СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Раб.программа 3 класс эдэби уку

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

сыйныф (рус төркеме)  өчен эдэби укудан  эш программасы

Просмотр содержимого документа
«Раб.программа 3 класс эдэби уку»

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең “Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе” гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе



“Каралды”



Метод берләшмә җитәкчесе



Протокол №____

“___”___________2016 ел.


“Килешенде”

УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары



“____”__________2016 ел.


“Раслыйм”

МГМБУ 1 нче Гимназия директоры



Приказ №______

“____”____________2016 ел.









3 А сыйныфы (рус төркеме) өчен әдәби укудан

эш программасы

Төзүче: Каюмова Рузалия Рузаил кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

















2016-2017 нче уку елы

Аңлатма язуы


  1. нче сыйныфта әдәби уку фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

  • Телләр турында закон

  • Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты, 2010.

  • Рухи-әхлакый үсеше һәм Рәсәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепциясе, 2013.

  • “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. 1-4 нче сыйныфлар. К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Казан, 2011.

  • “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигзендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар) Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Казан,2011.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Әдәби уку, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Әдәби укуга өйрәтүнең төп максатлары:

  • 3 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Укыту – методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик прин тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Укытуның планлаштырган нәтиҗәләре

шәхси нәтиҗәләре:

– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Әдәби укуга өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Әдәби укуга өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре

I. Сөйләшү

Диалогик сөйләм.

3 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 3 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.


III. Уку


Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

  • Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.

– Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.

– Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.


IV. Язу


– 3 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.

­­­– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.

  • Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.


Дәреслек: Күңелле татар теле.” . Р.З. Хәйдәрова. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан “Татармультфильм” (2013ел).

3 нче сыйныфта (рус төркеме) әдәби укудан эш программасында барлыгы 102 сәгать ( атнага 3 сәгать исәбеннән) вакыт бирелгән, МГМБУ 1 нче Гимназиясенең укыту планына туры килә.

Әдәби укудан уку тизлеге беренче һәм икенче ярты еллыкта тикшерелә.

Р.З Хәйдәрованың программасында әдәби уку һәм татар теле дәресләренең бүленеше юк, шуңа күрә сәгатьләр саны аерым күрсәтелде.


Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигзендә укыту программасы белән гимназиядәге эш программасы арасындагы аермалар түбәндәгеләр


Бүлек исеме

Гимназия буенча

(татар теле)

Гимназия буенча

(әдәби уку)


Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигзендә укыту программасы буенча

1

Яңа уку елы котлы булсын!

21

13

20

2

Көндәлек режим

6

6

14

3

Ашханәдә.

12

12

20

4

Без әти- әниләргә булышабыз

14

17

20

5

Туган якка кыш килде

11

17

20

6

Без шәһәрдә (авылда) яшибез

10

9

18

7

Әдәпле булыйк!

7

9

18

8

Кечкенә дусларыбыз

8

7

20

9

Күңелле җәй,ямьле жәй

12

12

18


Барлыгы

102

102

168


Дәрес типлары:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.


Рус телендә сөйләшүче балаларның әдәби укудан белем һәм

күнекмәләрен тикшерү төрләре


Эш төрләре

3 сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

0,2-0,4 минут

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

2.

Диалогик сөйләм

5 реплика

3.

Монологик сөйләм

6 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

3




5.

Уку

35-45сүз


Уку тизлеге



Проект



Сөйләм телен тикшерү




















Укучыларның белем дәрәҗәләренә таләпләр



Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яңа уку елы котлы булсын!


Яңа уку елына әзерлек, нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйләшү.

Өй эшләрен эшләү турында фикер алышу.

Үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү.

Мәктәптә дежурлык хезмәте турында сөйли белү.

Китапханәгә барырга чакыру, нинди китаплар уку турында сөйләшү.

Син нинди дәфтәрләр алдың? Шакмак-лымы, сызыклымы? Минем сумкам яңа.



Синең өй эшең бармы? Мисал эшлим, мәсьәлә чишәм.

Безнең сыйныфта 25 укучы, 10 малай, 15 кыз.

Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте, ...

Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син нинди китаплар укыйсың?

Башлана, уңыш, тели, килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә, ача, хезмәт, хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, маҗаралы, хикәя, ярдәм, турында, ә, һәм, чөнки.

Дистә саннары: ун, егерме, ...

Ашханәдә


Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү.

Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү.

Чисталык кагыйдәләрен сөйли белү.

Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз.

Миңа өчпочмак кирәк.



Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый

Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, каймак, кесәл, төрле, кайнар. әдәпле.

Көндәлек режим


Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Сәгать ничә? Сәгать унике. Сәгать ничәдә киләсең? Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасың?

Сәгать, йокы, тора, зарядка ясый, файдалы, шатлана, мактый, көндез, кичә, иртә, 11-100гә кадәр саннар.

Без әти-әниләргә булышабыз


Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.

Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү.





Гаиләнең бергә ял көне үткәрү турында сөйли белү.

Укылган әсәрләрдәге образларга өй хезмәтенә карашы буенча бәя бирә белү.

Минем әни – сатучы. Ул базарда эшли.





Мин әтигә булышам. Без әти белән кибеткә барабыз, ашамлыклар алабыз. Мин идән юам, ә син нишлисең? Айдар - эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша.

Ял көне күңелле үтә. Без бергә ял итәбез.

Марат – эшчән малай. Ул өйдә булыша.

Булыша, су сибә, җир казый, тәрбияле, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, үзем, тапты, алдында, артында, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез, әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез, тиз, саф һава, эшчән, ялкау.


Туган якка кыш килде


Һава торышы турында сөйләшә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү.



Кышкы каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Көн нинди? Җил төньяктан исә. Көн аяз.Салкын.

Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?

Син кышкы каникулда нишләдең? Мин тау шудым, компьютерда уйнадым.

Һава торышы, кар бөртеге, төньяк, көньяк, аяз, биек, шатланды, чаңгы ярышы, кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә, юмарт, саран.

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез.


Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында мәгълүмат бирә белү.

Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү.

Үз фатирың турында сөйли белү.


Безнең шәһәрдә музейлар, театрлар бар, кибетләр күп.

Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында яшелчә бакчасы бар.

Мин икенче катта, 57нче фатирда яшим. Безнең өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе.

Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, аш бүлмәсе, якты, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йорт, бакча, чишмә.

Әдәпле булыйк!


Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белү.



Туган көнгә чакыра белү әдәбе.



Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү.



Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Укылган хикәяләрнең эчтәлеге аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү.

Өлкәннәрне, дусларыңны бәйрәмнәр белән котлый белү.

Өстәл артына рәхим итегез! Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт. Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал.

Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать икедә башлана.

Әби, монда буш урын бар, утырыгыз.

Илдар – әдәпле малай, чөнки ул әбигә урын бирә. Исәнмесез, миңа Алсу кирәк иде. Айдар – тәртипле, әбигә булышты.

Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

Рәхим итегез, чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын, монда, әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы, рәхимле,шалтырый, чакырыгыз, борчый, шалтырата, шатлык, бәхет, сәламәтлек.

Кечкенә дусларыбыз


Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйләшү



Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү.

Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?

Минем этем бар. Ул бик матур, акыллы, хәйләкәр. Ул ак (кара) төстә. Акмуенның койрыгы озын, йомшак, күзләре кечкенә.

Хәйләкәр, өрә, саклый, хуҗа, терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын, чыпчык, кара карга, күгәрчен, тәпи, гадәт, тычкан, тышкы кыяфәт, йомшак.


Күңелле җәй, ямьле җәй


Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү.

Балаларның яраткан җәйге уеннары турында сөйләшү.

Мин урманга барам, урманда җиләк, гөмбә җыябыз.Җәй көне су коенам, чумам, кызынам, балык тотам. ...Мин футбол уйныйм. Ә мин велосипедта йөрим.

Җиләк, кып-кызыл, гөмбә, җыям, эре, аз, күп, агулы, салават күпере, яңгыр, йөзә, кызына, су коена, чума, балык тота, үткәрә, чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, скакалка, сикерә.





Грамматик минимум

  1. Исемнең иялек килеше белән таныштыру.

  2. Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

  3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлектә, күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.

  4. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы белән текст аша танышу.

  5. Уйнарга яратам - конструкциясе белән таныштыру.

  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

  7. Янында, алдында, астында, артында, өстендә, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  8. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгече кушма җөмләлрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.

  9. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.

  10. Сүзнең тамыры, кушымчасын аера белү.

  11. Чы/-че- исем ясагыч кушымчалары.

  12. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.

  13. Казан шәһәре, киемнәр кибете - төзелмәләрен белән таныштыру.

  14. Аннан соң, һәр, һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.



