СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Проект эшенең максаты – укучыларның белем һәм күнекмәләре, зиһенгә алу дәрәҗәсен арттыру, әзер мәгълүматны кулланучы позициясеннән уку-укыту процессының актив катнашучысы позициясенә басарга этәрү максатын күздә тотып, татар теле дәресләрендә куллану нәтиҗәле дип табылган алымнарны барлау һәм гамәлдә куллануга кертү.
ПРОЕКТ ЭШЕ
Татар теле дәресләрендә укучыларда дәрескә уңай мотивация формалаштыру алымнары
Башкардылар:
Укытучылар белемен камилләштерү
курсларында укучылар :
|
ЭЧТӘЛЕК
Кереш.........................................................................................................3
Беренче бүлек. Татар теле дәресләрендә белем алуга мотивация үстерүнең мөмкинлеге, юллары……………………..............................6
Мотивация төшенчәсенә гомуми билгеләмә…………………….6
Мәктәпнең төп укыту формасы буларак дәрес. Дәрестә уңай мотивация тудыру юллары......................................................................8
Икенче бүлек. Татар теле дәресләрендә укучыларда уңай мотивация формалаштыру алымнары.......................................................................15
2.1. Укыту алымын сайлау үзенчәлекләре .........................................15
2.2. Рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә коммуникатив алымнар................................................................................................... 16
2.3. Татар телен өйрәнүгә уңай мотивация тудыруда уен технологиясе алымнары ………………………………………………………………..22
2.4. Мультимедиа чараларын куллану………………………………...27
2.5. Модельләштерү…………………………………………………….29
Йомгак.......................................................................................................33
Әдәбият исемлеге.....................................................................................35
I Кушымта................................................................................................
КЕРЕШ
Хәзерге цивилизация дәүләт алдына дөньякүләм интегралда яши һәм үсә алырлык яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды. Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә. Алар шәхеснең миллилеге һәм мәнфәгатьләре белән яраклашып килергә тиешләр. Шуңа күрә дә дәүләт мәктәптән үз-үзенә ышанган, социаль ориентлашкан, мөстәкыйль эш итә торган, көндәшлеккә сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия булган, иҗади, шәхес һәм белгеч буларак өзлексез югары профессиональлеккә омтылган чыгарылыш сыйныф укучысы моделен таләп итә. Бу таләпкә җавап бирерлек укучы формалаштыру өчен түбәндәге бурычларны хәл итәргә кирәк:
-укытучының профессиональ осталыгын үстерү һәм укыту системасын тамырдан үзгәртү;
-гуманитар фәннәрне өйрәнүдә уку - танып белү эшчәнлегенә уңай мотивация формалаштыру;
-үзара эшчәнлектә толерантлык формалаштыру;
-укучыларда коммуникатив компетенцияне үстерү;
-коллективта уңай психологик климат тудыру.
Бу җәһәттән укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр, метод һәм алымнар белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып торуын ассызыклап китми мөмкин түгел.
Ни өчен уку чорында укучыларда белем алуга мотивация кими соң? Барлык балалар да мәктәпкә укырга дип киләләр һәм укырга телиләр. Тора-бара балалар белән нәрсә була, нигә бала өчен уку процессы авыр йөккә, кызыксыз эшкә әйләнә? Моңа кем гаепле, нишләргә? Иң мөһиме: белем алуга кызыксынучанлыкны ничек арттырырга?
Әлбәттә, баланың белемгә омтылышы һәм кызыксынуы белем эчтәлегенә бәйле булуын беркем дә инкарь итми. Укучыларда уңай мотивациянең кимүе бүгенге көнгә кадәр актуаль проблема булып кала. Мотивациянең кимүе бигрәк тә яшүсмер вакытта күзәтелә.
Бу проблеманы хәл итүдә укытучы өчен иң мөһим бурыч булып укучыларны белем алуда төрле эшчәнлек төрләрен үзләштерүгә өйрәтү, фәнгә карата кызыксынучанлыкларын арттыру тора.
Мәгариф системасындагы яңалыклар туган телебез – татар телен уку-укыту методикасының үсешенә дә йогынты ясый. Билгеле булганча, Республикада 4,6,8 нче сыйныфларда татар теленнән укучыларның белемнәрен мониторинглау тестлары, 9 нчы сыйныф укучыларының бердәм республика тесты тапшырулары, 2016 нчы елда 9 нчы сыйныф укучыларына татар теле һәм әдәбиятын ОГЭ форматында сайлап алу имтиханы итеп бирү хокукы бирелү, 11 нче сыйныф укучыларының инде ничә еллар татар теле һәм әдәбиятыннан БРИ тапшыруларын исәпкә алсак, татар теле укытучылары алдына никадәр югары таләпләр куелуын әйтмичә булмый. Укытучының заманча шартларга нигезләнеп эшләнгән нәтиҗәле алымнарын татар телен уку-укыту процессында дөрес куллана белүе, укучыларда фәнгә карата уңай мотивация тудыра алуы – шундый таләпләрнең берсе.
Шул рәвешле, проектның актуальлеге укытучының татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнарны тиешле дәрәҗәдә куллануы укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ һәм теләге(мотивация) тууы, укучыларның әлеге предметтан өлгерешләре артуы, хәзерге җәмгыять шартларында үзләрен туган телебез һәм дәүләт телләренең берсе булган татар телендә дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән шәхес һәм һөнәр ияләре буларак реализацияләргә сәләтле булып җитлегүе белән бәйлелектә торуыннан гыйбарәт.
Материал һәм чыганаклар. Проект эшенең теоретик нигезен рус һәм татар телләрен укыту методикасы фәнендә әйдәп баручы галимнәрнең – Е. Литневская, В. Багрянцева, Е. Пассов, М. Зайцева, Ф.Вәлиева, Г.Саттаровның хезмәтләренә; Г.Муравьева, А.Панфилов, Н.Саттарова, С.Вәгыйзов, Р.Хәйдәрова, Н.Шәймәрданова, К.Фәтхуллова, С. Айдарова кебек авторларның тел дәресләрен заманча шартларда яңа технологияләр, методлар белән укыту тәҗрибәсе буенча язылган хезмәтләре тәшкил итә. Хезмәтне язганда үзебезнең татар теле укытучылары буларак эш тәҗрибәләребезгә таянуыбызны да ассызыклап китү зарур.
Проект эшенең максаты – укучыларның белем һәм күнекмәләре, зиһенгә алу дәрәҗәсен арттыру, әзер мәгълүматны кулланучы позициясеннән уку-укыту процессының актив катнашучысы позициясенә басарга этәрү максатын күздә тотып, татар теле дәресләрендә куллану нәтиҗәле дип табылган алымнарны барлау һәм гамәлдә куллануга кертү.
Проектның бурычлары:
педагогика фәнендә мотив, мотивация, укуга уңай мотивация төшенчәләренә бирелгән аңлатмаларны өйрәнү;
татар теле дәресләрендә аеруча нәтиҗәле дип танылган алымнарны өйрәнү;
дәресләрдә нәтиҗәле дип табылган алымнарны кулланып, укучыларның гамәли күнекмәләрен (күзәтү, ситуацияне анализлау һ.б.) һәм сәләтләрен (инициативалылык, коммуникативлык) үстерү юлларын барлау.
Проект эшенең объекты – рус мәктәпләрендә белем бирүнең икенче баскычында (5-9 нчы сыйныфларның рус төркемнәрендә) татар телен уку-укыту процессы.
Проект эшенең предметы – тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар.
Проект эшенең гамәли әһәмияте хезмәттә китерелгән материалның татар теле дәресләрен алып баручы мөгаллимнәр өчен чыганак булып тора алуы белән аңлатыла.
Хезмәтнең структурасы кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән, кушымталардан гыйбарәт.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУГА МОТИВАЦИЯ ҮСТЕРҮНЕҢ МӨМКИНЛЕГЕ, ЮЛЛАРЫ
1.1. Мотивация төшенчәсенә гомуми билгеләмә
Мотивация барлык укытучылар өчен дә катлаулы проблема булып тора. Укучының укуга иң югары мотивациясе – фәнгә карата ихтыяҗы, кызыксынучанлыгы. Россия психологларның әйтүләре буенча, укучының интеллектуаль активлыгына аның кызыксынучанлыгы юнәлеш бирә, чөнки ул игътибарлылык һәм фикерләү дәрәҗәсенә йогынты ясый. Безнең проект эшенең төп төшенчәсе булган мотив төшенчәсенә аңлатма бирик. Мотив (француз сүзе - motif) – теләк тудыру, сәбәп булу; латин телендә – хәрәкәткә китерү, этәрү. Мотивация – кешене төп эшчәнлеккә этәрүче мотивлар җыелмасы.
Педагогика фәне бу төшенчәгә түбәндәгечә аңлатма бирә:
Мотивация – укучыларны танып белү эшчәнлегенә, белем эчтәлеген актив үзләштерүгә этәрә торган эшчәнлек төрләре, ысуллары һәм чаралары
Укуга мотивация – укучылар тарафыннан укуда максатка ирешү өчен күрсәтелә торган активлык. Укучылар өчен түбәндәге мотивлар (ихтыяҗлар) әһәмиятле һәм кирәкле исәпләнә:
танып - белү;
коммуникатив;
эмоциональ;
үзүсеш;
укучы позициясе;
уңышка ирешү;
тышкы (мактау, шелтә).
Белемгә мотивациянең үзенчәлеге шунда, эшчәнлек процессында укучы белемнәр үзләштерә һәм шәхес булаларк формалаша. Уңышлы белем бирүнең төп шартларының берсе укуга ихтыяҗ тудыру икәнлеге дә дәлилләнгән.
Уңай мотивация тудыру һәм аның белән идарә итү өчен диагностикалау әһәмиятле. Бу диагностика үз эченә түбәндәгеләрне ала:
башлангыч сыйныф укучыларының укуга мотивациясен өйрәнү һәм дәрәҗәсен билгеләү – югары, уртача, түбән;
урта сыйныф укучылар арасында анкета үткәрү һәм укучы өчен әһәмиятле уку мотивларын билгеләү;
укучылар өчен уңай мотивацион өлкә булдыруда укытучының эшен анализлау.
Бу эштә укытучы тарафыннан түбәндәгеләрне исәпкә алынуы кирәк:
укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;
укучыларның мөмкинлекләрен исәпкә алган эш төрләре куллану;
максатка ирешүдә эш алымнарын укучы белән бергәләп сайлау;
парларда,төркемнәрдә эшләү эш алымнарын куллану;
мультимедиа, электрон ресурслар, презентацияләр һ.б. файдалану;
уен элементларын кертү;
дәрес бирүнең традицион булмаган формаларын куллану;
үзара хезмәттәшлек һәм аңлашу атмосферасы тудыру;
уңышка ирешү ситуациясе тудыру;
укытучының укучы мөмкинлекләренә ышануы;
укучыны кечкенә генә уңышлары өчен дә мактау;
укучыларны үз эшчәнлекләрен дөрес бәяли белергә өйрәтү;
укытучының эмоциональ сөйләме.
Укуга мотивацияне үстерү системасын түбәндәге схема белән бирергә була
Дәрестә төрле эш формалары һәм алымнары куллану
Шәхси якын килеп эшләү

МОТИВАЦИЯ
Уңай психологик климат тудыру
Дифференциаль
ләштерү
Белем бирүне модернизацияцияләү Стратегиясендә белем бирүнең укучыларны мөстәкыйль эшләүгә, үзбелем алуга, мәгълүматларны анализлый белү күнекмәләре булдыруга, җаваплылык һәм актив эшчәнлек тудыруга юнәлдерелгән укыту технологияләрен һәм методларын кулланырга кирәклеге ассызыклана. Безнең алга шәхескә юнәлдерелгән белем бирү принципларын тормышка ашыручы, заманча информацион технологияләргә нигезләнгән яңача белем бирү моделен булдыру мәҗбүрилеге килеп басты.
1.2. Мәктәпнең төп укыту формасы буларак дәрес. Дәрестә уңай мотивация тудыру юллары
Мәктәпнең төп укыту формасы - дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү - бу укытуның һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше. Дәрес - ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Һәрбер дәрестә укытучының педагогик системасын һәм нәтиҗәләрен күрергә була. Дәрестә яңача ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала.
Дәрес ул - укучы өчен үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару. Укытучы һәр дәресенә зур әзерлек белән керә, кечкенә шәхесләрнең интеллектуаль, социаль, психик, физик һәм рухи сфераларын үстерүгә зур көч куя һәм махсус шартлар булдыра.
Дәрес ул шәхси һәм социаль тормышның бер мизгеле һәм күренеше.
Дәрес процесс буларак, ул – диалог, аралашу, шәхесара төрле мөнәсәбәтләргә керү, эшчәнлек башкару. Дәрес никадәр җанлы һәм кызыклы – укучыда фәнгә карата уңай мотивация шулкадәр югары.
Татар теле курсының төп бурычы – аңлап дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү. Ә бу күнекмәләр укучының әдәби тел нормаларына туры килгән сөйләмендә, фикерен телдән һәм язма әйтеп бирә алуында күренә.
Татар теленнән укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе аның коммуникатив һәм танып-белү юнәлеше. Телне, аның төп төшенчәләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерү сөйләмдәге коммуникатив белем һәм күнекмәгә бәйле, һәм инде шул аларга гамәли һәм функциональ юнәлеш өсти дә.
Укытуның коммуникатив юнәлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирәкле мәгълүматлар туплау, телдән һәм язма сөйләмне камилләштерү мөмкинчелеге бирә. Укытуның танып-белү юнәлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һәм образлы фикерләүне үстерүне күздә тота. Бу дәреслеккә кертелгән текстларны күп максатта куллануны таләп итә.
Дәрес структурасын күзаллау, төзү бу очракта укытучыдан шактый иҗадилык таләп итә. Укытучыга дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы нинди нәтиҗәләргә ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру - укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.
Укучыларның танып - белү эшчәнлеген активлаштыру һәм укучыларда уңай мотивация булдыру дәреснең һәр этабында тормышка ашырылырга тиеш. Укучыларны кызыксындыруны тәэмин итә торган кайбер нәтиҗәле алымнарга күзәтү ясап китик.
1. Оештыру, ягъни мотивлаштыру өлеше. Дәресне төрле мотивацион чаралар ярдәмендә башлап җибәрү. Мәсәлән, уңай халәт тудырырга ярдәм итә торган шигырь сөйләү, табышмаклар әйтү, бер-береңә комплиментлар әйтешү, теләкләр, яхшы кәеф теләү, укучыларга исемнәре белән эндәшү, мактау сүзләре
2. Уку материалын аңлатканда:
- сүз белән эшләү алымнары (сөйләү, сүзлек эше, әңгәмә, һ.б.);
- практик алымнар (күнегүләр, буклетлар , презентацияләр эшләү, электрон дәреслекләр куллану).
3. Фикерләү, уку эшчәнлеге белән идарә иткәндә: проблемалы эзләнү методы (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре) .
Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирү нәтиҗәле.
4. Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру бик отышлы алым була.
5. Өйгә эш бирү индивидуаль яки дифференциаль якын килүне сорый. Мәктәп баласы мәҗбүри итеп бирелгән өй эшен бик яратмый. Кимендә өч вариантта бирелгән һәм сайлап алу мөмкинлеге булган эш теләп башкарыла. Бигрәк тә иҗади биремнәргә укучы җаваплырак карый.
Укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача.
Татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллану бик отышлы. Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ул сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала, дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, аның эченә бик күп материал салына: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр.
Белем бирүдә компьютер технологияләрен куллануның нәтиҗәләре:
белем бирүнең эффективлыгын күтәрү (укучының интеллектын һәм информация эзләүдә мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру; дәрестә төрле укыту алымнарын кулану); белемнәрне киңәйтүгә мөмкинлекләрнең артуы;
уку процессы белән идарә итүдә сыгылмалылык (эшнең барышын һәм нәтиҗәсен күзәтеп бару мөмкинлеге);
дәресне оештыруның сыйфаты яхшыру (дидактик материалларның җитәрлек күләмдә һәм һәрвакыт кул астында булуы);
укучыларның белемнәрен контрольдә тотуның сыйфаты күтәрелү һәм аның күптөрле формалары барлыкка килү;
укучыларны парларда, төркемнәрдә эшләүгә тарту;
баланың фәнне өйрәнүгә теләге арту, белем сыйфаты күтәрелү, укучыларның иҗади потенциалы активлашу;
укучыларның һәм укытучыларның заманча мәгълүмати тирәлеккә керешеп китүләре, укучы шәхесенең үзреализациясе һәм үзүсеше.
Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләүче укытучы һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә тора. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә, яңа материалны һәр балага җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Шулай ук татар теле дәресләрендә интернет - ресурсларны куллану уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.
Яңа технологияләр ярдәмендә телне өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.
Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырыла, укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итү бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.
Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, интернеттан файдаланырга өйрәтә.
Тел дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Укучы күзлегеннән караганда, проект ул – үзең яисә төркем белән кызыклы нәрсә дә булса эшләп карау мөмкинлеге. Татар теле дәресләрендә укучылар проектлар эшлиләр: “Сүзлекләр” темасын өйрәнгәндә, сүзлекләр тарихы, сүзлекләр төзүче галимнәр турында, схемалар, сүзләр тарихыннан чыгыш әзерләү, лингвистик темаларга сочинениеләр язу, фразеологизмнарның әдәби әсәрләрдә кулланылышы турында фәнни эшләр һ.б. Кроссвордлар, ребуслар, иллюстрацияләр, тестлар дәрескә карата кызыксыну уята; дәресләрне тагын да кызыклырак итә. Проекттагы информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.
Проектлар методының нәтиҗәләре:
- тел һәм әдәбият буенча материалны бәйләнештә карау, өйрәнү;
- укучының дәресләрдә төп белем алуы, эш төрләре, кагыйдәләр белән танышуы;
- метод кызыксынучанлыкны, һәр яңа эш төрен ихлас, дәртле итеп башкару теләген уятуы;
- проекттагы информациянең һәр дәрестә укучының күз алдында булуы ( кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала).
Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле дәресләрендә уен технологиясе алымнарын куллануның роле зур дип әйтә алабыз, чөнки мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын, кызыксынуын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, дәреснең аерым этапларында төрле уен элементлары кертергә була. Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла.
Уңышка ирешү ситуациясе тудыру укучыларда үз мөмкинлекләренә ышанычны арттыра һәм белем алуга уңай мотивация булдыра. Күп кенә танылган педагоглар да уен методына зур игътибар биргәннәр. В. А. Сухомлинский : « Бала - үзенең табигате белән эзләнүче, дөнья ачучы. Шулай булгач, аның алдында тылсымлы дөнья бөтен төсләре белән ачылсын. Бу төсләр ачык һәм дулкынландыргыч тавышларда, әкиятләрдә, уеннарда, баланың үз иҗатында... Әкиятләр, фантазия, уен , баланың кабатланмас иҗаты - болар барысы да бала йөрәгенә дөрес юл...”,- дигән. Телдән кулланыла торган уен элементлары язуда кыенлыклар кичерә торган укучы өчен уңышка ирешү юлы. Уенлы биремнәр акыл, йөгерек уй , хәтер үсешенә уңай йогынты ясый. Күп кенә уеннар белем белән беррәттән ихтыяр көче, түземлелек, уен кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Иң мөһиме: уен укучы алырга тиешле белемне бирә торган, аны актив белем алу эшчәнлегеннән игътибарын читкә юнәлтми торган булсын., киресенчә, укучыны актив акыл эшчәнлегенә китерсен.
Дәресләрдә презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.
Мультимедиа технологиясе слайд – иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедиа аша бирелә.
Модельләштерү - теге яки бу төшенчәнең кыскача бирелеше. Укучы үзләштергән белемне схема, сызым, модель, рәсем һәм терәк сүзләр белән кыскача күзаллый. Билгеле инде, әгәр укучы теманы кыскача аңлатып яки күрсәтеп бирә ала икән - бу аңлау дәрәҗәсенең иң югары ноктасы булып тора.
Шулай итеп, алдагы бүлектә һәр метод белән эшләгәндә кулланыла торган эш алымнарын практик күзлектән карап, конкрет эш алымнарына тукталырбыз.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРДА УҢАЙ МОТИВАЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУ АЛЫМНАРЫ
2.1. Укыту алымын сайлау үзенчәлекләре
Укыту алымнары дигәндә, “укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда, укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары” күзаллана .
Дәрестә кайсы алымны куллану берничә факторга бәйле. Иң элек, балаларның яшь үзенчәлекләрен игътибарга алу кирәк. Мәгълүм булганча, укучыларның зиһенгә алу дәрәҗәсенә күрсәтмәлелекне куллану-кулланмау йогынты ясый. Теманы аңлатканда, рәсем, картина, иллюстрация, плакат белән эшләү алымнарын файдалану аеруча кече һәм урта сыйныфтагы укучылар өчен актуаль. Мәсәлән, VII cыйныфта морфология бүлеген өйрәнүгә зур урын бирелә. Билгеле булганча, татар фигыльләре иң катлаулы, төрле категорияләргә, формаларга ия булган сүз төркеме булып санала. Фигыльләрнең семантик мәгънәләрен өйрәнгәндә, картиналар буенча түбәндәге эш алымы нәтиҗәле була. Иң элек укытучы интерактив тактада язылган җөмләләрдә җөмлә кисәкләрен билгеләргә куша, икенче бирем итеп, тәкъдим ителгән җөмләләргә фигыльләр өстәп язалар, аларның зат-санын, барлык-юклык категориясен билгелиләр. Шул рәвешле, балалар предметның эш яки хәлен белдерүче сүзләрнең фигыль булуын искә төшерәләр. Ләкин моннан тыш фигыльләр хәрәкәтне, торышны да белдерәләр. Бу очракта күрсәтмәлелектән файдаланырга тәкъдим ителә. “Укытучы, кошлар рәсемен күрсәтә-күрсәтә, фигыльнең төрле мәгънә белдерүен үзләреннән чыгарта”, – ди алар . Мәсәлән, агачны чукып утыручы тукран рәсеме ярдәмендә эш белдерүче фигыльләр (чүпли, чукый); агач ботагында утырган кызылтүш рәсеме ярдәмендә хәл, торышны (утыра, көтә); һавада оча торган карлыгач рәсеме белән хәрәкәтне (оча).
Алга таба яңа тема, өйрәнү материалының тыгызлыгы, үзләштерү өчен авыр булу-булмавын да исәпкә алырга кирәк. Әйтик, катлаулы теманы системага салып өйрәнү өчен, таблицалар белән эшләү, модельләштерү алымнары да уңышлы.
Аңлашылганча, дәресләрдә кулланыла торган алымнар – укытучы сайлаган методның состав өлешенә керәләр һәм аларны файдалану мөгаллимнең һөнәри осталыгы, фантазиясе, инициативасыннан тора. Шунысын да искәртеп китү мөһим: хәзерге тиз үзгәрә торган заманда уку-укыту методлары да даими үсеш-үзгәреш кичерә, димәк, укытучы үз эшендә яңа алымнарга да мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алга таба без игътибарны татар телен дәүләт деле буларак өйрәнүче укучыларны мотивлаштыру алымнарына тулырак тукталырбыз.
2.2. Рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә коммуникатив алымнар
Рус телле балалар белән эшләүче укытучының төп максаты – укучыны татар сөйләмен аңларга, татарча аралашырга өйрәтү. Шушы максатка ирешү өчен, укытучы укучыда телгә карата зур кызыксыну, телне өйрәнү теләген уятырга тиеш. Үзе өчен чит тел булган татар телен өйрәнү укучы өчен авыр йөк булып тоелырга мөмкин. Менә шушы йөкне тартуны бала өчен ниндидер бер мавыктыргыч процесска әверелдерергә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, дәрестә уңай мотивация тудыру бик мөһим. Бүген дәрес кызыклы формада, мавыктыргыч итеп үтсә, укучы икенче дәрескә теләп киләчәк, татар теле дәресләрен көтеп алачак, укытучының сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлаячак, яңа төшенчәләрне хәтердә калдырырга тырышачак. Уңай психологик халәт тудыру дәреснең һәр этабында башкарылырга тиеш.
Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Теләсә нинди чит телне өйрәнгәндә, коммуникатив технология кулланмыйча, аны тормышка ашырып булмый. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган, бүгенге көндә бигрәк тә актуальләшкән методларның берсе – ул коммуникатив метод.
Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш, чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә, сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела.
Аралашу җиңел, баланың психикасына кире йогынты ясамасын өчен билгеле бер шартлар тудырырга кирәк.
Мәсәлән, психологик рәхәтлек булдыру. Укытучы белән укучы арасында җылы мөгамәлә. Дәрестәге киеренкелек укучының укытучы белән аралашу теләген юкка чыгарырга мөмкин. Бу исә сөйләм материалын кулланышка кертергә комачаулаячак. Укучы арымасын өчен, акыл эшчәнлегенең төрле хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, биремнәрнең төрле булуы мөһим. Психологик рәхәтлек булганда, укучы арымый, үзен иркен тота, дәрестә кызыксынып, бирелеп эшли. Кайбер балалар, хата ясармын дип, җавап бирергә куркып утыралар. Сөйләм барышында җибәрелгән хаталарны “ишетмичә калу” укучыга көч бирә, алга таба өмет уята. Ә хаталар өстендә эшне дәрес ахырында уздырырга була. Мәсәлән, “Дөрес вариантны күрсәт” яки “Биремнәрне тикшер” уеннары аша. Бу уеннарда хаталы сөйләм төзегән бала укытучы ролендә.
Икенче шарт - тел мохитенә чумдыру.
Балалар укытучыдан күреп, аның сөйләмен ишетеп, тыңлап, аның хәрәкәтләрен һәм сөйләм үрнәген охшатып кабатларга тырышалар. Алар укытучы артыннан кабатлап кына бармыйлар, аралашу вакытында билгеле бер эшне башкаралар. Балаларга русча сөйләшергә рөхсәт ителми. Укучылар, хата ясый-ясый булса да, татарча сөйләшергә омтылалар. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе – системалы – эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, алган белемне гамәли эшчәнлектә куллана белү мөһим. Баланы тормышка әзерли башлауны 1 нче сыйныфтан ук башлыйбыз. Укучы дәрестә өйрәнгән “тылсымлы” сүзләрне өйдә әти-әниләренә, әби-бабайларына, урамда башка кешеләргә әйтәләр. Мәктәп, авыл китапханәсеннән китапларны, кибеттә ашамлыклар һәм җиләк-җимешләрне татарча сорап алу кебек биремнәрне кече һәм урта сыйныф укучылары бик теләп башкаралар.
“Татар теле кабинетында татарча гына сөйләшәләр”. Бу гыйбарәгә бала тиз ияләнә, аңа кызык. Тәнәфестә ул үзен иркен тота, үзенә кирәкле әйберне сорый, төрле темаларга әңгәмә кора.
Онлайн - аралашу – тел мохитенә чумдыруның бер юлы. Укучыларга скайп аша сөйләшү мөмкинлеген тәкъдим итү. Татар дуслары, туганнары, танышлары, укытучылар белән аралашып була. Бу эштә "Ана теле" онлайн - проекты да ярдәмгә килә. Шулай ук электрон почта аша хат алышу уңай нәтиҗә бирә.
Минимакс прицибы. Аралашу – ике яклы процесс. Үз фикереңне әйтә белү генә түгел, ә әңгәмәдәшеңне аңлый белүне дә күздә тота. Укучылардан һәрвакыт үз фикерләрен әйттерү бик мөһим. Дәрестә укытучының максаты - һәркемне сөйләштерү. Тел өйрәнүгә, гомумән, сәләтсез балалар булмый. Безнең һәммәбез дә кайчандыр туган телендә сөйләшергә өйрәнгән. Аерма шунда: кемдер яшь тулуга сөйләшә башлый, ә кемдер соңрак. Акыллы ата-ана белә: бала белән бары тик иренмичә сөйләшергә генә кирәк. Шуңа күрә , сөйләшә торганнарның активлыгын үстерү белән беррәттән дәрестә аз сөйләшә торган, сөйләшергә теләмәгән яки сөйләшергә оялган балалар белән күбрәк эшләү зарур. Бер үк сорау берничә мәртәбә һәм аларга җайлаштырып бирелә. Шулай иткәндә, алар үзләренең уңышлы булуына ышанып, күбрәк сөйләшергә тырышалар.
Уртак тема. Яшь үзенчәлекләренә карап баланың нәрсә белән кызыксынуы ачыклана һәм дәрестә, дәрестән тыш чараларда әлеге темага караган материаллар кулланыла. Мәсәлән, урта сыйныфта укучы балаларга җәйге каникуллар, караган фильм, үткәрелгән чара, яраткан укытучылар, дуслык, ә 9 нчы сыйныфта имтиханнар, һөнәр сайлау, егетләр һәм кызлар дуслыгы турында сөйләшү бик ошый. Укучылар тәкъдим ителгән тема буенча зур төркемнәрдә сөйләшү оештыралар. Бер-берсен тыңлыйлар, фикерләр әйтәләр.
Коллективта үзара хезмәттәшлек. Коммуникатив технология укытуның парлы, төркемнәрдә, коллектив белән эшләү формаларын күз алдында тота. Биредә Сингапур структураларын куллану бик уңышлы. Мәсәлән, ТАЙМ –ПЭА – ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР, ТОКИН МЭТ.
Аралашуга өйрәтүдә эш алымнары күп төрле. Аларны төп ике төргә бүлеп була. Сөйләм эшчәнлегенең монологик формасы: алдан әзерләнеп чыгыш ясау, сөйләү,сорау һәм сорау бирү,эчтәлек сөйләү, хәбәр итү, сорауларга җавап бирү, тәнкыйтьләү, мактау, котлау. исбатлау, кире кагу... Сөйләм эшчәнлегенең диалогик формасы: укытучы белән укучы әңгәмәсе, парларда әңгәмә, төркемнәрдә әңгәмә, дискуссия, сорауларга җавап, рольле уеннар, блиц-турнир, проект эше яклау... Дәрестә укытучының бурычы - тере сөйләм ситуациясенә якын ситуация тудыру. Монда, әлбәттә, диалоглар ярдәмгә килә. Диалогларның төрләре: "укытучы + укучы", "укытучы + сыйныф", "укучы + укучы", "укучы + сыйныф". Иң киң таралган диалог төре - "укытучы + сыйныф".
Диалогның үзенчәлекләре:
1) диалогта катнашучыларның барысы өчен дә уртак проблема;
2) ике яки күбрәк кеше катнашу;
3) үз фикереңне әйтә алу;
4) диалогны оештыруның максаты булу;
5) диалогта катнашучылар арасында диалогик мөнәсәбәтләр булу;
6) диалог барлыкка килүнең төп шарты - ул проблемалы ситуация.
"Укытучы + сыйныф" диалогының структурасын карап китик:
1) теманы хәбәр итү;
2) уку мәсьәләсен кую;
3) уку мәсьәләсен чишүнең юлларын бергәләп эзләү, кире элемтәне гамәлгә ашыру, ягъни әңгәмәдәшне сөйләштерү, әңгәмәдәшне төрле күзлектән чыгып тыңлау, кирәк булса, төзәтмә кертү;
4) уртак фикергә килү;
5) гомумиләштерү.
Мәсәлән, 9 нчы сыйныф укучылары белән диалог:
- Хәерле көн, укучылар!
- Хәерле көн, Рәмзия Әфләтуновна!
- Укучылар, имтиханнар якынлаша. Бу турыда сез ничек уйлыйсыз, нинди фикерләрегез бар?
- Әзерләнәбез (Мин әзер/ Мин курыкмыйм/Мин беләм/...)
- Сезгә ярдәм кирәкмиме?
