СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Презентация защиты дипломной работы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Презентация защиты дипломной работы»

Мәктәптә Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнү. Әзерләде : 4 курс талибәсе Шаймуратова Г.Ф.  

Мәктәптә Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнү.

Әзерләде :

4 курс талибәсе

Шаймуратова Г.Ф.

 

ЭЧТӘЛЕК КЕРЕШ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ШАГЫЙРӘ САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ИҖАТЫНЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ 1.1 Саҗидә Сөләйманова шигъриятенең гомум үзенчәлекләре 1.2 С. Сөләйманова шигриятенең тематик күпкырлылыгы 1.3 Автор иҗатында образ тудыру чаралары ИКЕНЧЕ БҮЛЕК ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ШИГЫРЬЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ 2.1 С.Сөләйманова иҗатын мәктәптә өйрәнү 2.2 Лирик әсәрләрне дәрестә өйрәтү методикасы 2.3 Шагыйрә иҗатын дәрестән тыш өйрәнү ЙОМГАК КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ КУШЫМТА

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ШАГЫЙРӘ САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ИҖАТЫНЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ

1.1 Саҗидә Сөләйманова шигъриятенең гомум үзенчәлекләре

1.2 С. Сөләйманова шигриятенең тематик күпкырлылыгы

1.3 Автор иҗатында образ тудыру чаралары

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ШИГЫРЬЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

2.1 С.Сөләйманова иҗатын мәктәптә өйрәнү

2.2 Лирик әсәрләрне дәрестә өйрәтү методикасы

2.3 Шагыйрә иҗатын дәрестән тыш өйрәнү

ЙОМГАК

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

КУШЫМТА

Саҗидә Сөләйманова... Бу исем шигъри яңгырашы белән үк җанга якын: чөнки ул безнең чор шагыйрәсе. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», «ач шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт», «Киткәннәрнең юллары озын, көткәннәрнең көннәре озын...» һ. б. гыйбарә-сүзтезмәләре халык иҗаты кебек үк күңелләргә береккән; алар телдән төшми, вакытлы матбугаттамы, радио-телевидениедәме – һаман кабатланып кына тора. Саҗидә Сөләйманова иҗатының төп үзенчәлеге дә шундадыр, ягъни, тарту көче булуында. Аның шигъриятенең үзәгендә соклану яшәп ята. Кешеләргә, тормышка, мәхәббәткә, яшәүгә соклану аша караш. Һәм ул сине һичшиксез әсир итә.

Саҗидә Сөләйманова... Бу исем шигъри яңгырашы белән үк җанга якын: чөнки ул безнең чор шагыйрәсе. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», «ач шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт», «Киткәннәрнең юллары озын, көткәннәрнең көннәре озын...» һ. б. гыйбарә-сүзтезмәләре халык иҗаты кебек үк күңелләргә береккән; алар телдән төшми, вакытлы матбугаттамы, радио-телевидениедәме – һаман кабатланып кына тора. Саҗидә Сөләйманова иҗатының төп үзенчәлеге дә шундадыр, ягъни, тарту көче булуында.

Аның шигъриятенең үзәгендә соклану яшәп ята. Кешеләргә, тормышка, мәхәббәткә, яшәүгә соклану аша караш. Һәм ул сине һичшиксез әсир итә.

Бу үзенчәлекле иҗатчы һәм шәхес әле булса ачылмаган, ул гына да түгел, киресенчә,оят булса да әйтергә тиешбез: аның турында әле бездә бүгенгә кадәр бер генә дә тирән, үзенә тиң булган мәкалә дә, фәнни тикшеренү дә, монография дә язылмаган. Бу факторлар исә диплом эшебезнең актуальлелеген билгели дә инде. Диплом эшенең темасы: Мәктәптә Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнү. Фәнни эшнең предметы булып Саҗидә Сөләйманова иҗаты тора. Объекты: Мәктәптә әдәбият дәресләрендә Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнү үзенчәлекләре. Эшебезнең максаты: Саҗидә Сөләйманова иҗатын мәктәптә әдәбият дәресләрендә өйрәнү үзенчәлекләрен тикшерү.

