Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе
“Каралды” Метод берләшмә җитәкчесе Протокол №____ “___”___________20 ел. | “Килешенде” УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары “____”__________20 ел. | “Раслыйм” ГМБУ 1 нче Гимназия директоры Приказ №______ “____”____________20 ел. |
5А сыйныф (рус төркеме) өчен татар әдәбиятыннан
эш программасы
Төзүче: Харисова Йолдыз Илхам кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2017-2018нче уку елы
Норматив документлар
1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законы (Федераль ный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" ).
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандартының региональ компоненты (боерык №373, 6.10.2009).
4. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлар: Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. Казан-2014.
5. Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесенең белем бирү программасы.
7. Дәреслек: Татар әдәбияты : рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар). 5 нче с-ф. Ике кисәктә/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К.Химәтова.—Казан : “Мәгариф—Вакыт” нәшр., 2014
Аңлатма язуы
Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;
− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма аспектта бирү;
− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;
− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;
− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.
Укыту предметы үзләштерүнең планлаштырыла торган нәтиҗәләр:
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;
- классик әдипләрнең (К.Насыйри, Г.Тукай, М.Җәлил, Г. Исхакый) биографик белешмәләре белән танышу;
- өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
- укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
- геройларга характеристика бирү;
- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңе белдерү;
- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
- кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
- өйрәнелгән әсәрләргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;
- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;
- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;
- милли үзаң формалаштыру;
- укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
- әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;
- кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;
- гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;
- алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
“Әдәбият” курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ)
Танып-белү гамәлләре:
- әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау;
- дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;
- сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру;
- үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;
- әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.
Коммуникатив гамәлләр:
- иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;
- нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;
- үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;
- килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;
- төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;
- өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;
- текст буенча сораулар бирә белү.
Регулятив гамәлләр:
- дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
- укыту проблемасын чишү;
- план буенча эшли белү;
- үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;
- үзанализ һәм үзбәя булдыру.
Предмет нәтиҗәләр:
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен аңлау;
- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
- татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау.
Укыту курсының эчтәлеге
I. Борын-борын заманда
Халык авыз иҗаты.
Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйләүчеләр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).
Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.
Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.
«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.
Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз». Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.
Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.
II. Әкият яздым, укыгыз...
Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.
«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирәклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы.
Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.
«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.
Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.
Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.
«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары.
III. Хыял канатларында.
Адлер Тимергалин Адлер Тимергалин турында белешмә.
«Сәер планетада». Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.
IV. Белем баскычлары.
Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.
Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.
Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.
Гаяз Исхакый. Язучы турында мәгълүмат.
«Мөгаллим» пьесасы. Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.
Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында мәгълүмат.
«Кил, өйрән...» шигыре. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.
V. Балачак — хәтерләрдә мәңге калачак...( 9 сәгать)
Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.
Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.
Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.
«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.
VI бүлек. Ватаным өчен.
Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.
Муса Җәлил.
«Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләре. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.
Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.
Шәүкәт Галиев.
«Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.
Әдәбият теориясе. Баллада.
VII. Кояшлы ил – бәхет иле.
Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?»
Фатих Хөсни. Автор турында белешмә.
«Чыбыркы» хикәясе . Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.
Әдәбият теориясе. Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш).
Әхмәт Рәшитов.
« Кояшлы ил – бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.
VIII. Кеше – табигать баласы.
Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.
Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеге.
IX. Эш беткәч көләргә ярый.
Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.
Теоретик төшенчә. Юмор.
Алмаз Гыймадиев.
«Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.
Тематик планлаштыру
Сыйныф: 5
Укытучы: Харисова Й.И.
