«Килешенде» «Килешенде» «Раслыйм»
МБ җитәкчесе “Коркачык УГБМ” МББУ «Коркачык УГБМ” МББУ
________/С.Р.Хучашева/ УЭ буенча директор урынбасары директоры
_________/К.З.Карнаев/
Протокол №_1 _________/Г.А.Сибгатуллина/
“_23”август 2016. “ ________”август 2016 Приказ №________
. “________”август 2016
Эш программасы
Биектау муниципаль районы Коркачык урта гомуми белем мәктәбе
Хучашева Сания Рафис кызы, I квалификацион категория
Татар әдәбияты, 6 нчы сыйныф
Педсовет утырышында
каралды
протокол № _____________
«______» август2016
2016 – 2017 нче уку елы
Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре (6 нчы сыйныф) өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
(Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014. – 143 б. дәреслеге буенча)
Аңлатма язуы
6 нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.
10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.
5 нче сыйныф өчен “Татар әдәбияты” курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф – Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014. – 143 б.: рәс. б-н.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары
1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.
4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.
6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.
7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;
- сүз басымын дөрес куя белү;
- логик басымны дөрес куя белү;
- җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ.б.
Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.
Уку фәненең уку планында тоткан урыны
Мәктәптә әдәбият предметы – кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.
Татар әдәбияты төп мәктәптә 5-9 сыйныфларда өйрәнелә. Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен 5 нче сыйныфта атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгать күздә тотыла.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
- сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;
- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;
- классик әдипләрнең (К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил) биографик белешмәләре белән танышу;
- өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
- укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
- геройларга характеристика бирү;
- сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
- кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
- өйрәнелгән әсәрләргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;
- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;
- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;
- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләр
“Әдәбият” курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ.)
Танып белү УУГ(ТБУУГ):
- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;
- мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;
- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;
- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.
Коммуникатив УУГ (КУУГ):
- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
- күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү;
- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
- үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү;
- текст буенча сораулар куя белү
- бәхәсләшү, үз фикерләрен дәлилләү.
Регулятив УУГ (РУУГ):
- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;
- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;
- уку проблемасын чишү өчен план төзү;
- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.
Предмет нәтиҗәләре
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
- татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;
- әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы
(төз. Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова)
Татар әдипләренең әсәрләре:
Г. Тукай. “Шүрәле”, “Туган выл”.
М. Гафури. “Ана”.
Һ. Такташ. “Мокамай”.
М. Җәлил. “Имән”, “Чәчәкләр”.
Ә. Еники. “Матурлык”.
Г. Бәширов. “Ссабантуй”.
И. Гази. “Онытылмас еллар”.
М. Мәһдиев. “Фронтовиклар”.
Биографик белешмәләр:
Һ. Такташ.
Ш. Маннур.
М. Гафури.
Ә. Еники.
М. Мәһдиев (ике әсәр буларак карала).
Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре:
А. Чехов. “Анюта”.
Авторлар тарафыннан ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:
Г. Кандалый. Афоризмга әйләнгән шигырь юллары.
Г. Тукай. “Туган авыл”.
М. Гафури. “Ана теле”.
Һ. Такташ. “Мокамай”.
М. Җәлил”. “Имән”.
