Татарстан республикасы Әгерҗе районы территориясендә экологик һәм социаль проектлар конкурсы
Проект эше: “Китапханә-серле дөнья ”
Укучының исем-фамилиясе,әтисенең исеме:
Мусин Рузиль Фаиз улы,
Корепанова Азелия Юрий кызы.
Фәнни җитәкче турында мәгълүмат:
Абзалиева Алсу Галимулла кызы,
I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Сыйныф: 4
Иж-Бубый-2017
Эчтәлек.
Кереш.---------------------------------------------------------------------3-4 бит.
I бүлек.
Иж-Бубый авылы китапханәсе тарихы белән танышу.-------------5 бит.
II бүлек.
Китапханәгә сәяхәт. --------------------------------------------------6-10 бит.
III бүлек.
Өндәмә.-------------------------------------------------------------------11 бит.
IV бүлек.
Нәтиҗә.---------------------------------------------------------------------11 бит.
V бүлек.
Әдәбият.-------------------------------------------------------------------12 бит.
VI бүлек.Өстәмәләр.
Китап укучылар конференциясеннән фотосүрәтләр -----------13-14бит.
Кереш.
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.
Иж-Бубый авылы мәдәният йортында урнашкан авыл китапханәсенең ишекләре бикләнеп тормый. Төрле яшьтәге кешеләр, үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерер өчен шунда киләләр. Без- мәктәп балаларының да яраткан урыны ул - авыл китапханәсе. Шушы көннәрдә без, 3, 4 нче сыйныф укучылары китапханәгә чираттагы экскурсиягә бардык. Шунда “Мин кулыма китап алам” дигән темага класс сәгате уздырдык. Китапханәче Мусина Рафисә Рәшит кызы безне яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Бу китаплардан сайлап алып шигырьләр, әкиятләр уку безгә аеруча ошады. Соңыннан без китапханәдән үзебез теләгән китапларны сайлап алдык, ә укыган китапларны тапшырдык. Китаплар дөньясына сәяхәт мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Кеше китап укудан ямь табарга өйрәнергә тиеш дигән фикер белән без мәктәбебезнең башка укучыларын китапханәгә йөрергә өндәргә уйладык.
Проектның максаты: Аз укый һәм укырга яратмый торган, китапханәдән читләшкән укучыларны китап укырга тарту, укырга зур кызыксыну формалаштыру.Китап укуның кызыклы, файдалы һәм кирәкле шөгыль булуын җиткерү.
Проектның бурычлары:
- балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү;
- балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;
- укучыларның китапханә турындагы күзаллауларын камилләштерү;
- өйдә китапханә булдыруга омтылыш тәрбияләү ;
- китап укуның файдалы якларын ачу.
-танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту.
Гипотеза:
Әгәр мәктәбебездә китап уку яхшы гадәткә кереп китсә, укучыларның белем дәрәҗәләре югарырак күтәрелер, рухи байлыклары артыр .
Проектның тормышка ашыру өлкәсендә көтелгән нәтиҗәләр:
- Проект буенча презентация эшләү.
- Укучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.
– Балаларда кызыксынучанлык, иҗади мөмкинлекләр, танып белү активлыгы, коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү.
– Үзебезең уй- фикерләребезне әйтә белергә өйрәнү.
– Сыйныфташларыбызны язучыларның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштыру буенча эш системасын җайга салу.
Проектның әһәмияте, актуальлелеге: Җәмгыять интернет, телевизор, телефон, планшет белән “сихерләнгән” чорда , “Китапханә-серле дөнья ” проектына нигезләнеп , балаларны тылсымлы китап дөньясына алып керү, китап укуга кызыксыну уяту иң актуаль проблема булып тора.
Проекта катнашалар: 3,4 нче сыйныф укучылары.
Үтәлеш вакыты – февраль май айлары.
Проектның объекты: китапханә.
Проектның субъекты:1-11 сыйныф укучылары
Проектны тормышка ашыру этаплары
| Эт.аплар | Эшнең эчтәлеге | Вакыт |
| I этап – хәзерлек | - Проектның планын төзү. -Китап укуның кирәклеге турында сөйләшү, бәхәсләшү. -Китаплар патшалыгы китапханә белән танышу. | Февраль |
| II этап – үзәк (практик). | -Сорашу үткәрү. – Проект эшләү, презентация ясау. Чыгышка әзерләнү. Китаплар уку, конференция үткәрү. Китапханә планына нигезләнгән чараларда катнашу. | Проектны үтәү чорында |
| III этап – төгәлләү. | – Проектның үтәлешен күрсәтә торган нәтиҗәләрне туплау. | май |
I бүлек.
