СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Презентация "Кисәкчәләр"7 класс

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Объясняется правописание частиц. Используется на уроках татарского языка при изучении грамматики

Просмотр содержимого документа
«Презентация "Кисәкчәләр"7 класс»

.    Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчә.

.

Модаль сүз төркемнәре.

Кисәкчә.

Кисәкчә турында гомуми төшенчә. Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгънә төсмерләре өсти торган үзенчәлекле сүз төркеме. Кисәкчәләр бәйлек, яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки җөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне, ягъни грамматик мәгънә белдермиләр, ә модаль мәгънә төсмерләрен белдерәләр: мәгънәне көчәйтәләр , чиклиләр, үтенү, сорау, рас лау, шикләнү кебек һ.б. мәгънәләрне белдерәләр һ.б.

Кисәкчә турында гомуми

төшенчә.

Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгънә төсмерләре өсти торган үзенчәлекле сүз төркеме.

Кисәкчәләр бәйлек, яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки җөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне, ягъни грамматик мәгънә белдермиләр, ә модаль мәгънә төсмерләрен белдерәләр: мәгънәне көчәйтәләр , чиклиләр, үтенү, сорау, рас лау, шикләнү кебек һ.б. мәгънәләрне белдерәләр һ.б.

 Сукмакларга үлән үскәндер бит , Тик учаклар әле исәндер бит – сагынгандыр безне учаклар. (Зөлфәт). Җырларның да иң татлысы синдә генә,  Уйларның да иң татлысы синдә генә.  (Г. Афзал). Кайгы, миннән тизрәк кит инде, синең көнең бетте бит инде. ..  (М.Җәлил). Чык чы , и фикерем кояшы, Китсен өстеңнән болыт...  (Г. Тукай).

Сукмакларга үлән үскәндер бит ,

Тик учаклар әле исәндер бит – сагынгандыр безне учаклар. (Зөлфәт).

Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң татлысы синдә генә.

(Г. Афзал).

Кайгы, миннән тизрәк кит инде,

синең көнең бетте бит инде. ..

(М.Җәлил).

Чык чы , и фикерем кояшы,

Китсен өстеңнән болыт...

(Г. Тукай).

Кисәкчәләрнең төркемчәләре. Аерым сүзнең яки җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүләреннән чыгып, кисәкчәләр шартлы рәвештә 8 төркемчәгә бүленә. .

Кисәкчәләрнең төркемчәләре.

Аерым сүзнең яки җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүләреннән чыгып, кисәкчәләр шартлы рәвештә 8 төркемчәгә бүленә.

.

Искәрмә. Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән, да, дә, та, тә кисәкчәләре: 1. Тизлек төсмере өстиләр: Нәфисә басудан кайтып ял итәргә дә өлгермәде, күңеле аны тагын иптәшләре янына тарта башлады. (Г. Бәширов) 2. Көчәйтү төсмерен белдерәләр: Газинур уз гомерендә шактый куп җырлар җырлаган, ишеткән кеше, әмма разведчиклар шикелле йөрәкләрне айкап, үзәкләрне өздереп җырлаганны моңарчы күргәне дә, ишеткәне дә юк иде. (Г. Әпсәләмов) 3. Бергәлекне, ягъни аннан башка өстәмә предмет булуын төсмерләтә:Аның язу өстәлендә куен дәфтәре дә ята иде. (М. Әмир) 4. Шарт фигыль белән килеп, кире шарт мәгънәсен белдерә: Соңга калсада, үкенмәде Таҗи. (Г. Гобәй) 5. Бер үк вакытта кисәкчә һәм теркәгеч хезмәтен үти: Егет килде дә китте. (Егет килде һәм китте.— Егет килде һәм озак тормыйча китте.)

Искәрмә.

Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән, да, дә, та, тә кисәкчәләре:

1. Тизлек төсмере өстиләр: Нәфисә басудан кайтып ял итәргә дә өлгермәде, күңеле аны тагын иптәшләре янына тарта башлады. (Г. Бәширов)

2. Көчәйтү төсмерен белдерәләр: Газинур уз гомерендә шактый куп җырлар җырлаган, ишеткән кеше, әмма разведчиклар шикелле йөрәкләрне айкап, үзәкләрне өздереп җырлаганны моңарчы күргәне дә, ишеткәне дә юк иде. (Г. Әпсәләмов)

3. Бергәлекне, ягъни аннан башка өстәмә предмет булуын төсмерләтә:Аның язу өстәлендә куен дәфтәре дә ята иде. (М. Әмир)

4. Шарт фигыль белән килеп, кире шарт мәгънәсен белдерә: Соңга калсада, үкенмәде Таҗи. (Г. Гобәй)

5. Бер үк вакытта кисәкчә һәм теркәгеч хезмәтен үти: Егет килде дә китте. (Егет килде һәм китте.— Егет килде һәм озак тормыйча китте.)

