша. Башладык!

2 алып баручы.

Безнен чираттагы конкурс “Кем тизрэк?” дип атала. Урындык өстендэ тәлинкәдә бер алма бирелә. Кайсы укучы кул белэн тотмыйча гына тизрэк алманы ашап бетерә- шул жинүче. (музыка)




1 а.б. Яшеллеккә сихри ямен салып,

Алтын сыман сары бизәк төшкән,

Керфекләрең сирпеп елмаясың,

Күрәсеңме , нурлы көзләр җиткән

2 а.б. Агачларга кем ул , хәйлә корып,

Пәрәвездән җепләр сузып киткән,

Ваемсыз син, шаян , гел көләсең,

Калма игьтибарсыз !- көзләр җиткән.



1 а.б. Аланлыклар , син узасың тоеп,

Яфраклардан назлы җәймә чиккән.

Алтын төсләр сиңа бик килешә,

Кара инде : моңсу көзләр җиткән.



2 а.б.. Гөлҗимешләр киенешкән балкып,

Миләш тәлгәшләрен җилләр үпкән

Син барыннан матур, гүзәл әле,

Тик сизмисең үзең – көзләр җиткән...

1 алып баручы: Бәйрәмгә әзерләгән махсус программабыз шунын белэн тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.













Көз кызы керә.

Мин Көз кызы, киләм сезгә

Көзге байлык кулымдда

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш, бодайларым

Тау-тау булып өелгән

Алмалы авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.


Бергэ: Көз бәйрәмен башлап жибэрэбез!





Бүген -көз бәйрәме

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр... (яфраклар сибә)



























Укучы (Кабак): Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.









Кабак: минем дә сезнең көз турында белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә , беләсезме икән? Мин көз билгеләрен әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Мин көз билгеләрен әйткәч кул чабыгыз, ә башка ел фасылының билгеләрен әйтсәм тыпырдагыз.


Уен”Көз билгеләре” (Боз эри, кошлар җылы якка китә, яңгыр ява, яфраклар коела, кояш кыздыра, эссе, кошлар кайта, буран котыра, яшелчәләр уңышы җыела)


Кабак: булдырдыгыз балалар сез көз турында бик күп шигырьләр, җырлар беләсез икән, ә кабактан нәрсәләр пешерәләр, ясыйлар икәнен беләсезме?




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!