Иж-Бубый авылы китапханәсе тарихы белән танышу.
Иж-Бубый авыл китапханәсе олы юл буена, мәдәният йорты бинасына урнашкан, 85 м2 урын биләп тора. Китапханә Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки (1968 елдан) авылларына хезмәт күрсәтә.
Китапханә авыл советы карары белән 1952 елның 1 августына ачыла. Аңа кадәр клуб каршында 2411 данә китап һәм брошюралары булган уку йорты (изба-читальня) эшләгән. Китапханәне ачып оештыры җибәрүче Шакирова Илсөяр. Ул монда 1952-1954 елларда эшли. Ул эшләгән елларда ук халык китапханәгә яратып йөргән. Китап бирү белән беррәттән китапханә авыл халкын коммунистик рухта тәрбияләү йөзеннән конференцияләр, тематик һәм әдәби кичәләр еш үткәрә торган торган була. Китапханәнең бу эшләренә Иж-Бубый урта мәкәтбе укучылары һәм укытучылары, аеруча мәктәп директоры Аминова Зкия апа зур ярдәм иткән.
Китапханәдә 1954 елдан баашлап Ахмадишина Фәйрүзә апа эшли башлый. Ул эшләгән вакытларда китапханәнең китап фонды һәм китап укучылар срставы елдан-ел арта бара. Китап укучылар белән төрле темага обзордар, беседалар үткәрелә, стеналар, плакатлар ясала, бу эшләрне башкарып чыгуда китапханә активы бик зур ярдәм итә. Менә алар: Камалетдинова Фәния, Аминова Зәкия, Зигангараева Зифа, Курбангалиева Рәхимә, Аминова Роза апалар. Яшьләрдән – Осипова роза, Макарзина Халисә, Гумаров Тәбрис, укучылар – Бахтиева Рафисә, Ситдиков Рәис, Муратов Камил, Ахмадишина Фирая, Чуков Рәис.
Бүгенге көндә Иж-Бубый авыл китапханәсендә Мусина Рафисә Ршит кызы, 2000 елның 15 ноябреннән эшли. Үзенең эшләү дәверендә китапханәдә яңа төр стендлар, китап күргәзмәләре, балалар почмагы, “Оста куллар ял белми” дип исемләнгән күргәзмәләр төзегән. Китапханәгә елдан-ел яңа китаплар кайтып тора, газета-ңурналларга язылып барыла. Балалар белән төрле әдәби кичәләр, викториналар, уеннар оештырыла. Яшүсмерләр өчен: наркомания, СПИД кебек яман авыруларны булдырмау йөзеннән һәрвакыт “Наркомания афәт ул”, “Моны һәркем белергә тиеш” дигән күргәзмәләр төп урын алып тора.
“Китапханәне чын мәгънәсендә культура учагы итеп тоту”, - ул безнең бурычыбыз.
II бүлек.
Китапханәгә сәяхәт.
Китапханә ишеген ачу белән үзеңнең серле дөньяга эләгүеңне тоясың-сине ,елмаешып, әкият геройлары “каршы ала”. Мәглүмати стендлар китапханәнең эше белән таныштыра . Китап табу өчен каталогтан файдаланабыз: Әгәр китапның авторын белсәгез, алфавитлы каталог ярдәм итәр.Тема буенча эзләсәгез-системалы каталог ярдәм итәр. Китапханә туган илебезгә багышланган күргәзмә - стендлардан башлана . Туган авылыбызга багышланган күргәзмә төп урынны алып тора. Язучылар турындагы күргәзмәләр яңа китаплар, истәлекле даталар белән таныштыра. Энциклопедия, тематик почмаклар, яңа китаплар безгә гел ярдәмгә килә ала. Рәт-рәт итеп төзелгән китаплар сезне ерак илләргә алып китәрләр, биек күкләргә менгерерләр , күп нәрсәләрнең серенә төшенергә ярдәм итәрләр. Бу тылсымлы йортка өлкәннәр дә яратып йөри.
Китапханә эшенең төп юнәлешләре һәм бурычларыбар.Бурычлар:
Китапханә китап укучыларда рухи матурлык тәрбияләргә,төрле кызыклы һәм файдалы чараларда катнашып,белешмәләр аша китапка мәхәббәт тәрбияләү төп бурыч булып тора. Максат:Яңа алымнар кулланып, китап укучыларны китапханәгә тарту,китапка мәхәббәт тәрбияләү,китапханәнең бизәлешен матур һәм китап укучыларга уңайлы , белемнәрен арттыру урыны буларак мөмкинлекләр тудыру.
Китапханә еллык планга нигезләнеп эшли һәрнәрсә исәпкә алына.
Балалар өчен “Буратино” һәм “Оста куллар” түгәрәге эшләп килә.
2017 елда Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак билгеләнгән. Шуңа юл тотып, “Китап аша табигатькә мәхәббәт уяту” экодәресе, “Безнең урман табибы” исемле чаралар үтте.” Китап-белем учагы”, “Китапка яңа тормыш бүләк ит”, “Синең кулыңда китап”,” Китапны сакла-ул белем чишмәсе” дигән әңгәмә, кичәләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла.
Ялгызлар,өлкән кешеләр,мөмкинлекләре чикле,эшләмәүче лаеклы ялда булучылар белән аерым эш алып барыла.Менә шуларның кайберләре.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Хатирәләр.. | әңгәмә, очрашып фикер алышу | ялгыз |
| Китапханә-рухи хәзинә | Күргәзмә | Мөмкин.чик. |
| Бер очрашу-бер гомер | әңгәмә | Лаеклы ялда булучылар |
| Китапханәгә өлкәннәр килгән... | Библио-кафе | өлкәннәр |
Гаилә һәм яшьләр белән эш тә җайга салынган.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Гаилә җылысы – китап аша | Рәсем конкурсы | Гаилә |
| Гаилә бәхет таянычы | Хикәя | Башл.сыйныф |
| Гаилә татулыгы белән көчле | әкият уку | Башл.сыйныф |
| Мин террорга каршы! | Анкета үткәрү | 9-11сыйныф |
| Уку модада | Күргәзмә | Яшьләр |
Хокук тәрбиясе дә исәпкә алынган.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Бала хокуклары әлифбасы | Дәрес-әңгәмә | Баш.сый |
| Мин үз хокукларымны беләм! | Рәсемдә сүрәтләү | Башл.сый |
Әйләнә-тирәне саклауга ныклы басым ясала.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Красоту своими руками | дпи | 2-6сыйн |
| Чәчәкләр тормыш яме | Кичә | Баш.сый |
Сәламәт яшәү рәвеше аерым исемлектә.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Чисталык-сәламәтлек нигезе | әңгәмә | Башл.сый |
| Сәламәтлек-зур байлык | Күргәзмә | өлкәннәр |
| Сәламәт тәндә-сәламәт акыл | Дәрес | 1-5сыйн |
Эстетик тәрбиянең нигезен ныгыту өчен дә көч күп куела. Татар язучылары һәм шагыйрьләренең түгәрәк даталары алдан билгеләп, күргәзмәләр , китап укучылар конференцияләре оештырыла.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Р.Корбанга 60 яшь Китап укыйбыз | әсәрләрен уку | балалар |
| Р.Вәлиевка 70 яшь Язмышка рәхмәт | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| М.Әмиргә 110 ел Гүзәл тойгылар уятучы әдип | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| З.Туфайлованың тууына 110ел Мизгелләр... | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| И.Газиның тууына 110 ел Очрашырбыз әле | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| Г.Ибраһимовның тууына 130 ел Зур тормыш | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| М.Юнысның тууына 90ел Кая агыласыз сез, болытлар | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| Балалар шагыйре Б.Рәхмәтнең тууына 120ел Укыган – белә | Күргәзмә, Библиотеч- ный подиум | балаларга |
| Э.Шәрифуллинага 70 яшь Бәйләм-бәйләм шигырьләр | Күргәзмә | балаларга |
| Г.Гобәйнең тууына 110 ел Замана | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| К.Тинчуринның тууына 130ел Иҗат мирасы | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| К.Тимбикова 80ел Табылдык хатлар сере | әсәрен уку | Китап сөючеләр |
| Шагыйрь С.Урайскиның тууына 110ел Җырларында аның яшьлеге | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
Рус һәм чит ил язучыларының да үз урыны.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| 120лет В.П.Катаеву Белеет парус | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 210лет В.Гюго Будущее прекрасно! | Күргәзмә | 5сый-8сыйн |
| 80лет В.Г.Распутину Читаем вместе | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 135лет К.И.Чуковскому | Кычкырып укыйбыз | Башл.сый |
