СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проблемы стилистики и культуры речи

Нажмите, чтобы узнать подробности

Учет особенностей конструирования курса, связанных, во-первых, со спецификой образовательной области, во-вторых, с уровнем психо-физиологического развития и, в-третьих, с уровнем предметной подготовленности учащихся.

Просмотр содержимого документа
«Проблемы стилистики и культуры речи»

Электив курс:

Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре”


АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Әлеге электив курс 9-11 нчы сыйныф укучылары өчен 12 сәгать исәбеннән төзелгән.

Сүз-кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Икътисад, сәясәт, мәдәният өлкәсендә профессиональ дәрәҗәдә оста аралаша, эшне оештыра белгән шәхесләргә дөнья базары ихтыяҗ тудырган җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарур.

Тирә-як табигать һәм җәмгыять тормыш бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм бәйләнештә булган әйберләрдән һәм күренешләрдән тора. Аерым әйбер, күренешләрнең үз эчендәге яки бер-берсе арасындагы бәйләнеше, мөнәсәбәте, билгеле максат һәм сәбәпләр аркасында булып, үзенә бертөрле система тәшкил итә. Ул системаны өйрәнү табигать дөньясының яки иҗтимагый тормышның диалектикасына төшенүгә, шул ук системаны барлыкка китергән эчке һәм тышкы көчләрнең, ул системаны төзүче кисәкләрнең асылын аңлый алуга кайтып кала.

Лингвистикада стиль - тел чараларын билгеле бер рәвештә куллану нәтиҗәсе, һәм шуңа күрә һәр төр стиль - үзенә бер система тәшкил итә. Стилистика исә сөйләмдәге менә шул стиль системаларын һәм телнең төзелешен өйрәнә. Ләкин стилистиканың фән буларак үсеше тарихында аның белән бергә үрелеп яки аңа янәшә рәвештә риторика һәм поэтика дигән тармаклар үрелеп бара.

Тел стиле дигән төшенчә - бик шартлы, чөнки телдә стилистик мөикинлекләр генә бар.Стиль ул – сөйләм төрләре өчен хас категория. Ә сөйләм төрләре әйтеп бирү (сөйләү) һәм язма рәвешетә була. Әйтү, сөйләү рәвешенең әдәби тел формаларын файдаланып төзелгән - сөйләшү стиле дип, язма рәвештә булган сөйләм төрләрен язма сөйләм стильләре дип йөртү кабул ителгән. Сөйләшү стиленең үзенең фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләре бар, язма сөйләм стильләренең – үзләренеке.

Сөйләшү стиле үзе берничә төргә бүленә: көндәлек сөйләшү стиле (өйдә, эштә, урамда ишетелә торганы), аерым белгечлеккә генә бәйле булган сөйләшү стиле һ.б.

Язма сөйләмдә мондый төп стильләр аерылып тора: эш кәгазьләре стиле, фәнни иншалау стиле, публицистика стиле.

Сәнгатьле сөйләм стиле, яки башкача матур әдәбият стиле – сөйләм стильләренең үзенә бер төре. Әдәби образ тудыру барышында тел чараларын һәм әлеге функциональ стиль формаларын, шулай ук экспрессив стиль үзенчәлекләрен теге яки бу идея-эстетик максатка ярашлы итеп куллану – бу төр стильнең төп хасияте.

Экспрессив сөйләм стиленә “стилистик төсмер” стильләре керә: күтәренке стиль, түбәнәйтелгән стиль, нәзакәтле сөйләм стиле, дусларча ягымлы сөйләм стиле, рәсми салкын стиль, юмор стиле, сатира стиле. Бу төр стильләр функциональ стильләргә дә, матур әдәбият стиленә дә үтеп керә, сөйләүче яки укучының нәрсәгә дә булса мөнәсәбәтен белдерә.

Татарча сөйләшкәндә һәм язганда, укыганда без берничә төрле сөйләм типлары һәм стильләре белән эш итәбез яки очрашабыз. Бу сөйләм төрләрен һәм стильләрен бер-берсеннән аера да, бер-берсенә бәйли дә торган, уртак җирлек яки уртак төзүче материал – татар әдәби теле, димәк электив курс эчтәлеге укучыларда стилистика һәм сөйләм культурасы өлкәсенә кагылышлы практик һәм теоритик әһәмияткә ия белем-күнекмәләрне тирәнәйтүне максат итеп куя.

Татар мәктәбендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбият укыту программаларында стилистика һәм сөйләм культурасын өйрәнүгә 9 нчы сыйныфта-21 сәгать бирелгән. Бирелгән сәгатьләр татар әдәби теленең барлык стильләрен тирән үзләштерү һәм белемнәр формалаштыру өчен азрак, шуңа күрә өстәмә өйрәнү таләп ителә, чөнки бу темага сораулар Бердәм республика имтиханнарына да кертелгән.




























