СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Путешествие в страну "Лексики"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 5 класс урок -путешествие. Закрепление пройденного материала.

Просмотр содержимого документа
«Путешествие в страну "Лексики"»

Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы

















“Лексика” иленә сәяхәт

Дәрес-сәяхәт

(V сыйныф)














Укытучы: Благовещен шәһәре

5-нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Казыханова

Әлфия Миннихановна

( информацион технологиялар

кулланып күрсәтелгән ачык дәрес






2017 ел

Максат: V сыйныфта “Лексика” темасын йомгаклауны дәрес-сәяхәт итеп оештыру,

укучыларның белемен тикшерү һәм ныгыту, сүз байлыгын арттыру, туган тел

белән кызыксынуны көчәйтү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; хезмәт сөергә

өйрәтү; укучыларны ярдәмчел, игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, дәреслек, акбур, мультимедиялы такта, слайдлар

ясалган диск.


Дәрес барышы

  • Исәнмесез, балалар! (Слайд 1)

  • Иң матур көн нинди көн?

  • Кояш балкып торган көн. (Слайд № 2)

  • Иң матур көн нинди көн?

  • Чәчкәгә бал кунган көн. (Слайд №3)

  • Иң матур көн нинди көн?

  • Хезмәт белән узган көн.

Әйе, безнең һәр көнебез бушка үтәргә тиеш түгел. Безнең хезмәт бүгенге көндә яхшы укырга.

Бүгенге дәресебез гади түгел. Мин сезне сүзләр дөньясына сәяхәткә алып бармакчымын.

Кем ярата сәяхәтне,

Әйдәгез, минем белән.

Мин ылыс-ылыс бер җирдә

Тылсымлы урын беләм

Барып җиткәч һәр кешене

Анда көтә зур бүләк

Мин барыйм юл өйрәтеп

Сезгә уңышлар теләп.

Юл, үзенең оңгаена

Ияртеп алып безне,

“Лексика” дигән илгә

Тиз китереп җиткерде. (Слайд №4)


Сезнең Башкортстан буйлап сәяхәт иткәнегез булгандыр. Башкортстаныбыз – бай табигатьле, зур республика.(Слайд №5) Туган ягыбыз – калын урманнар (Слайд №6), биек-бик таулар (Слайд №7), тигез һәм кылганлы далалар (Слайд№8). Мул сулы елга-күлләр төбәге (Слайд№9)

Балалар, бүгенге сәяхәтебез “Синонимнар”, “Антонимнар”, “Омонимнар” иленә булыр. Сезне гаҗәеп күп төрле яңалыкларга бай булган озын-озак сәфәр көтә.

Без сәяхәт вакытында синонимнар, антонимнар,омонимнар турында белемебезне ныгытырбыз, тирәнәйтербез, сүз байлыгыбызны арттырырбыз. Сәяхәт вакытында бер-берегезгә ярдәмчел, игътибарлы, ихтирамлы булырсыз дип уйлыйм (Слайд №10)


Сәяхәткә без поезд белән чыгабыз (Слайд №11). Поездга бушлай керетмиләр, билет алырга кирәк. Билетларны тылсымлы матур сүзләргә алырга була (рәхмәт, зинһар, исәнмесез, сау булыгыз, хәерле иртә (көн,кич), рәхим итегез,тыныч йокы һ.б).

Барыгызның да билетлары бар, сәяхәткә чыгабыз. Күңелсез булмасын өчен җырлап барыйк.


Зәңгәрсу вагон

Әкрен генә минутлар алга чаба,

Алар кире әйләнеп кайтмас.

Барысы да әле барыбер алда,

Үткәннәр үкенечкә калмас.


Җәймәдәй, җәйиәдәй

Еракка –еракка

Тимер юл сузыла, кыллары калын.

Яхшыга-яхшыга

ҺӘр кеше ышана,

Юл буенча чаба

Зәңгәрсу вагон.


Бәлки кемдер безгә үпкәләгәндер,

Календарь бите аны каплар,

Маҗаралар һәр кешегә кирәктер,

Әйдә, юлчы,бераз тизрәк бар!


Зәңгәрсу вагон юлын дәвам итә,

Кызу поезд тизлеге арта.

Көн ахырына инде килеп җитә,

Тагын бер көндә калды артта.


