СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проект эше "Уен технологиясе"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эта игровая технология помогает детям полностью погрузиться в изучение языков и пробудить любовь к знаниям.

Просмотр содержимого документа
«Проект эше "Уен технологиясе"»

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ


ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ


ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ



ПРОЕКТ ЭШЕ



РУС МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕ




Башкардылар:

Укытучылар белемен камилләштерү

курсларында укучылар:

  1. Гарифуллина Гөлнара Ринат кызы, Казан шәһәре, Киров районы 70 нче урта мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

  2. Гафарова Гүзәл Данил кызы, Казан шәһәре, Киров районы 70 нче урта мәктәбенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

  3. Муллахмәтова Рәмзия Кәрим кызы, Казан шәһәре, Киров районы 137 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

  4. Ханова Зөлфия Габделбәр кызы, Казан шәһәре, Киров районы 70 нче урта мәктәбенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

  5. Якубова Наилә Габдрахман кызы, Казан шәһәре, Киров районы 70 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.


Проект эше яклауга тәкъдим ителә

Җитәкчеләр: Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, Филолгия һәм Мәдәниятара багланышлар институтының филология фәннәре докторы;

Юсупова Нурфия Марс кызы, филология фәннәре кандидаты, Филолгия һәм Мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты.



«1» апрель 2016 ел


Эчтәлек

Кереш....................................................................................................................3.

Төп өлеш..........................................................................................................5.

I бүлек. Башлангыч мәктәптә уен технологиясе............................................5.

 II бүлек. Рус мәктәпләренең татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларында кулланыла торган уеннар.........................................................13.

2.1. Фонетик уеннар.......................................................................................13.

2.2 Лексик уеннар..........................................................................................17.

2.3. Фразалы уеннар......................................................................................20.

2.4. Грамматик уеннар...................................................................................22.

2.5. Укырга өйрәтү уеннары..........................................................................23.

2.6. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары............................................................25.

2.7. Сөйләмгә өйрәтү уеннары......................................................................28.

2.8. Катнаш уеннар........................................................................................29.

Йомгак............................................................................................................31.

Файдаланылган әдәбият................................................................................33.




















Кереш


 1992 нче елда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елны кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. Нәтиҗәдә, татар теле дәүләт теле статусында ныклап урнашты һәм ул республикабызда яшәүче һәр кешегә укытыла башлады. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле туган тел һәм чит тел буларак өйрәтелә. Шулай да, дөресен әйтергә кирәк, дәреслектәге материалны рус телле укучыларга өйрәтү гаять катлаулы, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларына.

Без башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтүнең уңай юлларының берсен тәкъдим итәргә булдык, һәм үзебезнең проект эшебезне «Рус мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында татар теленә өйрәтүдә уен технологиясе» дип исемләдек.

Проект эшебезнең максаты: башлангыч сыйныф укучыларында уен технологиясе аша танып белү, аралашу, акыл үсешенең эшчәнлеген активлаштыру.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

– татар теленә өйрәтүдә уен технологиясенең ролен ачыклау,

– тел уеннарының төрләрен ачыклау, туплау;

– уеннарны тәкъдим итү һәм нәтиҗәлелеккә ирешү.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.  Уен технологиясе күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезен Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» (2002), А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре» (1998), И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)» (1994), Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе» (2001), Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр» (1994), С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру» (1998), «Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» (2001) диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» (2004) хезмәтләре тәшкил итә. Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Көтелгән нәтиҗәләр. Без тәкъдим иткән уеннар татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәр дип уйлыйбыз. Алар ярдәмендә рус телле укучылар да, татар төркемендә укучылар да тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер уеннар балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.

Проектны куллану вакыты: 2016 – 2020 нче еллар.

Проектны куллану урыны: Татарстан Республикасы Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  Киров районы “70 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Проектта төп катнашучылар: башлангыч сыйныф укучылары.

Катнашучылар:  татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Партнерлар:  Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге.

Проект эшенең структурасы. Безнең проект эшебез кереш, 2 бүлекне үз эченә алган төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора

I бүлек.  Башлангыч мәктәптә уен технологиясе


Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак, уен ХХ гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора.

Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә, аларны белем алуга дәртләндерә. Г.К. Селевко, уеннарны масатчан юнәлеш буенча бүлә:

  • дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән),

  • тәрбияви уеннар (мөстәкыйльлек, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),

  • үстерелешле (игътибарны, хәтерне, сөйләмне, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б),

  • социальләштерә торган (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннар.

Бала тормышында уен берничә вазифаны башкара:

  • аралашу,

  • күңелне күтәрү,

  • үзеңнең мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру һ.б.

Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:

1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;

2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;

3) дәрес яки аның бер этабы (төшенчәләрне үзләштерү, яңа теманы аңлату яки ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү, яки контроль эш һ.б.);

4) дәрестән тыш эшләр технологиясе.

Чит телләр методикасында уеннарны түбәндәгечә классификациялиләр:

  1. дидактик уеннар.

  2. Хәрәктле уеннар(сәламәтлек саклау технологиясе белән тыгыз бәйләнгән).

  3. Сюжетлы-рольле уеннар (аралашу компетенциясен формалаштыруга зур йогынты ясый).

  4. Компьютер уеннары.

  5. Диалог-уеннар(аралашу күнекмәләрен үстерә).

Дәреснең максатына бәйле рәвештә тел материалын өйрәнгәндә, укучыларга түбәндәге уеннарны тәкъдим итәргә мөмкин:

  • фонетик уеннар,

  • лексик уеннар,

  • грамматик уеннар.

Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.

Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар.

Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә.