Ә. Еники. “Матурлык” (өзек)
Курсның эчтәлеге һәм тематик бүленеше:
№ | Тема/ эчтәлек | Сәгать |
Халык авыз иҗаты (4 сәгать) |
1 | Халык җырлары. Ф.Яруллин “Җыр”. Җыр турында галимнәр фикере | 1 |
2 | Халык җырлары. Р.Миңнуллин. “Җырны булмый үтереп” | 1 |
3 | Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере. Иҗади эш. Проект эше. | 1 |
4 | Б.с.ү..Җыр турында фикерләр:Г. Ибушевтан. Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар. | 1 |
Борынгы әдәбият үрнәкләре (2 сәгать) |
5 | Й.Баласагунлы һәм “Котадгу белек” поэмасы турында: “Котадгу белек” (поэмадан өзек). “Тел турында” | 1 |
6 | Й. Баласагунлы. “Белем турында”. Белем турында татар халык мәкальләре. | 1 |
XIII йөз әдәбияты (2сәгать) |
7 | Г.Утыз Имәни турында. Г.Утыз Имәни “Гыйлемнең өстенлеге турында”. Г. Утыз Имәни “Татулык турында”. Проект эше. М. Габдрәшит улы. “Кәҗә бәете”. Бәет турында төшенчә. | 1 |
8 | Г.Утыз Имәни. “Сату итү турында”. Иҗади эш. Проект эше. | 1 |
XIX йөз әдәбияты (3 сәгать) |
9 | ХIХ йөз әдәбияты. Г. Кандалый турында.. Г. Кандалый. “Мулла белән абыстай”. Юмор һәм сатира. | 1 |
10 | Г.Кандалый. “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” | 1 |
11 | Б.с.ү. Г.Кандалый. Икеюллыклар (афоризмнар) | 1 |
ХХ йөз әдәбияты (17 сәгать) |
12 | **Г.Тукай. “Туган авыл”. Арчадагы Әлифба музее. | 1 |
13-14 | **Г.Тукай. “Шүрәле”. Поэма жанры. “Шүрәле” балеты турында. | 2 |
15 | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” | 1 |
16 | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” | 1 |
17 | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” | 1 |
18 | Сыйн.тыш уку. Г.Исхакый турында. Г. Исхакый “Кәҗүл читек” | 1 |
19 | **М. Гафури турында. Уфада М.Гафуриның мемориаль музей-йорты. | 1 |
20 | **М. Гафури. “Ана”. М.Гафури. “Ана теле”. Тест эшләү. | 1 |
21 | Б.с.ү. М.Гафури. “Урман”. Р.Вәлиев “Урман”. И. Шишкин “Кояшлы көндә нарат урманы”. | 1 |
22 | **Һ.Такташ турында. Һ.Такташ. “Иптәшләр”. | 1 |
23 | **Һ. Такташ. “Мокамай”. Лирик герой. | 1 |
24 | Һ.Такташ. “Ак чәчәкләр” | 1 |
25-26 | И.Гази турында. **И.Гази. “Онытылмас еллар” (өзек) | 2 |
27-28 | И.Гази. “Онытылмас еллар”. (өзек). Л.Шагыйрьҗан. “Рәхмәт игенчегә!” | 2 |
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (7 сәгать) |
29 | М.Җәлил. “Вәхшәт” | 1 |
30 | М.Җәлил. “Имән”, “Чәчәкләр” | 1 |
31 | Н. Дәүли. “Дошманнан үч алыгыз” | 1 |
32 | Б.с.ү. Х.Мөҗәй. “Бүләк”. Иҗади эш. Проект эше. | 1 |
33 | Ә. Исхак. “Һөҗүмгә барганда” | 1 |
34 | **Ш. Маннур турында. Ш. Маннур. “Саубуллашу җыры” | 1 |
35 | Сыйн.тыш уку. Ш.Маннур. “Татар кызы”. Ш.Маннур “Чәчәкләр һәм снарядлар” | 1 |
Тыныч ил сагында (19 сәгать) |
36-37 | **М. Мәһдиев турында. М. Мәһдиев. “Фронтовиклар” (өзек). Иҗади эш. Сочинение. | 2 |
38 | К. Латыйп. “Җиңү парады”. Иҗади эш. Проект эше. Р. Вәлиев. “Мәхәббәт һәм нәфрәт” | 1 |
39 | Б.с.ү. Ш. Галиев турында. Ш. Галиев. “Аталы-уллы солдатлар” (баллада). Баллада жанры. “Азатлык алып килгән сугышчы” монументы | 1 |
40 | Ш. Маннапов турында. Ш.Маннапов. “Тыңланмаган моңнар” | 1 |
41 | Ш. Маннапов. “Солдатта булган, диләр...” Р. Акъегет. “Мәңгелек ут яна мәйданнарда”. Җ. Дәрзаман. “Батырлык” | 1 |
42 | Э. Шәрифуллина.”Туган җир”. Ф.Яруллин. “Туган ягы кирәк кешегә” | 1 |
43-45 | **Ә.Еники турында. **Ә. Еники “Матурлык”. Хикәя җанры. | 3 |
46 | Сыйн.тыш уку. М. Мирза “Балачак хатирәсе” | 1 |
47 | **Г. Бәширов. “Сабан туе” | 1 |
48-50 | Г. Бәширов турында. Г. Бәширов. “Язгы сабан туйлары”. Б.с.ү. “Сабантуй”. Картиналар буенча эш. | 3 |
51=52 | Г. Бәширов. “Кунак кызлар килде утырмага”. | 2 |
53-54 | Д. Гайнетднова. “Ташлыяр Карлыгачы” | 2 |
Тәрҗемә әсәрләр (3 сәгать) |
55 | **А. Чехов. “Анюта”. А.Чехов турында | 1 |
56 | Сыйн.тыш уку. Г.Х.Андерсен. “Борчак өстендәге принцесса” | 1 |
57 | К. Паустовский. “Корыч балдак” | 1 |
Язучылар елмая (6 сәгать) |
58 | Р. Фәизов. “Батыр әйтте” | 1 |
59-60 | Г. Мөхәммәтшин. “Каз боткасы”. Проект эше. “Балыкчы”. Эстон халык җыры. | 2 |
