Үз-үземә теләк:
Тормыш – диңгез, ә син нәни көймә,
Чайкалучы шушы диңгездә.
Күңелең синең ап – ак киндер җилкән,
Җилкәннәрне җилләр киерә.
Җил көймәне диңгезләргә куа,
Җилләр - язмыш, шуны онытма.
Җилкәннәрне керләнүдән сакла,
Давылларга омтыл, курыкма!
Тик ялгышма, җирдә ялгыз башка
Давылларга керү куркыныч.
Ак җилкәнле дусны юлдаш ит син, -
Юлдашсызны җиңә ул тормыш.
Бачкова Елена Алексеевна
Куй елында, үгезбозау йолдызлыгында туганмын.
Мамадыш районының иң гүзәл почмагы-Албай авылының серле табигат ь кочагында дөн ьяга килг әнмен. Мәктәпне тәмамлагач, Албай урта мәктәбендә 1 ел өлкән пионерво ж атый булып эшләдем, Казан Дәүләт Педагогия институтының табигат ь - география факул ь тетында белем алдым. 1990 елда химия-биология укытучысы булып Владимир төп мәктәбенә эшкә билгеләндем. Педагоглык ста ж ым - 32 ел. 2001 елдан Владимир төп мәктәбе директоры вазифасын башкарам, балаларга химия һәм биология фәннәреннән белем һәм тәрбия бирәм, 2002 елдан башлап “Талир тәңкә” балалар фол ь клор ансамбле җитәкчесе дә.
Яратам мин авыл җирен,
Кырларын,урманнарын,
Челтерәп аккан чишмәләрен
Ям ь ле инеш буйларын.
Авылым табигате.
Гаилә-бәхет ачкычы. Тыныч тору, тату яшәү- Безнең тормыш теләге. Гаиләләр имин булсын- Гаилә илнең терәге! Ирем - Бачков Николай Петрович, Владимир төп мәктәбенең физик тәрбия һәм музыка укытучысы, “Талир тәңкә”ансамбле аккомпаниаторы. Улыбыз - Геннадий 11 сыйныфта укый. Кызыбыз – Ол ьга 6 сыйныф укучысы.
Минем гаиләм .
Бачков Николай гаиләсе авылда гына түгел , районда, хәтта республикада да билгеле гаилә. Гаилә башлыгының район һәм республика күләмендә чаңгы, җиңел атлетика ярышларында яуланган призлары, "ТР ның физик культура отличнигы " дигән күкрәк билгесе белән бергә, Елена Алексеевнаныц "Талир тәңкә" балалар ансамбле белән эшләү дәверендә алган куп санлы призлары, район буенча хатын-кызлар арасында оештырылган ярышта "Мәдәният-рухият" номинациясендә җиңеп ,президентыбызның шәхси имзасы салынган буләкләре саклана бу гаилә архивында. Авылыбызда уздырылган бер генә чара да бу гаилә катнашыннан башка узмый. Катнаша гына түгел, һәр эшне , һәр бәйрәмне башлап йөрүче, әзерләүче, алып баручылар алар. Елена Алексеевна чын мәгънәсендә замана хатын-кызы. Гаиләдәге бетмәс-төкәнмәс хатын- кыз мәшәкатьләре өстенә ул мәктәп җитәкләүне дә курыкмыйча үз өстенә алган шәхес.Әмма эшлэр булсын гына. Елена
Алексеевна аларга күнеккән, һәр эшкэ ул сабырлык һәм тәвәкәллек белән тотына, башкарып та чыга. Ни өчен дисезме? Чөнки аның терәге һәр эшендә булышчы, ярдәмче, киңәшчесе - Николай Петрович бар. Алар икәү булганда гына шул кадәр зур йөкне бергәләп тарта алалар, эшләрендә уңышларга ирешәләр, мәктәбебезне яшәтәләр.
Иванова Елена Павловна. (укытучы)
“ Талир тәңкә ансамбле” чыгышлары.
Ансамбл ь гә йөрүчеләр Нардуган бәйрәмен Татарстан телевидениесе ТНВ каналына күрсәтә.
Нардуган бәйрәмендә.
Без урамнан барган чакта
Карагыз ла ай-һай-һай.
Без җырлашып барабыз ла,
Тыңлагыз ла ай-һай-һай.
Җаңгырасын җырларыбыз
Җыракка ла ай-һай-һай.
Бу дөнҗага безләр килгән,
Кунакка ла ай-һай-һай.
Әле бер көн сагынырсыз,
Ул көннәрне ай-һай-һай.
Ул чакларда без җөрмәбез
Җырлашып ла ай-һай-һай.
Балалар хуҗага рәхмәт әйтәләр:
“ Рәхмәт яусын ашыңа,
Дәүләт яусын башыңа,
Акчалар күк тәгәрәшеп
Ризык килсен каршыңа.”
Нардуганым нар булсын,
Эче тулы нур булсын
Нардуган җырын җырлыйбыз
Безнең бәхетләр булсын .
“ Җиде йолдыз ” Халыкара татар җыры фестивалендә - дипломантлар, 2007 ел.
Владимир авылында Трочын бәйрәменнән күренешләр.
Район сабантуенда
Талир тәңкәлеләр артистлар арасында.
Талир тәңкәлеләрнең уңышлары. Район күләмендә фольклор ансамбльләр арасында - 1 урын, 2007 ел.
Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х.Мухаметшин тарафыннан Питрау сабантуенда истәлекле бүләк - цифрлы фотоаппарат белән бүләкләнү, 2009 ел.
Район күләмендә “Керәшен җыры” фестивалендә фольклор ансамбльләр арасында - 1 урын, 2010 ел.
“ Керәшен җыры” конкурсында (Бачкова Ол ь га ) – 1 урын, 2010 ел.
“ Керәшен җегете” конкурсында (Михайлов Дмитрий) – 1 урын, 2010 ел.
- Авылдашыбыз Татарстанның атказанган һәм халык артисты Георгий Ибушев белән даими очрашабыз, ул безгә акыллы киңәшләрен бирә, уңышларыбызга куанып, җиңүләргә ымсындырып тора, матур итеп җыр да суза: Елмаюлы карашларың, Йөрәкләрне өзмәле... Эштә уңган, төскә булган Ул- керәшен гүзәле!