Курсның төп максатлары:


-укучыларда туган телебезгә кызыксыну тәрбияләү;

-Телдән һәм язма формада стиль үзенчәлекләрен саклап сөйләм төзү өчен тел чараларын сайлап алу күнекмәләре булдыру;

-Телгә зәвык тәрбияләү.




Курсның бурычлары:


-Укучыларда төрле стильдәге текстларны өйрәнү һәм чагыштыру күнекмәләре булдыру;

-мөстәкыйль рәвештә текстка фәнни анализ ясау күнекмәләре булдыру;

-аралашу культурасы тәрбияләү.

Белем бирүнең актив формаларын (материалны үзлектән өйрәнү, семинарлар, иҗади очрашулар уздыру, электрон текстлар белән эшләү, интернеттан файдалану, презентацияләр ясау, аларны яклау) укучыларның мөстәкыйь уку эшчәнлеген үстерә һәм курсның нәтиҗәлелеген арттыра.




Көтелгән нәтиҗә:


“-Сөйләшә белү - сәнгать, тыңлый белү-культура”(Д.С.Лихачев) Укучының үз сөйләме өчен фактик һәм тел материалы сайлый белергә өйрәнүе;

-дөрес яза һәм сөйләшә белү;

-сөйлөм стильләрен тел-сурәтләү чараларына карап аера белү.

-текстны редакцияләү.















Тематик план


п/п

Тема

Сәгать

саны

Үткәрү формасы, эш төре

Контроль

төре

1.

Кереш.”Сөйләшә белү-сәнгать, тыңлый белү- культура” (Д.С.Лихачев)

1

Кереш лекция, конспект төзү, әңгәмә, төрле стильдәге текстларның аудиоязмаларын тыңлау.

Телдән сорау

2.

Нәрсә ул сөйләм культурасы?

1

Кешенең үзенә генә хас булган, дөрес сөйләргә өйрәтелмәүдән, игътибарсызлыктан килеп чыккан кимчелекләрне күзәтү

Басымны үзләренә алмый торган кушымчаларны аеру –сүзлек өстендә эш

3.

Функциональ сөйләм (практик стиль)

1

Лекция, текстларга күзәтү

Сөйләшү стиленең әдәби булмаган төрен редакцияләү

4.

Экспрессив сөйләм

1

Текст өстендә эш: әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне чагыштыру аша күтәренке, түбәнәйтелгән,нәзакәтле дусларча ягымлы, рәсми-салкын стиль үзенчәлекләрен ачыклау

Дусларча ягымлы стиль чагылган “Сиңа минем киңәшем” дигән темага текст төзү

5.

Юмор стиле, сатира стиле

1

Лекция, текстларга күзәтү

Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәреннән китерелгән өзектән сатира алымнарын билгеләү

6.

Мәкаль-әйтемнәр кулланып, юмор стилендә сөйләм төзү

1

Мини-скетчлар

“Ачу килсә, акыл бетәр” дигән темага төзелгән текстны мәкальләр кертеп редакцияләү

7.

Сәнгатьле сөйләм стиле

1

Лекция, текстларга күзәтү

Шигъри текст өстендә эш: халык җырларыннан символлар табу

8.

Тел чаралары ярдәмендә әдәби образ ясау

1

Диспут: сөйләм стильләре бүлегенә нәтиҗә

Үзе сайлаган бер язучының индивидуаль стилен икенче әдипнеке белән чагыштыру

9.

Лексик стилистика

1

Лекция, текстларга күзәтү

Тест (теория буенча)

10.

Грамматик стилистика


Татар теле белән рус теле грамматик стилистикасын чагыштырып анализлау

Текстның стилен саклап русчага тәрҗемә ясау

11.

Сөйләмдә җөмләнең барлык кисәкләре дә булмау

1

Лекция

Текстны редакцияләү (артык кулланылган сүзләрне кыскарту)

12.

Сәхнә сөйләме

1

Лекция (дисктан Айрат Арсланов, Хәлим Җәләй, Фоат Галимуллин язмаларын тыңлау)

Башкаручы стилистикасын күздә тотып үзе сайлаган бер шигырьне сәнгатьле итеп уку.





















Курсның эчтәлеге


1 нче тема. Кереш.”Сөйләшә белү-сәнгать, тыңлый белү- культура” (Д.С.Лихачев).

Хәзерге татар әдәби теленең стильләре. Стиль һәм стилистика, риторика турында фәнни карашлар системасы турында мәгълүмат бирү.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-укытучының лекциясен тыңлау, мөһим төшенчәләрне язып алу;

-электив курс эчтәлегенә кызыксындыру уяту;

-сөйләмдәге стиль системаларын һәм телнең төзелешендәге стилистик мөмкинлекләрне күзаллау булдыру.


