Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Бертуган Бубилар исемендәге Иж – Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбе
Кирәкми безгә сугыш. Минем гаиләмдә сугыш эзе.
Эшне
4 сыйныф укучысы
Гилязов Фәрхәт башкарды
Эшнең җитәкчесе
беренче категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Абзалиева А.Г.
Апрель.2017ел.
Әйләнә-тирә дөнья дәресләренең берсендә без “Россиядә андый гаилә юк” дигән теманы өйрәндек. Ул дәрестә безнең иксез-чиксез Туган илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәгән һәрбер гаиләдә Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр саклануы турында сөйләштек.Шуннан соң укытучыбыз Алсу Галимулловна үзебезнең гаиләдәге истәлекләр буенча, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбыз турында “Хәтер китабы” төзеп карарга тәкъдим итте. Мин проект эше итеп эшләп карарга булдым. Әнием белән әбием миңа ярдәмгә килде.
Сугыш безнең җиребезгә үлем, кайгы, күз яшьләре алып килгән.Без һәрвакыт сугыш турында ишетеп, укып торабыз.Ул миллионлаган тормышны алып китә.Сугыш һәрбер өйгә ишек кага, һәр гаиләгә кайгы китерә. Ул улларын әниләреннән аера, хатыннардан ирләрен тартып ала, балаларны әтисез калдыра.
Меңләгән, миллионлаган кеше ачы газаплар күрсәләр дә, алар нык торган, җиңгән. Без бу баһадир солдатларны , батырларны онытырга тиеш түгел. Сугыш безнең гаиләне дә читләп үтми. Шуңа минем темам актуаль дип саныйм.
Гипотеза: Әгәр без моннан 72 ел элек тәмамланган,илебезгә күз яше, ачлык, үлемнәр һәм кайгы китергән, салкын тын өргән сугыш турында онытмасак, аның батырлары белән горурланып үссәк, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәнербез.
Проектның максаты: Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, Бөек Ватан сугышының безнең гаиләдә нинди эз калдыруын ачыклау.
Проектның объекты:гаилә истәлекләре.
Проектнын предметы:Бөек Ватан сугышында катнашучы- минем карт бабам.
Проектның бурычы:
1. Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбыз язмышы турында мәгълүмат җыю.
2.Батыр бабамның сугыш юллары белән танышу.
Кереш.
Эшемне башлаганчы сорау уздырып карадым.10 авыл кешесеннән һәм 10 төрле яшьтәге мәктәп укучысыннан сораштым. Нәтиҗәсен таблицага урнаштырдым.
| Сораулар. | Авыл кешеләре- зурлар | Мәктәп укучылары |
| ӘЙЕ | ЮК | Кызыксын-ганым юк | ӘЙЕ | ЮК | Кызыксын-ганым юк |
| Бөек Ватан сугышы турында беләсезме? | 100% | - | - | 50% | 20% | 30% |
| Ул кайчан була? | 100% 1941-1945 нче елларда | - | - | 40% 1941-1945 нче елларда | 40% | 20% |
| Сезнең гаиләдән сугышта катнашучылар бармы? | 80% | 10% | 10% | 30% | 10% | 60% |
Күргәнегезчә, олырак буын Бөек Ватан сугыш турында күбрәк белә, кызыксына. Ә без- мәктәп укучылары калышабыз.
Төп өлеш.
1945 елның 9 маенда дөньяны фашизмнан коткарган азатлык солдаты Рейхстагта иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куя. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу-ямансу да вакыйга буларак кереп калган, сүнмәс дан, якты өметләр алып килгән. Бөек Җиңү илебез , халкыбызның җиңелмәслеген бик ачык күрсәтә. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Җиңү Көне сугыштан соңгы буын өчен изге көн.
Җиңү гаять зур корбаннар биреп яулана.
Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озата. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, һәм башка күпләгән каһарманнарыбыз безнең өчен һәрчак батырлык үрнәге булып тора.
Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тирен тамызып Кызыл Армиягә һәм иксез-чиксез илебезгә икмәк үстергән, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз.
Гаиләм истәлекләреннән.