61 | И. Гази. “Мәүлия нигә көлде?” | 1 |
62 | Г. Афзал. “Мыек борам” | 1 |
63 | Г. Рәхим. “А-ля-шер туны” | 1 |
Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел (7 сәгать) |
64-65 | Х. Туфан турында. Х. Туфан “И минем җандай...”. Х. Туфан музее. Б.с.ү. Х. Туфан “Туган тел”. И. Рәфыйков. “Әй туган тел!” Картина белән эшләү | 2 |
66 | Н. Нәҗми. “Татар теле”. Проект эше. | 1 |
67 | Р. Фәйзуллин турында. Р. Фәйзуллин “Минем телем” | 1 |
68 | Ш. Галиев. “Туган телем” | 1 |
69 | Р. Миңнуллин турында. Р. Миңнуллин “Туган телемә” | 1 |
70 | Р. Харис. “Туган җирем”. Н. Акмал. “Кешеләргә карап” | 1 |
Укыту-тематик планлаштыру
Татар әдәбияты - 6 нчы сыйныф (Татар төркеме)
Атнага - 2 сәгать Елга - 70 сәгать
Программа:
Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китерелгән, “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина).
Дәреслек:
Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен. 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2014. – 143 б. дәреслеге буенча) Контроль эшләр:
Эш төре | 1 чирек | 2 чирек | 3 чирек | 4 чирек | Барлыгы |
Уку техникасы | - | 1 | - | 1 | 2 |
Сочинение | - | 1 | 1 | 1 | 3 |
Тест | 1 | 2 | 2 | 1 | 6 |
Календарь-тематик планлаштыру
№ | Дәреснең темасы | Планлаштырылган нәтиҗәләр | Контроль төре | Үткәрү вакыты |
Шәхескә кагылышлы | Метапредмет | Предмет | | план | факт |
Татар халык авыз иҗаты (4 сәгать) |
1 | Халык авыз иҗаты. Халык җырлары | Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату | Фольклор жанры турында белешмә алу, җыр төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу | | | |
2 | Р.Миңнуллин. “Җырны булмый үтереп” | Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату | Фольклор жанры турында белешмә алу, җыр төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу | | | |
3 | Йола һәм уен җырлары. Җыр турында татар җырчыларының фикере | Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату | җыр төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу, күренекле шәхесләрнең фикерләре белән танышу | проект | | |
4 | Б.с.ү. Җыр турында фикерләр, мәкальләр, табышмаклар | Халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау | Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату | Җыр турында фикерләр, мәкальләр, табышмаклар белән танышу | | | |
Борынгы әдәбият үрнәкләре (2 сәгать) |
5 | Й.Баласагунлы. “Котадгу белек” поэмасы турында | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Әдәби әсәрне өйрәнү өчен, тарихи мәгълүматлардан файдалана белү; әдәби әсәрне ишетеп кабул итә белү; укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү | Й.Баласгунлының “Котадгу белек” әсәре белән танышу; борынгы әдәбият үрнәкләре төшенчәсе белән танышу; борынгы сүзләрнең мәгънәләрен аңлау | | | |
6 | Й.Баласагунлы. “Белем турында”. Белем турында татар халык мәкальлләре | Белем алуның кеше тормышына йогынтысын аңлау; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу. | Текстны сәнгатьле укый белү, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр сюжетын ачыклый белү | Й.Баласагунлының “Белем турында”өзеген уку, белем турында татар халык мәкальлләре табып уку | | | |
XVIII йөз әдәбияты (2 сәгать) |
7 | Г.Утыз Имәни. “Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Текстны сәнгатьле укый белү, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр сюжетын ачыклый белү | Г.Утыз Имәнинең “Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” әсәрләре белән танышу | | | |
8 | Г.Утыз Имәни. “Сату итү турында” | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Текстны сәнгатьле укый белү, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр сюжетын ачыклый белү | Г.Утыз Имәнинең “Сату итү турында” әсәре белән танышу | тест | | |
XIX йөз әдәбияты (3 сәгать) |
9 | Г.Кандалый. “Мулла белән абыстай”. Юмор һәм сатира | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Әдәби әсәрне өйрәнү өчен, тарихи мәгълүматлардан файдалана белү; әдәби әсәрне ишетеп кабул итә белү; укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү | Г.Кандалый иҗаты белән танышу, “Мулла белән абыстай”әсәре белән танышу, юмор һәм сатира турында аңлатма табу | | | |