Сәгать саны: барысы ___35сәг____ атнага ___1_____
Планлаштырылган контроль дәресләр ______3____
Эчтәлек | Сәгать саны |
Борын-борын заманда... | 5 |
Әкият яздым – укыгыз... | 5 |
Хыял канатларында. | 1 |
Белем баскычлары. | 5 |
Балачак – хәтердә мәңге калачак... | 4 |
Ватаным өчен. | 6 |
Кояшлы ил – бәхет иле. | 4 |
Кеше − табигать баласы. | 3 |
Эш беткәч көләргә ярый. | 2 |
Барысы: | 35 |
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Дәрес темасы | Укучылар эшчәнлегенә характеристика | Үткәрү вакыты |
План | Факт |
Борын-борын заманда (5сәг) 1 чирек (9сәг) |
1 | Акыллы сүзгә ни җитә! Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә — чын. ! (Халык авыз иҗаты, Әкиятләр) | «Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү. «Әкиятләр» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү. | 5.09.17 | |
2 | Яхшылыкка каршы яхшылык. (“Ак бүре” әкияте) | Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару. | 12.09.17 | |
3 | Яхшылыкка каршы яхшылык. (“Ак бүре” әкияте) | Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару. | 19.09.17 | |
4 | Булма син төлке, булырсың көлке. (“Абзар ясаучы Төлке” әкияте) | Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгели белү. | 26.09.17 | |
5 | Ана дигән хәзинә. Борын-борын заманда... (“Өч кыз” татар халык әкияте) | Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләп, әкиятнең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, белемнәрне тикшерү. | 3.10.17 | |
Әкият яздым, укыгыз...(5 сәг) |
6 | Яшәгән, ди, булган, ди… … (К.Насыйри. “Патша белән карт” әкияте) | Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү. | 10.10.17 | |
7 | Юк дип әйтмә, бардыр ул… (Г.Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасы) | Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас сыйфатларны табу. | 17.10.17 | |
8 | Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы. | Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау. | 24.10.17 | |
9 | Әкиятче бездә кунакта. (Т.Миңнуллинның “Гафият турында әкият” әсәре) | Әкият-пьесаны сәнгатьле итеп уку, аңлаганны сораулар ярдәмендә тикшерү, анализлау. | | |
2 чирек(7сәг) |
10 | Әкияттә кунакта. (“Әкият” курчак театры тексты) | Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу. | | |
Хыял канатларында (1сәг) |
11 | Әкият тә түгел, чын да түгел... (А.Тимергалин. “Сәер планетада” әсәре) | Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау. Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү. | | |
Белем — бәхет ачкычы.(5сәг) |
12
| Белем укудан башлана. ( “Белемгә омтылу” тексты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе” тексты) | Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү. Китаптагы текст белән танышу, уку, укытучының истәлекләр белән таныштыруы | | |
13 | Укытучылар мәктәбе. Казан университе ты. (“Казанның Татар укытучылар мәктәбе” тексты, “Казан университеты” тексты) | Тема буенча укытучының кереш сүзе, текстны укып, әңгәмә оештыру. Текст җөмләләрен кыс-картып әйтү, анализ ясау. | | |
14 | Галим кеше хөрмәткә лаек! (Г.Исхакый. “Мөгаллим” ) | Әсәрне аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару. | | |
15 | контроль тест №1 | Тест биремнәрен башкару | | |
16 | Кил, өйрән… Укысаң – белерсең... (Дәрдемәнд. “Кил, өйрән...” шигыре) | Текстның эчтәлеген аңлап, үз фикереңне әйтә белү. Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү. | | |
Балачак—хәтерләрдә мәңге калачак (4сәг) 3 чирек (10 сәг) |
17 | Исемдә калганнар. (Г.Тукай.“Исемдә калганнар”) | Текстны уку, тәрҗемә итү, укылган өлеш буенча фикер алышу, сөйләү, образларга бәяләмә бирү, сүзлек эше, биремнәр эшләү | | |
18 | Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш. | Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау. | | |
19 | Музейларда — хәтер. («Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее» тексты) | Тукай музее белән танышу. Видео, презентацияләр карау. Укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү. Белемнәрне тикшерү. | | |