Уен технологиясен уку-укыту процессында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда, вакыт бүленешен төгәл билгеләргә кирәк, чөнки ял вакытларында уен кагыйдәләре бозылырга һәм уенның нәтиҗәлелеге түбән булырга мөмкин. Уеннар куллану балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша.

Дәресләрдә без уеннарның аерым төре – дидактик уеннар белән эшлибез. Алар башка уеннардан икенче план, ягъни, икенче төрле әйткәндә, методик максатлары булу белән аерылалар. Укучылар өчен уен күңел ачу чарасы гына булып кала, әзерләнү икенче планга күчерелә, хәтта укытучы һәм укучы өчен укыту уены беренче чиратта күнегү булса да. Укытучы һәрвакыт кайсы уенның нинди укыту максатын күз алдында тотуын яхшы белә, ләкин аңа беркайчан да укучыларга аны икенче план кызыксындырганын күрсәтергә ярамый, ул укучылар белән бергә көләргә һәм шатланырга, шуның белән аны күнегүнең укыту түгел, ә уен мәгънәсе кызыксындыруын күрсәтергә тиеш.

Тел уеннарын түбәндәгеләргә бүләргә мөмкин:

1) фонетик; 2) лексик; 3) фразалы уеннар; 4) грамматик; 5) укырга өйрәтү уеннары; 6) аудированиега өйрәтү уеннары; 7) сөйләмгә өйрәтү уеннары; 8) катнаш уеннар

Тел уеннары сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә тел уеннары рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында да булса сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

– укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

– сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп бүлеп бирү;

– уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

– укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

– үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

«Нәрсә, кайда, кайчан?» дәрес уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була. Мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында һ.б. [13, 265].

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп, уртадагы баланы кысып-кысып куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә.

Җыр:    

Булатның туган көненә,

Без пешердек ак калач,

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк.

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнең сайлап кач!

Шул ук уенның “коймаклар” дип аталган төре дә бар:

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар;

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән.

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

        Теләгәнең сайлап ал. 

Кече яшьтәге мәктәп балалары 45 минут буе дәрес тыңларга күнекмәгән. Парта арасында хәрәкәтсез утыру ялыктыра, аларның дәрескә игътибары кими. Яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Һәр дәрестә, 15 – 20 минут узгач, физик һәм музыкаль тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Кул, бармак, гәүдә хәрәкәтләрен эченә алган гимнастик күнегүләр уен хәлендә күңелле узсын өчен, алар төрле санавычлар, җыр, такмаклар белән башкарылалар.

Уен сүзләре исә үз чиратында балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерә һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә.

Җырлы түгәрәк уеннары, сүзле-хәрәкәтле уеннар уйнаганда балалар сүзләрне тизрәк үзләштерәләр. Алар бу уеннарны дәрес вакытында да, дәрестән тыш та яратып уйныйлар. Җырлы-сүзле уеннарны балалар хәрәкәтләр белән ныгыталар. Уеннарны физкультминутка өчен сайлаганда, тексты кыска булырга тиеш. Ул аларга истә калдыру өчен уңай.

Телен өйрәнгәндә уеннар, шигырьләр, җырлар темага яраклаштырып сайланылса, нәтиҗәсе уңай була. Мәсәлән, без беренче сыйныфларда “Мәктәптә” темасын өйрәнгәндә мондый җыр тәкъдим итәбез.

Мин, син, ул, без, сез, алар,

Мин, син, ул, без, сез, алар,

Без хәзер укучылар, укучылар.

Мәктәпкә бүген килдек,

Кулда дәфтәр, дәреслек,

Акбур, каләм, бетергеч тә кирәк безгә. (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә дә, “Улыбка” көенә дә җырларга була.)

Балалар әлеге җыр текстындагы сүзләрне автомат рәвештә генә ятламыйча, мәгънәсен дә истә калдыралар. Моннан тыш, җырның беренче юлындагы алмашлыкларны кабатлап, укучылар зат аламашлыкларының тәртибен дә исләрендә калдыралар. Әлбәттә, әлегә алар аны алмашлык буларак белмиләр, ләкин бу белемнәр аларга киләчәк өчен нигез булып тора.

Шулай ук “Минем гаиләм” темасын үзләштергәндә җыр тәкъдим итәбез.

Гаиләбез безнең бик зур,

Барысы тугыз кеше:

Әби, бабай, әти, һәм әни,

Абый, апа, сеңелем,

Энем һәм дә мин үзем.

Яшибез тыныч, матур өйдә. (“Крокодил Гена җыры” көенә башкарырга була.)

Бу җыр белән бала туганнарның атамаларын истә калдыра. Мондый җырларны һәр тема мисалында китереп булыр иде.

Балага уен һәм җыр сүзләрен механик рәвештә ятлатырга кирәкми. Балалар укытучы сөйләмен тыңларга һәм ишетергә күнектерелергә тиешләр. Балаларның шушы психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укытучы тексттагы сүзләрнең мәгънәсен урыс телендә аңлата. Башта ул текстны татар телендә ашыкмыйча матур итеп укый, хәрәкәтләр белән күрсәтә, җырлы уен булганда, җырлый. 1-2 мәртәбә шулай кабатлый. Балалар тыңлап утыралар, аннан соң текстта әйтелгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешкәч, текст балалардан күмәк кабатлатыла.

Физкультминутка һәм уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли.