10 | Г.Кандалый. “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Сүзлек өстендә эшли белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү | Г.Кандалыйның “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” әсәреннән өзекләр белән танышу | | | |
11 | Б.с.ү. Г.Кандалый. Икеюллыклар (афоризмнар) | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Сүзлек өстендә эшли белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү | Г.Кандалыйның икеюллыклары (афоризмнар) белән танышу | | | |
ХХ йөз әдәбияты (17 сәгать) |
12 | Г.Тукай. “Туган авыл” шигыре | Туган илнең матурлыгын аңлау; туган илнең кеше тормышындагы ролен аңлау | Сүзлек өстендә эшли белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү | Г.Тукай. “Туган авыл” шигыре һәм Арчадагы Әлифба музее белән танышу | | | |
13 | Г.Тукай. “Шүрәле”. Поэма жанры. | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү | Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән танышу. Поэма жанры төшенчәсен аңлау | | | |
14 | “Шүрәле” балеты турында. | Татар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлау | Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли белү; бердәм карар кабул итә белү; | “Шүрәле” балеты турында аңлатма белән танышу; либретто, балет, төшенчәләрен аңлау | | | |
15 | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” | Татар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлау | Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” әсәренең 1,2 бүлекләре белән танышу | | | |
16 | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” әсәренең 3,4 бүлекләре белән танышу | | | |
17 | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз хезмәтеңне бәяли белү | Г.Тукай. “Исемдә калганнар” әсәренең 5 бүлеге белән танышу | тест | | |
18 | Сыйн.тыш уку. Г.Исхакый. “Кәҗүл читек” | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз хезмәтеңне бәяли белү | Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышу | | | |
19 | М. Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату | М. Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты, аның Уфадагы музее белән танышу | | | |
20 | М. Гафуриның “Ана”, “Ана теле” шигырьләре | Ана теленең, аналарның матурлыгын, тормыштагы ролен күрә белүне һәм саклый белүне аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | М. Гафуриның “Ана”, “Ана теле” шигырьләре белән танышу | | | |
21 | Б.с.ү. Әдипләр иҗатында “Урман” темасы | Табигатьнең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | М.Гафуриның “Урман”, Р.Вәлиевнең “Урман” шигырьләре, И. И. Шишкинның “Кояшлы көндә нарат урманы” картинасы белән танышу | сочинение | | |
22 | Һ. Такташның тормыш юлы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигыре | Әдәп-әхлак, дуслык, иптәшлек төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты, “Иптәшләр” шигыре белән танышу | | | |
23 | Һ. Такташның “Мокамай” шигыре. Лирик герой. | Әдәп-әхлак, дуслык, иптәшлек төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Һ. Такташның “Мокамай” шигыре һәм Лирик герой төшенчәсе белән танышу | | | |
24 | Һ. Такташ. “Ак чәчәкләр” | Табигатьнең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау | Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү | Һ.Такташның “Ак чәчәкләр” шигыре белән танышу | | | |
25 | И. Гази иҗаты | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең рухи кыйммәтләрен якынайта белү; укытучы һәм иптәшләрең белән фикер алыша белү | И.Гази иҗаты белән танышу | | | |
26 | И. Гази. “Онытылмас еллар” | Сугыш, ачлыкның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; икмәк кадерен белергә кирәклеген аңлау | Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз хезмәтеңне бәяли белү | И.Газиның “Онытылмас еллар” романыннан өзекләр белән танышу | | | |
