СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Презентация по проектной работе "Буыннар чылбыры"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Презентация по проектной работе "Буыннар чылбыры"»

ТР Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе филиалы “ Кече Кибәхуҗа төп гомумбелем бирү мәктәбе”  « Буыннар чылбыры »  Эзләнү-тикшеренү эше Эшләде:Рәхмәтуллина Зөһрә  10 яшь, 3 сыйныф Җитәкче: Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиева М.А.

ТР Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе -

Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе филиалы

Кече Кибәхуҗа төп гомумбелем бирү мәктәбе”

« Буыннар чылбыры »

Эзләнү-тикшеренү эше

Эшләде:Рәхмәтуллина Зөһрә

10 яшь, 3 сыйныф

Җитәкче: Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиева М.А.

 Фәнни-эзләнү эшемнең максат һәм бурычлары :  Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, сугышларның гаиләләрдә нинди эз калдыруын ачыклау.  Эзләнү- тикшеренү аша үзебезнең иҗади һәм оештыру сәләтләребезне үстерү;  Вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау;  Бабам Рәхмәтуллин Әсгать Рәхмәтулла улының тормыш юлын өйрәнү;

Фәнни-эзләнү эшемнең максат һәм бурычлары :

  • Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, сугышларның гаиләләрдә нинди эз калдыруын ачыклау.
  • Эзләнү- тикшеренү аша үзебезнең иҗади һәм оештыру сәләтләребезне үстерү;
  • Вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау;
  • Бабам Рәхмәтуллин Әсгать Рәхмәтулла улының тормыш юлын өйрәнү;
 Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.  Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч   түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында. Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге. Ш. Рәкыйпов .  Безнең Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенә Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Казаклар авыллары керә. Бөек Ватан сугышына шушы бәләкәй генә авыллардан 291 кеше китә. “ Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 148 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.

Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч

түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк.

Вакытсыз үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында.

Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге.

Ш. Рәкыйпов .

Безнең Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенә Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Казаклар авыллары керә. Бөек Ватан сугышына шушы бәләкәй генә авыллардан 291 кеше китә.

“ Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 148 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

 Минем карт бабам - Рәхмәтуллин Әсгать Рәхмәтулла улы – Теләче районы Казаклар авылында 1921 елда туа. Казаклар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1938 елда Арча педагогия училищесы каршында оештырылган укытучылар хәзерләү курсында 1 ел белем ала, 1939 елда аны тәмамлый. Татар Икшермә мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. Ләкин яраткан эшен ай ярым гына башкарырга туры килә аңа. 1939 елның 15 октябрендә Совет Армиясенә хезмәткә чакырыла. 1940 елда Кече командирлар хәзерләү мәктәбендә белем ала. Аңа кече лейтенант званиесе бирелә.

Минем карт бабам - Рәхмәтуллин Әсгать Рәхмәтулла улы – Теләче районы Казаклар авылында 1921 елда туа. Казаклар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1938 елда Арча педагогия училищесы каршында оештырылган укытучылар хәзерләү курсында 1 ел белем ала, 1939 елда аны тәмамлый. Татар Икшермә мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. Ләкин яраткан эшен ай ярым гына башкарырга туры килә аңа. 1939 елның 15 октябрендә Совет Армиясенә хезмәткә чакырыла. 1940 елда Кече командирлар хәзерләү мәктәбендә белем ала. Аңа кече лейтенант званиесе бирелә.

1942 елдның 25 октябрендә дүрт ай дәвалангач, туган авылы Казакларга кайта. Туган табигатьнең җылы кочагында ял итеп тә тормастан, фронтовик офицер Казаклар җидееллык мәктәбендә хәрби белем дәресләре бирә башлый, шул ук вакытта физика—математика фәннәрен укыта. Казан педагогия институтына укырга керә. Тырыш хезмәтләре өчен карт бабам Татарстан АССРның Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Мәктәптә сугыш ветераннары белән очрашу Укучылар белән

1942 елдның 25 октябрендә дүрт ай дәвалангач, туган авылы Казакларга кайта. Туган табигатьнең җылы кочагында ял итеп тә тормастан, фронтовик офицер Казаклар җидееллык мәктәбендә хәрби белем дәресләре бирә башлый, шул ук вакытта физика—математика фәннәрен укыта. Казан педагогия институтына укырга керә. Тырыш хезмәтләре өчен карт бабам Татарстан АССРның Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Мәктәптә сугыш ветераннары

белән очрашу

Укучылар белән

Бабаем 1969 елдан 1977 елга кадәр Казаклар мәктәбенең директоры булып эшли. Ул үз фәнен яхшы белүче педагог, оста оештыручы булган. Аны укучылар бик нык яраткан, хөрмәт иткән. Ә үз коллективында оста җитәкче буларак, хөрмәткә лаек кеше булган. Директорлар группасы белән

Бабаем 1969 елдан 1977 елга кадәр Казаклар мәктәбенең директоры булып эшли. Ул үз фәнен яхшы белүче педагог, оста оештыручы булган. Аны укучылар бик нык яраткан, хөрмәт иткән. Ә үз коллективында оста җитәкче буларак, хөрмәткә лаек кеше булган.

Директорлар группасы белән

КАРТ БАБАМ ӘСГАТЬ ҺӘМ КАРТ ӘБИЕМ МӘРЬЯМ

КАРТ БАБАМ ӘСГАТЬ ҺӘМ КАРТ ӘБИЕМ МӘРЬЯМ

МИНЕМ РИНАТ БАБАЕМ

МИНЕМ РИНАТ БАБАЕМ

  Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен! Без, балаларга, сугышлар күрергә язмасын!

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен! Без, балаларга, сугышлар күрергә язмасын!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!