СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая программа по татарской литературе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа по татрскому языку 6 класс

Просмотр содержимого документа
«рабочая программа по татарской литературе»

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе

_________/В.Р.Шарифуллина/

Протокол №_1___

“ ” август 2016 ел

“Килешенде”

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урын-

басары Р. З. Хәсәнова/

“ ” _____2016 ел

“Раслыйм”

12 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе

директоры

_______/Н.Ә.Калинина/

Приказ№ 181

“ 1 ” сентябрь 2016 ел






Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем

бирү учреждениесе “12 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы И.Ф Садикованың

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

6 нчы сыйныф, рус төркеме







Педсоветта каралган

Пртотокол №1

“ “ август 2016 ел



2016







Аңлатма язуы

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

  • укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  • татар этикетытәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диологик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  • татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнек­терү;

  • татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

  • халыкларныңузара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү

  • укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Татар теле буенча 6 нчы сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау

шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау.Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле Текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.


Диологик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәгъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү, лексик тема буеча бәйләнешле текст

Язу. Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән схзләрнең язылышын истә калдыру, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, фамматик биремле диктант язу.

төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диологик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку ; таныш булмаган сүзләрнең Мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

6 нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр

  • Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта (2 зат) төрләнешен сөйләмдә куллану ;

  • Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше ;

  • Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше;

  • Билгесез киләчәк хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу ;

  • Фигыльнең инфинитив формасын, шулай ук модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану;

  • Эшләргә телим конструкциясен сөйләмдә куллану;

  • Сыйфат дәрәҗәләре белән танышу;

  • коммуникатив максатларны аңлап, дологик аралашуда катнашу;

  • төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

  • тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

  • тиешле күләмдә татар сүзләрен яттан белү.


Әлеге эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:


  1. Россия Федерациясенең “Мәгариф” турындагы 273нче номерлы федераль законы (2013нче елның 1нче сенрябрендә гамәлгә керде).


  1. Татарстан Республикасының “Белем турында”гы Законы

  2. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы №443 ТР 18.07.2004

  3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укытуның үрнәк программасы.. Төзүче-авторлары:Р.З.Хәйдарова,Р.Л.Малафеева Казан. Татарстан китап нәшрияты 2011 ел.

  4. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 уку елына укыту планы.

  5. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең уку курслары, предметлар буенча эш программалары турында положениесе (үзгәрешләр белән).

  6. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нчы уку елына еллык укыту тәртибе.

  7. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нчы уку елына дәресләр тәртибе.



Педагогик технологияләр:

  1. аңлы-коммуникатив, репродуктив методлар;

  2. эзләнү методы;

  3. мәгълүмати технологияләр;

  4. проблемалы укыту.

Укыту - методик комплекты

Р.З.Хәйдәрова. Г.М.Ахметзянова. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан. Татармультфильмы. 2014.


“Гомуми урта белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контроль алу буенча биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы 2014ел.


Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган про­блемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм төп конпетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә. Уку дәверендә түбәндәге метапредмет нәтиҗәләргә ирешү күзаллана:

    • Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

    • Иҗади һәм эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру;

    • Объектларны чагыштыру, класификацияләү өчен уртак билгеләрне табу ;

    • Төп мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматнының эчтәлегенә бәя бирә белү;

    • Тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

    • Дәрескә кирәкле уку – язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

    • Дәрестә эш урыны мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу;

    • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

    • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

    • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

    • билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

    • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү һәм кирәк булганда төзәтмәләр кертә белү;

    • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;

    • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

    • әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү ;

    • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

    • аралаша белү сәләтен үстерү ( аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

    • парлап һәм төркемдә эшли белү;

    • мәгълүматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу;

Бу нәтиҗәләр дәреснең үстерү һәм тәрбия. Белем бирү максаты белән билгеләнәләр.



Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Эш төрләре

Норма

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 мин

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реплика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

5.

Уку

55-60 сүз

6.

Язу:



сүзлек диктанты

8-10 сүз


сочинение

5-7 җөмлә


Бәяләү нормалары

Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.




Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.



Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

5

Сүзлек диктанты

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.


Эш программасы 140 сәгатькә каралган, атнага 4 сәгать

Эш программасының эчтәлеге

Үрнәк программа буенча татар телен өйрәнүгә 168 сәгать бирелә. Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 уку елына укыту планы буенча 140 сәгать бирелә. Эш программасы “Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасына нигезләнеп төзелде һәм кайбер бүлекләргә үзгәрешләр кертелде

Шулардан чыгып, сәгатьләр бүленеше түбәндәгечә:



Эчтәлек

сәгать саны

үрнәк программа буенча

эш программасы буенча

Яңа уку елы башлана

30

32

Мин – зур ярдәмче

28

21

Минем дустым

25

22

Туган көн – күңелле бәйрәм

13

6

Туган җирем - Татарстан

30

24

Дүрт аяклы дусларыбыз

22

12

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

20

23

Барлыгы

168





















Татар теленнән календарь тематик план 6 А,Б сыйныфлары ( рус төркеме)


Дәрес

номеры

Дәрес темасы

Дәрес саны

Үткәрү вакыты


план

факт


Яңа уку елы башлана ( 32 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау;төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагыпроблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.


1

Котлау, мактау формалары.

1

2.09



2

Без мәктәпкә әзерләнәбез

1

3.09



3

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

5.09



4

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

7.09



5

Транскрипция билгеләре

1

9.09



6

Китап – минем дустым.

1

10.09



7

Без китаплар укыйбыз.

1

12.09



8

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе.

1

14.09



9

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

16.09



10

“Минем мәктәбем”тексындагы лексик – грамматик материал.

1

17.09



11

Китап басу тарихы турында сөйләшәбез.

1

19.09



12

Исем ясагыч кушымчалар

1

21.09



13

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

23.09



14

Кереш контроль эш №1. Тема: “ Яңа уку елы котлы булсын”

1

24.09



15

Хаталар өстендә эш. Сорау алмашлыклары

1

26.09



16

Китап басу тарихына караган лексика

1

28.09



17


Китапка ничә яшь?

1

30.09



18

Татар телендә сүзлекләр.

1

1.10



19

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

3.10



20

Каюм Насыйри – бөек галим.

1

5.10



21

Мөстәкыйль эш №1.Тема: “ Исемнең төрләнеше”

1

7.10



22

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

8.10



23

Без китапханәдә.

1

10.10.



24

“Рәхмәт сиңа, китап!”

1

12.10



25

“Яраткан китабым.”

1

14.10



26

Иялек килеше.

1

15.10



27

Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы.

1

17.10



28

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

19.10



29

“Көндәлек нигә елый?” хикәяясендәге лексик – грамматик материал

1

21.10



30

Контроль эш №2. Тема: “Яңа уку елы башлана”

1

22.10



31

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

24.10



32

“Яңа уку елы башлана” темасын кабатлау

1

26.10




Мин – зур ярдәмче (21 сәг)


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишүөчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникаив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.


33

Өйдәге эшләр

1

28.10



34

Без әнигә булышабыз.

1

29.10



35

Шарт фигыль

1

7.11



36

Шарт фигыльнең юклык формасы.

1

9.11



37

Шарт фигыльнең зат- сан белән төрләнеше.

1

11.11



38

Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

12.11



39

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

14.11



40

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы.

1

16.11



41

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

18.11



42

“Әхмәт нигә елады?” хикәясендәге лексик грамматик материал.

1

19.11



43

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

21.11



44

“III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль + ала” төзелмәсе.

1

23.11



45

Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе.

1

25.11



46

Супермалай нәрсәләр эшли.

1

28.11



47

Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе.

1

30.11



48


Мөстәкыйль эш №2.Тема: “Мин – зур ярдәмче”

1

2.12



49

Хаталар өстендә эш. “ Уллар” хикәясендәге лексик – грамматик материал.

1

3.12



50

В. Осеева “Уллар хикәясе”

1

5.12



51

Җәенке җөмләләр төзү

1

7.12



52

Р.Миңнуллин “ Әни кирәк” шигырендәге лексик- грамматик материал.

1

9.12



53



“Без- булышчылар” темасын кабатлау.

1

10.12




Минем дустым (22 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, бъектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.


54

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

1

12.12



55

Минем дустым

1

14.12



56

“Минем чын дустым” темасы буенча лексика.

1

16.12



57

Безнең дуслык.

1

17.12



58

Контроль эш №3. Тема:

Фигыль”

1

19.12



59

Хаталар өстендә эш. Дуслар дискотекада.

1

21.12



60

Диалоглар төзү. Инша язу “Безнең дуслык”

1

23.12



61

Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.

1

24.12



62

Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе.

1

9.01



63


Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

1

11.01



64

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.

1

13.01



65

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

1

14.01



66

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.

1

16.01



67

Рөхсәт сорау формалары.

1

18.01



68

Рөхсәт сорау – кирәкле эш.

1

20.01



69

“Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

21.01



70

В.Осеева “Зәңгәр яфраклар” хикәясе

1

23.01



71

Хикәя фигыльнең заман формалары

1

25.01



72

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр.

1

27.01



73

Чөнки,шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

1

28.01



74

Мөстәкыйль эш №3. Тема:Минем дустым”

1

30.01



75

Хаталар өстендә эш.” Минем дустым” темасын кабатлау

1

1.02




Туган көн-күңелле бәйрәм (6 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишүөчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникаив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.