Орфографик и орфоэпик минимум

1.Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп

әйтүне ныгыту.

2.Алынма сүзләрне дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

3.Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

4.Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу

күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).

5.Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

6.я, ю, е хәрефләре сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы




















Уку-укыту тематик планы



Бүлек исеме

Сәгатьләр саны

Проект

Сөйләм телен тикшерү

1

Яңа уку елы котлы булсын!

13


1

2

Көндәлек режим

6



3

Ашханәдә

12



4

Без әти- әниләргә булышабыз

17



5

Туган якка кыш килде

17

1

1

6

Без шәһәрдә (авылда) яшибез

9

1


7

Әдәпле булыйк!

9



8

Кечкенә дусларыбыз

7




Күңелле җәй,ямьле жәй

12


1


Барлыгы


2

3





































Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Коммуникатив максат

Үткәрү вакыты

План буенча

Фактик үтәлеш



“Яңа уку елы котлы булсын” (13 сәг.)



1

Беренче сентябрь - белем бәйрәме. Б.с.ү.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү.

4.09.17


2

Белем бәйрәме котлы булсын!

дустыңны, укытучыңны бәйрәм белән котлый белү

4.09.17


3

Уку-язу әсбаплары.

нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйли белү (кирәкме? һ.б.)

7.09.17


4

Шәйхи Маннур. “Хуш килдегез!” шигыре.

шигырьне сәнгатьле укый белү

11.09.17


5

“Без диктант язабыз”тексты өстендә эш.

текстның эчтәлеген сөйли белү, үзеңнең, иптәшең-нең нинди билге алганын әйтә белү

11.09.17


6

Резеда Вәлиеваның “Бу сыйныфка нәрсә булган?” шигыре.

үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү

14.09.17


7

Дежур укучы.

мәктәптә дежурлык хезмәте турында сөйли белү

18.09.17


8

М.Галләмова. “Чын иптәш”

тәрҗемә күнекмәләрен үстерү

18.09.17


9

Ш.Галиев. “Онытылган...” шигыре.

шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, шигырь яңгырашын ишетү

21.09.17


10

“Китапханәдә” тексты өстендә эш.

китапханәгә барырга чакыра белү; нинди китаплар уку турында сөйләшә белү

25.09.17


11

Дистә саннары. Ә.Исхак. “Сөмбелә” шигыре.

үзеңә кирәк санда предметлар сорап ала белү; предметның ничә икәнен әйтә белү

25.09.17


12

Г.Зәйнашеваның “Бер атнада ничә көн?” шигыре.

шигырьне аңлап укый һәм тәрҗемә итә белү

28.09.17


13

“Яңа уку елы котлы бул-сын!” темасын кабатлау. Сөйләм телен тикшерү

белемнәрне тикшерү

2.10.17




«Көндәлек режим» (6 сәг.)



14

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?

вакытны әйтә, сорый белү;


2.10.17



15


Бу эшләрне мин кайчан эшлим?

кайчан, нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү

5.10.17


16

Минем көндәлек режимым.

үз көндәлек режимың турында сөйли белү

9.10.17


17

Минем көндәлек режимым.


9.10.17


18

Муса Җәлилнең “Сәгать” шигыре.

шигырьне сәнгатьле укый белү, Марат турында сөйли белү

12.10.17


19


«Көндәлек режим» темасын кабатлау.

белемнәрне тикшерү

16.10.17




«Ашханәдә» (12 сәг.)



20

Без ашханәдә ашыйбыз

ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү

16.10.17


21

“Ашханәдә” тексты өстендә эш.


19.10.17


22

Минем яраткан ашларым.

пешекчедән кирәк ашларны сорап ала белү

23.10.17


23

Без татлы ризыклар яратабыз.

дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү

23.10.17


24

Бари Рәхмәт. “Аш вакыты”

ашханәдә нишләвең турында хәбәр итә белү

26.10.17


25

Табын янында. Диалог төзү.

парларда эшләү,монологик сөйләмне үстерү;тема буенча аралаша белү



26

Уйный башладым төзелмәсе.

нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү



27

Текст. “Ашханәдә”. “Х.Гардановның” Икмәк” хикәясе.

Белемнәрне тикшерү. Текстны аңлап укый һәм тәрҗемә итә белү.



28

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

нәрсә ашагыныңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү



29

Татар халык ашлары. Ш.Галиев “Кунаклар”

шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру,

шигырь яңгырашын ишетү;

кунакка чакыра белү, кунак итә белү



30

Без табын әзерлибез.

табын әзерләү тәртибен сөйли белү; кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү



31

«Ашханәдә» темасын кабатлау.

белемнәрне тикшерү





«Без әти-әниләргә булышабыз»(17 сәг.)




32

Г.Тукай – бөек шагыйрь.

Г.Тукайның тормыш юлы турында сөйли белү



33

Г.Тукай. “Безнең гаилә” шигыре.

тема буенча аралаша белү, гаилә турында сөйли белү.



34

Минем әти-әнием кем булып, кайда эшли?

әти-әниеңнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү



35

“Акыллы малай” тексты өстендә эш.

хикәяне сәнгатьле укый, эчтәлеген сөйли белү



36

Без бер-беребезне мактыйбыз.

мәктәптән соң булган эшләрне әйтә белү



37

Үз алмашлыгын сөйләмдә куллану.

өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү



38

Ихсан Әхтәм. “Ана рәхмәте” хикәясе.

диалогик, монологик сөйләм үстерү.



39

Образга бәя бирү.

образга бәя бирү.



40

Әни табын әзерли.

табынны ничек әзерләү турында сөйли белү



41

Без табын әзерлибез.

өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү; эш куша белү



42

Мин дустыма булышам.

Без өйдә булышчылар.

дустыңа, әти-әниеңә өй хезмәтендә булышырга тәкъдим итә белү; өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү



43

Әминә Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигыре.

шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, тема буенча аралаша белү



44

И. Туктарның «Авыраяк» хикәясе өстендә эш.


хикәянең эчтәлеген сөйли белү; диалогик сөйләмне үстерү



45

«Авыраяк» хикәясен үзгәртеп язу.




46

Хәкимҗан Халиков. “Без ничәү?” шигыре.

шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, үз гаиләң турында сөйли белү

3 ч

09.01

47

“Без әти-әниләргә булышабыз” темасын кабатлау.


белемнәрне тикшерү

10.01


48

Балаларның сөйләм телен тикшерү.


12.01.




«Туган якка кыш килде»

(17 сәгать)




49

Җ.Тәрҗеманның «Яшел чыршы» шигыре.

шигырьне яттан сөйләү

16.01


50



Яңа ел бәйрәме.



Яңа ел бәйрәменә чакыра белү;

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

17.01




51

Яңа ел бәйрәме белән котлау


19.01


52

Чыршы бәйрәме.

Куян булып киенә төзелмәсе.


бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын әйтә белү,

Куян булып киенә төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.

23.01


53

Без Чыршы бәйрәмендә.

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү

24.01


54

Кыш айлары, кыш билгеләре.

кыш айларын атый, көз, кыш билгеләрен әйтә белү

26.01


55

Һава торышы.


һава торышын сорый, әйтә белү


30.01


56

Без тауда

кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барга-ныңны, кайтканыңны, тау-да чаңгы шуганыңны әйтә белү

31.01


57

«Тауда» хикәясе

сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү



58

Спорт төрләре.

чаңгы ярышы турында сөйли белү



59

Кышкы уеннар. Проект төзү

Проект төзү белү

07.02


60

«Дуслар» хикәясе.

хикәянең эчтәлеген сөйли белү



61

Без хикәя сөйлибез.

геройларга характеристика бирә белү



62

Без хикәя язабыз.

сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү; дустыңның нинди спорт төрләрен яратканын сорый белү



63

“Каникулда” хикәясе.

әби-бабайларның кайда яшәгәнен сорый, әйтә белү; нәрсә бүләк иткәнне әйтә, сорый белү

16.02


64

Без каникулда.

кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү; каникулда кайда булганыңны әйтә белү

20.02


65

"Туган якка кыш килде" темасын кабатлау.

белемнәрне тикшерү





«Без шәһәрдә (авылда) яшибез» (9 сәгать)





66

Татарстан - минем туган ягым.


Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү; бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү

27.02


67

Татарстанда яшәүче милләтләр.

Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү

27.02


68

Татарстан шәһәрләре.

Проект төзү.

кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү

28.02


69

Без шәһәрдә яшибез.

Мин Лаешта яшим.

шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү

02.03


70

Без нинди йортта яшибез?

нинди йортта, фатирда торганыңны сөйли белү

06.03


71

Без транспортта барабыз.