- Кирәк. (Юк/Әйе, кирәк/ Өстәмә дәресләр кирәк.)
- Өстәмә дәресләр кирәк, мин сезнең белән килешәм. Кайчан үткәрәбез?
- Бүген (Иртәгә/Көн саен/Дәрестән соң/Иртән).
- Димәк, бүген - дәрестән соң, ә иртәгә - иртән. Теләгән вакытта килегез.
- Рәхмәт!
Максатлы әңгәмә алып бару өчен түбәндәге метод һәм сорауларны куллану бик отышлы:
1) "Эстафета таякчыгы":
- Бу бик кызыклы фикер! Оля, син ничек уйлыйсың? Бу турыда Саша нәрсә әйтер?
2) "Ачык сораулар" куллану:
- Ә кем икенче төрле уйлый? Тагын нинди фикерләр бар? 3) укучыларның әйткәннәрен кабатлап әйттерү: «Син ... дип әйттеңме?»;
4) "Бу сорауга кем җавап бирә ала?" соравы;
5) әңгәмәдә барлык укучыларның да катнашуына ирешү,
6) укучыларның барысын да тигез күрү, аз гына уңыш өчен дә мактау; 7) уйланырга вакыт бирү,ашыктырмау;
8) ачуланудан, үз җавабыңны бирүдән качу.
Диалог алып баруның аерым кагыйдәләре бар:
- һәрбер фикер хөрмәткә лаек;
- син игътибарсызлыктан башка теләсә нинди реакциягә хокуклы;
- сөйләүченең йөзен күрерлек итеп борыл;
- әйтәсең килсә, кулыңны күтәр;
- мөрәҗәгать кешенең исеменнән башлана;
- сөйләшүдә тактлылык сакланырга тиеш;
- тавыш - табигать тарафыннан бирелгән бүләк, аның белән идарә итәргә өйрән.
«Җөмләне төгәллә» эшенең максаты - урта сыйныфларда укучыларның өйрәнелә торган объектка мөнәсәбәтләрен белдерә белү күнекмәләрен формалаштыру. Мәсәлән, “Бу дәрестә миңа иң кызыклысы.....”.
Язма сөйләм күнекмәләре формалаштыруда тагын тренинглар әһәмиятле. Мәсәлән, сез - газета редакторы. Киләсе санда басылачак мәкаләләрдә хаталар бар, аларны табыгыз һәм төзәтегез. Бу орфографик, пунктуацион, лексик, синтаксик, сөйләм хаталары булырга мөмкин. Нинди бүлек кайсы сыйныфта өйрәнелә, бу эшне шул сыйныфта кулланырга мөмкин.
Резюме – укучылар язмача сорауларга җавап бирәләр. Бу сораулар дәрескә, фәнгә, кулланылган эш алымнарына карата булырга мөмкин. (8, 9 нчы сыйныфларга). Ул атнага, айга бер мәртәбә яисә уку елы ахырында бирелә. Укучылар үз фикерләрен язмача формалаштырырга өйрәнәләр, объектив үзбәя куярга өйрәнәләр. Укытучы үз эшенә яңача карарга, яңа мотивацион алымнар табарга мәҗбүр була.
2.3. Татар телен әйрәнүгә уңай мотивация тудыруда уен технологиясе алымнары
“Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән бөек педагог А.С.Макаренко. Әйе, бу сүзләр белән мин дә килешәм.
Уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар.
Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар.
Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.
Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.
Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомумуку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.
Уеннар тәрбия һәм өйрәтүнең төрле мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә. Балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү - ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын, уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда, укытучы балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга” мөмкин. Мәсәлән, кушма сүзләрне өйрәнгәндә “Сүз эчендә сүз” уенын уйнаганда бар бала да бик актив катнаша.
“Сүз эчендә сүз” уены.
Бу уенда укытучы төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк. Мәсәлән: “Умырзаялар” сүзе бирелә. Шул сүздән укучылар тагын сүзләр төзиләр (ат,уз, яза, алар, зал, ура, яз, ял, ала,азая һ. б.) Бу уенны парлап та, аерым да,төркемнәрдә эшләргә дә була.
Уен технологиясе татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә , аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. “Кызыклы сүзләр уйла” уенын парларда, төркемнәрдә уйнатырга була.
Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Мәсәлән, исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң, шундый уеннар уйнатырга була. “Кем? яки Нәрсә?”, “Исемнәр уйла!” “Нинди сүз артык?” “Кушма сүзләр”. Уеннар укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Антоним, омоним,синонимнарны үткәннән соң, шундый уеннар тәкъдим ителә.
Укучыларның яше арткан саен, уеннарның максаты да катлаулана бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән, дәресләрдә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль һәм әйтемнәрне еш кулланабыз.. Әйтик, “Мәкальнең ахырын тап! ”- дигән уенны 5 нче сыйныфта, ә инде катлаулырак вариантын ( “ Мәкальне төзе ”) 7 нче сыйныфта үткәрергә була.
“Күренекле шәхесләр” уены.
Һәрбер укучы бер күренекле кешене сайлап ала һәм беренче заттан аның турында сөйләргә тиеш була. “Күренекле шәхес” укытучы өстәле янына чыга, ә калган укучылар аңа сораулар бирәләр. Ролен тиз танытмас өчен, бу уенчы сорауларга турыдан-туры ачык итеп җавап бирми. Әгәр төркемдәге укучылар бу шәхесне танысалар, фамилиясен кәгазьгә язып, укытучыга бирәләр. Берничә дөрес җавап табылганнан соң, укытучы уенны туктата һәм җиңүчене билгели.
“Күршеләр” уены.
Иң башта укучылар үзләренең күршеләре турында сөйлиләр. Укытучы укучылардан күршеләре белән ничек яшәүләрен сораштыра: күршеләре аларны борчымыймы, бигрәк тә аларга нәрсә комачаулый (кирәкле-кирәксез шакылдау, көчле тавыш белән телевизор карау, музыка тыңлау һ.б.). Күршеләрдән канәгатьсезлек сәбәпләре тактага язылып куела. Шуннан соң төркем парларга бүленә, биремнәр таратыла. Һәрбер пар күрсәтелгән сәбәпләрнең берсен сайлап ала, диалог төзеп, аны уйнап күрсәтә. Аннан соң парлар яңадан төркемнәргә берләшәләр һәм күршеләр белән яхшы яшәү кагыйдәләрен төзиләр.
Бу уен мәгълүмат җыюга нигезләнеп төзелә. Уенда катнашучылар бәйрәм табыны янына чакырыла. Табын янында утыручылар арасында әңгәмә оештырыла, алар кайчандыр бер-берсен күргән кебек, ләкин кайчан, ничек очрашулары турында хәтерли алмыйлар. Уенчыларның төп максаты – шул очрашуны ачыклау. Сөйләшү барышында кунаклар бер-берсе белән танышалар, кайда яшәүләре, кайда укулары турында һ.б. сорашалар.
Коммуникатив уеннар
“Парыңны тап” уены.
Уен башланыр алдыннан һәр укучы нинди дә булса мәгълүматның бер өлеше язылган карточкалар ала һәм икенче өлешен (ягъни үзенең парын) табарга тиеш була. Мондый уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә актив кулланырга мөмкин.
Төркемдә һәр укучының пары бар, ләкин парлар билгеле түгел. Һәр укучы, бер-берсенә сораулар биреп, парын табарга тиеш. Укытучы уенда катнашучыларга, билгеле бер вакытта сәяхәткә җыенырга тәкъдим итә. Моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Катнашучыларның бурычы – үзеңә юлдаш табу. Шул максаттан чыгып, укучылар бер-берсе янына киләләр һәм бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясыйлар, аларның планнарын сораштыралар, үзләренең сәяхәт шартлары белән таныштыралар. Уенчылар үзләренең парларын тапканчы, шулай бер-берсе белән аралашалар.
Уенга катнашучылар икешәр карточка алалар. Беренче карточкага кызыксыну өлкәсе, гадәтләр, ә икенчесенә – тапшыраласы бүләк исеме языла. Бүләк дөрес тапшырылсын өчен, бер-береңнең гадәтен, нәрсә белән кызыксынуын яхшырак белергә кирәк. Моны үзара аралашу вакытында гына ачыкларга мөмкин.
