Фәнис Яруллинның иҗатында әдәп- әхлак мәсьәләләре
«Бары тик көчле рухлылар гына уңышка ирешә ала».
Фәнис Яруллин
Тикшеренүнең объекты- Фәнис Яруллинның Сайланма әсәрләр исемлегенә кергән хикәяләре.
Өйрәнү предметы итеп шул хикәяләрдә күтәрелгән әдәп-әхлак мәсьәләләре алынды.
Фәнни- тикшеренү эшенең максаты: Фәнис Яруллинның хикәяләренең тәрбияви әһәмиятен ачыклау.
Эшебезнең максатыннан чыгып , төп бурычлар куелды:
Ф.Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;
Фәнис Яруллинның хикәяләрен уку, хикәяләрнең темаларын билгеләү;
Хикәяләрдә күтәрелгәнәдәп-әхлак мәсьәләләрен ачыклау;
Хикәяләрнең әдәбияттагы ролен билгеләү.
Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен тасвирлау, анализлау алымнары кулланылды .
Фәнис Яруллинның иҗатында үзенчәлекле сыйфатларның берсе-аның һәр әсәрен үз җаны аша уздырып, теге яки бу вакыйгаларга бәя биргәндә тормышта тупланган бай тәҗрибәсеннән һәм ачы язмыш сабакларыннан файдалана .
” Ак төнбоек“ хикәясендә Шөһрәт Гадиләне суга батырудан коткарып кала. Кешегә яхшылык эшләү, әлбәттә, күркәм сыйфат. Әмма Шөһрәт бу хәлне Гадиләнең гел исенә төшереп, аны битәрләп тора. Кыскасы, эшләгән яхшылыгы өчен ”хак сорый“. Гадиләне ул үзенә гомере буе бурычлы дип исәпли. Нәтиҗә бик аяныч-Шөһрәт балачактан уйнап үскән дустын югалта.
” Җилкәннәр җилдә сынала“ автобиографик характердагы повестенда автор үзен Фәнияр образында гәүдәләндерә.
Язучы, төп героеның язмышына бәйләнешле рәвештә, гуманизм, коллективизм, югары дәрәҗәдәге әхлаклылык кебек иң гүзәл принципларны әдәби чаралар ярдәмендә раслап күрсәтә. Тормыш давылында җилкәне егылган Фәнияр ялгыз түгел. Аның белән-өлкән буын, аның янәшәсендә- яшьләр, ул чын дуслары арасында. Нәсимә, Илсөя, эшчеләр, студентлар Фәниярны үз араларына алалар. Шул вакыйгалар аркылы язучы аларның кешелеклелек сыйфатларын калку итеп күрсәтә. Сөйгән кызы Илсөя мәхәббәттә тугры кала.
” Кузгалак“ хикәясенең сюжеты бик гади.
Авылдан шәһәргә яшәргә килгән әниләре, картаеп авырып киткәч, нидер сизенеп тә һәм шул ук вакытта ”бәлки әле сихәтләнеп китәрмен“ дигән эчке өмет белән дә балаларына кузгалак ашыйсы килүен әйтә. Туган якта үскән кузгалакны. Малае, әнисенең сүзен тыңлап, үз машинасында юлга чыга. Тик аңа юлының башында ук дусты очрый, хәлне аңлагач : ”Минем дачада шул яктан алып килеп чәчкән кузгалак үсә“,-ди. Алар көн буе вакытны сузу өчен балык тотып яталар да кичкырын дачада үскән кузгалакны җыеп шәһәргә кайталар. Әниләре, берни дә сизмичә, кузгалакны мактый-мактый ашый... Улын да мактый... Һәм ике-өч көннән дөнья белән хушлаша. Язучы бу хикәя белән кайбер замандашларыбызның күңелләре саегая баруын сурәтли.
” Посылка“ хикәясе дә гыйбрәтле тормыш вакыйгасын тасвирлауга нигезләнгән. Биредә көтмәгәндә генә авылдагы туганнарыннан килеп төшкән посылка шәһәр кешеләренең тынычлыгын ала. Бу гаилә авыл кешеләренең беркатлы һәм ихлас җибәрелгән бүләген кабул итә алмый. Бераздан алар, посылка әрҗәсен кире кадаклап, күчтәнәчләрне авылга кире җибәрәләр. Шуннан соң гына өсләреннән тау төшкәндәй җиңеләеп калалар. Биредә бүгенге көндә ”син-миңа“, ”мин-сиңа“ принцибы белән яшәүче замандашларыбыз сурәтләнгән.
” Тәрәзәгә кунган күбәләк”
Кыскасы шул, әни, минем институттан куылуым мөмкин иде. Менә аның бөтен «тарихы» шул. Ана кызының бу аңлатуы белән һич риза түгел иде. Ничек инде институттан куылудан куркып кына шундый эшкә барырга кирәк. Ә намус? Ә вөҗдан? Нәсимә аның уйларын укыгандай: — Син, әни, артык тирәнгә кереп уйларга яратасың, — диде.— Кызларны барыбер сындыралар. Әйбәтрәк эшкә урнашырга теләсәң — эшкә кергәндә, ял итәргә барсаң—ялда, берәр әйбер кирәк булып, начальствога баш иеп килсәң — анда, кыскасы, кая гына барма, яшь, чибәр кызларга ир-ат иң беренче «шуны» өмет итеп карый. Өметләрен акламасаң эзәрлекләнә башлыйсың. Безнең тормышта кызлар иреге—тәрәзәгә кунган күбәләк иреге генә. Сезнең заманнарда гына ул хатын-кызга кеше итеп караганнар. Шуңа күрә сезгә намус, вөҗдан дигән нәрсәләрне саклап калу җиңелрәк булган. Ә хәзер...
Фәнис Яруллин иҗат иткән хатын–кыз образлары ялгышалар да, үз балалары, сөйгән ярлары тарафыннан кимсетеләләр дә, тормыш ”арбасын“да ирләр белән янәшә ”җигелеп“ тартырга әзерләр. Алар арасында да әхлаксыз хатыннар, күке аналар, игелексез кызлар бар. Әмма алар–санаулы, алар гыйбрәт өчен тудырылган образлар.
Йомгаклау
Ф.Яруллин безнең көннәр өчен җитди мәсьәләне кузгата. Дөрестән дә, хәзер балаларны әхлакый тәрбияләүгә ата-аналарның игътибары ничектер кимеде. Алар күбрәк балаларының матди яшәеше турында, әйбәт ашату, матур киендерү хакында кайгырталар, кайчак хәтта артыграк та кайгырталар, ә менә аларның рухи-әхлакый йөзе белән рәтләп кызыксынмыйлар. Хәзерге көнкүрешебезнең гадәтигә әйләнгән күңелсез күренешләрен сурәтләү аша Ф.Яруллин әнә шундый бик җитди күзәтүләр һәм нәтиҗәләр ясый, укучыларны бүгенге яшәешебезнең милли-әхлакый сыйфаты, ахыр чиктә милләтебезнең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә.