Балтач муниципаль районы
МББУ “Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Проект эше:
“ Матурлык иленә юл”
Проектны төзеде: озайтылган көн
төркеме тәрбиячесе Рамазанова
Фәйрүзә Гарифҗан кызы
2013 - 2014 уку елы
Уйлану йолдызчыгы
Проблема кую
Үткәрү формалары
Җиһазлау
“ Матурлык
иленә
юл”
Куркынычсызлык
кагыйдәләре
Үткәрү вакыты
Көтелгән нәтиҗә
Кораллар һәм материаллар
Теманы сайлау
Кече яшьтәге балаларда милли горурлык хисе, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә, үз халкыңның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуда сынлы сәнгатьнең әһәмияте бик зур.
Рус язучысы Ф. М. Достоевскийның “Дөньяны матурлык коткарыр!” дигән сүзләре барыбызга да мәгълүм.
Шик юк, бу чыннан да шулай булыр. Аның өчен безгә матурлыкны күрә, аңлый белүчеләрне тәрбияләргә кирәк. Ә үзебез матурлыкны күрә беләбезме соң? Ягъни безнең күңел күзебез ни дәрәҗәдә ачылган? Бары тик күңел күзе белән дөньядагы матурлыкны аңлый белгән кеше генә сәнгать әсәрләре алдында, тын да алмыйча, сәгатьләр буе басып карап тора ала. Без сәнгать әсәрләрендә сурәтләнгәннәрне, чагылган кичерешләрне аңлый, үзебезнең күңел күзебез аша кичерә беләбезме икән? Нәкъ менә шушы тойгы – кичерешләрнең кешедә тәрбияләнмәве бала күңелен рухи ярлылыкка, кырыслыкка илтә. Бала күңелендә шушы хисләр тәрбияләгәндә генә табигатькә, җәмгыятькә, башка милләт халыкларына, өлкәннәргә, ата – анага дөрес карашта булган шәхес тәрбияли алабыз.
Проектта рәсем сәнгатен аңлау өчен бала белергә тиешле мәгълүмат тупланды. Күп еллар балалар белән эшләү тәҗрибәмә таянып язылган проект балаларга төсне кабул итү һәм яраштыру өчен күнегүләр, аннан соңгы бүлекләрдә рәсем сәнгате турында әңгәмә үрнәкләре, сәнгать әсәрләрен караганда кулланырга мөмкин булган методик алымнар күрсәтелде.
Дәрес уңышлы үтсен өчен, мин иҗади эшнең ничек үтәләчәген күз алдына китереп кирәкле материалларны алдан әзерләдем.
Проектның максаты
- Укучыга иҗади сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, аны иҗади эзләнергә өйрәтү.
- Баланың сәнгать әсәрләрен тудырудан канәгатьлек хисе алуына ирешү.
- Балаларны сынлы сәнгать төрләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның эчтәлекләрен, сәнгать әсәре буларак сурәтләү алымнарын аңларга өйрәтү, эмоциональ хис – тойгыларны үстерү.
Проектның бурычлары
- Укучыларның мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә, иҗади эшли белү сәләтләрен камилләштерүгә булышлык итү.
- Үз мөмкинлекләренә ышаныч хисләре тәрбияләү.
- Мөстәкыйль эшләү, логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә ясый, алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана белү осталыкларын арттыру.
Проект эшенә таләпләр:
“ Матурлык иленә юл” проекты түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
1) укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп төзелгән;
2) гигиена һәм педагогик таләпләргә нигезләнгән;
3) укучыларның әйләнә – тирә мохит турындагы белемнәрен киңәйтә торган;
4) сынлы сәнгатьнең күптөрлелеге белән таныштыра торган;
5) укучыларда матурлыкка омтылыш тудырып, эстетик яктан зәвыклы бала тәрбияләү;
6) беренче уку елы ахырына балаларда сынлы сәнгать теле турында иң гади күзаллаулар булдыра торган һәм шулар ярдәмендә алар сәнгать әсәрләрен аңларга өйрәнә ала торган итеп төзелгән булырга тиеш.
Рәсем сәнгате кайчан барлыкка килгән?
Галимнәрнең тикшерүләре буенча, рәсем сәнгате – таш гасырның ахырында барлыкка кил гән. Бу рәсемнәрне сәнгать дип әйтеп булмый әле. Кешеләр эш коралларын камилләштерә барган саен, рәсем сәнгатенә ихтыяҗы туа. Алар иң гади рәсемнәрне тау кыяларына ясый башлыйлар.