“Интервью алу”.
Интервью уздыру өчен, иң мөһиме, сораулар төзергә кирәк, аны таблица, схема формасында да тәкъдим итәргә мөмкин.
1. Иң башта интервью алына торган кеше турында барлык мәгълүматны белергә кирәк.
2. Кем? нәрсә? кайда? кайчан? ни өчен? ничек? кебек сораулар кулланылырга тиеш. “Әйе”, “юк” кебек җавап бирә торган сораулар кулланылмасын.
3. Сорауларны әзерләгәндә, тыңлаучыларның фикерләрен дә исәпкә алырга кирәк.
4. Әгәр әңгәмәдәшең сорауны аңламаса, сорауга ачыклык кертелә.
5. Соңгы сорау йомгаклау характерында булырга тиеш. Иң соңыннан әңгәмәдәшеңнең тыңлаучыларга нәрсә әйтергә теләвен ачыкларга кирәк. Сораштыруны түбәндәгечә оештырырга мөмкин:
4-5 укучы такта янына чыга, сорауга җавапны алар, акбур ярдәмендә рәсем ясап, тактага төшерергә тиеш булалар. Башка уенчылар да үзләренең рәсемнәрен төшерәләр. Аннан соң төркемнәргә берләшеп, нинди ситуациядә үзләрен ничек тотулары турында әңгәмә коралар.
Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан кулланмага кертелгән рольле уеннар, сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар да, татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.
“Берсе артык” уены. Сүзләр рәте бирелгән. Алар бер үк сүз төркеменә, бер сүз төркеменең төрле төркемчәләренә караган булырга мөмкин. Укучы артык сүзне мәгънә ягыннан дөрес күрсәтергә тиеш.
“Дәвам ит” уены. Б, И, Ө, Д хәрефләре бирелгән. Шуларны дәвам ит. Укучы уйлана башлый: тукта, моның астына берәр сүз яки тема яшеренмәгәнме? Яңа белемнәр табу этабын шул рәвешле ситауция тудырып башлау уңышлы. Бер, ике, өч, дүрт.... бала аңлап ала: болар – саннар. Димәк, без “Сан” темасын өйрәнәчәкбез. Шулай итеп, теманы укучы үзе чыгара (6 нчы сыйныф)
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку - тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.
2.4. Мультимедиа чараларын куллану.
Бүгенге көндә мультимедиа чаралары куллану укучыда дәрескә кызыксыну уята. Бу чара мәгълүматны төрле формаларда (фото, видео, графика, анимация) бирә һәм укыту процессын эффектлырак итә. Мультимедиа куллану дәреснең һәр этабында укучыда мотивация тудыра, эшчәнлекне көчәйтә. Мәсәлән: Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыренә мультфильм күрсәтелә. 
Мультимедиа чараларын, электрон кушымталарны куллану, традицион укыту методлары белән чагыштырганда, өстенлекләргә ия булуын билгели алабыз. Әлеге технологияләр сөйләм күнекмәләре булдыру һәм аларны төрле комбинацияләрдә куллану; коммуникатив ситуацияләр булдыру; индивидуаль якын килеп эш итү һәм укучының мөстәкыйль эшчәнлеген интенсификацияләү мөмкинлекләрен бирә.
Шуннан алар боерык фигыльләрне табалар һәм хикәя фигыльләр белән чагыштыралар. Төркемнәргә бүленеп, таблицага тутыралар.
| Боерык фигыль | Хикәя фигыль |
| Утыр | утыра |
| Аума | аумый |
| Бас | баса |
| Йөгер | йөгерә |
| Йөгермә | йөгерми |
| Утырма | утырмый |
| Өйрән | өйрәнә |
| Басма | басмый |
2.5 Модельләштерү алымы
Модельләштерү ул - гади генә әйткәндә, теоретик мәгълүматны кыска бер фикер итеп схематик рәвештә күз алдына китерү. Модель төзү- иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекләрен, төп билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шулай итеп, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы булып тора. Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Дәреснең мөһим этабы булып төшенчә формалаштыру тора, чөнки ул фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның иң әһәмиятле чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла.
Һәр укытучының төп бурычы - иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру. Иҗадилыкның бер алымы булган модельләштеруне дәреснең һәр этабында кулланырга мөмкин. Укучылар күрү органнары аша, ишетеп кабул итүгә караганда, күбрәк материалны колачлаган мәгълүмат ала. Сөйләп аңлатуга караганда, күз алдына образ тудыру укучы хәтерендә ныграк кала. Шактый катлаулы темаларны да укучы җиңел генә үзләштерә ала. Модельгә таянып, аның өстендә укучылар башка биремнәрне дә үти алалар:
- модельгә таянып билгеләмә чыгару;
- чагыштырып карау;
- өлешләп карау;
- билгеләмәнең дөреслеген дәреслектән тикшерү һ. б
Практикада кулланылган модельләрнең кайбер үрнәкләрен тәкъдим итәбез.
1.
АВАЗЛАР



СУЗЫК АВАЗЛАР ТАРТЫК АВАЗЛАР




КАЛЫН НЕЧКӘ ПАРЛЫ ПАРСЫЗ

АРТКЫ АЛГЫ ЯҢГЫРАУ ЯҢГЫРАУ САҢГЫРАУ
САҢГЫРАУ
2.
ИСЕМ

сүз төркеме



кем?нәрсә?
ялгызлык уртаклык

саны

берлек күплек
тартым белән төрләнә
килеш белән төрләнә
Б.К. И.К. Ю.К. Т.К. Ч.К. У.в.К.
җөмләдәге роле
ия___________
хәбәр_________
аергыч
тәмамлык __ __ __
хәл __ . __ . __
3. Модельләр ярдәмендә эчтәлек сөйләргә өйрәтү.
Балалар әсәрне укып чыгалар һәм модельләр ярдәмендә эчтәлек сөйләргә өйрәнәләр. Мәсәлән:
Модель 1
катнашучылар
Укучылар, Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырендә кемнәр катнаша?
Модель 2
Катнашучыларр
Әсәрне укучы-без
Малай
Акбай-эт
Автор-Г.Тукай
Катнашучылар нишли?
Модель 3
катнашучылар
Әсәрне укучы-без
Малай
Акбай
Автор
Акбайга һөнәр өйрәтергә тели
Карыша
Киңәш бирә
Киңәшне рәхмәт белән кабул итәбез
Көтелгән җавап:
Малай Акбайның алгы тәпиләрен тоткан, аны арт аякларында торырга өйрәтергә тели.
Акбай “Мине газаплама, уйныйсым килә, өйрәнмим”,- ди
Автор-Г.Тукай. Ул малай белән эт баласы сөйләшүен тыңлап торган да ишеткән-күргәннәрен язган.
Укучы-без ул. Киңәшне рәхмәт әйтеп кабул итәбез. Без әдәпле.
Шуннан үзбәя өчен критерий бирелә:
Модельгә карамыйча, үз сүзләре белән сөйли алса -“5” ле
Модельгә карап, үз сүзләре белән сөйли алса -“4” ле
Модельгә карап кына сөйли алса -“3” ле
4. Модель фрейер: Континиус раунд робин.
Кемнәр катнаша ? Катнашучылар нишли?
|
Кызыклы шәкерт
4 3 |
ЙОМГАК
Укучылар активлыгын үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә.
Хәзерге заман укытучысы шәхес үсеше өчен шартлар тудырырга һәм бу процесс белән идарә итә дә белергә тиеш. Шул очракта гына мәктәп тәмамлаучылар фикер йөртергә сәләтле, төрле хәлләрдә югалып калмый торган кешеләр булып, мөстәкыйль тормышка юл алалар.
