СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Р.Ф?йзуллин “ К?м?ч пешер?чел?р ?ыры”

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Этот урок посвящен творчеству Р.Файзуллин- поэту. Изучение  с его стихотворением.На уроке учащиеся выразительно читают стихотворение.отвечают на вопросы учителя.Делают выводы.На уроке большое вниманию уделено воспитательному моменту-бережному отношению к хлебу.Дети узнают каким трудом у нас на столе появляется хлеб.подбирают пословицу по содержанию стихотворения.

Просмотр содержимого документа
«Р.Ф?йзуллин “ К?м?ч пешер?чел?р ?ыры”»







Р.Фәйзуллин “ Күмәч пешерүчеләр җыры”

әсәре буенча дәрес планы.







Укытучы: Закирова Светлана Искәндәр кызы























Тема: Р.Фәйзуллин “ Икмәк пешерүчеләр җыры”

Максат: шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, шагыйрьнең “Икмәк пешерүчеләр җыры” әсәрен өйрәнү, аның эчтәлеген ачу; сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; икмәккә ихтирам, иген игүчеләргә карата балаларда хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: язучының портреты, китап-журналлар күргәзмәсе, сюжетлы картиналар, мәкал китаплары, аудиоязма, башаклар көлтәсе, икмәк, тастымал, чәк-чәк, плакатлар, презентация.

Дәрес барышы

I.Организацион момент

У.: Исәнмесез, укучылар! Балаларга, барыгызга да яхшы кәеф телим.Әйдәгез бер-берегезгә карап елмаеп алыйк әле.Менә шулаө. Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

II Кереш әңгәмә

У: Балалар, сез татар телендә бастырылган нинди гәзит- журналлар алдырасыз?

У.: Бик яхшы. Башкортстанда , Татарстанда чыга торган гәзит- журналлар бик күп. Сез әйткәннәренә өстәп мин шундыйларны әйтер идем: “ Сабыйга”, “ Салават күпере”, “ Ялкын ”, “ Тулпар” журналлары, “Өмет”, “Чаткылар”, “ Очкын” гәзитләре Сез шушы нәшрият басмаларын алдырып укый аласыз. (1нче слайд)

Олылар өчен “Казан утлары” дигән журнал басыла. Ул Татарстанда чыга. Бу журналның баш редакторы Рәвил Фәйзуллин ( портретын күрсәтү). Бүгенге дәресебезне аның иҗатына багышлыйбыз. (2нче слайд)

III Яңа тема

1.У.: Рәвил Фәйзуллин 1943 нче елның 4 августында Татарстанның балык бистәсе районы Балтач авылында туа. Күрше авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан университетының тарих- филология факультетында белем ала, аспирантурада укый. Армиядә хезмәт итә. Югары уку йортын тәмамлау белән аны язучылар оешмасына кабул итәләр. Ул шулай бик яшьли шагыйрь булып китә. (3нче слайд) 24 яшендә язучылар оешмасының җитәкчесе итеп сайлана. “ Рәсем ясыйм”, “ Чәчәкләр үстердем”, “Яхшы моң”. Күп кенә шигырләренә композиторларыбыз көй язган “ Сагыш”, “Телим күңелемә”, “ Аккошлар”

“Менә без үсеп җиттек”, “Әни җырлары” шундыйлардан. (4нче слайд)

У.: Бүген без Р.Фәйзуллинның бер шигыре белән танышабыз. Ә нәрсә турында ул шигырь? Шуны белер өчен, әйдәгез бер табышмак чишеп китик.

2.Табышмак чишү.

Әнием мичкә салса,

Табада ул кабара,

Пешкәч телеп кенә алсаң,

Тәмле исләр тарала.

Нәрсә ул? Кем белә?

Я, әйтегез тиз генә. (5нче слайд)

  1. Сүзлек эше.

У.:Әйдәгез, башлап сүзлек өстендә эшләп алыйк. Мин укыйм, сез игътибар белән тыңлап утырыгыз (6нчы слайд).