Бу үзенчәлекле иҗатчы һәм шәхес әле булса ачылмаган, ул гына да түгел, киресенчә,оят булса да әйтергә тиешбез: аның турында әле бездә бүгенгә кадәр бер генә дә тирән, үзенә тиң булган мәкалә дә, фәнни тикшеренү дә, монография дә язылмаган. Бу факторлар исә диплом эшебезнең актуальлелеген билгели дә инде.

Диплом эшенең темасы: Мәктәптә Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнү.

Фәнни эшнең предметы булып Саҗидә Сөләйманова иҗаты тора.

Объекты: Мәктәптә әдәбият дәресләрендә Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнү үзенчәлекләре.

Эшебезнең максаты: Саҗидә Сөләйманова иҗатын мәктәптә әдәбият дәресләрендә өйрәнү үзенчәлекләрен тикшерү.

Диплом эшенең максатына ярашлы түбәндәге бурычлар ны билгелик: 1. Фәнни эшнең темасына караган гыйльми материаллар туплау, аларны анализлау. 2. Татар әдәбиятында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатының әһәмиятен билгеләү. 3. Шагыйрәнең иҗатында гомум үзенчәлекләр, тематик күпкырлылык һәм образлар мәсьәләсен яктырту. 4. Татар әдәбияты дәресләрендә Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен өйрәнү үзенчәлекләрен тикшерү. 5. Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнүдә методик киңәшләр төзү. Тикшеренүнең методологик нигезе. Саҗидә Сөләйманова иҗатының матур әдәбиятта тоткан ролен ачкан фәнни хезмәтләргә мөрәҗәгать иттем: Аймәт Р., Акмал Н., Бәйрәмова Г., Гәрәй Р., Маннапов Ш., Миңлебаев К., Сафин Ф., Сәйфуллина Ф., Сәйфуллина Ф., Сәлах Ә., Харисов Ә., Хәйруллин Х. Һәм башка фәнни язмалар өйрәнелде.

Диплом эшенең максатына ярашлы түбәндәге бурычлар ны билгелик:

1. Фәнни эшнең темасына караган гыйльми материаллар туплау, аларны анализлау.

2. Татар әдәбиятында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатының әһәмиятен билгеләү.

3. Шагыйрәнең иҗатында гомум үзенчәлекләр, тематик күпкырлылык һәм образлар мәсьәләсен яктырту.

4. Татар әдәбияты дәресләрендә Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен өйрәнү үзенчәлекләрен тикшерү.

5. Саҗидә Сөләйманова иҗатын өйрәнүдә методик киңәшләр төзү.

Тикшеренүнең методологик нигезе. Саҗидә Сөләйманова иҗатының матур әдәбиятта тоткан ролен ачкан фәнни хезмәтләргә мөрәҗәгать иттем: Аймәт Р., Акмал Н., Бәйрәмова Г., Гәрәй Р., Маннапов Ш., Миңлебаев К., Сафин Ф., Сәйфуллина Ф., Сәйфуллина Ф., Сәлах Ә., Харисов Ә., Хәйруллин Х. Һәм башка фәнни язмалар өйрәнелде.

Диплом эшенең структурасы: Түбәндәге диплом эше керештән, төп ике өлештән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Керештә түбәндәге курс эшенең максат һәм бурычлары, өйрәнү предметы һәм объекты, методологик базасы һәм структурасы өйрәнелде. Беренче бүлектә татар әдәбиятында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатының әһәмияте өйрәнелде. Шигъриятенең гомум үзенчәлекләре, әсәрләрнең тематик күпкырлылыгы, образлар бирелеше тикшерелде. Икенче бүлек “Татар әдәбияты дәресләрендә Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен өйрәнү үзенчәлекләре” дип аталды. Бу бүлектә лирик әсәрләрне дәрестә өйрәтү методикасы; шагыйрә иҗатын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда өйрәнү үзенчәлекләре яктыртылды. Йомгакта өйрәнелгән тема буенча нәтиҗәләр чыгарылды. Фәнни эш иң беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, татар филологиясе талипларына, һәм әлбәттә, татар телен камил үзләштергән һәр укучы өчен файдалы булачак.