Кайбер галимнәр борынгы рәссамнар үзләренең уңышлы чыккан аулары турында истәлек калдырырга теләгәннәр дип саныйлар. Әмма хайван сурәтләре еш кына өстенә икешәр кат төшерелгән. Ул гына да түгел алар кеше күзеннән ерак урыннарга, караңгы тирән мәгарәләргә ясалганнар. Рәсемнәрне бөтен кешегә күрсәтү максаты бөтенләй куелмаган.
Мәгарәдәге рәсемнәрнең табылуы, чынлап та, дөньякүләм шаккатыргыч вакыйга була. Ә аларны бер бәләкәй кыз ача. 1879 елда Испаниядә була бу хәл.
Ул көнне Альтамира мәгарәсенә археолог Саутуола килә. Ул анда элегрәк тә була һәм таш гасырына караган кораллар таба. Бу юлы ул үзе белән 12 яшьлек кызы Марияне дә ала.
Әтисе фонарь яктысында ташлар җыйган һәм аларны тикшергән арада кыз бөтен тирә – юньне карап чыга. Балалар еш кына өлкәннәр күрмәгән нәрсәләргә дә игътибар итәләр бит.
Әти, кара әле, үгезләр! – дип кычкырып җибәрә ул, мәгарәнең түшәменә күрсәтеп, Саутуола фонарен югарыга юнәлтә. Ул үз күзләренә үзе ышанмый. Караңгылыктан кызыл, сары һәм кара буяулар белән ясалган бизоннар, зубрлар, кабан дуңгызлары, боланнар күренә.
Саутуола үзенең ачышы турында белдерә. Әмма аңа ышанмыйлар. Мәгарәдәге рәсемнәрне Саутуола ялланган рәссам ясаган дигән имеш – мимешләр тарала башлый. Галимнең ачышын үзе исән вакытта танымыйлар.
Проектны тормышка ашыру
- Салават күпере нинди төстә?
- Салават күпере фонында портрет ясау.
- Көз – рәссам. Алмалар нинди төстә?
- Көзге букет.
- Көз нинди төстә?
- Диңгез нинди төстә?
- Нәрсә ул натюрморт?
- Көзге яфраклардан келәм.
- Көзге урманда пәрәвез.
- Җәнлекләр ясау. Рәссам – анималист кем ул?
- Әкияти кош.
- Әкияти чәчәк.
- Сылу кызга калфак. Батыр егеткә кәләпүш.
- Савыт – сабаларда татар халык бизәкләре.
- Сылу татар кызы.
- Айсылуның бизәнү әйберләре.
- Кышкы пейзаж. Кар нинди төстә?
- Кыш бабай портреты.
- Кыш бабай келәме.
- Кыш бабай өе.
- Кышкы агач.
- Мин Кар бабай ясыйм. Автопортрет.
- Шәһәрдә кышкы төн. Графика.
- Язгы натюрморт.
- Яз көне зоопаркта.
- Карт агач. Графика.
- Язгы мотивлар. Монотипия.
- Язгы образ – Нәүрүз.
- Габдулла Тукай “Шүрәле”
- Габдулла Тукай “Су анасы”
- Яз образлары. Туган якның язгы пейзажы.
32-33 Әкияти шәһәр. Аппликация.
34 Иң танылган сәнгать музейларына экскурсия
Куркынычсызлык кагыйдәләре
Акварель буяулар белән эшләү кагыйдәләре.
- Буяр алдыннан пумаланы суга манып алырга һәм артык суны савыт кырыена тидереп саркытырга кирәк.
- Дымлы пумала белән үзеңә кирәкле төсне алырга мөмкин.
- Буяган вакытта пумаланы бер юнәлештә генә йөртергә кирәк.
- Пумалага каты басарга һәм аны тәртипсез рәвештә төрле юнәлешләрдә хәрәкәтләндерергә ярамый. Алай итсәң, пумаланың кыллары буталачак.
- Яңа төскә буяр алдыннан, пумаланы чиста суда яхшылап юу мөһим . Әйбәтләп чистартмаган очракта рәсем пычраначак кына. Шуңа суны да еш алыштырырга кирәк.
Кайчы һәм җилем белән эшләгәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре.