нинди транспортта барганыңны әйтә белү; кайсы шәһәргә барганны, кайтканны сорый, җавап бирә белү

07.03


72

Без шәһәргә барабыз.

шәһәргә барырга чакыра белү; нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү

09.03.


73

Мин авылда яшим.

авыл табигате турында сөйли белү

13.03.


74

“Без шәһәрдә (авылда) яшибез” темасын кабатлау.

белемнәрне тикшерү

14.03.




«Әдәпле булыйк» (9 сәгать)




75

Әдәпле сүзләр. Телефоннан әдәпле сөйләшәбезме?

телефоннан әдәпле сөйләшә белү

16.03


76

Туган көнгә ничек чакырабыз?

туган көнгә әдәпле чакыра белү


4 чирек

77

Дусларны каршылыйм.

туган көнгә бүләк алып килгәнеңне әйтә белү, котлый белү; килгән кунакларны каршылый белү



78

Табын янында.

бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаган-нан соң рәхмәт әйтә белү



79

8 нче март - әниләр бәйрәме.

8 нче март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү, бәйрәм белән котлый белү



80

“Трамвайда” хикәясе.

өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү, хикәянең эчтәле-ген сөйли белү, сәнгатьле уку



81

Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе.

хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйли белү



82

В.Осееваның “Бер әби ич” хикәясе.

кешегә булышканыңны әйтә белү, үзеңә булышуны сорый белү



83

"Әдәпле булыйк" темасын кабатлау.

Сөйләм телен тикшерү.

белемнәрне тикшерү





«Кечкенә дусларыбыз»

(7 сәгать)



84

«Дуслар» хикәясе.

этләрнең кушаматын

әйтә белү; этләрне ничек караганны сөйли белү



85

М.Җәлил. “Маэмай” шигыре.

үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү; кешенең характер сыйфатларын әйтә белү



86

Акмуен - яраткан песием.

песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сурәтләп сөйли белү



87

Акмуен - яраткан песием.




88

Минем песием.

песиең барлыгын, юклыгын,аның тышкы кыяфәте турында, аны ничек караганны сөйли белү



89

“Кем нәрсә ярата?” әкияте.

кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү, әкиятнең эчтәлеген сөйли белү

27.04


90

«Кечкенә дусларыбыз» темасын кабатлау.

белемнәрне тикшерү

02.05.




«Күңелле җәй, ямьле җәй»

(12 сәгать)




91

Җәй билгеләре.

ел фасылларының

билгеләрен әйтә белү

02.05.


92

“Җәй җитте” тексты.

җәй көне турында сөйли белү, җәй көне укулар тәмам-ланганын әйтә белү



93

«Төсләр» әкияте.

дус, тату яшәү турында әйтә белү; әкиятнең эчтәлеген сөйли белү



94

Р.Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре.

урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны, аннан кайтканың-ны әйтә белү;

“Җиләк җыям, как коям!” уенын сәхнәләштерү



95

X. Халиковның «Витаминлы аш» хикәясе.

предметны каян алганны

сорый белү



96

Р.Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре.

Р.Миңнуллин. “К”лар тулган бакчага” шигыре.

Р.Миңнуллин турында белешмә бирә белү;

бакчада нинди яшелчәләр үскәнен әйтә белү, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү



97

Җәйге ял. Без су буенда.

җәйге ял турында сөйли белү;

су керергә чакыра белү



98

Сабантуй.

сабантуйда катнашу турында сөйләшү



99

Сабантуй – күңелле бәйрәм.

сабантуй турында сөйли белү



100

«Күңелле җәй» темасын кабатлау.

Белемнәрне тикшерү



101

Балаларның сөйләм телен тикшерү.

белемнәрне тикшерү



102

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

белемнәрне тикшерү




Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, “5”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен дөрес аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда, “4”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “ 2 “ ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куе

















Уку-укыту методик белән тәэмин ителеше


1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Татармультфильм” 2012.

2. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина. - Казан “Татармультфильм” 2012.

3. Книга для родителей. Казан “Татармультфильм” 2012.

4. Татар теленнән эш дәфтәре. Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Татармультфильм” 2013.



Әдәбият исемлеге


1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

2.Телләр турында закон

3.Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты, 2010.

4.Рухи-әхлакый үсеше һәм Рәсәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепциясе, 2013.

5.“Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. 1-4 нче сыйныфлар. К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Казан, 2011.

6.“Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигзендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар) Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Казан,2011.