Диплом эшенең структурасы:

Түбәндәге диплом эше керештән, төп ике өлештән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Керештә түбәндәге курс эшенең максат һәм бурычлары, өйрәнү предметы һәм объекты, методологик базасы һәм структурасы өйрәнелде.

Беренче бүлектә татар әдәбиятында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатының әһәмияте өйрәнелде. Шигъриятенең гомум үзенчәлекләре, әсәрләрнең тематик күпкырлылыгы, образлар бирелеше тикшерелде.

Икенче бүлек “Татар әдәбияты дәресләрендә Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен өйрәнү үзенчәлекләре” дип аталды. Бу бүлектә лирик әсәрләрне дәрестә өйрәтү методикасы; шагыйрә иҗатын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда өйрәнү үзенчәлекләре яктыртылды.

Йомгакта өйрәнелгән тема буенча нәтиҗәләр чыгарылды.

Фәнни эш иң беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, татар филологиясе талипларына, һәм әлбәттә, татар телен камил үзләштергән һәр укучы өчен файдалы булачак.

С.Сөләйманова – нигездә, лирик шагыйрә. Аның шигырьләрендә заман темалары, социаль күренешләр авторның үз шәхси биографиясе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә биреләләр. Аларда яшьлекләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бөтен бер буынның – авыл мохитендә туып үскән гади крәстиян кызларының һәм егетләренең – олы да,катлаулы да язмышлары мәгънәле шигъри юллар, тәэсирле сүзләр һәм таушалмаган сурәт-образлар аша тасвирлана.

Шагыйрә иҗатында зур урын мәхәббәт лирикасы да хис-тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм халык җырларына хас интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Саҗидә Сөләйманова тормыш турында әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне шигъри образларда чагылдырган «Җир-су» (1967), «Фал китабы» (1972), «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Сузган ике кулым» (1977) кебек үзенчәлекле поэмалар һәм «Гүзәлия җыры» (М.Имашев музыкасы), «Күңелем язлар көтә» (К.Хөснуллин музыкасы), «Саубуллашу вальсы» (М.Имашев музыкасы) кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та киң танылу ала. Ул шулай ук проза әсәрләре дә яза («Мәхәббәт сынавы»,«Гөлбадран», «Бер сәяхәт хакында хикәят» җыентыклары)

С. Сөләйманова  иҗаты тел-сүрәтләү чараларына гаять бай. Аларны аерым-аерым карап, тикшереп үтик. Шагыйрәбезнең  иҗатында  иң зур урынны метафоралар алып тора. Метафора (грек. metaphora — күчү) — бер атаманың  икенче атамага  охшашлыгы нигезендә күчеше. Метафора — күчерелмә мәгънәләрнең  иң киң таралган төрләреннән берсе [10: 92 б.]. Метафоралар: Саргаеп көйгәнне , сөюдән үлгәнне сөйлиләр борынгы бәетләр . Янсаң  да, көймә  син, саргаеп  сөймә  син, замана гаепләр . (“Җырланмаган җырлар”)

С. Сөләйманова иҗаты тел-сүрәтләү чараларына гаять бай. Аларны аерым-аерым карап, тикшереп үтик. Шагыйрәбезнең иҗатында иң зур урынны метафоралар алып тора.

Метафора (грек. metaphora — күчү) — бер атаманың икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше. Метафора — күчерелмә мәгънәләрнең иң киң таралган төрләреннән берсе [10: 92 б.].

Метафоралар:

Саргаеп көйгәнне ,

сөюдән үлгәнне

сөйлиләр борынгы бәетләр .