Хөрмәтле пассажирлар, менә без “Синонимнар” бистәсендә (Слайд №12). Анда кереп, юлыбызны дәвам итер өчен биремнәрне үтәргә кирәк. Һәр дөрес җавапка бер фишка бирелә, дәрес азагында шул фишкалар чуты буенча бәя куям.

  1. Матур, бәләкәй, зур сүзләренең синонимнарын табырга.

  2. Артык сүзне алып ташла һәм җөмләне дөрес итеп яз. (карточкалар таратыла)

1. Салкын һәм суык кыш җитте.

2. Электровоз тиз һәм шәп йөри.

3. Җәйге көннәр эссе һәм кызу була.

Нәтиҗә: Синонимнар – мәгънәсе бер язылышы төрле булган сүзләр (Слайд №13).


Ә хәзер, укучылар, юлны дәвам итәбез. Киләсе тукталыш “Антонимнар” авылы (Слайд №14). Дөнья капма-каршылыклардан тора. Ак төскә каршы - кара төс, югарыга – түбән, төнгә - көн каршы куела. Начарлыкка каршы яхшылык куела. Аларның берсе безгә кирәкле, ә икенчесе кирәкмәскә дә мөмкин. Шул ике капма каршылыкны бертигез дәрәҗәдә танып белеп кенә, без дөньяны аңлый алабыз. Антонимнарны белү файдалы һәм кирәк.

Мәкальләрне укыйбыз (Слайд №15)

Аз сөйлә, күп эшлә.

Җәй эшләсәң,кыш ашарсың.

Яхшы тел – яз кебек, яман тел – көз кебек.


Бирем: антонимнарны табарга.

Нәтиҗә: Антонимнар – капма- каршы мәгънәле сүзләр (Слайд №16)



Утырып арыдык та инде “Ял” паркында туктап уйнап ял итеп алыйк.


“Ял” паркы (Слайд №17)

Укучылар ике командага бүленә. Бер укучы суз әйтә һәм тупны классташына бәрә. Икенче укучы шул сүзгә антоним әйтә ( эссе-суык, озын-кыска, көн-төн һ.б)



Бара торгач “Омонимнар” шәһәренә килеп җиттек (Слайд №18). Рәсемнәргә карыйбыз һәм омонимнарны аңлатабыз (Слайд №19,20,21,22)


Нәтиҗә: Омонимнар – бер төрле язылган, мәгънәләре төрле булган сүзләр (Слайд №23)



Лексика иле иксез-чиксез (Слайд №24). Бер генә сәяхәттә аны тулысынча өйрәнеп булмый. Сүзләрнең кадерен белик. Туган телгә һәм халыкка сөюне мәхәбәт сүзенең мәгънәсен аңлаудан башлыйк.

Алдагы дәресләрдә сәяхәтне дәвам итербез, ә бүгенге дәресне Бакировның сүзләре белән тәмамлыйк (Слайд №25)

Сөйләшәбез туган телдә,

Туйганчы сөйләшәбез!

Тел тудырган шатлыкларны

Кешегә өләшәбез.


Сәяхәт окшадымы, балалар?

Өй эше: балаларның уку сәләтенә карап карточкаларда бирем:

1. “Туган телгә мөхәббәт” темасына 1 җөмлә.

2. “Туган телгә мөхәббәт” темасына 3 җөмлә.

3. “Туган телгә мөхәббәт” темасына 4-5 җөмлә.


Фишкалар чутлана, балалар бәя алалар, ә кемнең фишкалары 2-3 алар алдагы дәрескә өй эшләрен күрсәтерләр һәм тиешле бәяләр алырлар..


Дәрес тәмам.

Сау булыгыз!














Приложение 2

Билет.


Карточка. Артык с7зне алып ташла 89м 05мл9не д5рес итеп яз

1. Салкын 89м суык кыш 7тте.

2. Электровоз тиз 89м ш9п й5ри.

3. )9йге к5нн9р эссе 89м кызу була.


Фишкалар.


Өй эше:

“Туган телгә мөхәббәт” темасына 1 җөмлә.


Өй эше:

“Туган телгә мөхәббәт” темасына 3 җөмлә.


Өй эше:

“Туган телгә мөхәббәт” темасына 4-5 җөмлә.