Дәресләрдә физик ял минутлары ял да, уен да,  шул ук вакытта тел үстерү күнегүе дә булырга тиеш. Шуңа күрә аны “Сүз өстә”, “Иҗади физкультминут” формасында үткәрергә була. Мисал өчен:

Айдар урманга ... (бара)  - атлыйлар

Бөгелеп алма ... (ала) – бөгеләләр

Чистартып аны ... (каба) – ашаган кебек кыланалар

Җиргә килеп ... (утыра) - утыралар

Аннары тагын ... (тора) – торалар

шул рәвешчә дәвам ителә

Физкультминуткалар өчен шулай ук «Әниләр һәм бәбиләр» уены да кулланыла. Укытучы хайваннар исемен әйтсә – балалар басалар, хайван балаларын атаса – утыралар. Уенның тизлеге классның үсешенә бәйле. Шундый ук уеннарны «Яшелчәләр» һәм «Җиләк-җимешләр», «Авыл» һәм «Шәһәр», «Киемнәр» һәм «Ашамлыклар» һ.б. темаларны өйрәнгәндә кулланырга була.

Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла.








II бүлек. Рус мәктәпләренең татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларында кулланыла торган уеннар


2.1.Фонетик уеннар

Телне өйрәтүдә иң мөһиме – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.

Беренче сыйныфта бу максатка фонетик уеннар аша ирешү уңайлырак, чөнки кече яшьтәге баланың игътибары кыска вакытлы һәм төрле эш алымнарын алыштырып тору гына укучының кызыксынуын арттыра ала.

Алда тәкъдим ителәчәк уеннарны әзерлек дәрәҗәләренә карап, рус телле балаларга да, татар төркемендә укучыларга да тәкъдим итәргә була.

Аваз ачылу дәрәҗәсенә, ирен һәм тешләр катнашында карап билгеләнә торган авазларны өйрәнгәндә, шушы уен алымын кулланырга була.


Мин әйтәсе авазларны сез әйтегез!

Балалар укытучы авызына карыйлар. Укытучы иреннәрен киң итеп җәя. Балалар “Иң!” диләр. Иреннәрен бөреп очлайта (уу!). Авызын зур итеп ача (аа!). Укытучы: Сез мин әйтергә теләгән авазларны ничек белдегез?

[И] авазын әйткәндә, иреннәр нишли? [У] авазын әйткәндә, иреннәр нишли? [А] авазын әйткәндә, авыз ничек ачыла? Кебек сораулар белән эшен дәвам итә ала.

Сүзсез уен

Балаларда – рәсемнәр, җитәкчедә рәсемнәрнең исемнәре язылган карточкалар була. Җитәкче шул карточкаларның берсен алып күрсәтә. Балалар эчтән генә укыйлар да шул сүз белдергән предмет рәсемен югары күтәрәләр: мәк (мәк рәсеме), абага (абага рәсеме), ат (ат рәсеме). Аннан соң карточкалар алмашына. Уенның кызыгы: уен барышында бернинди сөйләшү булмый. Бу уен балаларны, тоташ сүзләп, эчтән укырга өйрәтә.



Исем уйлау

Аерым авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [А] авазына башланган кеше исемнәрен кем күбрәк әйтер? Арада татарча исемнәр булу мөһим.

Әйтеп бетер

Уен аерым теманы өйрәнгәндә уйнала. Укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы  сүзне әйтеп бетерергә тиеш. Мәсәлән, “ Безнең мәктәп” темасы буенча: ки... , дәф... , ак... , так... .

Сузык аваз хәрефләрен куеп сүзләр яса

т.з         т.ш          к.л         ч.к

т.з         т.ш          к.л         ч.к

т.з         т.ш          к.л         ч.к

....          ....           ....         .....  һ.б.

Югалган авазларны тап

(Р.Миңнуллинның “Югалган хәрефләр” исемле шигыре буенча).

Мич почмагын сөзә-сөзә,

Авыртуга түзә-түзә,

Ак маңгаен бәрә-бәрә,

Үсә безнең бөдрә бәрә... .

Табыныгыз ай-яй-яй бай,

Катык та сөт, каймак та май —

Бөтенесе кунак сые!

Рәхмәт инде сиңа, сые... .

Әллә юри котыртмакчы,

Әллә инде куркытмакчы,

Булмаса да бер дә көче,

Өргән була безгә көче...

Оя дер-дер килә,

Әллә инде дер-дер көлә?!

Ахры чак-чак куркып куя

Шул ояда батыр куя...

Бу – бүре, дип уйламагыз,

Ә шулай да уйнамагыз,

Булмасам да үзем бүре,

Минем башта бүре бүре...


Чылбыр уены

Барлык авазлар өйрәнелгәч үткәрелә. Һәр сүз алдан әйтелгән сүзнең соңгы хәрефеннән, яки соңгы иҗегеннән башлана:

  1. аш – шар – рама – агач – чан – нарат – тай - йолдыз – зал...

  2. бата – табак – бакча – чана – насос - соскы – кырау – Рауза...

Сүз [ый], [ң] авазларына бетсә, яки балалар сүз таба алмасалар, чылбыр өзелә. Уен яңадан башлана. Беренче сүзне уен башлыгы әйтә, чылбыр өзелгәч тә, яңа сүз белән ялгап җибәрә. Дөрес әйтүне күзәтеп тора, ялгышучыларны беразга уеннан чыгара.

Балалар уен вакытында “а боҗрасына эләксәләр”, әйтик алма – арбаалка..., укытучы, бу “боҗра”дан чыгару өчен, ат яки тары дип әйтеп җибәрә, балалар яңадан тезеп китәләр: тары – ылыс – салам – мал – лимон... Класс, группа, йолдызчык белән уйнаганда, һәр бала, үз чиратында, бер сүз әйтә. Чылбырны өзсә, уеннан чыгарыла.

