СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проверка читательской грамотности учащихся 7 классов

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Материал для проверки читательской грамотности на основе текста Г.Кутуя "Художник"

Просмотр содержимого документа
«Проверка читательской грамотности учащихся 7 классов»

7 нче сыйныфта укучыларның уку грамоталылыгын тикшерү

Йолдызлы малай

1 нче вариант


Немец елмая-елмая Илгизәргә таба килә иде. Малай шушы минутта үзенең хатасын аңлап алды. Күлмәген салып ул бик ялгышкан, тик хәзер соң иде инде. Немец килеп җитте дә, Илгизәрнең беләгендәге сурәтенә күрсәтеп:

– Бист ду пионер? – дип сорады.

Малай тизрәк беләген каплады да таш өстендәге күлмәгенә үрелде...

– Цие аус! (Сал күлмәгеңне!) – дип җикерде кинәт сакчы немец Илгизәргә. Малай, саласы килмичә, тартышып тора башлаган иде, немец бер йолкуда Илгизәрнең күлмәген изүеннән итәгенә хәтле аерып төшерде. Илгизәрнең кулларын артка каерып тоттылар да алып киттеләр.

Подвалдагы караңгыга күзләре бераз ияләшиәч, Илгизәр чак кына кычкырып җибәрмәде: идәндә кап-кара кан җыелып тора иде. Стеналарга да кан чәчрәгән... Малайның күзләре зурайды... Сулышы кысылды... Ул чытырдатып тешләрен кысты да елап җибәрде...

Ничек ычкынырга хәзер моннан? Подвал тәрәзәсендә пыяла юк, ләкин чәнечкеле тимер чыбык белән чорналган... Тычкан гына үтсә үтә алыр. Малай череп беткән салам өстенә барып утырды, аркасын ташка терәде. Таш юеш һәм салкын иде.

Очлы таш аркасына төртеп тора... Ул бераз тынычланды. Аның һич гаебе юк ич. Бетми торган буяу белән йолдыз сурәте төшергән икән, авылда бик күп малай төшерде ич аны... Сугыш-сугыш уйнаганда төшергәннәр иде. Әнкәсе бик каты ачуланган да иде әле шуның өчен. «Тән бозып, юләр...» – дип әрләгән иде.

Аның тагын сулышы кысыла башлады. Йөрәге тарс-торс тибә... Күтәрелеп подвал тәрәзәсенә карады... Шул тимер чыбык арасыннан күбәләк булып чыгып китәргә... Стенага кемдер күмер белән: «Бәхил булыгыз!» – дип язып калдырган. Илгизәр бүтән язуларны да табып укыды. Шул кешеләрнең канымы икәнни бу? Саташкан кешедәй идәндәге канга карап-карап торды да йөгереп барып ишекне тартты. Бикле. Тәрәзәгә ташланды, сикерде, менде. Куллары чәнечкеле тимер чыбыкка кадалдылар... Илгизәр кире шуып төште. Хәле бетеп идәнгә утырды.

...Аны подвалдан алып чыккан чакта, кояш иңә башлаган иде инде. Көн сүрелгән иде. Автомат көпшәсе белән төрткәләп, малайны алып киттеләр. «Атарга!» – дип, йөрәге әрнеп кысылды Илгизәрнең. Әнкәсе белми дә кала инде. Сеңлесе дә... Курыкканны фашистка сиздермәскә кирәк. Өйалды баскычыннан менгәндә Илгизәр гел елмаеп менде. Атарга алып баралар, шик юк, тик шулай да күңеле әле ышанып бетми. Үлмәс кебек, аны коткарырлар кебек. Әнкәсе йөгереп килер... Юк, әнкәсе килә алмас. Ул тимер чыбык белән чолганган лагерьда... Аны җибәрмәсләр... Кем коткарыр соң аны?

...Үрмәкүч төсле кара свастика төшергән зур ишек, Илгизәрне йотып, тавышсыз гына ябылды. Тынлык... Кинәт йөрәк яргыч тавыш ишетелде... Ишек артыннан ишетелә... Илгизәр тавышы... Аны кыйныйлармы, нишләтәләр? Җан ачысы белән бик озак кычкырды Илгизәр...

Кичке кояшның алтын тузаны коридорга сибелде. Свастикалы ишек тавышсыз гына ачылып китте. Бусагага абына-сөртенә Илгизәр килеп чыкты. Аның сыңар колагы киселгән, ә беләгендәге яңа гына уелган кып-кызыл йолдыздан кан тамчылап тора иде.

Ибраһим Гази


  1. Тестны эшләгез

  1. Тексттан дөрес җавапны билгеләгез


Рөстәмне немецлар ни өчен подвалга ябалар?

А) Немецлар аның беләгендә йолдыз йолдыз сурәтен күрәләр

Ә) Илгизәр фашистларга эшләргә теләми

Б) Илгизәр кача, ләкин аны тоталар.


  1. Илгизәр подвалда нәрсәләр күрә?

А) ашарга ризык;

Ә) стенада “Бәхил булыгыз!” дигән язу һәм кан таплары;

Б) күршесен.


  1. Илгизәр кем өчен борчыла?

А) сугыштагы әтисе турында;

Ә) әнисен һәм сеңлесен;

Б) үзенең дуслары өчен


  1. Илгизәрне подвалдан кайчан алып чыгалар?

А) иртә белән;

Ә) чыгармыйлар;

Б) кич белән


  1. Илгизәрне нишләтәләр?

А) бер колагын кисәләр, беләгенә кисем йолдыз ясыйлар;

Ә) бик каты кыйныйлар;

Б) аталар.


  1. Илгизәр батыр малаймы? Җавабыгызны тексттагы җөмләләр белән дәлилләгез.

  2. Фашистларның ерткычлыгы әсәрдә ничек бирелгән? Тексттагы мисаллар белән дәлилләгез.

  3. Синең туганнарың арасында сугышта катнашучылар бармы?

























Җаваплар

  1. Тест


1

А

2

Ә

3

Ә

4

Б

5

А



2.

Илгизәр - батыр малай. “Курыкканны фашистка сиздермәскә кирәк. Өйалды баскычыннан менгәндә Илгизәр гел елмаеп менде”. Җәзалалан вакытта да ул түзә.


3.



Цие аус! (Сал күлмәгеңне!) – дип җикерде кинәт сакчы немец Илгизәргә. Малай, саласы килмичә, тартышып тора башлаган иде, немец бер йолкуда Илгизәрнең күлмәген изүеннән итәгенә хәтле аерып төшерде. Илгизәрнең кулларын артка каерып тоттылар да алып киттеләр. Подвалга ябалар.

Свастикалы ишек тавышсыз гына ачылып китте. Бусагага абына-сөртенә Илгизәр килеп чыкты. Аның сыңар колагы киселгән, ә беләгендәге яңа гына уелган кып-кызыл йолдыздан кан тамчылап тора иде.





4



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!