20 | «Салават күпере» журналы. Проект-дәрес «Салават күпере — дуслык күпере». | Хикәя төзү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Командалап эшләү, рубрикаларны укып, фикер алышу, булган материалдан кирәклесен сайлап алып эшкәртү, эшне аудиториягә тәкъдим итү. | | |
Ватаным өчен (6сәг) |
21 | «Әгәр мин тылсымчы булсам...» (Г.Кутуй. «Рөстәм маҗаралары») | Фантастик хикәяләүне аңлап, әсәрне аңлау, сугыш чоры, партизаннар турында белү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү. | | |
22 | контроль тест №2 | Тест биремнәрен башкару | | |
23 | Мин сине шундый сагындым... Гомере аның моңлы бер җыр иде... (М.Җәлил. «Сагыну» шигыре) | Язучы иҗаты белән танышу, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау. Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү. | | |
24 | «Алтын- чәч». Опера ничек туа? Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры. (Н.Җиһанов, «Алтынчәч» операсы турында») | Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку. Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү. Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, диалогик сөйләм үстерү. | | |
25 | Кыр казы Сөйләр сүзләр бик күп алар... (Ф.Кәримнең шигырьләре) | Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау. Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү | | |
26 | Аталы-уллы солдатлар. (Ш.Галиев. «Аталы-уллы солдатлар» балладасы) | Уку, рәсемнәр буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләү, фикерне ачу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү. | | |
Кояшлы ил—бәхет иле (4сәг) 4 чирек (9 сәг) |
27 | Дәрес-проект «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...» | Командалап эшләү, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау, аларны тәкъдим итү. | | |
28 | Туган җирдә минем бәхетем. (Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» шигыре) | Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү. Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу. | | |
29 | Минем холкым — минем язмышым. (Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәре) | Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу — тема — идея — эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау. | | |
30 | Ә.Рәхмштнең “Кояшлы ил — бәхет иле” шигыре. | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, җыр өйрәнү, белемнәрне тикшерү. | | |
Кеше-табигать баласы (3 сәг) |
31 | Табигать кочагында. (Р.Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре) | Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау. | | |
32 | Матурлык минем белән. Җир-ана, кояш һәм башкалар. Җир-ана- быз —рәсемнәрдә. (М.Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы) | Уку, сорауларга җавап бирү. Хикәя буенча фикер алышу. Сүзлек өстендә эш, эчтәлек буенча фикер алышу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау. | | |
33 | Еллык контроль тест | Еллык тест биремнәрен башкару | | |
Эш беткәч көләргә ярый (2 сәг) |
34 | Туган илем — иркә гөлем. Белем — нур, белмәү — хур. (Л.Леронның «Пирамида» әсәре)Беренче хисләр... (А.Гыймадиев «Зөлфия +...мин» әсәре) | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү. Текстны уку, сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү.Дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәрне эшләп, хикәянең эчтәлегенә төшенү, геройларга бәяләмә бирү. | | |
35 | Үткән темаларны кабатлау. Йомгаклау дәресе | Дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәрне эшләргә Укучыларның докладларын тыңлау | | |
Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Телдəн җавап бирү күнекмəлəрен тикшерү эшлəренең күлəме:
№ | Эш төрлəре | Сыйныф | |
5 | |
1 | 1. Тыңлап аңлау(минутларда) | 2 |
2 | 2.Диалогиксөйлəм(репликалар саны) | 7 |
3 | 3. Монологик сөйлə(фразалар саны) | 8 |
Тыңланган текстның эчтəлеге буенча сорауларга җавап бирүне бəялəү
Тыңланган текстның эчтəлеген тулаем аңлап, тəкъдим ителгəн барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгəн, 1 орфографик хатасы яки эчтəлеккə бəйле 1 хатасы булган эшкə «5»ле куела.