2 нче тема. Нәрсә ул сөйләм культурасы?

Кешенең үзенә генә хас булган, сөйләмдә дөрес сөйләргә өйрәтелмәүдән, игътибарсызлыктан килеп чыккан кимчелекләрне күзәтү.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-Алфавиттагы өч авазга (къ, гъ, w) хәреф булмаудан килеп чыккан кимчелекләрне күрә белү , аларны булдырмау;

-Ашыгып сөйләү, борын аша сөйләү, сүзнең иҗек басымын дөрес куймаудан килеп чыккан хаталарны кисәтү;

-басымны үзен алмый торган кушымчаларны танып белү.


3 нче тема. Функциональ сөйләм (практик стиль)

Функциональ стильнең ике төре: язма һәм сөйләшү стиле Сөйләшү стиленең әдәби булмаган төрен редакцияләү, аларның үз эчендәге төрләрен (сөйләшү стиленең әдәби төре, сөйләшү стиленең әдәби булмаган төре; эш кәгазьләре стиле) ачыклау.


Көтелгән нәтиҗәләр:

  • сөйләмне әдәби яктан эшкәртү, нормаларга салу;

  • даолог төзи белү;

  • рәсми эш кәгазьләре (белешмә, шартнамә) төзүдә катнашучы шаблон сүзләрне күрсәтә белү.


4 нче тема. Экспрессив сөйләм

Экспрессив сөйләм стильләрендә сөйләүченең кемгә яки нәрсәгә дә булса уңай, тискәре яки битараф мөнәсәбәт белдерүе турында мәгълүмат бирү. Текст өстендә эш: әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне чагыштыру аша күтәренке, түбәнәйтелгән,нәзакәтле дусларча ягымлы, рәсми-салкын стиль үзенчәлекләрен ачыклау.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-күтәренке һәм түбәнәйтелгән стильләрнең аермасын ачыклый белү (Г.Тукайның “Шигърият һәм нәсер шигыре үрнәгендә);

-нәзакәтле сөйләм аша кешегә ихтирам һәм хөрмәт белдерүче тел чараларын белү;

-дусларча ягымлы стильдә хат язу күнекмәләренә ия булу.


5 нче тема. Юмор стиле, сатира стиле

Юмор стиле һәм сатира стиле арасындагы аерманы аңлату. Юморда фикерне кызыклы итеп бирү максаты белән кулланылган төрле лексик катлам сүзләрне тикшерү. Сатирада ачы әйтүнең барлык алымнарын куллануныны шигъри текстларда тикшерү.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-сатира белән юмор аера белү күнекмәләренә ия булу;

- Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәреннән китерелгән өзектән сатира чараларын билгеләү.


6 нчы тема. Мәкаль-әйтемнәр кулланып, юмор стилендә сөйләм төзү.

Укучыларның үзләреннән мәкаль, табышмаклар файдаланып композицияләр төзетү һәм режиссёр буларак, бу композицияләрне сәхнәләштерү.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-“Ачу килсә, акыл бетәр” дигән темага төзелгән текстны мәкальләр кертеп редакцияләү;

-сөйләмне бизәү күнекмәләре бирү.


7 нче тема. Сәнгатьле сөйләм стиле

Матур әдәбият әсәренең стилен тикшерү аша матур әдәбиятның үз төзелешенә хас әдәби алымнар турында мәгълүмат бирү.


Көтелгән нәтиҗәләр:

- Шигъри текст өстендә эш: халык җырларыннан символлар табу;

- халык җырларында кулланылган бер образның башка фольклор әсәрләрдә файдалану максатларын ачыклау.


8 нче тема. Тел чаралары ярдәмендә әдәби образ ясау

Тел чараларының жанр төренә, язучының иҗат үзенчәлегенә

Һәм тарихи үсешкә, үзгәрешкә бәйле рәвештә үзгәрүе турында мәгълүмат бирү.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-Үзе сайлаган бер язучының индивидуаль стилен икенче әдипнеке белән чагыштыру күнекмәләре булдыру;

-укучыларда әдәби әсәрнең зәвыгын тоемлау, әдәби образ матурлыгын күзаллау өчен тел чараларының әһәмиятен аерып күрсәтә белү күнекмәләре бирү.


9нчы тема. Лексик стилистика

Стилистик төсмернең нинди булуыннан чыгып, татар телендә сүзләрне ике төркемгә бүлү: стилистик яктан битараф булган сүзләр һәм стилистик яктан аерымланган сүзләр турында мәгълүмат бирү.

