СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проект эше "Кошлар безнең дусларыбыз"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Балаларга кошлар турында экологик белем бирү

Просмотр содержимого документа
«Проект эше "Кошлар безнең дусларыбыз"»

Проектның темасы: Кошлар – безнең дусларыбыз.

Проектның төре: иҗади танып белү.

Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы (февраль- март)

Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр.


Проектның актуальлеге: Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.

Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.


Максат: Балаларга кошлар турында экологик белем бирү.

Бурычлар:

Балаларның кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.

Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.


Көтелгән нәтиҗәләр

1.Балалар кошлар турында күп мәгълүмат алалар.

2.Кышларның кыяфәтенә карап тану.

3.Кышлаучы һәм күчмә кошларны танып аеру.

4.Кошлар турында сөйли алу.

5.Балаларда табигаткә сак караш тәрбияләү.

6.Балаларда әти- әниләр белән бергәләп эшләү хисе тәрбияләү.





Проектны тормышка ашыру юллары:

I этап. Әзерлек өлеше

Проектнын темасын, проблемасын билгеләү; план төзү, максат һәм бурычларын ачыклау; ресурсларны билгеләү, мәгълүмат җыю, кирәкле кулай шартлар тудыру; әти-әниләргә проект турында мәгълүмат бирү, максаты һәм бурычлары белән таныштыру. Проект барышы турында сөйләүче күргәзмә стенд булдыру.

II этап. Төп өлеш

Балалар белән әңгәмәләр уздыру, белем дәрәҗәләрен ачыклау; күзәтүләр, экскурсияләр, нәтиҗәле шөгыльләр оештыру; әти-әниләр белән берлектә әкият уйлап язу; иң унайлы җимлек конкурсы оештыру, сыерчык оялары ясау буенча район конкурсында катнашу.


Программаның бүлекләре

Эш алымнары

Вакыты

Уен эшчәнлеге

Сюжетлы рольле уен.

“Урманга сәяхәт”

Дидактик уеннар.

Лото “Бу нинди кош”

Киселгән картиналарны төзе.

Рәсемдәге биш аерманы тап


Танып белү эшчәнлеге.

Кышлаучы кошлар

“Кошлар килгән җимлеккә” эшчәнлеге

Шигырь ятлау. Д. Гарифуллин “Песнәк”

“Сыерчык белән Карга яз килүгә шатлана” эшчәнлеге

Күчмә кошлар.

Уен викторина “Кошлар безнең

дусларыбыз”


Хезмәт

Кошларга җимнәр әзерләү. Кошларны

ашату


Сөйләм үстерү

Хикәя төзеп сөйләү “ Безнең авыл

кошлары”


Матур әдәбият белән танышу

Табышмаклар әйтешү.

Идрис Туктар “Тук-тук”

“Иң матур сүз” 179 бит

Дамир Гарифуллин “Песнәк”

“Иң матур сүз” 132 бит

Фирая Зыятдинова “Кызылтүш”

“Иң матур сүз” 83 бит

Зәки Нури “Кошларга бүләк”

“Иң матур сүз” 194 бит

Гәрәй Рәхим “ Каргалар шәһәре”

“Иң матур сүз” 195 бит

“Сандугач” Украин халык әкияте

Зөһрә Гомәрова “Карлыгач”

“Иң матур сүз” 83 бит


Рәсем

“Сау булыгыз кошларым”

“Әкияти кошчыгым”

“Исәнме сыерчыгым”

“Яз килде, кошлар кайтты”


Әвәләү

“Күгәрченем минем”,

“Җимлектәге чыпчыклар”

“Карга килгән кунакка”

“Сыерчык бездә кунакта”


Кисеп ябыштыру

“Яфраклардан кошлар ясау”

“Агачтагы песнәгем”

“Әкияти кошым”

“Сыерчыгым килдеңме?”


Музыка

“Тукран” (татар халык сүзләре

Н. Бакиева, З.Шәйхетдинова музыкасы)


“Кошлар килде” (Шакир Мәҗитов музыкасы, Галимҗан Латыйп сүзләре)


“Чыпчык белән сыерчык “(Алмаз Хәмзин сүзләре Фирзәр Мортазин музыкасы)


“Яз килә” (Халык сүзләре, Л. Хәйретдинова музыкасы)


“Кайт, карлыгач” (И Сынгаевский сүзләре Р Вәлиева тәрҗемәсе, Л. Батыр- Болгари көе)


Рус теленә өйрәнү

“Здравствуйте птицы”


Әти-әниләр белән эш

Җимлекләр әзерләү.

Сыерчык оялары ясау



III этап. Йомгаклау өлеше

«Кошлар – безнен дусларыбыз» шөгыле үткәрү.