Янсаң да, көймә син,

саргаеп сөймә син,

замана гаепләр . (“Җырланмаган җырлар”)

Тел  сүрәтләү чарасы буларак чагыштырулар  да С.Сөләйманова шигырьләрендә зур урын алып тора. Чагыштыру – бер күренешне  икенче  предмет янына куеп, шуңа  охшатып, янәшә китереп  сурәтләү.(мәс., күке шикелле, өзлексез чылбыр булып, яшендәй һ.б.) Тышкы билгеләре: дай-дәй,рак-рәк, ча-чә кушымчалары, кебек, шикелле, төсле бәйлекләре,  рәвешле,дәрәҗәдә, кыяфәтле; бул,ит фиг., гүя, әйтерсең лә  сүзләре, ничек, шулай мөн. сүзләре һ.б. Ак алъяпкычларда ак канат, күңел  оча , гүя акчарлак. Ак канат  иңнәрдә, җилферди җилләрдә, күңел  оча ерак җирләргә (“Саубуллашу  вальсы”)

Тел сүрәтләү чарасы буларак чагыштырулар да С.Сөләйманова шигырьләрендә зур урын алып тора.

Чагыштыру бер күренешне икенче предмет янына куеп, шуңа охшатып, янәшә китереп сурәтләү.(мәс., күке шикелле, өзлексез чылбыр булып, яшендәй һ.б.) Тышкы билгеләре: дай-дәй,рак-рәк, ча-чә кушымчалары, кебек, шикелле, төсле бәйлекләре, рәвешле,дәрәҗәдә, кыяфәтле; бул,ит фиг., гүя, әйтерсең лә сүзләре, ничек, шулай мөн. сүзләре һ.б.

Ак алъяпкычларда ак канат,

күңел оча , гүя акчарлак.

Ак канат иңнәрдә,

җилферди җилләрдә,

күңел оча ерак җирләргә (“Саубуллашу вальсы”)

Мәктәп программаларында С.Сөләйманованың  иҗатын өйрәнүгә шактый гына  вакыт каралган. Ләкин әле бу шагыйрь шәхесен һәм  иҗатын  программа кысаларында гына өйрәнергә  дигән  сүз түгел. Укытучы бу эшне класстан тыш чараларда, бәйләнешле  сөйләм телен үстерү  дәресләрендә, класс  сәгатьләрендә  дә башкарырга, бик  оста  итеп, класстан тыш  вакытта шагыйрәнең китапларын укуга  дәртләндерергә, аның  иҗатын, тормышын өйрәнүләре белән җитәкчелек  итәргә тиеш. Чөнки бүгенге кырыс заман таләпләре, нәкъ менә С.Сөләйманова кебек әхлак-әдәп, намус,  вөҗдан, туган телебез, табигатебез, халык язмышы турында борчылып язган шагыйрьләрнең  иҗатын өйрәнүне көнүзәк мәсьәләләргә куя. Программа таләпләре нигезендә күренекле әдип иҗатын өйрәнү максатыннан дәреслектә (авторлары – М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, И.З.Нуруллин) шактый күп һәм бай материал бирелгән.

Мәктәп программаларында С.Сөләйманованың иҗатын өйрәнүгә шактый гына вакыт каралган. Ләкин әле бу шагыйрь шәхесен һәм иҗатын программа кысаларында гына өйрәнергә дигән сүз түгел. Укытучы бу эшне класстан тыш чараларда, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләрендә, класс сәгатьләрендә дә башкарырга, бик оста итеп, класстан тыш вакытта шагыйрәнең китапларын укуга дәртләндерергә, аның иҗатын, тормышын өйрәнүләре белән җитәкчелек итәргә тиеш.

