Просмотр содержимого документа
«Проект : Су – яшәү чыганагы.»
Проект эше.
Тема: Су – яшәү чыганагы
Проектны эшләде 3 нче сыйныф укучысы
һәм яклады: Габдуллина Аделия
Җитәкче: Ногманова Миләүшә Сәлим кызы
Аннотация
Безнең тирә - ягыбызда су бик күп. Ләкин мин су турында бик аз уйлана идем. Әйләнә-тирә дәресендә укытучы апа эчә торган суның аз булуын һәм көннән - көн кими баруы турында аңлатты. Бу мине бик кызыксындырды. Шуңа күрә мин проект эшемне су темасына багышладым.
Проект эшенең темасы:
Су – яшәү чыганагы.
ачыклау
Максат: суның өйдә нинди максаттан куллануын һәм өй шартларында суның сыйфатын ничек яхшыртырга кирәклеген ачыклау, табигатькә, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
мөстәкыйль эшләргә һәм эзләнергә өйрәтү
Бурычлары:
табигатькә кызыксыну уяту
суга сак караш тәрбияләү
Проблемалы сораулар:
Су безгә каян килә?
Кар суын өй шартларында чистартып буламы?
Нинди суны эчәргә ярый?
Нәрсә өчен тотыла?
Эзләнү ысуллары:
күзәтү
материал эзләү
тәҗрибә
чагыштыру
мөстәкыйль уйлау
Минем өйгә су кайдан һәм ничек килә?
Безнең шәһәрдә берничә су башнясы бар. Башнядан торбалар аша су өйгә килә.
Без судан башка бер көн дә яши алмыйбыз.
Су – бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы ул .
Суны чистарту ысуллары:
- Тондыру ысулы белән
Тәҗрибә № 1
Кар суын марля ярдэмендэ чистарту
Димәк, м арля суны чүпләрдән генә чистарта, ләкин су пычрак. Кар суын кулланырга ярамый. Ул сәламәтлеккә зыянлы.
Тәҗрибә № 2
Суны тондыру ысулы
Краннан аккан һәм фильтр аша чыккан суны алабыз. Суларны
3 көнгә тонарга куябыз. Краннан алган су исләнә, төссез, үтә күренмәле. Фильтр аша чыккан су иссез, төссез, үтә күренмәле.
Димәк, фильтр аша чыккан суны тонарга куймасаң да була. Ә краннан алган суны тонганнан соң кайнатырга кирәк.
Тәҗрибә № 3
Суны кайнатып чистарту
Ике төрле су алдым: краннан һәм фильтр аша чыккан. Су кайнады. Икесе дә иссез, төссез һәм үтә күренмәле. Ләкин краннан алган суның төбендә юшкын утыра.
Димәк, фильтр аша чыккан су сыйфатлы.
Нәтиҗәләр:
суны чистартуның иң гади ысулы – тондыру
краннан килгән суны кайнатып яисә фильтр аша чыгарып эчәргә
фильтр аша чыккан су сыйфатлы
Кар суы сәламәтлеккә зыянлы
Әйдәгез, суны сак тотыйк,
сулыкларны пычратмыйк!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!