27 | И. Гази. “Онытылмас еллар” | Сугыш, ачлыкның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; икмәк кадерен белергә кирәклеген аңлау | Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз эшеңне бәяли белү. | И.Газиның “Онытылмас еллар” романыннан өзекләр белән танышу | тест | | |
28 | Л.Шагыйрьҗан. “Рәхмәт игенчегә” | Сугыш, ачлыкның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; икмәк кадерен, игенче хезмәтенең әһәмиятен белергә кирәклеген аңлау | Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү | Л.Шагыйрьҗанның “Рәхмәт игенчегә” шигыре һәм халык мәкальләре белән танышу | Уку техникасы | | |
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиты (7 сәгать) |
29 | М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре | Сугышның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; патриотик хисләрнең көчен, фашизмның ерткычлыгын аңлау | Текстларны яттан сөйли белү; әсәргә анализ ясый белү; рәсем буенча үз фикереңне белдерү һәм башкаларның хезмәтен бәяли белү; төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү | М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре белән танышу, М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты турында кыскача белешмә алу | | | |
30 | М.Җәлил. “Имән”, “Чәчәкләр” | Язучының патриотик шагыйрь, каһарман сугышчы булуын, туган илгә булган мәхәббәтен аңлау | Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү | М.Җәлилнең “Имән”, “Чәчәкләр” шигырьләре белән танышу һәм анализлау | | | |
31 | Н. Дәүли. “Дошманнан үч алыгыз” | Язучының патриотик шагыйрь, каһарман сугышчы булуын, туган илгә булган мәхәббәтен аңлау | Үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирү; иптәшләреңнен фикерен ишетә белү; монологик һәм диалогик сөйләм төзи белү | Н. Дәүлинең “Дошманнан үч алыгыз” шигыре белән танышу | | | |
32 | Б.с.ү. Х.Мөҗәй. “Бүләк”. | Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау | Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү | Б.с.ү. Х.Мөҗәй. “Бүләк” шигыре белән танышу | проект | | |
33 | Ә. Исхакның. “Һөҗүмгә барганда” шигыре | Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау | Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү | Ә. Исхакның. “Һөҗүмгә барганда” шигыре белән тнышу | | | |
34 | Ш. Маннурның “Саубуллашу җыры” | Сугышның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; патриотик хисләрнең көчен, фашизмның ерткычлыгын аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Ш. Маннурның “Саубуллашу җыры” шигыре белән танышу һәм анализлау | | | |
35 | Сыйн.тыш уку. Ш.Маннурның “Татар кызы”, “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырьләре | Сугышның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; патриотик хисләрнең көчен, фашизмның ерткычлыгын аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Ш.Маннурның “Татар кызы”, “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигырьләрен уку һәм анализлау | | | |
Тыныч ил сагында (19 сәгать) |
36 | М. Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты | Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау | Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз эшеңне бәяли белү. | М. Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу | | | |
37 | М. Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы | Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау | Әсәргә анализ ясый белү; геройларга характеристика бирә белү; башкаларны тыңлау, кирәк булганда үз фиереңне үзгәртә белү; үз эшеңне бәяли белү. | М. Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романын анализлау | сочинение | | |
38 | К. Латыйпның “Җиңү парады”, Р. Вәлиевнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт” шигырьләре | Туган ил азатлыгы өчен башларын салганнарның батырлыгын аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | К. Латыйпның “Җиңү парады”, Р. Вәлиевнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт” шигырьләре белән танышу | проект | | |