| 115лет В.А.Каверину | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 110лет З.И.Воскресенкой “Антошка “ | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 125 лет К.Г.Паустовскому Мой рассказы детям | Кычкырып уку,рәсем ясау | Башл.сыйныф |
| 205лет И.А.Гончарову Поговорим о... | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| А.С.Пушкин Мы вновь читаем Пушкинские строки | Биб.подиум | Башл.сыйн |
| 80лет В.П.Вампилову Утиная охота | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 200лет А.К.Толстому Золотой ключик Буратино | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 135лет Б.С.Житкову Семь огней | Күргәзмә | Китап сөюч |
| 125 лет М.И.Цветаевой Когда гляжу на литящие листья... | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 130лет С.Я.Маршаку Книжка-про книжки | Библ.подиум | 1сый-6сыйн |
| 165лет Д.Н.Мамин-Сибиряк Талантливый писатель | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| 110лет Астрид Линдгрен Автор 87книг,переведенных на 76 языков мира. Умники! | Күргәзмә | 1сый-6сый |
| 350лет Дңонатана Свифта анг.писа.сатир. Сатира-юмор | Күргәзмә | Китап укучылар |
| 80лет Э.Успенскому Кот матроскин | Биб.подиум | 1сый-6сыйн |
| 280лет Р.Э.Распэ Читаем вместе и рисуем | Кон.рисун-ков | балалар |
Әхлак тәрбиясе-үзәк урында.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Бер беребезгә ярдәм итик! | Бүләккә китаплар | Китап сөючеләр |
| Китапның ялы юк | Книжные, жмурики | Башл.сый |
| Безне тәрбияләгән, китаплар | Акция | 5-6сый |
| Мәрхәмәтле безнең әниләр! | Күргәзмә | Китап сөючеләр |
| Әниләр алтын кебекләр | Кичә | 1-6 сый |
| Молодежь читает дет | Акция | 9-11 сый |
| Кыш бабай китап укый | акция | 1-6 сый |
| Хуш исле, Яңа ел! | Тамаша,рәсем конкурсы | 1-6 сый |
Туган якны өйрәнү
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Туган авылым Иж-Бубый | почмак | Китап сөючеләр |
| Китапханәм-тиңсез хәзинәм | фотоальбом | Китап укучылар |
| Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки тарихы битләреннән | Альбом | Китап укучылар |
| Туган авылым сукмаклары буйлап | Тарихи биналарга экскурсия | Баш.сый |
| Туган ягым,дәфтәр битләрендә | Рәсем конкурсы | 1-7 сый |
Китап укучыларга белешмәләр бирү җайга салынган.
| Чараның исеме | формасы | Кем өчен |
| Кадерлә син китапны | әдәби ярминкә | 1сыйныф |
| Хәзинәләр иленә ачкыч | Китап дефилесы | Башл.сый |
| Путешествие в Читалию | Библио-перфоманс | Башл.сый |
| Журналия иленә сәяхәт | Библиофреш | Баш.сый |
| Читаем активно, творим креативно | Китапчыклар ясау | Башл.сый |
| Борынгы һәм хәзерге китаплар | Библ.дәрес | 5сыйныф |
Китапханәдә ачык ишекләр көне ,балаларга экскурсияләр үткәрү; стендлар,буклетлар ясау; төрле темалар аша, китапның кирәклеген китап укучыларга җиткерү “Үзең укыган китапны – китапханәгә бүләк ит”, “Бәхетле формуляр”, “Иптәшеңне китапханәгә алып кил” акцияләре дәвам итә.
Китапханәдә яңалыклар почмагы бар.Анда күренекле шәһесләр календаре,рәхмәт хатлары куела.Эш планы, китап фонды, китап
сөючеләр исемлеге,түләүле абонемент прейскуранты үзгәртелеп торыла.
Китапханәдә китап укучылар үзләренең фикерләрен терки торган дәфтәр дә бар.
III бүлек.
Өндәмә.

IV бүлек.
Нәтиҗә.
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Шул серләрне ачар өчен, тарихны өйрәнер өчен, әдәплелек, игелеклелеккә өйрәнер өчен китапханәгә юл тоту кирәк. Китап укыган кешенең начар уйларга, начар эшләргә вакыты да калмас,теләге дә уянмас. Җәмгыятебез дә укымышлы, аңлы, әдәпле булу ягына үзгәрер иде. Китапханәне үз иткәч, без шуны аңдадык.
Проектыбызның дәвамын да тормышка ашыра башладык. 16 март көнне китап укучылар конференциясе уздырдык .Табигать турында әсәрләр, яңа китаплар укыдык,фикер алыштык.Укырга китаплар алдык.Каникуллар бушка узмасын әле!
V бүлек.
Әдәбият.
Кулланылган әдәбият юк, чөнки без китапханәче апабыз белән сорашу үткәреп яздык.
VI бүлек.
Өстәмәләр. Конференциядән фотосүрәтләр.






15