Тыңланган текстның эчтəлеген аңлап, тəкъдим ителгəн сорауларга дөрес җавап бирелгəн, əмма 2—3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтəлеккə бəйле 2-3 хатасы булган эшкə «4»ле куела.
Тыңланган текстның эчтəлеген өлешчə аңлап, тəкъдим ителгəн сорауларга төгəл җавап бирелмəгəн, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтəлеккə бəйле 4—5 хатасы булган эшкə «3»ле куела.
Тыңланган текстның эчтəлеге буенча тəкъдим ителгəн сорауларга бирелгəн җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтəлеккə бəйле 5 тəн артык хатасы булган эшкə «2»ле куела.
Диалогик сөйлəмне бəялəү
Бирелгəн ситуация яки өйрəнелгəн тема буенча əңгəмə кора алганда, əйтелеше һəм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтəлеге ягыннан эзлекле һəм тулы диалогик сөйлəм төзегəндə, «5»ле куела.
Бирелгəн ситуация яки өйрəнелгəн тема буенча əңгəмə кора алганда, əмма репликаларның əйтелешендə һəм аерым сүзлəрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибəреп, эчтəлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйлəм төзегəндə, «4»ле куела.
Өстəмə сораулар ярдəмендə генə əңгəмə кора алганда, репликаларның əйтелешендə һəм сүзлəрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибəреп, эчтəлеген бозып диалогик сөйлəм төзегəндə, «3»ле куела.
Бирелгəн ситуация яки өйрəнелгəн тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйлəмне бəялəү
Өйрəнелгəн яки тəкъдим ителгəн тема буенча əйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һəм эчтəлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйлəм өчен «5»ле куела.
Өйрəнелгəн яки тəкъдим ителгəн тема буенча эзлекле төзелгəн,
əмма аерым сүзлəрнең əйтелешендə, грамматик формаларында яки җөмлə төзелешендə 2—3 хаталы монологик сөйлəм өчен «4»ле куела.
Өйрəнелгəн яки тəкъдим ителгəн тема буенча эзлекле төзелмəгəн, сүзлəрнең əйтелешендə, җөмлə төзелешендə 4—7 хаталы монологик сөйлəм өчен «3»ле куела.
Өйрəнелгəн яки тəкъдим ителгəн темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Укуны бəялəү
Сыйныфлар | 5 |
Кычкырып уку (сүзләр саны) | 60-65 |
Тəкъдим ителгəн текстның эчтəлеген тулаем аңлап, сəнгатьле һəм аңлаешлы итеп укыганда, «5»ле куела.
Тəкъдим ителгəн текстның эчтəлеген аңлап, сəнгатьле һəм аңлаешлы итеп укыганда, əмма 2—3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела.
Тəкъдим ителгəн текстның эчтəлеген өлешчə аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела. Тəкъдим ителгəн текстның эчтəлеген бөтенлəй аңламыйча, орфоэпик кагыйдəлəрне бозып укыганда, «2»ле куела
Шигырьне (яки әсәрдән өзекне) яттан сөйләүне бәяләү:
Таләпләр | билге |
Ятларга бирелгән текст әйтелеше дөрес, эчтәлеге ягыннан укучы тарафыннан аңланган, ятланган, сәнгатьле сөйләм өчен | “5” |
Ятларга бирелгән текст эчтәлеге ягыннан укучы тарафыннан аңланган, ятланган, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, 2-3 хаталы сөйләм өчен | “4” |
Ятларга бирелгән текст эчтәлеге ягыннан укучы тарафыннан өлешчә аңланган, ятланган, сүзләрнең әйтелешендә 4-7 хаталы сөйләм өчен | “3” |
Ятларга бирелгән текст укучы тарафыннан ятланмаган сөйләм өчен | “2” |
Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.
Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2” ле куела.
Йомгаклау билгесе
Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып
Тест биремнәрен бәяләү.
95-100% - “5”ле 80-94% - “4”ле 51-79% - “3”ле 51% кимрәк булса – “2”ле билгесе куела.