У.: Нинди сүзләр сезгә таныш?( әйтәләр)

У.: Дөрес. Сез менә күп сүзләрне беләсез икән. Ә менә бу сүз... шулай аңлатыла. (7нче слайд)

У.: Әйдәгез бергәләп укып чыгыйк.(бергәләп уку)

У.: Шушы сүзләр белән берничә җөмлә төзеп алыйк. ( җөмләләр төзиләр)

У.: Яхшы, афәрин!

4. Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый

У.: Хәзер китапларыгызның 142 нче битен ачыгыз.Мин укыйм, Сез тыңлап утырыгыз һәм ни өчен күмәч пешерүчеләр турында “Кешеләрнең йөзләренә шатлык өләшүчеләр без” дигән сорауга җавап бирергә әзерләнегез(укытучы укый)

5.Сорауга җавап алу

У.: Игътибар белән тыңлап утырдыгыз. Хәзер куелган сорауга җавап бирик: Ни өчен күмәч пешерүчеләр үзләре турында “ Кешеләрнең йөзләренә шатлык өләшүчеләр без” диләр?

6.Ярым тавыш белән уку.

У.: Хәзер үзаллы ярым тавыш белән укып чыгыгыз.Разведкалы укудагы нинди сүзләр аңлашылмый, сорарга әзерләнегез.Каләм белән билгеләп барыгыз..

7.У.: Нинди сүзләр аңлашылмады?(җавап алу)

8.Куплетлап уку.

1нче куплет: Ипи пешерү процессында нинди хәрәкәтләр ясала? Шул юлларны табып укыгыз.( 8нче слайд)

Физминутка.Әйдәгез без дә сезнең белән ипи пешереп алыйк.(9нчы слайд)

Алып кердек чиләкне

Салдык су, тоз һәм онын.

Калак белән тугылыйбыз,

Онын өстәп басабыз,

Аннан соң кабартабыз,

Әвәлибез, табага салабыз,

Һәм кайнар мичкә куябыз.

Менә икмәк пешеп җитте,

Хуш исләре килеп китте.

2нче куплет: -Күмәчнең нинди төрләре саналып кителә? Тагы нинди ипиләр була?(10нчы слайд)

3нче куплет: - Икмәк пешерүчеләр нинди кешеләр алар? Табып укыгыз.

4нче куплет: Нинди һөнәр ияләре саналып үтелгән?

5нче куплет: Нинди гаилә әгъзалары шигырьдә әйтелеп үтелгән?

6нчы куплет: Күмәч пешерүчеләр үзләрен кемнәр дип атыйлар?(Алар үзләрен без кемнәр дип әйтәләр?)

8.Сорауларга җавап бирү.

У.: Дәреслектә дә кызыклы сораулар китерелгән, шуларның кайберләренә җавап бирик.(2,3,4,6,7 сорауларга җавап алу. 6нчы сорауда 11 нче слайд)

9.Мәкальләр өстендә эш. (12нчы слайд)

У.: Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, никадәр хезмәт сорый икән! Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп тә булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Халык ипи турында бик тапкыр сүзләр әйткән.Сез мәкальләрне ничек аңлыйсыз?( мәкаль уку 1 укучы)

У.: Димәк, икмәк турында әле нәрсә укып ишеттек(мәкальләр)

У.: Димәк ,халык ипи турында мәкальләр иҗат иткән (4нче ук ачыла)

10.У.: Ә сез үзегез ипи турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

У.: Бик яхшы. Димәк, икмәк турында күп кенә шагыйрьләр шигырьләр иҗат иткән.( 13нче слайд)

IV Йомгак ясау

У.: Димәк, укучылар, без бүген нинди шагыйрнең иҗаты белән таныштык?

У.: Аның без укыган шигыре кемнәрне данлый?

У.: Автор бу шигыребелән нәрсә әйтергә тели?

У.: Укучылар, сез дә ипигә карата ихтирамлы булыгыз, аны кадерләгез, чөнки икмәк безгә шатлык китерә, көч-куәт бирә, яшәүгә көч бирә.

У.: Дәресне йомгаклап , Р. Миннуллинның “ Ипекәй” шигырен нән өзек укып ишеттерәсем килә. (шигырь уку) (14нче слайд)

V Билгеләр кую.

VI Өй эше : 1.Үзегезгә ошаган куплетны ятлап килегез.

2.Сәнгатьле укырга