Әйтеп бетер

Фонетик зарядка үткәрү өчен кулланырга була.

На-на – әнә бара машина,

Ни-ни – аш пешерә әни,

Ти-ти – эштән кайта әти,

Ый-ый – укудан кайта абый,

Сә-сә – җил исә,

Га-га – су ага.

Ва-ва – яңгыр ява.

Лы-лы – урамда җылы,

Би-би – носки бәйли әби,

Әк-әк – болында үсә чәчәк,

Пи-пи – өстәлдә тәмле ипи,

Әй-әй – чәйнектә чәй,

Ар-ар – тышта ява кар,

Ю-ю – урамда зур аю,

 Ке-ке – тавык эзли төлке

Нинди аваз әйтелә?

(уен-табышмак)

Укытучы бер үк төрле аваз ишетелә торган сүзләр чылбыры әйтә (әни, әти, бәби, тәлинкә, күркә, чәйнек), беренче булып ([ә] авазын) җавап тапкан бала үзенең табышмагын әйтү хокукын ала.

Әлеге уенда дифференциаль якын килүне кулланганда яхшы өлгерүче (1 нче вариант), уртача өлгерүче (2 нче вариант) һәм авырдан өлгерүчеләрне (3 нче вариант) вариантлап утырту сакланырга тиеш. Башта чагыштырмача авыррак сүзләр чылбыры 1 нче вариантка тәкъдим ителә (чылбырга укучыларга таныш лексика гына түгел, ә таныш булмаганы да кертелә). Шуннан соң 2 нче вариантка бик үк авыр булмаган чылбыр тәкъдим ителә (сүзләр чылбырына берничә таныш булмаган сүз кертелә). 3 нче вариантка темалар буенча үтелгән яхшы белгән сүзләр тәкъдим ителә.

Кызык телефон

Тактада зур телефон рәсеме ясала. Дискта саннар урынына хәрефләр языла. Укучылар билгеле вакыт аралыгында күбрәк итеп (специфик татар авазларын кулланып) сүзләр җыярга һәм аларны әйтергә тиешләр. Мәсәлән, әни, һәм, кар, өстәл, үрдәк, чәйнек, чиләк, җиләк һ.б.

Сүзне әйт

Алып баручы ( яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [къ]), катнашучылар әлеге аваз булган сүзне әйтеп ( кар), тупны кире кайтаралар. Әлеге уенның максаты: татар телендә булган үзгә авазларны ишетеп аңлау. [къ], [к] авазларының әйтелешендәге аермалыкларны сиземләү.

Футбол уены

Класс тактасына футбол капкасы ясалган плакат беркетелә. Өстәлдә сузык аваз хәрефләре язылган футбол “туп”лары ята. Штанга итеп тартык аваз хәрефләре куела. Сузык аваз хәрефләрен шул ике тартык арасына, сүз килеп чыгарлык итеп, дөрес итеп урнаштырсак, “гол” санала. Мәсәлән, М һәм Л штангалары арасына а, у хәрефләре куелса, ике “гол” исәпләнә, ы хәрефе куелса, бер “гол” киметелә, чөнки “мыл” дигән сүз юк.

Рәсемдә таш сүзенең ясалышы күрсәтелгән. Т, Ш хәрефләре арасына ә, о тупларыннан башкаларын куеп була: таш, тиш, төш, түш,туш,тыш, теш. Ә белән О ны куйсалар, ике “гол” чигерелә.

Уенны, ике группага бүленеп, ярышып уйнарга мөмкин. Т һәм П, Б һәм Л, К һәм Ш, К һәм Л, Җ һәм Й штангаларын алсаң, ничәшәр туп кертергә мөмкин? Нинди сүзләр килеп чыга?

Җавап: тап-туп-түп-төп-тип; бал-бул-бүл-бил-бөл-бел; каш-куш-кош-кыш-кеш; кал-күл-кул-көл-кыл-кил; җай- җуй –җөй-җәй-җый.

Сүзләрне класс тактасына баганалап язып уйнарга да була. Укучылар ничә төркемгә бүленсә, шулкадәр сүз баганасы алына. Группадагы һәр бала бер сүз яза: каз-кәз-көз-күз-кыз һ.б.

Сүз уйлау

Бу уен татар теленә генә авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер? [12, 147]

2.2. Лексик уеннар

Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебек уеннар куллану кулайрак була.

Охшаш сүзләр уйлап тап

Иләк-чиләк       Төлке-көлке

Килә-китә         Сөт-көт

Ага-суга            Тар-зар-пар

Кил-кит             Баскыч-ачкыч

Көн-төн             Акча-букча

Кем күбрәк сүз белә?

Укытучы тактага бер озын сүз язып куя (көнбагыш, көнчыгыш, батырчылык, тантана, тыйнаксызланмаска һ.б.). Укучылар шул сүздә булган хәрефләрдән булдыра алган кадәр яңа сүзләр язарга тиеш. Бирелгән вакыттан соң иң күп сүз язучылар билгеләнә. Тора -бара бирем катлаулана. Исемнәр генә, бер яки ике иҗекле сүзләр генә һ.б.

Әлеге уен укучыларның җитезлеген арттыра, хәтерен яхшырта, сөйләм телен баета.    

Кайсы сүзләр бу тамырдан түгел?

(“Икәү артык” уены)

Әлеге уенның максаты: балаларның сүз байлыкларын арттыру, бер тамырдан булган сүзләрне табарга өйрәтү. Бу уен аша укучыларды кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар формалаша.