Мин әти-әниемнән, әби-бабаларымнан сораштыргач, карт бабамнар һәм карт әбием турында бик күп белдем. Салагышта яшәүче әбиемнең истәлекләрен язып адым.
В
алиев Мулламөхәмәт Фәрди улы.
Валиев Мулламөхәмәт Фәрди улы 1923 елның 15нче октябрендә Красныйбор (хәзерге Әгерҗе районы) районы Барҗы авылында туа.1931 нче елда укырга керә. Мәктәпне 4 елда тәмамлап чыга. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Степан Разин исемендәге колхозда эшли башлый . Ат көтүе көтә, төзелештә эшли. 18 яше тулгач аны ФЗОга укырга җибәрәләр.Тик ул анда озак укый алмый.Бөек Ватан сугышы башлана.1942 нче елның март аенда сугышка китә.Шул елны ВЛКСМ сафларына керә. Ул вакытта аңа 19 яшь була. 1943 нче елның август аенда каты яралана һәм госпитальгә озатыла. Анда 9 ай дәваланганнан соң яңадан сугышка керә. Автоматчы була. Сугыштагы батырлыклары өчен Дан һәм Кызыл байрак орденнары белән бүләкләнә. Бабамның медальләре дә бик күп - 20 данә.
Дәү бабам фашистларны Пруссиягә кадәр куа. Бөек җиңү көнен дә Пруссиядә каршы ала.Бөек Ватан сугышы тәмамаланганнан соң да хезмәтен Германиядә дәвам итә. 1947 нче елда хәрби хезмәттен тәмамлап туган авылы Барҗыга кайта һәм тыныч тормышта колхозда эшли башлый.1954 нче елда дәү әбием Гөлсинә белән гаилә корып яши башлыйлар.Бер ул, өч кыз үстерәләр.
Дәү бабамның һөнәрләре күп була. Кыш көне төзелештә эшли. Яз, җәй айларында Иң, Кама елгалары аша йөри торган паромны йөртә. Авылдашларына , якын- тирә авыл кешеләренә матур итеп йортлар сала.Ул ясаган тәрәзә йөзлекләре бүгенге көндә дә Салагыш, Кичкетаң, Барҗы Омга кебек авылларда тәрәзәләрне бизи әле. Ул бик күп кешеләрне бүрек тегәргә, балык ауы ясарга өйрәтә. Авылда иң беренче мотоциклны да дәү бабам ала. Бөтен кешене шаккаттыра
Бабакай кечкнәдән гармунда уйнавы, аңа үз тирәсенә яшьләрне, авыл халкын җыярга ярдәм итә.Клубтагы бәйрәмнәр, яшьләр уеннары аннан башка узмаган. 80 яшендә дә гармунын кулыннан төшермәгән ул..
Барҗы авылы күчерү зонасына эләккәннән соң Мулламөхәмәт бабам гаиләсе белән Салагыш авылына күчеп килә. Гомернең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. 2003 елның 23 апрелендә дөнья куя.Салагышта җирләнә.
.
Нәтиҗә.
Дәү бабам куркусыз солдат, эшчән ир-егет булган.Мин аның белән горурланам. Дәү бабама охшарга тырышырга кирәк миңа.
Сыйныфташларым, башка укучыларны да гаиләләрендәге фоторәсемнәрен, истәлекләрен, фронттан килеп,сакланган хатларны, орден-медальләрен барларга чакырам. Үзебезнең бабаларыбызны хәтерлик, зурлыйк
Проектымны дәвам итеп, мин Иж-Бубыйдагы дәү бабам турында белешергә җыенам.Минем өйрәнгәннәрем башка буыннарга да калыр.
Рәхмәт, сезгә, рәхмәт геройлар,
Рэхмәт сезгә яңа буыннан.
Май гөлләре чәчәкләнгән чорда
Соңгы фашист илдән куылган.
Туган җирнең баһадир улларына
Халыкларны яклар өчен күтәрелгән
Батырларга Мактау һәм дан!
Кирәкми безгә кан кою.
Кирәкми безгә сугыш !
Безнең теләк якты. матур.
Тыныч хезмәт һәм тормыш !
~ 7 ~