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.  Анализ тәртибе. 1.Сүз төркемен билгеләргә . 2.Төркемчәсен әйтергә . 3.Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга . Анализ үрнәге. Шул турыда аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле , Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле , көйлим әле . Гына – кисәкчә , чикләүче кисәкчә , аз сүзенә карый . Әле – кисәкчә , үтенү , теләк , карар кылуны белдерүче кисәкчә , сөйлим , җырлыйм , көйлим сүзләренә карый .

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.

Анализ тәртибе.

1.Сүз төркемен билгеләргә .

2.Төркемчәсен әйтергә .

3.Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга .

Анализ үрнәге.

Шул турыда аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле ,

Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле , көйлим әле .

Гына – кисәкчә , чикләүче кисәкчә , аз сүзенә карый .

Әле – кисәкчә , үтенү , теләк , карар кылуны белдерүче кисәкчә , сөйлим , җырлыйм , көйлим сүзләренә карый .

Белемегезне тикшерегез! 1. Җәяләрне ачып, табышмакны күчереп языгыз. Җәй (дә), кыш (та) Яз(да),көз(дә) Чәчәк ата бер төстә. 2. Көчәйткеч кисәкчәләрне табып,мәгънә төсмерләрен аңлатыгыз. Бу йөрәккә төрле дәва кирәк, Туңам көндез,туңам төннәрдә; Савыктыргыч иң шифалы дәва, Беләм,беләм,туган телләрдә.

Белемегезне тикшерегез!

1. Җәяләрне ачып, табышмакны күчереп языгыз.

Җәй (дә), кыш (та)

Яз(да),көз(дә)

Чәчәк ата бер төстә.

2. Көчәйткеч кисәкчәләрне табып,мәгънә төсмерләрен аңлатыгыз.

Бу йөрәккә төрле дәва кирәк,

Туңам көндез,туңам төннәрдә;

Савыктыргыч иң шифалы дәва,

Беләм,беләм,туган телләрдә.

3.Сорау кисәкчәләрен табыгыз. Тик әйт,кошчык, Синең минем янга Бу килүең соңгы кабатмы? Кайгырма,дус, яшьли үләбез дип, Без алмадык сатып гомерне. Үзебезчә яшәп, үзебезчә Без чиклибез аны түгелме?!

3.Сорау кисәкчәләрен табыгыз.

Тик әйт,кошчык,

Синең минем янга

Бу килүең соңгы кабатмы?

Кайгырма,дус, яшьли үләбез дип,

Без алмадык сатып гомерне.

Үзебезчә яшәп, үзебезчә

Без чиклибез аны түгелме?!

4.Кисәкчәләрнең төркемчәләрен билгеләгез. Менә без яп-якты аланга килеп чыктык.Биредә инде яз үз дөньясын корып йөри. Беренче үләннәр баш калкыткан. Әнә инде беренче сап-сары чәчәкләр дә күзләрен ачып өлгергән. Алар кояш тамчылары шикелле. Күрдең исә, җылынып киткән кебек буласың.

4.Кисәкчәләрнең төркемчәләрен билгеләгез.

Менә без яп-якты аланга килеп чыктык.Биредә инде яз үз дөньясын корып йөри. Беренче үләннәр баш калкыткан. Әнә инде беренче сап-сары чәчәкләр дә күзләрен ачып өлгергән. Алар кояш тамчылары шикелле. Күрдең исә, җылынып киткән кебек буласың.

 5.Чикләүне белдерүче кисәкчәләрне табыгыз. Мәгънә төсмерләрен аңлатыгыз. Хәдичә апа мичтәге утлы күмерләргә карап утырды да, моңаеп, ниндидер йөрәк өзгеч әрнүле ,ләкин дәһшәтле көйгә әкрен генә җырлый башлады. Хәзер мин аның нәрсә җырлаганнын хәтерләмим, тик күземннән ирексез яшь акканын ,ә үземнең бизгәк тоткандай калтыранганымны гына хәтерлим .

5.Чикләүне белдерүче кисәкчәләрне табыгыз. Мәгънә төсмерләрен аңлатыгыз.

Хәдичә апа мичтәге утлы күмерләргә карап утырды да, моңаеп, ниндидер йөрәк өзгеч әрнүле ,ләкин дәһшәтле көйгә әкрен генә җырлый башлады. Хәзер мин аның нәрсә җырлаганнын хәтерләмим, тик күземннән ирексез яшь акканын ,ә үземнең бизгәк тоткандай калтыранганымны гына хәтерлим .

ТЕСТ. 1. Кисәкчәләр сүзләргә: а) кушылып языла б) кушылып язылмый. 2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар: а) китап та, түтәлләр дә, яулык та. б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта. 3. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган? а) Без яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез. б) Без яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез. 4. Кайсы очракта язма дөрес? а) Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла. б) Кечкенә генә җил капка ачылада ябыла.

ТЕСТ.

1. Кисәкчәләр сүзләргә:

а) кушылып языла

б) кушылып язылмый.

2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар:

а) китап та, түтәлләр дә, яулык та.

б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта.

3. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган?

а) Без яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез.

б) Без яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез.

4. Кайсы очракта язма дөрес?

а) Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла.

б) Кечкенә генә җил капка ачылада ябыла.