Бу сүзләр 10 карточкага языла. 10 укучы да бер үк вакытта уенга керешә. Һәр укучы бу тамырдан булмаган сүзне табарга тиеш.

  1. Сусыл, сулы, сусау, сукыр, сугыш, сусыз, сугару.

  2. Сынау, сынык, сынаучан, сынлы, сынау, сыныклы, сындыру.

  3. Табыш, табышмак, табак, табан, тапкыр, табылдык, табышлы.

  4. Боргыч, борау, борма, борыч, борчак, бормалы, борылыш.

  5. Югыч, юынтык, юату, юаш, юынгыч, юу, юылмаслык.

  6. Белгеч, белем, белдекле, беләк, белү, белемле.

  7. Тану, таныш, тана (йорт хайваны), тансык, танышлык, танымаслык.

  8. Телче, телгәләү, телләшү, телемле, телсез, телсезлек, телчән.

  9. Җирле, җирсез, җирән, җирләшү, җирәнгеч, җирлек.

  10. Йомры, йомырка, йомарла, йомыш, йомычка, йомгак, йомык.

Уенда барысы да җиңүче була ала. Уенны дәвам итү өчен, карточкаларны алмаштырып торырга кирәк. Тактага язып уйнарга да була. [7.133.]

Киресен әйт

Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.

Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.

Уенның максаты: укучыларның сүз байлыгын арттыру, капма-каршы мәгънәле сүләр рәтен истә калдыру.

Кем күбрәк әйтер?

Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.

Бер сүздән – ике сүз

Укытучы тәкъдим иткән сүзләрдән балалар ике сүз ясап язалар. Ясалган яңа сүзләрнең басымнарын билгелиләр.

Картаю - ... , балавыз - ... , сукала - ... , тапкыр - ... , карчыга - ... , күлмәк - ... , ярсу - ... , чалбар - ... , капкач - ... , кызарган - ... һ.б. [7.87.]

Бу уен балаларда күзәтүчәнлек, игътибар, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Баскыч” уены

Бу уен төрле лексик темаларны үзләштергәндә кулланылырга мөмкин. Ул лексик темага караган сүзләрне истә калдыру максатыннан үткәрелә.

Бер бала чыгып, яшелчә исемен әйтә. Мәсәлән, кишер. Икенче бала, аның янына басып, ул әйткән сүзне кабатлый һәм үзе уйлаган яшелчә исемен әйтә. Ул беренче алдына баса. Өченче бала бу ике баланың һәрберсе янына басып, аларның сүзләрен әйтә һәм икенче баланың алдына басып, үзе уйлаган сүзне әйтә. Балалар шулай баскыч төзиләр, яшелчә исемнәрен әйтәләр. Бу уен балаларның игътибарын, хәтер күләмен үстерү өчен дә бик файдалы.


2.3. Фразалы уеннар

Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.

Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү ияне яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул хәбәрне яза һ.б. Җөмләнең структурасы бирелә. Соңыннан алар бөтен класс белән укыйлар һәм хаталары төзәтелә.

Могҗизалар кыры

Бу уен тема өйрәнелгәннән соң, укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау максатында уздырыла. Укучылар хәреф таный белергә тиеш.

Укытучы берничә сорауны кәгазьгә яза һәм аларны номерлый. Җавап булырдай сүзнең беренче хәрефе язылган, хәрефләр санынча шакмаклар сызылган  кәгазь тактага эленә. Катыргыдан ясалган сәгать угын әйләндергәч, ул кайсы ягында туктый, шул номерлы сорау укыла. Мәсәлән, “Безнең шәһәр”  темасы буенча сорау: Син кайда яшисең?



Кар өеме уены

Билгеле бер грамматик форманы үз эченә алган җөмләне бер укучы әйтә, икенчесе шул җөмләне кабатлый һәм үзенекен өсти, өченче укучы алдагы ике җөмләне кабатлап, үзенекен өсти.

Әлеге уенның максаты: укучыларның сөйләмнәрен камилләштерү, баету. Ул укучыларның хәтерләрен яхшырта, бер-берләрен игътибар белән тыңларга өйрәнергә күнектерә.

Хис- тойгылар кирәк

Бер җөмлә алына. Кем шуны иң күп төрле интонацияләрдә әйтә алыр? (хикәяләп, сорап, өндәп, шаяртып, шатланып, битараф, нәфрәтләнеп, уфтанып).

Без бер-беребез белән аралашканда, төрле эмоцияләргә бирелеп аралашабыз. Укучыларның сөйләмнәре табигый булсын дисәк, төрле укучыларны интонация белән әйтелә торган җөмләләрне төзергә күнектерергә кирәк.

Сүз төшеп калган

Төшеп калган сүзләр урынына мәгънәсе белән туры килгән сүзне әйтергә. Үрнәк: (Сыер) мөгри, ә эт (өрә).

......... – чаба, ә ташбака - ........... .

......... - яшь, ә әби - ............. .

......... - баллы, ә лимон - ............ .

......... – тозлы, ә суган - ............ .

.......... – җылы, ә тундырма - ......... .

........... – шәһәр, ә Татарстан - ............ .

.......... - күл, ә Идел - .................... .

........... – шигырь, ә “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” - ............ .

.......... - яшелчә, ә карлыган - .................... .

.......... - ашый торган гөмбә, ә чөбен гөмбәсе - ................ .

.......... - бүлмә гөле, ә умырзая - ............... .

.......... - кыз, ә Марат - ................ .

.......... - йорт хайваны, ә бүре - ............... .

.......... - салкын, ә җәй - ..................... .

............ - оча, ә үрдәк - .................... .