Дәрестә уңай мотивация тудырмыйча, укучының актив, аңлы эшчәнлегенә ирешеп булмый. Дәреснең һәр этабын кызыклы итү, укучыларны җәлеп итәрлек итеп оештыру - укытучының бурычы. Укучының актив эшчәнлеген үстерү өчен мөмкинлекләр күп. Әмма бу алымнарны укытучы укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып билгеләргә, укыту процессында дөрес кулланырга тиеш. Укытучы эш төрләрен, һәр балага шәхси якын килеп, аның хис-теләкләрен исәпкә алып эшләгәндә генә, бала белемне теләп, аңлап үзләштерә. Дәресне оештырганда, укытучы укучыларның игътибарлылыгы, кабул итү мөмкинлекләре, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик үзенчәлекләрен дә күз алдында тотарга тиеш.
Укучыларның эшчәнлеккә мотивациясен үстерү алымнарын һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Югарыда күрсәтелгән эш алымнары - укучыларны белем алуга кызыксындыруның иң отышлы юллары.
Дәресләрдә әлеге алымнарны куллану түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде:
- укучыларның сөйләм теле яхшырды, сүзлек запасы баеды;
- татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсте;
- укучыларның иҗади эшчәнлеге артты;
-иң мөһиме - укучы дәрескә теләп йөри башлады.
Ә теләк булган җирдә мөмкинлек арта, нәтиҗә дә яхшыра. Укучылар төрле конкурсларда, конференцияләрдә, фән олимпиадаларында призлы урыннар алалар.
Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур.
Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Шуның өчен, безнең уйлавыбызча, укыту эш тәҗрибәсендә бу алымнарны һәр укытучы үзенчә яңарта ала.
Әлеге хезмәттә бу алымнарның иң уңышлылары дип табылганнары мисал итеп китерелде. Алда китерелгән дәрес эшкәртмәсе дә шушы ысулларны күз алдында тотып төзелде.
Гомумән, фәннәрне укытуны камилләштерүнең чикләре юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтер идек: әгәр дә укытучы дәрестә күргәзмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә зур уңышларга ирешәчәк.
Бөек шәхесебез Р. Фәхретдин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтенең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш.”
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
I. Норматив-хокукый документлар
1.1 “Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты”. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2010. 1.2 Хәйдәрова Р.З, Малафеева Л.Р. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы, 2013.
II. Фәнни һәм методик әдәбият
2.1 Зайцева М.В. Мотивация и некоторые пути её повышения. М., ИД "Первое сентября", 2003. – с. 23
2.2 Камаева Р.Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар. – К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012.
2.3 Пассов Е.А. Коммуникативный метод обучения иноязычному говорению. Москва, Просвещение, 1991.
2.4 Фәтхуллова К.С, Юсупова А.Ш., Денмөхәммәтова Э.Н. Татарча сөйләшик. Казан: Татар.кит.нәшр.,2015.
2.5 Хәйдәрова Р.З.Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре. “Мәгариф”, №10, 2014.
2.6 Хәйдәрова Р.З. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр, 2013.
2.7 Шәймәрданова Н. ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлыгын камилләштерү. “Мәгариф”, №3, 2015.
Электрон ресурслар
pedtehno.ru›content…HYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtNlVVIL6S3yQb4iND2fUWLGvv-j8lMFOwZ6Roz7BrN9J&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbGdGUmxqLVFWT2ZicjFyVnZLUUdnalVnQWtGU3kzU3Z0NlNzelRPVzFEcmpLRkxOS2w3MjhQRXRYWTgydkNQbXd0THFGLUVlcmxrc0tTcnl0bkdSREJLTjJnb0s1UEJVRjNIODdPZDhiMm5yR2JaZE9LdkZkZHJ1d3NCUnNKU0cwZVBmQ1pQS1djUGtOZnRUV2RXTUtRYmZERWN5TEU1UlhCRFotWUlhaURpOVJ4VkpoNzBLQVFkbFU4R1h3MVlQQjJhU2RlMk1Od18&b64e=2&sign=748a81396e9cbbde5adcf954794265d7&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296227428&mc=4.553651676264343"tatarsHYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtNlVVIL6S3yQb4iND2fUWLGvv-j8lMFOwZ6Roz7BrN9J&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbGdGUmxqLVFWT2ZicjFyVnZLUUdnalVnQWtGU3kzU3Z0NlNzelRPVzFEcmpLRkxOS2w3MjhQRXRYWTgydkNQbXd0THFGLUVlcmxrc0tTcnl0bkdSREJLTjJnb0s1UEJVRjNIODdPZDhiMm5yR2JaZE9LdkZkZHJ1d3NCUnNKU0cwZVBmQ1pQS1djUGtOZnRUV2RXTUtRYmZERWN5TEU1UlhCRFotWUlhaURpOVJ4VkpoNzBLQVFkbFU4R1h3MVlQQjJhU2RlMk1Od18&b64e=2&sign=748a81396e9cbbde5adcf954794265d7&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296227428&mc=4.553651676264343"kogo-yazykaHYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtNlVVIL6S3yQb4iND2fUWLGvv-j8lMFOwZ6Roz7BrN9J&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbGdGUmxqLVFWT2ZicjFyVnZLUUdnalVnQWtGU3kzU3Z0NlNzelRPVzFEcmpLRkxOS2w3MjhQRXRYWTgydkNQbXd0THFGLUVlcmxrc0tTcnl0bkdSREJLTjJnb0s1UEJVRjNIODdPZDhiMm5yR2JaZE9LdkZkZHJ1d3NCUnNKU0cwZVBmQ1pQS1djUGtOZnRUV2RXTUtRYmZERWN5TEU1UlhCRFotWUlhaURpOVJ4VkpoNzBLQVFkbFU4R1h3MVlQQjJhU2RlMk1Od18&b64e=2&sign=748a81396e9cbbde5adcf954794265d7&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296227428&mc=4.553651676264343"tatarHYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtNlVVIL6S3yQb4iND2fUWLGvv-j8lMFOwZ6Roz7BrN9J&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbGdGUmxqLVFWT2ZicjFyVnZLUUdnalVnQWtGU3kzU3Z0NlNzelRPVzFEcmpLRkxOS2w3MjhQRXRYWTgydkNQbXd0THFGLUVlcmxrc0tTcnl0bkdSREJLTjJnb0s1UEJVRjNIODdPZDhiMm5yR2JaZE9LdkZkZHJ1d3NCUnNKU0cwZVBmQ1pQS1djUGtOZnRUV2RXTUtRYmZERWN5TEU1UlhCRFotWUlhaURpOVJ4VkpoNzBLQVFkbFU4R1h3MVlQQjJhU2RlMk1Od18&b64e=2&sign=748a81396e9cbbde5adcf954794265d7&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