Чөнки бүгенге кырыс заман таләпләре, нәкъ менә С.Сөләйманова кебек әхлак-әдәп, намус, вөҗдан, туган телебез, табигатебез, халык язмышы турында борчылып язган шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнүне көнүзәк мәсьәләләргә куя. Программа таләпләре нигезендә күренекле әдип иҗатын өйрәнү максатыннан дәреслектә (авторлары – М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, И.З.Нуруллин) шактый күп һәм бай материал бирелгән.

Сыйныфтан тыш уку  дәресләрендә укытучы шагыйрәнең тормышы белән таныштыра, китаплар күргәзмәсе  оештырып, аның  иң кызыклы шигырьләре белән таныштыра. Дәрестә төрле  викторина, кроссворд чишү кебек уеннар аша, укучыларның С.Сөләйманова шигырьләрен укулары, белүләре тикшерелә. Шулай  итеп, мәктәп  программасына ярашлы С.Сөләйманова әсәрләрен өйрәнү укучылардан язучының  иҗади үзенчәлекләрен белүне таләп  итә; үткен  сүзлек, җор теллелек, юморны  оста куллану, туган телнең бизәк-  сурәтләреннән  оста файдалану үзенчәлекләрен укучыга җиткерә белергә, шагыйрьнең тирән мәгънәле шигырьләренең темасын, төп фикерен  сәнгатьле уку ысулы аша тирәнтен аңлауларына җитәкчелек  итү  сорала.

Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә укытучы шагыйрәнең тормышы белән таныштыра, китаплар күргәзмәсе оештырып, аның иң кызыклы шигырьләре белән таныштыра.

Дәрестә төрле викторина, кроссворд чишү кебек уеннар аша, укучыларның С.Сөләйманова шигырьләрен укулары, белүләре тикшерелә.

Шулай итеп, мәктәп программасына ярашлы С.Сөләйманова әсәрләрен өйрәнү укучылардан язучының иҗади үзенчәлекләрен белүне таләп итә; үткен сүзлек, җор теллелек, юморны оста куллану, туган телнең бизәк- сурәтләреннән оста файдалану үзенчәлекләрен укучыга җиткерә белергә, шагыйрьнең тирән мәгънәле шигырьләренең темасын, төп фикерен сәнгатьле уку ысулы аша тирәнтен аңлауларына җитәкчелек итү сорала.

Матур әдәбият – кеше күңелендә  иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә  соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны  дөреслекне аера белергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып,үз  вөҗданыңа тугры булып калырга ярдәм  итә. Матур әдәбиятта лаеклы үз урынын алган Саҗидә Сөләйманованың  иҗаты зур эзләнүләргә,  игътибарга лаек  иҗат... “ Саубуллашу вальсы» – әле  дә чыгарылыш  сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашкандагы  иң яраткан җыры. С.Сөләйманова әсәрләренең халык күңеленнән чыкмавы шагыйрьләрнең үз  иҗатларында яшәүләрен  дәвам  итүенә бер  дәлил. Саҗидә Сөләйманованың  да арабыздан китүенә күп еллар үткән, әмма аның әсәрләре, әдәбият  сөючеләрнең  рухын баетуны  дәвам  итә.

Матур әдәбият – кеше күңелендә иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны дөреслекне аера белергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып,үз вөҗданыңа тугры булып калырга ярдәм итә.

Матур әдәбиятта лаеклы үз урынын алган Саҗидә Сөләйманованың иҗаты зур эзләнүләргә, игътибарга лаек иҗат...

“ Саубуллашу вальсы» – әле дә чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашкандагы иң яраткан җыры. С.Сөләйманова әсәрләренең халык күңеленнән чыкмавы шагыйрьләрнең үз иҗатларында яшәүләрен дәвам итүенә бер дәлил.

Саҗидә Сөләйманованың да арабыздан китүенә күп еллар үткән, әмма аның әсәрләре, әдәбият сөючеләрнең рухын баетуны дәвам итә.