............ - якты, ә төнлә - .................... .


2.4. Грамматик уеннар

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

Нәрсә кайда?

Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.

Син ни эшли аласың?

Укучылар алу ярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.

Класс ике командага бүленә. Бер команда алу фигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән, Без яза алабыз)Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар: «Сез укый аласызмы?»«Сез татарча сөйләшә аласызмы?»«Сез русча сөйләшә аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без укый алмыйбыз» яки «Әйе, без татарча сөйләшә алабыз» [5, 15]

Алар нишли?

Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.

Телефоннан сөйләшү

Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең» бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.

Кибеттә

Әлеге уенны “Кибеттә” темасы буенча алган белемнәрне камилләштерү максатыннан кулланырга мөмкин. Моның өчен предметлар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, уенчыклар, өс киемнәре ясалган картиналар тактага эленә. Бер укучы сатучы, икенчесе сатып алучы ролен башкара. Һәр сатып алучы укучы да, кирәк әйберсен ни өчен дигән сорауга җавап биреп, дәлилләргә тиеш. Мәсәлән берничә мисал: Миңа алма кирәк, чөнки ул тәмле. Миңа китап кирәк, чөнки ул кызыклы. һ.б. Дөрес җөмлә төзесә генә рәсемне ал. Нәтиҗә тактадагы рәсемнәр беткәч кенә ясала. Кемдә рәсемнәр күп, шул җиңүче.

Мондый төр уеннар, белренчедән, укучыларны сөйләм ситуациясе алдында кардыра, ә икечедән, балалар кушма җөмләләр төзергә күнегәләр.


2.5. Укырга өйрәтү уеннары

Сүзләр тап

Озын сүз бирелә. Мәсәлән,  а ш ъ я у л ы к «Бу сүздә кем күбрәк сүзләр таба?» дип сорау бирелә. Җавап: аш, ак, каш, кыл, кул, яулык, ул, шук һ.б.

Бу уен укучыларны эзләнергә этәрә. Йомшак укучылар сүзлектән дә файдалана алалар, шуның нәтиҗәсендә, уенда һәр кеше катнашып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешә.

Әниләр һәм бәбиләр

(карточкалар белән)

Карточкада сүзләр языла: ат, сыер, эт, көчек һ.б. Буталылалар. Укытучы: «Бәбиләргә үзләренең әти-әниләрен табарга ярдәм итик», – ди. Укучылар (белем дәрәҗәләренә бәйле рәвештә) билгеле бер вакыт аралыгында бәбиләр исемнәрен әти-әниләре исемнәре белән тәңгәлләштерергә һәм әлеге парлы исемнәрне кычкырып укырга тиешләр. Калганнар иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлыйлар һәм, кирәк булса, хаталарын төзәтәләр.

Икенче вариант. Берничә тема буенча сүзле карточкалар әзерләнә (мәсәлән, «Йорт хайваннары», «Кыш», «Җәй»). Бутыйлар. Такта янына өч укучы чакырыла (аларның белемнәре бер дәрәҗәдә булырга тиеш). Алар 1 минут эчендә үзләренең темаларына караган сүзләрне баганаларга җыялар. Аннан чират буенча үзләренең сүзләрен укыйлар. Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр. Уенда катнашучылар сүзләр җыйганда башка укучыларга сүзләр(авырдан өлгерүчеләргә), сүзтезмәләр (уртача өлгерүчеләргә) һәм җөмләләр (яхшы өлгерүчеләргә) язарга бирергә була.

Әлеге уенны начар өлгерүчеләр белән, аларга темалар буенча әзрәк сүзләр биреп, башлау уңышлы. Уртача һәм яхшы өлгерүчеләргә һәрберсенә 3-6 сүздән күбрәк бирергә кирәк.

Укып бетер

Җөмләләрне, текстларны укыган вакытта балаларның кайберләре сүзнен соңгы иҗеген укып бетермиләр, яки ишетелерлек итеп әйтмиләр, ахырын «йоталар». Сүз ахырын ачык ишетелерлек итеп әйтергә өйрәтү өчен мондый уен-күнегүләр эшләтергә мөмкин. Бала сүзнең башын ( беренче һәм икенчеләрен) эчтән укый, ә аннары кычкырып әйтә. Мәсәлән: «Яшел чирәм өстендә балык чистартырга утырдым» Сүзнең ахырын яки соңгы иҗекләрен генә укыганда мондый фраза барлыкка килә: ...ел …әм …дә …лык …гә …дым. Бу күнегү баланың игътибарын сүзнең ахырын ачык итеп, төгәл уку кирәклеккә юнәлтә. Шушындый уеннардан соң, гадәттә сүзнен ахырын ачык, аңлаешлы итеп укый башлыйлар

2.6. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары

Психологлар Л.С.Выготский, Н.И.Жинкин, И.А.Зимняя, А.А.Леонтьев хезмәтләре тыңлап аңлауның психологик табигатенә, аның башка сөйләм эшчәнлеге төрләре белән бәйләнешенә багышланган.

Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Әмма, кагыйдә буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетелмәгән. Күпчелек укытучылар, татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы.

Психологлар хаклы рәвештә, аудированиены катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр.

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз  дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.

Моннан тыш җыр ярдәмендә дә сүзләрне истә калдыдырга мөмкин.

Менә бу минем башым,

Менә кап-кара чәчем,

Күзләрем яхшы күрә,

Ә колакларым ишетә.

Ак теш тулы авызым,

Нәни матур борыным,

Телем миңа сүз өйрәтә, сүз өйрәтә. (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры көенә җырлана.)