39 | Ш. Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” балладасы. Баллада жанры. “Азатлык алып килгән сугышчы” монументы | Сугыш кырында канын койган солдатларның батырлыгына төшенү | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Ш. Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” балладасы белән танышу. Баллада төшенчәсен аңлау, “Азатлык алып килгән сугышчы” монументы белән танышу | | | |
40 | Ш.Маннаповның “Тыңланмаган моңнар” шигыре | Сугыш кырында канын койган солдатларның батырлыгына төшенү | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Ш.Маннаповның “Тыңланмаган моңнар” шигыре белән танышу | | | |
41 | Ш.Маннаповның “Солдатта булган, диләр...”, Р. Акъегетнең “Мәңгелек ут яна мәйданнарда”, Җ. Дәрзаманның “Батырлык” шигырьләре | Солдатлар белән горурлану; солдат тормышының авырлыкларын аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Ш.Маннаповның “Солдатта булган, диләр...”, Р. Акъегетнең “Мәңгелек ут яна мәйданнарда”, Җ. Дәрзаманның “Батырлык” шигырьләре | | | |
42 | Э.Шәрифуллинаың ”Туган җир”, Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырьләре | Кеше тормышында туган илнең зур урын тотуын аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Э.Шәрифуллинаың ”Туган җир”, Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырьләре | тест | | |
43 | Ә. Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Ә. Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу | | | |
44 | Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе. | Дуслык, татулык, туганлык хисләрен аңлау; бала һәм аның ата-анасы арасындагы мәхәббәт хисенең укучыга тәэсирен аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе. | | | |
45 | Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе. Хикәя жанры. | Дуслык, татулык, туганлык хисләрен аңлау; бала һәм аның ата-анасы арасындагы мәхәббәт хисенең укучыга тәэсирен аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе, Хикәя жанрына аңлатма белән танышу | | | |
46 | Сыйн.тыш уку. М. Мирзаның “Балачак хатирәсе” хикәясе | Дуслык, татулык, туганлык хисләрен аңлау; бала һәм аның ата-анасы арасындагы мәхәббәт хисенең укучыга тәэсирен, икмәккә хөрмәт хисен аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | М. Мирзаның “Балачак хатирәсе” хикәясе белән танышу | | | |
47 | Г. Бәшировның “Сабан туе” мәкаләсе | Табигатьнең, халык традицияләренең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау | Максатка ирешү юлларын билгели белү; иптәшләрең алдында төрле темаларга чыгыш ясый белү; укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар, аларга җаваплар бирә белү | Г. Бәшировның “Сабан туе” мәкаләсе белән танышу | | | |
48 | Г. Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышын һәм иҗатын белү; геройларны тасвирлап сөйли белү; диалогик сөйләм төзи белү | Г. Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә алу | | | |
49 | Г. Бәшировның “Язгы сабан туйлары” өзеге | Табигатьнең, халык традицияләренең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау | Укытучы сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү | Г. Бәшировның “Язгы сабан туйлары” өзеген укып анализлау | | | |
50 | Б.с.ү. “Сабантуй” картинаcы буенча эш. | Туган якның матурлыгын тоя, аңлый белү; туган җиребезнең иң кадерле җир икәнен аңлау | Рәсемгә карап фикер йөртә белү; иптәшләреңнең фикерләрен исәпкә алып эш итү; автор күрсәтергә теләгән төп фикерне таба белү | “Сабантуй” картинаcы буенча эш. Сочинение язу | Сочинение | | |
51 | Г. Бәшировның “Кунак кызлар килде утырмага” өзеге | Әдәп-әхлак, кимсетелгәннәргә ихтирам төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г. Бәшировның “Кунак кызлар килде утырмага” өзеге белән танышу | | | |
52 | Г. Бәшировның “Кунак кызлар килде утырмага” өзеге | Әдәп-әхлак, дуслык, иптәшлек төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г. Бәшировның “Кунак кызлар килде утырмага” өзеген анализлау | | | |