296227428&mc=4.553651676264343"-HYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtNlVVIL6S3yQb4iND2fUWLGvv-j8lMFOwZ6Roz7BrN9J&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbGdGUmxqLVFWT2ZicjFyVnZLUUdnalVnQWtGU3kzU3Z0NlNzelRPVzFEcmpLRkxOS2w3MjhQRXRYWTgydkNQbXd0THFGLUVlcmxrc0tTcnl0bkdSREJLTjJnb0s1UEJVRjNIODdPZDhiMm5yR2JaZE9LdkZkZHJ1d3NCUnNKU0cwZVBmQ1pQS1djUGtOZnRUV2RXTUtRYmZERWN5TEU1UlhCRFotWUlhaURpOVJ4VkpoNzBLQVFkbFU4R1h3MVlQQjJhU2RlMk1Od18&b64e=2&sign=748a81396e9cbbde5adcf954794265d7&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296227428&mc=4.553651676264343"teleHYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtNlVVIL6S3yQb4iND2fUWLGvv-j8lMFOwZ6Roz7BrN9J&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbGdGUmxqLVFWT2ZicjFyVnZLUUdnalVnQWtGU3kzU3Z0NlNzelRPVzFEcmpLRkxOS2w3MjhQRXRYWTgydkNQbXd0THFGLUVlcmxrc0tTcnl0bkdSREJLTjJnb0s1UEJVRjNIODdPZDhiMm5yR2JaZE9LdkZkZHJ1d3NCUnNKU0cwZVBmQ1pQS1djUGtOZnRUV2RXTUtRYmZERWN5TEU1UlhCRFotWUlhaURpOVJ4VkpoNzBLQVFkbFU4R1h3MVlQQjJhU2RlMk1Od18&b64e=2&sign=748a81396e9cbbde5adcf954794265d7&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296227428&mc=4.553651676264343"…
nsportal.ru›Школа›Родной язык и литература›…/HYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtB2i7c0_vxGdK36K8R-3EBWXJ0aR4KoyxnsLMaOeOxWx29V2BIXK7Z0UzPzwCabhn3QbnSWaLIDL&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxc3Q2MzdXOFJ0SHVZSDJ5R29YZldGQ2otNVA4QlFlZEM1NTc2cVBrMC1LbzlfaHJya2JSUnhGME9uQ2xRRHctS2I1NDlMWmdDMElkR2llV2l4cUhSMC14WHdoM2YyM1hlLTh4VVhsSEtodWtxU0VOaEpJVWZzSzJOa2IxRGMtdU42S0dzYTdWRzB6NTVNU0tFakp1VERRbWZseVNtWkhRY1M5TG5oVDJidlNjcGp1cWFlMGNCV0RBTFBxRmM2LXdWUHZLb0h3Y2RIcUhVMVoyVUFxVjM2bw&b64e=2&sign=f6ee22cdf24ba9594ea28f48ae2bbaee&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296299890&mc=5.0592952738904025"tatarHYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtB2i7c0_vxGdK36K8R-3EBWXJ0aR4KoyxnsLMaOeOxWx29V2BIXK7Z0UzPzwCabhn3QbnSWaLIDL&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxc3Q2MzdXOFJ0SHVZSDJ5R29YZldGQ2otNVA4QlFlZEM1NTc2cVBrMC1LbzlfaHJya2JSUnhGME9uQ2xRRHctS2I1NDlMWmdDMElkR2llV2l4cUhSMC14WHdoM2YyM1hlLTh4VVhsSEtodWtxU0VOaEpJVWZzSzJOa2IxRGMtdU42S0dzYTdWRzB6NTVNU0tFakp1VERRbWZseVNtWkhRY1M5TG5oVDJidlNjcGp1cWFlMGNCV0RBTFBxRmM2LXdWUHZLb0h3Y2RIcUhVMVoyVUFxVjM2bw&b64e=2&sign=f6ee22cdf24ba9594ea28f48ae2bbaee&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296299890&mc=5.0592952738904025"-HYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtB2i7c0_vxGdK36K8R-3EBWXJ0aR4KoyxnsLMaOeOxWx29V2BIXK7Z0UzPzwCabhn3QbnSWaLIDL&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxc3Q2MzdXOFJ0SHVZSDJ5R29YZldGQ2otNVA4QlFlZEM1NTc2cVBrMC1LbzlfaHJya2JSUnhGME9uQ2xRRHctS2I1NDlMWmdDMElkR2llV2l4cUhSMC14WHdoM2YyM1hlLTh4VVhsSEtodWtxU0VOaEpJVWZzSzJOa2IxRGMtdU42S0dzYTdWRzB6NTVNU0tFakp1VERRbWZseVNtWkhRY1M5TG5oVDJidlNjcGp1cWFlMGNCV0RBTFBxRmM2LXdWUHZLb0h3Y2RIcUhVMVoyVUFxVjM2bw&b64e=2&sign=f6ee22cdf24ba9594ea28f48ae2bbaee&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296299890&mc=5.0592952738904025"teleHYPERLINK "http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bsearch%2F%3Bweb%3B%3B&text=&etext=1020.GL1kxAcgvYcvVe7J5guD-I4u1sasEqmE8EgYGj8FV5aQjFBi675WhVqTE0v_r_y9KRjdZripdMyKZeRCks2IBX-4MXaBUNkdA4nyck1XCzkaump9JKtIWP0EgysbdQhKKS4JU0iGrcVhVHZvMFpmYpCbP1AaVHOnuzmtwrHdjxw.3c27e166aa383383b4b1c417a6d7a3429a7f5c88&uuid=&state=PEtFfuTeVD4jaxywoSUvtB2i7c0_vxGdK36K8R-3EBWXJ0aR4KoyxnsLMaOeOxWx29V2BIXK7Z0UzPzwCabhn3QbnSWaLIDL&data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxc3Q2MzdXOFJ0SHVZSDJ5R29YZldGQ2otNVA4QlFlZEM1NTc2cVBrMC1LbzlfaHJya2JSUnhGME9uQ2xRRHctS2I1NDlMWmdDMElkR2llV2l4cUhSMC14WHdoM2YyM1hlLTh4VVhsSEtodWtxU0VOaEpJVWZzSzJOa2IxRGMtdU42S0dzYTdWRzB6NTVNU0tFakp1VERRbWZseVNtWkhRY1M5TG5oVDJidlNjcGp1cWFlMGNCV0RBTFBxRmM2LXdWUHZLb0h3Y2RIcUhVMVoyVUFxVjM2bw&b64e=2&sign=f6ee22cdf24ba9594ea28f48ae2bbaee&keyno=0&cst=AiuY0DBWFJ4CiF6OxvZkNA99nE_vIUtc0Z1ZmUeB7UYwp--72U7Lc8TLyHrKnlz7Mqlh7O2uT_bR0Q6nADvpF3AO-TnbWcnuqoYVFXUYs81OI4xL7fGmF_iYE48pdP9DS0M5dtvNhjrCjWtNK1Hd-9RKayuwqBdN7Mvv1vFvxdvOJYyQPRBb7DeoTnEbwavISDEBmZ_iH2uOhaSJVlUJfn-BH-tmd9i6OPQDWkmWfZ_CQKO36oCqQnFlkdOF_C6YcaxZqkHetNXUi7osfEsOujJsELyFK-Gd7rf2d-mHEp9Pl6LI--fZRU1ccLw5sGBP4sCRPJBgNY5cQdS_DJHxRhzjiwoRfzI267yHZuHjzVJ94N16VRE3rG_fWCHFF0qrgoCNN7fmpw4KTmJ2auH6uHWp9BvXK5zT3s-W9rHN6nn8euTKM3BX9Q&ref=orjY4mGPRjk5boDnW0uvlrrd71vZw9kpTiRqoy63TTvPSFdSC2ot6sAzGYOESSVT0cjPxQY52fjljXXX3G8tEWqzIfobZkKAI1DvGIn3cuc6Hgjjp_ymzLRo22yUKMe4jCZI982l_Qnc0fCLbP0pK_Qeb4shEtVg5wxoig4YCA_xna_hJY3oOkP9Ot2PphqwP9ZTlFJZDnfpIAjUKPD8TOtOV-_jjQKs1QwzifTlpMeFFdqVKHbcurnPs3OqjA702kIbos0KSQ9BQYPgS6dmvc2_4OvX5i8ZPeQTEMf1FiX6qgDi-rAgPAFWuRxtbJBoeZg_sPS4H-BYmYMiUSFb-chi5jE57P3-PEyLfQd7U5hKKUWyAMIgYnOMnnTl2pcf69DSKE3IAGqkoq1U9n5ATqXrCjkn2xZnlV_qEtVNdvmmTGRtzhxJvSBqGaLr4MD-jpjOiJzOKiTJW2XXCmYFO0zspkvb1j1ZPA1nWScHaxEtejsdtUbcKA&l10n=ru&cts=1460296299890&mc=5.0592952738904025"-hm-dbiyat…
nfourok.ru›doklad-na-temu-HYPERLINK "http://infourok.ru/doklad-na-temu-tatar-tele-m-dbiyat-dreslrend-yaa-tehnologiyalr-kullanu-501805.html"tatarHYPERLINK "http://infourok.ru/doklad-na-temu-tatar-tele-m-dbiyat-dreslrend-yaa-tehnologiyalr-kullanu-501805.html"-HYPERLINK "http://infourok.ru/doklad-na-temu-tatar-tele-m-dbiyat-dreslrend-yaa-tehnologiyalr-kullanu-501805.html"teleHYPERLINK "http://infourok.ru/doklad-na-temu-tatar-tele-m-dbiyat-dreslrend-yaa-tehnologiyalr-kullanu-501805.html"…dbi
19