Просмотр содержимого документа
«Презентация открытого урока на тему "Выбор профессии"»
Презентациянең авторы: Алабуга районы Иске Юраш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы: Закирова Алсу Сахабетдин кызы.
Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә үтеп китәчәк.
Балачаклар инде кире кайтмас:
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар – кайсын сайларга?
Мең төрле уй баштан үтәчәк.
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчә к
Дәреснең темасы: “ Һөнәр сайлау-җаваплы эш.”
Дәрескә эпиграф:
“ Яратып эшләнгән эш кенә куаныч китерә ”
Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең “ Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк. “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”
Һөнәр нәрсә ул?
- профессия - это у людей основной род занятий трудовой деятельности.
- Димәк, һөнәр- ул кешеләрнең төп эш шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.
Ял итү
Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә
Программист
Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы
Почтальон
Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше
Очучы
Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба
Шофёр
Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый
Агроном
Сораулар:
1.Киләчәктә нинди һөнәр сайлар идең?
2.Ни өчен бу һөнәрне сайладың?
3.Әти-әниеңнең фикере белән туры киләме?
4.Кайсы мөһимрәк:
а) кызыклы эшме?
б) зур акчамы?
в) югары дәрәҗәме?
5. Бу һөнәр өчен белем кирәкме?
Яраткан эшең булу- зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илебезгә кирәкле кешеләр булып яшәгез, дигән теләктә калабыз. Сез мөмкинлекләрегездән чыгып, әти-әниләрегезнең теләген искә алып, тормышта кирәкле һөнәрне сайларсыз, дип ышанам.
Дәрескә йомгак ясау
- Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Һөнәр белү кирәкме?
- Сез бу дәрестә үзегезгә нинди файдалы киңәшләр алдыгыз?
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!