- Эш барышында кайчы өстәлнең уң ягында ябык килеш ятарга тиеш.
- Кайчыны идәнгә төшеп китәрлек итеп куймаска кирәк, чөнки ул төшкәндә үзеңә дә, иптәшеңә дә зыян китерергә мөмкин.
- Иптәшеңә биргән очракта кайчыны түгәрәк ягы белән сузарга кирәк, ул ябык хәлдә булырга тиеш.
- Җилемне иснәмә, кәгазь яки картонга аны бары тик кечкенә пумала ярдәмендә генә тидер.
Материаллар һәм кораллар.
Графит карандаш – рәсем ясау өчен иң уңайлы коралларның берсе. Аңа күзгә ятышлы соры тон хас. Графит карандаш белән ясаганда килеп чыккан хатаны бетергеч ярдәмендә төзәтеп була. Графит карандашлар төрле катылыкта була – йомшак, уртача һәм бик каты. Аларны махсус номерлар ярдәмендә аералар: 10Т(Н) бик каты, 10М(Н) бик йомшак, уртачасы – ТМ (НВ) йомшаккаты.
Төсле карандашлар – рәссам остаханәсен тагын да баетып җибәрәчәк. Төсле карандашлар кебек, алар белән нәзек сызыклар, штрихлар ясарга мөмкин. Акварель карандашлар белән рәсемне буяп та була.
Күмер – тал һәм каенның нәзек ботакларын яндыргач, рәсем ясау күмере барлыкка килә. Күмер порошогыннан прессланган күмер ясыйлар. Күмер белән рәсем ясау өчен көпшәк кәгазь күмер, йомшак чүпрәк, бетергеч, мамык яки пумала кисәге (рәсемне каралту өчен) кирәк була.
Фломастерлар белән эшләгәндә төгәллек кирәк, чөнки ясалган рәсемне үзгәртеп тә, бетергеч белән бетереп тә булмаячак.
Тушь төгәл сызыклар сызар өчен иң яхшы техник чара булып санала. Тушь белән ясау рәсемгә нәфис төгәллек бирә.
Акварель буяулар рәсемне төсле итә. Төсле порошок формасындагы пигментларны буяу дип атыйлар. Акварель буяулар белән эш иткәндә, коры яисә суга манылган пумаладан файдаланалар. Акварель буяулар белән ясалган рәсемнәрне төзәтеп булмый диярлек.
Пумалаларның иң югары сыйфатлысы төкләр кеш һәм азия чәшкәсенең койрыгыннан алына. Мондый пумалалар кыйммәт була, тик дөрес сакланганда алар сиңа озак еллар хезмәт итәчәк.
Проект ахырына көтелгән нәтиҗә
- Укучыларда рәсем сәнгатенең төрләре турында күзаллау һәм аларны аера белү күнекмәләре формалашты.
- Үзләренең табигый сәләтләрен даими үстереп торырга һәм үзенең белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә омтылыш туды.
- Балаларда бирелгән темага күчереп рәсем ясау күнекмәләре генә түгел, уйлап чыгарып, иҗади рәсем ясау күнекмәләре үсте.
- Матурлыкны күрә белергә, үз куллары белән гүзәллек тудырырга омтылыш уянды.
Кулланылган әдәбият
1. Э.Т.Нигъмәтуллина “Рәсем ясарга өйрәнәбез”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2010
2. О.В. Свиридова “Изобразительное искусство”, издательство “Учитель”,
г. Волгоград, 2008
3. С.Б. Дроздова “Изобразительное исскуство”, издательство “Учитель – АСТ”, 2004
4. В.С.Кузкин, Э.И.Кубышкина “Изобразительное искусство: 1 класс: книга для учителя - М:. “Дрофа”, 2011
5.Р.Г.Фәхретдинов “Татар халкы һәм Татарстан Тарихы”, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1997
6.Р.К.Әхмәтҗанова “Матурлык иленә юл” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001
7.“Казан” журналы, август, сентябрь, 2006
8. Нурзия Сергеева “Татар чигүе”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты , 2005
9.“Мәгариф” журналы, № 7 -12, 1999
10.“Мәгариф” журналы, № 1- 4, 2000
11.Валеев Ф.Х. “Народное декоративное искусство Татарстана”, Казань,Татар. кн. изд - во,1984
Игътибарыгыз өчен
рәхмәт!