53 | Д. Гайнетднованың “Ташлыяр Карлыгачы” хикәясе | Табигатьне саклау, атларның кеше тормышындагы ролен, хыялны тормышка ашыру юлында максатчанлык кирәклеген аңлау | Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү | Д. Гайнетднованың “Ташлыяр Карлыгачы” хикәясе белән танышу | | | |
54 | Д. Гайнетднованың “Ташлыяр Карлыгачы” хикәясендә хыялый кыз образы | Табигатьне саклау, атларның кеше тормышындагы ролен, хыялны тормышка ашыру юлында максатчанлык кирәклеген аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Д. Гайнетднованың “Ташлыяр Карлыгачы” хикәясен анализлау | | | |
Тәрҗемә әсәрләр (3 сәгать) |
55 | А. Чеховның “Анюта” әсәре | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау, табиблар хезмәтенең әһәмиятен аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | А. Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты, “Анюта” әсәре белән танышу | | | |
56 | Сыйн.тыш уку. Г.Х.Андерсенның “Борчак өстендәге принцесса” әкияте | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г.Х.Андерсенның “Борчак өстендәге принцесса” әкияте белән танышу | | | |
57 | К. Паустовскийның “Корыч балдак” хикәясе | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; үз-үзеңне ышандыруның зур көч икәненен аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | К. Паустовскийның иҗаты һәм “Корыч балдак” хикәясе белән танышу | | | |
Язучылар елмая (6 сәгать) |
58 | Р. Фәизовның “Батыр әйтте”хикәясе | Тормышта юмор белән яшәү җиңелрәк, кызыклырак икәнлегенә төшенү | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Р. Фәизовның “Батыр әйтте”хикәясе белән танышу; юмор төшенчәсен аңлау | | | |
59 | Г. Мөхәммәтшинның тормыш юлы һәм иҗаты | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г. Мөхәммәтшинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу | | | |
60 | Г. Мөхәммәтшинның “Каз боткасы” хикәясе | Тормышта юмор белән яшәү җиңелрәк, кызыклырак , юмор ярдәмендә төрле ситуациядән чыгарга мөмкин икәнлегенә төшенү | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г. Мөхәммәтшинның “Каз боткасы” хикәясен уку һәм анализлау | проект | | |
61 | И. Газиның “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе | Тормышта юмор белән яшәү җиңелрәк, кызыклырак , юмор ярдәмендә төрле ситуациядән чыгарга мөмкин икәнлегенә төшенү | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | И. Газиның “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе белән танышу | | | |
62 | Г. Афзалның “Мыек борам” шигыре | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, тормыштагы кимчелекләргә битарафлылык күрсәтергә ярамаганлыгын аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г. Афзалның “Мыек борам” шигырен анализлау | | | |
63 | Г. Рәхимнең “А-ля-шер туны” хикәясе | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телне бозып сөйләшергә ярамавын аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г. Рәхимнең “А-ля-шер туны” хикәясе белән танышу | | | |
Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел (7 сәгать) |
64 | Х. Туфанның “И минем җандай...” шигыре | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау | Укытучы сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү | Х. Туфанның музее белән танышу, “И минем җандай...” шигырен өйрәнү | Уку техникасы | | |
65 | Б.с.ү. Х. Туфанның “Туган тел” шигыре, И. Рәфыйковның “Әй туган тел!” картинасы | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау | Рәсемгә карап фикер йөртә белү; иптәшләреңнең фикерләрен исәпкә алып эш итү; автор күрсәтергә теләгән төп фикерне таба белү | Х. Туфанның “Туган тел” шигыре белән танышу, И. Рәфыйковның “Әй туган тел!” картинасы өстендә эш | | | |
66 | Н. Нәҗминең “Татар теле” шигыре | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, әдәби әсәрне анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Н. Нәҗминең “Татар теле” шигырен анализлау | | | |
67 | Р. Фәйзуллинның тормышы һәм иҗаты. “Минем телем” шигыре | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Р. Фәйзуллинның тормышы һәм иҗаты. “Минем телем” шигырен уку һәм анализлау | тест | | |