Әлеге җырны өйрәнгәндә балалар кеше әгъзалары белән танышып кына калмыйлар, ә бу сүзләрне тартым грамматик категориясе кулланып исләрендә калдыралар.

Яраткан әкият геройларыңны таны

Укытучы (яки яхшы өлгерүче укучы) яраткан әкият геройларын сурәтли яисә алар турында укый. Укучылар тыңлыйлар. Алар кайсы әкият геройлары турында сүз барганын белергә тиешләр. Мәсәлән,

а) Аның чәче коңгырт, кыска. Борыны озын, кашлары кара. Колаклары зур, чиста. Ул матур, шаян малай. Аның исеме ничек? (Буратино).

б) Бу – кыз. Аның чәче зәңгәр, озын. Кашлары кара. Күзләре зәңгәр, зур. Борыны кечкенә. Ул матур кыз. Аның исеме ничек? (Мальвина) [5, 17].

Шәвәли

Шәвәли ролен укытучы үзе башкара. Өйрәнелгән темалар буенча укучылар аңа сораулар бирәләр. Шәвәли аларга ялгыш җаваплар бирә. Укучылар аны төзәтергә тиеш булалар. Мәсәлән,Син кем? – Шәвәли. Мин кыз.(Дөрес җавап: Мин Шәвәли. Мин малай). Бу уен укучыларны тел нормаларына игътибарлы булырга өйрәтә, сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре формалаштыруга ярдәм итә.


Иҗади диктант

Укытучы аерым җөмләләр (сүзләр, фразалар, хикәяләр) әйтә, ә укучылар нәрсә ишетсәләр, шуны ясыйлар. Аннан соң рәсемнәр астына язулар язып куялар (сүзләр, фразалар, җөмләләр, хикәяләр).

Тактада эчтәлеге буенча бер үк, бары тик берничә деталь белән генә аерыла торган рәсемнәр эленә. Ләкин аларның бары тик берсе генә уенда канашучылар тыңлаучы магнит язмасындагы хикәяне тасвирлый. Тыңланылган хикәягә туры килүче рәсемне күрсәткән уенчы җиңүче була.

Диктор

Укучылар текстны тыңлыйлар, темасын билгелиләр, темага бәйле информацияне аерып алалар, конспектлар төзиләр (ачыклаучы сүзләрне язып алалар, схемалар сызалар, планнар язалар, таблицалар тутырталар). Шуннан үзләренең язмалары буенча алар «диктор»ның сөйләмен кабаттан «тудыралар». Уен ахырында иң яхшы дикторга конкурс үткәрелә.


Ышанам-ышанмыйм

Укытучы җөмләләр әйтә. Шуларның кайберләре дөрес булмый. Балалар укытучы әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр. Уен игьтибарлылык һәм хәтерне үстерүгә ярдәм итә. Укучылар җөмлә дөрес дип ышансалар – кул чабалар, ә ышанмасалар аякларын тыпырдаталар.

Дөрес һәм дөрес булмаган җөмләләр үрнәге:

  • Балалар уйнарга яраталар.

  • Алар мәктәпкә йоклар өчен баралар.

  • Мәктәп ашханәсендә тәмле ашлар пешә.

  • Тәлинкәгә салып өчпочмак, линейка, бозгычлар бирәләр.

  • Бәлешне ит һәм бәрәңге салып пешерәләр.

  • Чәйне тоз салып эчәләр.

  • Китапханәдә китаплар бик күп.

  • Әнә бер песи китап укып утыра.

  • Мин әти белән кибеткә барам.

  • Кибеткә китап уку өчен баралар.

  • Кич белән без барыбыз да өйдә булабыз.

  • Итле кыстыбый белән тозлы чәк-чәк ашыйбыз.

  • Лимонлы чәй эчәбез.



2.7. Сөйләмгә өйрәтү уеннары

Рәсем буенча сөйлә

Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча, эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.

Кем дәвам итә?

Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Һәрбер укучы (уртача өлгерүчеләр группасыннан) берәр төрле хәлгә туры килүче фактны атый. Бирем: бу хәлне, чараны белергә (авырдан өлгерүчеләргә), һәм аның белән бәйле булган башка фактларны атарга (яхшы өлгерүчеләргә).

Тылсымчы” уены

Укучыларга конвертлар таратыла. Ә анда – сүзләр. Шулардан дөрес итеп жөмләләр, текст төзү. Темалар төрле булырга мөмкин. Карточкада жөмлә башындагы сүз калын хәреф белән күрсәтелә, жөмлә ахырындагы сүз артыннан тыныш билгесе куелган була. Баштарак гади текст бирелсә, соңыннан катлаулырак текстлар бирелә. Укучылар үзләре дә бер-берсенә карточкалар төзеп алып киләләр.

Танышу

Укучылар дәрескә төрле хайван, кош битлекләре алып киләләр һәм үзара түбәндәгечә сөйләшәләр.

1 нче вариант: – Исәнме! Син кем?

                         – Исәнме! Мин Куян. Ә син кем?

                         – Мин сыер.

2 нче вариант: – Исәнме! Синең исемең ничек?

                         – Исәнме! Минем исемем Тавык. Ә синең исемең ничек?

                         – Минем исемем Әтәч.


2.8. Катнаш уеннар

Катнаш уеннар өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга була. Аларны сүзлек диктантлары һәм мөстәкыйль эшләр өчен кулланырга, такта янында ярышлар үткәрергә була. Мәсәлән, такта янына 3 яки 4 укучы чыга һәм аларга бер бит бирелә. Алар бер минут эчендә сурәтләнгән рәсемнәр астына сүзләр язарга тиешләр. Хаталар (әгәр дә булса) бөтен класс белән төзәтелә.