76

“Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал

1

3.02



77

Р.Вәлиева “ Туган көндә” хикәясе

1

4.02



78

Сыйфатларны кулланырга өйрәнү

1

6.02



79

Туган көн өстәле әзерләү

1

8.02



80

“Туган көн – күңелле бәйрәм” темасын кабатлау

1

10.02



81

Ситуацияләр буенча җөмләләр төзү

1

11.02




Туган җирем- Татарстан ( 24 сәг)


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникаив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.





82

“ Туган җирем Татарстан” темасы буенча яңа сүзләр.

1

13.02



83

Татарстанның дәүләт символлары

1

15.02



84

“Англиядән килгән кунаклар” тексты буенча лексик – грамматик материал.

1

17.02



85

“Англиядән килгән кунаклар” тексты

1

18.02



86

“Англиядән килгән кунаклар” тексты буенча эш.

1

20.02



87

Рәвеш.

1

22.02



88

Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану.

1

24.02



89

Рәвешләрне җөмләдә куллану

1

25.02



90

“Татарсанда яшәүче милләтләр” темасы буенча лексик – грамматик материал.

1

27.02



91

Без нинди телләрдә сөйләшәбез?

1

1.03



92

“Татарстан – дуслык иле” текстындагы лексик – грамматик материал.

1

3.03



93

Кемнең теле бар, шуның иле бар.

1

4.03



94

“Безнең Татарстан ” темасы буенча лексик- грамматик материал.

1

6.03



95

Татарстан табигате турында сөйләшәбез

1

8.03



96

“Татарстан елгалары” буенча лексик – грамматик материал.

1

10.03



97

Татарстан елгалары турында сөйләшәбез.

1

11.03



98

Контроль эш №4. Тема: “ Туган җирем – Татарстан”

1

13.03



99

Хаталар өстендә эш. Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе

1

15.03



100

Мин Казанга барам.

1

17.03



101

Исем сүзтезмәләр.

1

18.03



102

Галиәсгар Камал театры

1

29.03



103

Без театрга барабыз

1

31.03



104

Тамашага чакыру кәгазе язу

1

1.04



105

“Туган җирем – Татарстан” темасын кабатлау.

1

3.04




Дүрт аяклы дусларыбыз (12 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү;үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәш беләнаралашукалыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.





106

“ Табигать” темасы буенча лексик- грамматик материал

1

5.04



107

Билгеле киләчәк заман

1

7.04



108

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.

1

8.04



109

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

10.04



110

Бездә яшәүче кошлар

1

12.04



111

Колибри – иң кечкенә кош

1

14.04



112

“Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча лексик- грамматик материал

1

15.04



113

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

17.04



114

Минем дүрт аяклы дустым

1

19.04



115

Тугрылыклы дуслар

1

21.04



116

Мөстәкыйль эш №4. Тема:

Дүрт аяклы дусларыбыз”

1

22.04



117

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау.

1

24.04



Сәламәт тәндә – сәламәт акыл ( 23 сәг)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.



118

Спорт төрләре

1

26.04



119

Булырга телим төзелмәсе.

1

28.04



120

Мин футболчы булырга телим.

1

29.04



121

Исем фигыль

1

1.05



122

“ Олимпия уеннары” тестындагы лексик –грамматик маткриал

1

3.05



123

“ Олимпия уеннары” тексты

1

5.05



124

Шарт фигыль

1

6.05



125

Еллык контроль эш №5. Тема: “ Спорт төрләре”

1

8.05



126

“Илдус һәм вирус” шигырендәге лексик – грамматик материал

1

10.05



127

Тән әгъзалары

1

12.05



128

Табибта

1

13.05



129

Инфинитив + кирәк төзелмәсе

1

15.05



130

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

1

17.05



131

“Әмир машиналары” шигырендәге лексик – грамматик материал

1

19.05



132

Х. Әхмәт – Вәли “ Әмир машиналары”шигыре

1

20.05



133

Юл кагыйдәләре

1

22.05



134

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез

1

24.05



135

Светофор – минем дустым

1

26.05



136

Юлда сак бул!

1

27.05



137

Җәяүлегә киңәшләр

1

29.05



138

Фигыльне кабатлау

1

31.05



139

Инфинитив + ярамый төзелмәсе

1




140

“Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” темасын кабатлау

1






















Кушымта №1


Контроль эшләр турына мәгълүматлар:


- “Гомуми урта белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контроль алу буенча

биремнәр җыентыгы”. Яр Чаллы 2014ел.

- Укытучы тарафыннан төзелгән контроль эшләр (папкаларда саклана)



Кушымта №2

Эш программасына төзәтмәләр кертү бите


Класс

Теманың исеме

План буенча үткәрү (факт)

Төзәтмә кертүнең сәбәбе

Төзәтмә кертү

Үткәрү вакыты




























































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!