Саҗидә Сөләйманованың гомере 54 яшендә өзелә. Шагыйрәне югалтуны туганнары,  дуслары, каләмдәшләре, аеруча Әлмәт халкы бик авыр кичерә. Бүген Казанның Киров  районында, Әлмәт шәһәрендә, туган ягы Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле  район үзәкләрендәге урамнар аның  исемен йөртә. Нефтьчеләр башкаласында шагыйрә  исемендәге китапханә эшли, Төбәкне өйрәнү музеенда шактый зур  почмак Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовка багышланган. Ә  инде “Татнефть” җәмгыятенең Саҗидә Сөләйманова  исемендәге ел  саен бирелә торган әдәби бүләк булдыруы – шагыйрәнең  исемен мәңгеләштерүдә аеруча зур эш.

Саҗидә Сөләйманованың гомере 54 яшендә өзелә. Шагыйрәне югалтуны туганнары, дуслары, каләмдәшләре, аеруча Әлмәт халкы бик авыр кичерә. Бүген Казанның Киров районында, Әлмәт шәһәрендә, туган ягы Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле район үзәкләрендәге урамнар аның исемен йөртә. Нефтьчеләр башкаласында шагыйрә исемендәге китапханә эшли, Төбәкне өйрәнү музеенда шактый зур почмак Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовка багышланган. Ә инде “Татнефть” җәмгыятенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге ел саен бирелә торган әдәби бүләк булдыруы – шагыйрәнең исемен мәңгеләштерүдә аеруча зур эш.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Аймәт Р. Шигъриятнең олы тукталышы // Шәһри Казан. – 2001. – 5 окт.

2. Акмалов Н. Олы язмыш // Соц. Татарстан. – 1980. – 18 июль.

3. Акмал Н. Кеше барыбер кошлар нәселеннән // Мәдәни җомга. – 1997. – 16 май

4. Акмал Н. Шагыйрьлеккә хөкем ителгән зат // Мәдәни җомга. – 2006. – 15 сент.

5. Әгъләмов М. Сахраларга чыккан // Соц. Татарстан. – 1980.– 18 июль.

6. Бәйрәмова Г. Җырланмаган җырлар ни сөйли? // Казан утлары. – 2006. – № 10. – 176–178 б.

7. Вежбицкая А. Понимание культур через посредство ключевых слов / А.Вежбицкая. – М.: Языки славянской культуры., 2011. – 282 с.

8. Габдуллин Г. Г., Нигъмәтов Җ. Г., Хуҗиәхмәтов Ә. Н., Мәктәп педагогикасы. – Казан: Мәгариф. – 2013.-124 -128 б.

9. Гәрәй Р. Җырлап үтик еллар аркылы // Казан утлары. – 1967.– № 3. – 146–147 б.

10. Даутов Р., Исмагыйль Рәми. Әдәби сүзлек. ( Элекке татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: ТКН, 2001. – 399 б.

11. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2000. – 335б.

12. Казыйханов В. С. Әхлак дәресләре. – Яр Чаллы, 1998. – 240 б.

13. Маннапов Ш. Шагыйрә мәктүбләре // Мәдәни җомга. – 2004. – 22 окт.

14. Миңлебаев К. «...Ахматова түгел мин, бүтән» // Мәдәни җомга. – 2000. – 16 июнь.

15. Сафин Ф. Кайнар хисләр // Соц. Татарстан. – 1976. – 19 дек.

16. Сәйфуллина Ф. Тирән мәгънәле, бай хиссиятле мирас // Мәгариф. – 1997. – № 12. – 16–19 б.

17. Сәйфуллина Ф. Шигъри сүзнең шигъри көче (Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың 90 еллык юбилеена)

18. Сәлах Ә. Күкрәүләре һаман яңгырый // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 95–99 б.

19. Сөләйманова С. Кыр казлары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 51 б.

20. Сөләйманова С. Кем уяткан Ләйләне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 15 б.

21. Сөләйманова С. Бәхетне үзем табам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 63 б.

22. Сөләйманова С. Юллар, уйлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 63 б.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!