26 апрел ь – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.
Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән
“ ... ф әкыйр ь в ә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...”
Биш яш ь лек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”:
Аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала.
“ ... миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”
Асрарга бала бирәм, кем ала?
Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.
Алты яш ь лек Тукай Кырлай авылына, Сәг ъ ди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яш ь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.
Мотыйгулла хәзрәт
Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигыр ь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт.
Җаек–Г.Тукайның ж урналист һәм шагыйр ь буларак ныгыган урыны
1907 елда Г. Тукай ашкынып, “д ә ртле”, “мо ң лы”, “нурлы” Казанга кайта.
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та
тарткалап.
Ә йт ә ирт ә нге намазга бик матур, мо ң лы азан;
И Казан! Д ә ртле Казан! Мо ң лы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безне ң бабайлар т ү рл ә ре, почмаклары;
Мондадыр д ә ртле к үң елне ң хурлары, о җ махлары.
Монда хикм ә т, м ә гъриф ә т һә м монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечк ә билем, җә нн ә тем һә м монда хур.. .
Габдулла Тукайны ң татар теленд ә чыккан кайбер җ ыентыкларыны ң тышлыклары .
1913 елның башында шагыйр ь нең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаханәсенә салалар.
1913 ел, 1 апрел ь (соңгы фоторәсеме)
Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәг ъ нәсендә шагыйр ь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.
Тукай дөн ь яда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыр ь нең шигыр ь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фел ь етоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр
Тукайның каберендә һәйкәл
Тукай – Кырлай авылындагы мемориал ь комплекс
Кырлай җиренә аяк басып, мемориал ь комплекс ягына борылуга килүчене Тукай үзе каршылый. Ул үзенең кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җылысына сыенган сыман
Казанда Г.Тукайның һәйкәле
Тукай премиясе лауреатларына бирелә торган медал ь .
1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек булган китапларның кайбер үрнәкләре.
“ Габдулла Тукай” теплоходы
Казанда Г.Тукай исемендәге урамның гомуми күренеше.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.
Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төзелгән музей экспозициясе дүрт залда урнашкан.
Габдулла Тукай исеме мәңгелек
Әдәби әсәрләр
«Тукай» романы – Әхмәт Фәйзи
«Кечкенә Апуш» повесте – Әхмәт Фәйзи
«Тукай турында хикәяләр» (җыентык) – Ибраһим Нуруллин
«Тукай Петербургта» - Ибраһим Нуруллин
Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре
Тукай музыкада
« Тукай маршы» - Заһид Яруллин
Шүрәле балеты- Фәрит Яруллин
«Кисекбаш» балеты - Рәшит Гобәйдуллин
«Алтын тарак» балеты - Әнвәр Бакиров
«Шагыйрь мәхәббәте» операсы -Резеда Ахиярова һәм Ренат Харис
Тукай театрда
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясе:
Камал III
Ибраһим Гафуров
Дамир Хәйруллин
Наил Дунай
Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» пьесасы:
Илдус Әхмәтҗанов
Рамил Төхфәтуллин
«Печән базары» спектакле:
Марсель Мәхмүтов
Илфат Камалиев
Фәнис Кәлимулин
Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика
Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.
Татарстанның Тукай районы.
Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы.
Казан шәһәренең Габдулла Тукай мәйданы.
Казан метросының Габдулла Тукай мәйданы станциясе.
Уфа шәһәрендә Тукай урамы.
Ташкент шәһәрендә Тукай урамы.
Татарстанның Чирмешән районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган.
Җаек шәһәрендә (Уральск) Тукай исемендәге типография.
Нукус шәһәрендә Тукай урамы.