Просмотр содержимого документа
««Г.Тукай әсәрләре буенча сәяхәт» темасына проект.»
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре Катнаш төрдәге 17 нче “Аккош” балалар бакчасы
«Г.Тукай әсәрләре буенча сәяхәт» темасына проект
Төзүче тәрбиячеләр: Фазлыева Л.Р.
Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары,
аларның әти-әниләре, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре.
Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле.
Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (бер атна).
Проектның актуальлеге: балаларны Г.Тукайның шигырьләре һәм
әкиятләренең серле дөньясына кертү, гаилә белән берлектә Г.Тукай
әсәрләренә игътибарны арттыру, балаларның
китаплар белән кызыксынучанлыгын үстерү.
Максат: балаларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.
Бурычлар:
- Матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
- Балаларда кызыксынучанлыкны, иҗади мөмкинлекләрне, танып белү активлыгын үстерү.
- Габдулла Тукай иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугърылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.
Проектның этаплары:
1. Әзерлек этабы:
-Катнашучылар белән проектның максатларың һәм бурычларың ачыклау.
-Г.Тукай иҗатын өйрәнү өлкәсендә балаларны кызыксындыру максаты белән төрле эффектлы технологияләр эзләү, өйрәнү.
-Проектны тормышка ашыру буенча кирәкле шартлар тудыру.
-Проектны тормышка ашыруны алдан күрә белү һәм нигезләү.
2. Төп этап (практик):
-Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә балаларны катнаштыру буенча тәрбия-укыту процессына эффектив методлар кертү. - Төркемдә үстерешле тирәлекне яхшырту (китап почмагы, информация стенды) - Г. Тукайның иҗади эшчәнлеген һәм тормышын өйрәнү буенча балалар белән шөгыльләнү. -Балаларда Г.Тукайның иҗат мирасына кызыксындыру тудыру өчен төркемдә, гаиләдә кирәкле шартлар булдыру.
3. Йомгаклау этабы:
- проектны презентацияләү;
- әти-әниләр белән эш:
-«Балалар бакчасына Габдулла Тукайның китабын бүләк ит» дигән акция
- «Г.Тукайның китапларын укырга ничек кызыксыну тудыру» темасына консультация
- балалар белән эш:
- Тукай әсәрләре буенча балалар рәсем конкурсы .
-«Эш беткәч, уйнарга ярый» драматик уены.
-Балалар китапханәсенә экскурсия: Г.Тукай
китаплары белән танышу.
-“Тукай абыйны онытмыйбыз” темасына әдәби-музыкаль кичә уздыру.
“ Барысы да Тукай турында”
темасына төркемдә күчмә китапханә оештыру.
«Тукай – балаларга» дигән китап күргәзмәсе.
Кичке кычкырып укулар «Г. Тукайның могҗизалар тулы китап дөньясына сәяхәт». Максат: балаларда ГабдуллаТукайның китапларына карата кызыксыну уяту.
“ Эт оясы” («Кызыклы шәкерт» әсәре буенча төзү). Максат: Габдулла Тукай әсәре буенча кәгазьне бөкләп эт оясы ясарга өйрәтү
Ата-аналар белән берлектә Тукай әсәрләре буенча балалар рәсем конкурсы
«Г.Тукайның китапларын укырга ничек кызыксыну тудыру» дигән консультациялар.