Троп, чагыштыру, метафора, эпитет, метонимия, перифраз гипербола, литота төшенчәләренә билгеләмә бирү.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-троп- сүз сәнгатендә зур тасвир чарасы, ләкин контекстта гына тәэсир көчен алуына төшенү;

-лекциядә мәгънәсе аңлатылган төшенчәләрне хәтергә алу;

-тест биремнәренә җавап бирү.


10 нчы тема. Грамматик стилистика

Чагыштырма грамматика нигезендә ике телдәге стилистик чараларны чагыштыру.


Көтелгән нәтиҗәләр:

-Текстның стилен саклап русчага тәрҗемә ясау;

-фразеологик калькаларда аерма һәм уртак яклар күрсәтә белү кәнекмәләренә ия булу.


11 нче тема. Сөйләмдә җөмләнең барлык кисәкләре дә булмау

Эллипслар(бер бөтен җөмлә булып оешырлык сүзләрнең аерым-аерым репликалардан төзелүе)куллану максатында, тиңдәш кисәкләр кулланылышында стилистик төрлелекне аңлату.


Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Текстны редакцияләү (артык кулланылган сүзләрне кыскарту);

  • Сөйләмдә стилистик чуарлыкны кисәтү.


12 нче тема. Сәхнә сөйләме

Сүзнең тәэсир көченең уендагы осталыкка, сәхнә кануннарына нигезләнүен аңлату.

Көтелгән нәтиҗәләр:

-сәнгатьле сөйләм күнекмәләре бирү;

-курс эшчәнлегенә йомгак ясау.


Укучылар өчен өстәмә әдәбият


1.Вәлиев З.В.Эш кәгазьләре үрнәкләре. –Казан, 1999.


2.Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология.-Казан: Мәгариф, 2001.


3.Әхмәдуллин А. Әдәбият белеме сүзлеге.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.


4.Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате.Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы.-Казан: Мәгариф, 2002.


5.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле.-Казан:Хәтер, 1999.


6.Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.































Кулланылган әдәбият

  1. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре.-Яр Чаллы: “КАМАЗ” китап нәшрияты,1997.

  2. Арслан А. Нәфис сүз осталыгы/Мәдәни Җомга, 2001

  3. Загидуллина Д.Ф. Әдәбият укыту методикасы.-Казан: Мәгариф, 2000.

  4. Ибраһимов С.М.,Сафиуллина Ф.С. Практик стилистика.-Казан: 1978.

  5. Курбатов Х. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы.-Казан: Мәгариф, 2002.

  6. Хәйруллина А. Дөрес сөйләргә өйрәнегез.-Казан: Мәгариф, 1992.

  7. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе.-Казан: Мәгариф, 2000.

  8. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе.-Казан:Мәгариф, 2000.
























“М.Вахитов исемендәге №2 гимназия”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы төзегән “Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре” дип аталган эллектив курс программасына РЕЦЕНЗИЯ


“Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре “ дигән эллектив курс курс 9-11 нчы сыйныф укучылары өчен 12 сәгать исәбеннән төзелгән. Татар мәктәбендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбият укыту программаларында стилистика һәм сөйләм культурасын өйрәнүгә 9 нчы сыйныфта-21 сәгать бирелгән. Бирелгән сәгатьләр татар әдәби теленең барлык стильләрен тирән үзләштерү һәм белемнәр формалаштыру өчен азрак, шуңа күрә өстәмә өйрәнү таләп ителә, чөнки бу темага сораулар Бердәм республика имтиханнарына да кертелгән.

Сүз-кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Икътисад, сәясәт, мәдәният өлкәсендә профессиональ дәрәҗәдә оста аралаша, эшне оештыра белгән шәхесләргә дөнья базары ихтыяҗ тудырган җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарур.

Электив курс эчтәлеге укучыларда стилистика һәм сөйләм культурасы өлкәсенә кагылышлы практик һәм теоритик әһәмияткә ия белем-күнекмәләрне тирәнәйтүне максат итеп куя. Программаның аңлатма язуында максат, бурычлар, көтелгән нәтиҗәләр ачыкланган. Ахырда өстәмә әдәбият тәкъдим ителгән.

“Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре “ эллектив курсның эчтәлеге рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп чарасы булган туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә игътибарны көчәйтүне, балаларны кызыксындырып, аларның филология өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтүне эченә ала, укучыларның танып-белү активлыгын үстерүне, тикшеренү-эзләнү эшчәнлегенә өйрәтүне, сөйләм культурасы өчен кирәк булган интеллектуаль күнекмәләр бирүне күздә тота. Эллектив курс программа таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән, практикада кулланырга тәкъдим ителә.





Скачать

© 2022, 88 0

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!