Төймә җыябыз

Бу уен өчен укучыларның төсле карандашлары булырга тиеш.

Укытучы: «Бүген без дәрестә төймә җыячакбыз, дөресрәге, төймә рәсеме ясаячакбыз. Төймәнең сере шунда ки, һәр төймә бер сүзгә туры килә. Төймәләр күбәю белән безнең җөмлә дә зураерга тиеш. Димәк, беренче җөмлә бер сүздән, ягъни бер төймәдән тора («Аю»). Икенчесе – ике сүздән, ягъни ике төймәдән («Зур аю») тора. Һәр юл башында төймәләр ясап буйыйсыз, ә янына җөмләләр язасыз». Һәм шулай дәвам итә.

Нәтиҗәдә балалар 12-15 төймәдән торган мәрҗән җыя ала. Мәсәлән, «Бу бик зур, акыллы, матур аю урманда яши, җиләкләр, үләннәр ашый һәм бал ярата». Укучылар беренче төймә, ягъни беренче сүзне сайлагач, бу уен буенча мөстәкыйль язма эш үткәрергә була [5, 18].

Ел фасыллары

«Ел фасыллары» темасы белән бәйле булган лексиканы активлаштыру. Бу уенны башлау алдыннан ел фасылларының исемнәрен һәм аларның билгеләрен кабатларга кирәк. Бу темада авыр булмаган шигырьләр ятларга була.

Аннан соң укытучы берәр укучыга исемен әйтмичә генә, берәр ел фасылын уйларга һәм аны сурәтләргә куша. Мәсәлән, «Салкын. Ап-ак. Мин тимераякта, чаңгыда шуам. Кар атышып уйныйбыз. Кар бабай ясыйм».

Укучылар белергә тырышалар: «Бу иртә язмы?»«Бу кышмы?».

Ел фасылларын дөрес атаган кеше җиңеп чыга.

Эстафета

Укучылар ике рәткә басалар. Укытучы «башладык» диюгә, беренче укучы, тәкъдим ителгән темага караган сүз әйтеп, таякны иптәшенә тапшыра, анысы – икечесенә. Эстафета таягы финишка алданрак барып җиткән төркем җиңүче була. Бу уенны санарга өйрәткәндә дә уйнарга мөмкин. Бердән унга һәм киресенчә – уннан бергә кадәр саный-саный, балалар таякны бер-берсенә тапшыралар [12, 151].

Шулай итеп, тел уеннарының 8 төрен карадык. Алар барысы да рус балаларына татар телен өйрәтү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен (фонетик, лексик, грамматик һ.б.) темадан чыгып сайланырга тиеш. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.











Йомгак

Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку-тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

Проект эшендә башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтүдә тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

– башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм телне өйрәнү процессын күңелле итә;

– чит тел буларак татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның роле турында язылган теоретик хезмәтләрнең саны көннән-көн арта бара. Алар уеннарның дәрес үткәрүдә тоткан урыннарын гына күрсәтеп калмыйлар, үзләренең хезмәтләрендә төрле уен төрләренә мисаллар китерәләр;

– уеннарын һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без башлангыч сыйныф укучыларына татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;

– тел уеннарының 8 төре барлыгы ачыкланды. Алар: фонетик («Кызык телефон», «Сүзне әйт» һ.б.), лексик («Аукцион», «Ул нинди төстә?» һ.б.), фразалы («Ватык телефон», «Сорау-җавап» һ.б.), грамматик («Нәрсә кайда?», «Алар нишли?» һ.б.), укырга өйрәтү («Әниләр һәм бәбиләр», «Сүзләр тап» һ.б.), тыңлап аңлауга өйрәтү («Диктор», «Күз, колак, борын» һ.б.), сөйләмгә өйрәтү («Урман җыелышы», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һ.б.), катнаш уеннар («Төймә җыябыз» һ.б.).

Бирелгән уеннар телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.






















Файдаланылган әдәбият

1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Татарский язык в русскоязычной аудитории: Пособие для старшеклассников русской школы, учащихся техникумов и училищ, студентов высших учебных заведений/ Под ред. Р.А.Юсупова. – Казань: Магариф, 1995. – 206 с.

2. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115с.

3. Айдарова С.Х. Дидактические условия дифференциации упражнений в прцессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку: Дис. канд. пед. наук/ С.Х.Айдарова. – Казань, 2006. – 250с.

4. Айдарова С.Х. Упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся (1-3 классы)/ С.Х.Айдарова. – Казань: ТГГИ, 2002. – 36с.

5. Айдарова С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие/ С.Х.Айдарова. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 20с.

6. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151б.

7. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма/ С.Г. Вагыйзов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

8. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттарова. – Казан: Раннур, 2000. – 455б.

9. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология: Татар урта гомуми белем мәктәпләре, педагогия колледжлары һәм училищелары өчен уку ярдәмлеге/ И.Р. Галимов. – Казан: Мәгариф, 2001. – 135 б.

10. Литвинов И.Л. Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)/ И.Л.Литвинов. – Казань: КАРПОЛ, 1994. – 76с.

11. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.

12. Сафиуллина Ф.С. Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 2001. – 432б.

13. Харисов Ф.Ф.Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.

14. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. проф. Л.З.Шакировой. – Спб.: филиал изд-ва «Просвещение», 2001. – 431с.

15. Хисамова Ф.М., Борһанова Р.А. Татар теле өйрәнә нәниләр/ Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһанова. – Казан: Мәгариф, 1994. – 79б.



33




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!