СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Путешествие в страну Фонетики

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок - повторение темы "Фонетика" в 5 классе. Выполняют упражнения на повторение звуков, слогов, ударения.

Просмотр содержимого документа
«Путешествие в страну Фонетики»

Сыйныф: 5

Тема.Фонетика иленә сәяхәт. Путешествие в страну Фонетики.

Укытучы эшчәнлегенең максаты: Сузык, тартык авазларны кабатлау . Алган белемнәрне тормышта куллану осталыгы формалаштыру.

Дәреснең максаты: - белем бирү: укучыларга сузык,тартык авазлар турында тулы мәгълүмат бирү һәм әлеге тема буенча белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру;

- үстерү: иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү;

- тәрбияви:туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

- предмет буенча нәтиҗәләр: сузык, тартык авазларны аеру;

- метапредмет нәтиҗәләр: сәнгатьле уку, сөйләү алымнарын камилләштерү;

- шәхси нәтиҗәләр:туган телебезгә хөрмәт белән карау, телдән һәм язма сөйләмнең камиллегенә ирешү.

Дәрес тибы: материалны кабатлау дәресе.

Принциплар: фәннилек, аңлылык, активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.

Методлар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Алымнар: презентация, таблица, карточкалар, дәреслек белән эшләү,

Дәреслек: татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 5 нче сыйныфы өчен дәреслек/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов, – Казан : Тат.кит.нәшр., 2012.

Чаралар: программа, дәреслек, кулланмалар; компьютер, проектор, экран, индивидуаль биремле карточкалар, “Уңышлар баскычы” карточкасы, капчык, хат.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле.

Укучылар белән эшләү формасы: индивидуаль,парлап, төркем белән, фронталь.

Төп төшенчәләр: сузык авазларны, алгы рәт (нечкә әйтелеш), арткы рәт (калын әйтелеш), иренләшкән, иренләшмәгән; тартыклар. Яңгырау. Саңгырау, парлы, парсыз.

Эпиграф: Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

Девиз: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

У:Исәнмесез, хәерле көн.

-Хәлләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру У.Сөенче, сөенче! Кыш бабайдан хәбәр бар. Игътибар белән тыңлагыз. “Сезне кар патшалыгына сәяхәткә чакырам. Юлыгызда бик күп каршылыклар очрар. Аларны җиңсәгез, без сезнең белән очраша алырбыз. Моның өчен тапкыр, кыю, белемле булуыгыз кирәк. Сезне җәнлекләр озата барыр.

Сәлам белән Кыш бабай.

- Нигә соң әле безнең җәнлекләребез күренми, әллә бер-бер хәл булганмы? Кар бөртегенә нәрсәдер язылган, балалар: “Табышмакның

җавабын тапсагыз, нинди җәнлеккә ярдәм кирәклеген белерсез.

Курыкканнан да курыккан, курыкмаганнан да курыккан, үз күләгәсеннән дә курыккан.

Урамнан чыгар, үзе чабар”.

Ягез, балалар, кем белә?

БАЛАЛАР: Куян.

У:Дөрес, ул – куян

Куяннарга нәрсә булды икән соң, аны каян белербез?

Куяннарга ничек ярдәм итәргә икән? Тагын бер кар бөртеген алып карыйкчы, бәлки, берәр киңәш язылгандыр. (Кар бөртеген алып укый).

Таптым, балалар, хәзер укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Шушы табышмакка җавап биргән иң тапкыр балалар куяннарны коткара алалар..

У: Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм

Күренми дә

Тотылмый да

Үзе – хәнҗәр

Үзе – ук

Аннан ачы

Аннан татлы

Аннан хәтәр

Нәрсә юк

Нәрсә ул? (Сүз)

У: Ә телебезне нинди сүзләр матурлый соң? Әгәрдә матур сүзләрне әйтсәгез, куянарны коткарырбыз, сәяхәткә чыгарбыз.

Исәнмесез!

Хәерле кич!

-Ә сүзләр нәрсәләрдән тора?

-Авазлардан.

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәбез икән?

-Авазлар турында. Куяннар белән беренче тукталышка килдек. Хәтер тукталышы.

1II. Белемнәрне актуальләштерү. 2 нче тукталыш- “Хәтер тукталышы” Блум ромашкасы.

У: Нәрсә ул фонетика?

Б : Сөйләм авазларын өйрәнә торган фәнне фонетика диләр.

У: Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар?

Б: Авазларны сөйләмдә кулланабыз һәм аларны әйтә алабыз. Ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, аларны күреп була.

У: Татар телендә ничә хәреф бар?

Б: 39

У: Урыс һәм татар алфавитының төп аермасы нәрсәдә?

Б: Татар алфавитына татарның 6 үз хәрефе өстәлгән: һ, ә, җ, ң, ө, ү.

У: Нинди авазлар бар?

Б: Татар телендә авазлар 2 төркемгә бүленәләр: сузык һәм тартык.

У: Сузык авазларны санап чык һәм алар ничә төркемгә аерыла?

Б: Калын һәм нечкә сузыкларга бүленә: а, о, у, ый, ы,

о, ы, ә, ө, ү,и, э( е )

У:Тартык авазларын сана һәм төркемчәләрен әйт.

Б: яңгырау; б, в, г, гъ, д,ж, з, җ / л, м, н, ң, й, р, w

саңгырау: п, ф, к, къ, т, ш, с, ч/ ц, щ, х, һ

У: Ике аваз белдерүче хәрефләрне сана, мисаллар китер.

Б: ю, я, е.

У: Татар теленең үз сүзләрендә нинди хәрефләр сүз башында килми?

Б: е,ң, ц, щ, ъ,ь.

У: Аваз белдерми торган хәрефләр бармы? Алар турында нәрсә беләсез?

Б: Аваз белдерми торган хәрефләр икәү: калынлык һәм нечкәлек билгеләре. Алар аеру җилгесе булып йөриләр, я тартыкларның калынлыгын яки яки нечкәлеген белдерер өчен кулланылалар.

У: Молодцы.

Юлыбызны дәвам итәр өчен без нишләдек? Тырыштык. Бүгенге дәресебезнең девизы булып : “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” булыр. (Хор белән укыйлар.)

Матур язу күнекмәсе. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Числоны языгыз

У: Мәкальне язып куйыйк (эпиграф язалар)

У: Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

У: Мәкальдән сузык һәм тартык авазларны аерып әйтик әле.

У: Әйдәгез, сәяхәтне дәвам итәбез.Ә хәзер ял итеп алыйк. ( Магнитофон ) Бер авазга гына билге булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә,бер тапкыр сикерәбез, куллар белән бер тапкыр чәбәклибез. Ике авазга билге булып йөргән хәрефкә беткән сүз әйтелсә, ике тапкыр сикерәбез, ике тапкыр чәбәклибез.

IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. 2 нче тукталыш .“Мин хәрефләр ясыйм” күргәзмәсенә килдек.

Үзегез ясаган рәсемнәрне якларсыз.

1нче укучы.

• Мин “Фонетика” бүлеген борынгы замок рәвешендә ясадым. Капкасында калынлык(ъ) hәм нечкәлек (ь) билгеләре сакта тора.

Алар бит аваз белдермиләр, димәк, сөйләшмиләр, читләрне кертмиләр. Аскы катта тартыклар: алар бик күп. Өске катта сузыклар яши.

Тәрәзәләрдә ике аваз белдерүче сузыклар: я, ю, е, ё.

2нче укучы.

Мин сузык авазларны географик карта рәвешендә ясадым. Сузык авазлар утравын Фонетик океан әйләндереп алган. Ә утрауда шәһәрләр: Иренләшкән сузык авазлар шәһәре (у, ү, ө, о) hәм Иренләшмәгән сузык авазлар шәһәре (а, ә, ы, и, э (е))

А хәрефе калкулыгы – [а], [а]

Тар әйтелешле авазлар тавы [о], [ы], [э]

Киң әйтелешле авазлар тигезлеге [о], [ы], [э]

3нче укучы.

Мин дә тартыкларны географик карта рәвешендә ясадым.Тартыклар утравы Фонетик океанда урнашкан. Яңгырау тартыклар hәм саңгырау тартыклар шәһәрчеге бар. Аларны Калынлык hәм Нечкәлек билгеләре күле аерып тора.

Яңгырау тартыклар шәһәрчегендә ял итәргә яраталар. “В” кафесында ирен-ирен [w]hәм ирен-теш [в] тартыклары гына бәйрәм итә. “Борыннар” кафесында борын авазлары гына күңел ача. “Тавыш hәм шау” кафесында башка тартыклар кәеф-сафа коралар.

Саңгырау тартыклар шәһәрчегендә кече тел тартыгы [х] хат язып көнен үткәрә, йоткылык тартыгы [һ] һәйкәлләрне искәрә. Кече тел тартыгы [къ] hәм тел арты тартыгы [к] үз парларын сагынып көн итәләр. (һәмзә) [‘] тартыгы тауга менеп башкаларны күзәтә. Ә калган тартыклар кибетләргә йөреп көннәрен үткәрәләр.

4нче укучы.

Ә мин “Әкият” өе ясадым. Ул ике ишекле. Бер ягыннан сингармонизм законына буйсынган сүзләр керәчәк, ә икенче ишектән ирен гармониясе сүзләре керәчәк. Ләкин сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр дә бар бит әле. Алар качып кайсы ишектән керә алалар, шуннан керәләр hәм балконга качалар.

У.Бик булдырдыгыз!



V. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. 3 нче тукталыш. “Кыш фасылы.”

Укучылар, табигатьтә кыш патшалык итә. Менә миңа бер укучы “Сабантуй” газетасына җибәрәсе кыш турында хикәясен тикшереп чыгарга бирде. Әйдәгез бергәләп укып карыйк әле.

Кыш җите. Кар яwа. Балаләр таудан шуалар. Кар бөртөкләре кояшта йалтырый. Агащлар мамыктай кар белән капландылар. Мин кошны яратам.

У: Бу хикәя газетада басылып чыгармы?

Сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен?

-Хикәядә сүз нәрсә турында бара? Ни өчен хикәяне газетада бастырмаслар?

Б: Сүзләрдә хәрефләр төшеп калган, сыйфатлар кулланырга кирәк.

- Нинди хәрефләр төшеп калган, аңлат.

• Нинди сыйфатлар кулланып була?

(кар бөртекләреннән сыйфатлар алып текстны тулыландыру )

Карлы, буранлы, салкын кыш җитте. Мамыктай, йомшак кар ява. Күңелле, шат балалар шома, тигез, тайгалак таудан шуалар. Ап-ак, чиста кар бөртекләре кояшта ялтырый. Ялангач, яфраксыз агачлар мамыктай кар белән капландылар. Мин кышны яратам.

У: (Хаталарны төзәттек ). Әйдәгез хәзер кыш турында синквейн языйк.

(тактада һәм урыннарда)

Кыш

Карлы. Буранлы.

Җитте, карланды. Салкынайды

Мин кышны бик яратам

Ел фасылы

4 нче тукталыш – “Фонетикада кунакта”

Кунакка бүләксез барып булмый.”Бияләйнең парын тап”

Бар- пар

Җәй – чәй

Вил- фил

Гөл- көл

Дар- тар

Зал- сал

5 нче тукталыш.

Артык” сүзне тап.

1.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) төтен

Ә) тозлы

Б) килде (сузыклар гармониясе)

2.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) бакча

Ә) мәктәп

Б) болыт( ирен гармониясе)

3.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) кышкы

Ә) кәшәкә

Б) җил (яңгырау тартыклар)

4.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) миңа (сингармонизм законына буйсынмый)

Ә) бияләй

Б) итек

5.Кайсы сүз артык. Ни өчен ул артык?

А) савыт

Ә) вакыт

Б) ваза (в ишетелә)



VI. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү. Мультфильм. Кышкы кич.игьтибар белән карагыз һәм язып барыгыз:

Экранда бирелгән сүзләрне аерып язарга: ашамлык, көзге, Илһам, шәһәр, озын, очкыч, китап, үрдәк, миңа.

Шигырьне өлешләргә бүлү.



Ә хәзер 1-3 нче куплетларны укыйк әле.

Әлеге юлларны нәрсә берләштерә?

(бәхетле балалар)

Калган юлларны нәрсә берләштерә?

(бәхетсез балалар)

Димәк бу шигырь кемнәр турында?

(бәхетле балалар һәм бәхетсез балалар турында)

Менә шигырьнең эчтәлеген белдек

Укучылар, ни өчен шигырь “Кышкы кич” дип атала. Ә “Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр” дип аталмый?

(Чөнки автор кышкы салкын кичне сүрәтләп, бәхетсезлек дәрәҗәсен зурайтып күрсәтә. Җылы өйдә, мич янында әниләре белән утырган балаларның ни дәрәҗәдә бәхетле, ә урамдагы йорт-җирсез ятимнәрнең ни дәрәҗәдә бәхетсез икәнлеген күрсәтә.)

Әлеге шигырьдә тагын бер катнашучы бар. Беренче куплетта балаларга кем эндәшә? Кем алар белән сөйләшә?

Автор

Автор тыңлап утырган балаларга ни әйтергә тели?

(Ятимнәргә ярдәмле булыгыз. Аларның да сезнең кебек җылы өйдә утырасы килә. Сез алар белән соңгы ипиегезне бүлешегез,-ди)

Ярдәмле булу ул нинди дигән сүз? Нинди кеше генә кешеләрне кызгана белә, аларга ярдәм итә?

(игелекле, шәфкатъле, мәрхәмәтле, изге кеше)

Димәк автор нәрсә әйтәсе килгән?

(изге күңелле, мәрхәмәтле булыгыз)

Автор “Мәрхәмәтле булыгыз,”-дип шигырьдәге әкият тыңлап утырган баларга гына әйткәнме?

(юк, ул безгә дә әйткән)

Димәк, монда без дә катнашабыз икән. Менә без сезнең белән әсәрнең мәгънәсен таптык. Ул игелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булу турында. Г. Тукайның, үзе ятим үскәнлектән, ятим балаларны кызганып йөрәге әрни.

Төркемнәрдә эш. (Раунд-Тейбл-по кругу)

1 нче төркем сузыклар гармониясе күзәтелгән;( ашамлык,шәһәр, үрдәк)

2 нче төркем ирен гармониясе күзәтелгән;(озын , көзге,очкыч)

3 нче төркем сингамонизмга буйсынмаган сүзләрне яза.(Илһам,китап, миңа) Ахырдан тикшерәләр. Һәр төркемнән 2 нче номерлы укучы җавап бирә.

Дөрес җавап видеопроектор аша күрсәтелә. Укучылар карточкаларны алышып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.Ял итеп алыйк.

6нчы тукталыш – “Кыш бабайның капчыгында ниләр бар”



- Тартыклар нинди төрләргә бүленәләр? (яңгырау, саңгырау, парлы, парсыз)

-аерым әйтелә “Серле капчык” уены(карточкаларда күрсәткән хәрефләрнең авазларына характеристика бирү)

1) Ике авазны белдергән хәрефле сүзләрне табып. “Чыршыны бизибез”.[к]-[къ], [г]-[гъ] авазлары язылган сигнал карточкалары ярдәмендә эшләү.

Бирем: укытучы әйткән сүздә булган авазны сигнал карточкасы ярдәмендә күрсәтергә.

Әгәр 2 аваз булса, икесен дә күрсәтергә.

исәнлек, тазалык, сәламәтлек, шатлык, гомер, тынычлык, тырышлык, кыюлык,тигезлек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек, шәфкатлелек



VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты.

Фонетика буенча дәрес – проектта яхшы гына белемнәрегезне күрсәттегез. Ә хәзер тест эшләп алабыз. Һәрберегездә тест биремнәре. Дөрес җавапны билгеләргә кирәк. Һәркем үз төркеменә туры килгән тестны башкара.



Тест. “С” төркеме өчен.

1. Төзелеше ягыннан нинди иҗекләр була?

1. ачык;

2. ачык һәм ябык;

3. ябык;

4. калын әйтелешле.

2. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куяр идегез?

К...ммәт, ди...к...ть, г...мер.

1) и, к, ә, һәм е;

2) и, к, а һәм е;

3) ый, къ, а һәм о;

4) ый, к, ә һәм о.

3. Кәгазь сүзендә ь хәрефе нинди хезмәтне үти?

1) алдагы тартыкның нечкәлеген күрсәтә;

2) аеру билгесе;

3) кече тел авазы барлыгын белдерә;

4) иҗекнең нечкә укылырга тиешлеген белдерә.

4. Күп нокталар урынына тиешле сүзне табыгыз.

Без Татарстан ... янында басып торабыз, зур шәһәрләрне эзлибез.

1. Картасы;

2. кыры;

3. чиге;

4. башкаласы.

5. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язар идегез?

Г...дәт, дә...вә, зәвы..., к...пка (баш киеме).

1) ә, г, к һәм и;

2) а, гъ, к һәм е;

3) ә, г, к һәм ый;

4) а, г, г һәм е.

Җаваплар:

1. 2

2. 3

3. 4

4. 2

5. 2

Тест. “В” төркеме өчен.

1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?

а. Сүзләрнең ясалышын;

б. сөйләм авазларын;

в. сүзләрнең дөрес язылышын.

2. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

а. 6;

б. 11;

в. 12.

3. Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?

а. [а] авазы кебек;

б. [о] авазы кебек;

в. [о] га охшатып, бераз иренләштереп.

4. Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?

а. Тартык авазларга карап;

б. яңгырау авазларга карап;

в. сингармонизм законы нигезендә.

5. Ирен гамониясе кайсы сузыкларга бәйле?

а. [а], [ә] сузыкларына;

б. [и], [э(е)] сузыкларына;

в. [о], [ө] сузыкларына.



Җаваплар:

1. б

2. в

3. в

4. в

5. в









Тест. “А” төркеме өчен.

1. Авазларны нәрсә өйрәнә?

а. морфология;

б. фонетика;

в. Сүз төзелеше.

2. Татар телендә ничә тартык аваз бар?

а. 6;

б. 28;

в. 12.

3. Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?

а. [а] авазы кебек;

б. [о] авазы кебек;

в. [о] га охшатып, бераз иренләштереп.

4. Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?

а. Тартык авазларга карап;

б. яңгырау авазларга карап;

в. сингармонизм законы нигезендә.

5. Ирен гамониясе кайсы сузыкларга бәйле?

а. [а], [ә] сузыкларына;

б. [и], [э(е)] сузыкларына;

в. [о], [ө] сузыкларына.



Җаваплар:

1. б

2. б

3. в

4. в

5. в





















1. Тел арты [к], [г] авазлары булган сүзләрне табыгыз.

1. Табак, суган, колмак;

2. вак, как, кыш;

3. гомер, кабак, кыяр

4. гөл, көзге, гер

2. Кече тел [къ], [гъ] авазы булган сүзләрне табыгыз.

1. вакыт, сагыну, чаңгы;

2. герой, килә, коллектив;

3. кишер, гигант, герб;

4. ефәк, диңгез, зәңгәр.

3. Кайчан татар теленең үз сүзләрендә к, г хәрефләре тел арты [к], [г] авазларын белдерә?

1. Калын сүз яки калын иҗектә;

2. нечкә сүз яки нечкә иҗектә;

3. алынма сүздә:

4. калын яки нечкә сүздә.

4. Нинди сүзләрдә к, г хәрефләре һәрвакыт тел арты [к], [г] авазларын белдерә?

1. Калын сүзләрдә;

2. нечкә сүзләрдә;

3. татар теленең үз сүзләрендә.

5. Шигырь сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?

1. 6 хәреф, 6 аваз;

2. 6 хәреф, 7 аваз;

3. 6 хәреф, 5 аваз.



Җаваплар:

1. 4

2. 1

3. 2

4. 2

5. 3



Видеопроектор аша җаваплары күрсәтелә. Парларда эш (Mix-Pair-Share). Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр һәм билге куялар.

Үткән бүлек буенча алган белемнәрегез тикшерелде. Бу дәрестә без үз-үзебезгә бәя бирәчәкбез.Билгеләрне көндәлеккә куегыз.

Өй эше.

Кагыйдә дәфтәрләрегездәге үзләшереп бетерелмәгән кагыйдәләр булса, тагын бер мәртәбә искә төшереп алырсыз.







У: Киләсе дәрескә барып җитәр өчен, түбәндәге сораулы – табышмаклы башваткычны чишәргә кирәк. Җавапларның беренче хәрефләре киләсе дәреснең ачкычы булачак.

1. Балда бар, шарда юк,

Алмада бар, ханда юк. (“Л” хәрефе.)

2. Кое төбендә нәрсә бар? (“Е” хәрефе)

3. Җәен соры, кышын ак,

аңа шулай яхшырак. (“Куян”)

4. Аны әрчегәндә елата. (“Суган”)

5. Тәрәзәдән түгел, ә нәрсәдән йөриләр? (Ишектән)

6. Үзе шардай, эче кандай, тәмле балдай. (Карбыз)

7. Мәскәүдә бер дә юк, Казанда өчәү. (“А” хәрефе).

Димәк, киләсе дәреснең темасы шулай аталачак.

У: Без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрсәләрне кабатладык?

Б: Фонетика бүлеген, гомумән, авазларны, хәрефләрне кабатладык.

Дәресне сүз турындагы эпиграф белән башлаган идек. Шулай тәмамлыйк та.

Татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе бай. Бары тик дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Туган тел байлыгыннан, шул исәптән аның сүзлек хәзинәсеннән тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы. Туган телдә дөрес сөйләү һәм язу, фикерне ачык һәм төгәл итеп белдерә алу.

Билгеләр кую.

Өйгә эш 162 нче күнегү.










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!