68 | Ш. Галиевнең “Туган телем” шигыре | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Ш. Галиевнең “Туган телем” шигырен өйрәнү | | | |
69 | Р. Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты. “Туган телемә” шигыре | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Р. Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты, “Туган телемә” шигыре белән танышу | | | |
70 | Р. Харисның “Туган җирем”, Н. Акмалның “Кешеләргә карап” шигырьләре | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең әһәмияте, туган телнең, туган җирнең кеше тормышында әһәмиятен аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | Р. Харисның “Туган җирем”, Н. Акмалның “Кешеләргә карап” шигырьләре белән танышу | | | |
Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:
- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;
- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;
- лингафон кабинеты;
- электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;
- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;
- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;
- белешмә материаллар;
- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
- интерактив тикшерү программалары;
- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).
Татар әдәбияты предметын укыту барышында укытучыга
куллану өчен өстәмә әдәбият исемлеге
1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.
2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / төз. Р.Даутов, Р.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.
3. Дастаннар. – Казан: Мәгариф, 2001.
4. Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. 4 китапта. – Казан: Мәгариф, 2002, 2004, 2005, 2008.
5. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәи анализ ясыйбыз / Д.Заһидуллина, М.Ибраһимов, В.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2007.
6. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д.Заһидуллина, М.Ибраһимов, В.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005.
7. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000.
8. Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. XX гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек. 2 томда. – Казан университеты, 2011.
9. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2010.
10. Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек: элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияты буенча кыскача белешмәлек. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.
11. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.
12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. / Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанова, Т.Гыйләҗев, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.
13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.
14. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005.
Кушымта
6нчы сыйныф өчен тестлар (1 нче яртыеллык)
1.Халык җырларын ничә төркемгә бүлеп карыйлар?
А) ике; Б) өч; В) дүрт
2.”Җырны булмый үтереп” шигырендә сүз кайсы бөек җырчы турынд бара?
А) Ә.Афзалова; Б) И.Шакиров; В) Р.Ваһапов
3.Уен җырын билгеләгез.
А) Кәрия-Зәкәрия”; Б) “Иске кара урман”; В) “Көзге ачы җилләрдә”
4.”Котадгу белек” поэмасында сүз нәрсә турында бара?
А) Белемле булу турында; Б) Белем алу турында; В) Дәүләт белән гадел һәм акыллы идарә итү турында
5.Г.Утыз Имәни кайсы шгырендә гадел булырга чакыра?
А) “Сату итү турында”; Б) “Татулык турында”; В) “Гыйлемнең өстенлеге турында”
6.Нәрсә ул афоризм?
А) Тирән мәгънәле сүз; Б) Кыска итеп әйтелгән фикер; В) Тирән мәгънәле, кыска, хикмәтле сүз
7.Г.Тукай яшәгән еллар:
А) 1888-1913; Б) 1886-1913; В) 1887-1916; Г) 1886-1916
8.”Шүрәле” балетының авторы кем?
А) Фәнис Яруллин; Б) Мирсәет Яруллин; В) Фәрит Яруллин; Г) Заһидулла Яруллин
9.”Туган авыл” шигыре нәрсә турында?
А) Эшләргә өйрәнеп үсү турында; Б) Абыйсы белән дус яшәү турында; В) Туган авылын ярату турында